Интеллектуаьная игра "Что?Где?Когда"
методическая разработка по теме

Загирова Румия Ахатовна
игра для русскоязычных учащихся по татарскому языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyftan_tysh_charalar.docx31.19 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Спас муниципаль районы

Бураково урта гомуми белем бирү мәктәбе

             

            интеллектуаль уен

“Нәрсә? Кайда?     Кайчан?”

          (рус телле балалар өчен)

Төзеде:

1 категорияле татар теле укытучысы

 Загирова Румия Әхәт кызы

февраль, 2012 ел

Җиһазлау: Сәхнә уртасында ябалак рәсеме һәм “Нәрсә?Кайда?Кайчан?” язуы, чәчәкләр.

Уен өчен: түгәрәк өстәл, сораулар салынган конвертлар, кара ящик, призлар.

Уен барышы: Укытучы алдан ук уенның  кагыйдәләрен аңлата. Һәр сыйныф үзенең командасын төзи,  командага исем һәм эмблема уйлап таба.Һәр сыйныф өчен биремнәр әзерләнә. Һәр командага да унар конверт таратыла. Команданың капитаны конвертларның үзләре теләгән номерын сайлап ала, алты мөмкинлек бар. Дөрес җавап өчен 1 балл бирелә. Әгәр команда җавап бирә алмаса, мөмкинлек залда утыручы җанатарларга бирелә. Алар алган баллны үзләре теләгән командага бирә алалар.

               Биремнәр:

Кара  ящик

1.Борынгы заманда ул зур формада булган. Аны «таш бал» дип атаганнар. Аны кечкенә кисәкләргә бүлеп ашаганнар. Бу әйберне хәзер дә бик яраталар.

Игътибар! Сорау!

Кара ящикта  нәрсә бар? (шикәр)

2.Бу яшелчәне борынгыдан ук беләләр. Индеецлар аны “әти” дип йөрткәннәр. Бездә аны “шайтан алмасы” диләр. Иң беренче аны чәчәк итеп үстергәннәр.

Игътибар! Сорау!

Кара ящикта  нәрсә бар? (бәрәңге)

3. Ул гел  алга бара. Еллар буе чаба да чаба, ә үзе гел бер урында тора.

Игътибар! Сорау!

Кара ящикта  нәрсә бар? (сәгать)

4. Җирдә бик күп төрле чәчәкләр үсә. Алар апрельдән башлап октябрьгә кадәр чәчәк аталар. Бу чәчәк август аеның талисманы булып тора.

Игътибар! Сорау!

Кара ящикта  нинди чәчәк бар?( кашкарый)

5. Аны барлык кешеләр дә яраталар. Кызлар, хаттә, аннан башка яши дә алмыйлар. Кайбер малайлар да аның яныннан китмиләр. Андый малайлар турында “нарцис” диләр. Ул төрле зурлыкта, формада була. Әкияттәге патшабикә аның белән сөйләшкән дә. Ул аңа сорау бирә булган.

Игътибар! Сорау!

Кара ящикта нәрсә ята? (көзге)

Сораулар.

5 класс:

1.Рус алфавитында 33 хәреф, ә татар алфавитында 39 хәреф. Игътибар! Сорау! Татар алфавитында икенче хәреф нинди? (ә)

2. Приз. ? уйнатыла.

Сезгә каршы Любовь Александровна уйный. Күп төрле премияләр бар. Шуларның берсе Нобель премиясе. Игътибар! Сорау! Кайсы рус язучысы Нобель премиясен иң беренче ала? (Иван Алексеевич Бунин)

3. Мода гел үзгәрә . Кешеләр мода һәм ел фасыллары буенча киенәләр. Мәсәлән: җәен – күлмәк, кышын  - тун, язын – куртка. Игътибар! Сорау! Тагын  нәрсә ел фасылы саен киемен алыштыра? (табигать, агач)

4. Казан шәһәрендә һәйкәлләр бик күп. Шуларның берсе Кремль  каршында тора. Игътибар! Сорау! Бу һәйкәл кемгә куелган? (М.Җәлилгә)

5. Кара ящик. Борынгы заманда ул зур формада булган. Аны «таш бал» дип атаганнар. Аны кечкенә кисәкләргә бүлеп ашаганнар. Бу әйберне хәзер дә бик яраталар.

Игътибар! Сорау!

Кара ящикта  нәрсә бар? (шикәр)

6. Табышмак. Йомшак-йомшак сары йомгак,

Йөгереп йөри үләндә.

Игътибар! Сорау! Бу нәрсә? (чеби)

7.Приз. ? уйнатыла.

 Сезгә каршы Ринат Хабилович уйный.

 “Әйт әле, күбәләк

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?”

Игътибар! Сорау! Бу шигырьнең исеме ничек һәм авторы кем?(Күбәләк. Г.Тукай)

8. Дәреслектәге “Ботка шигырендәге кыз ботка ашарга теләми. , эшләгәч, ботканы ялт иттерә. Игътибар! Сорау! Бу кызның исеме ничек? (Ләйлә)

9. “Ике пирожный” хикәясендәге кыз әнисенә булыша. Ул савыт-саба юа, өстәл быештыра. Ә апасы китап укый. Игътибар! Сорау! Наташа нинди илгә сәяхәткә (в путешествие) киткән була? (Африкага)

10. Без Спас районында яшибез. Районыбызда төрле милләт кешеләре дус яшиләр. Игътибар! Сорау! Безнең район башлыгының исеме ничек? (К.А.Нугаев)

6 класс:

1.Татар һәм рус алфавитлары бер-берсенә охшаган. Татар алфавитында 39, ә рус алфавитында 33 хәреф бар. Игътибар! Сорау! Рус алфавитындагы нинди бер хәрефне татарчага тәрҗемә иткәч, өч хәреф килеп чыга. ( я – мин)

2.Бу язучының ике зур дәүләт бүләге бар: Ленин премиясе һәм Советлар Союзы Герое исеме.. Берсе билгеле шигырьләр циклы, ә икенчесе күрсәткән батырлыклары өчен. Игътибар! Сорау! Бу шагыйрьнең исеме ничек? (М.Җәлил)

3. Приз. ? уйнатыла.

Сезгә каршы Лариса Ильинична уйный. Җирдә күп төрле агачлар үсә. Алар кечкенә генә дә, зур да булалар. Игътибар! Сорау! Дөньядагы иң биек  агачның исемен әйтегез. (эвкалипт)

4. Бу композитор 9 яшендә гармунда уйнарга өйрәнә. Пионинода да уйный белгән. Игътибар! Сорау! Бу композиторның исеме ничек? (С.Сәйдәшев)

5. Чәчәкләр җирдә үсәләр. Алар төрле-төрле булалар. Ләкин чәчәкләрне күктә  күрергә була. Алар анда бәйрәмнәрдә чәчәк аталар . Игътибар! Сорау! Бу нинди чәчәкләр? (салют чәчәкләре)

6. Бу яшелчәне борынгыдан ук беләләр. Индеецлар аны “әти” дип йөрткәннәр. Бездә аны “шайтан алмасы” диләр. Иң беренче аны чәчәк итеп үстергәннәр.

Игътибар! Сорау!

Кара ящикта  нәрсә бар? (бәрәңге)

7.Приз. ? уйнатыла.

Сезгә каршы Гөлнара Исламовна уйный.

“Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән”

Игътибар! Сорау! Бу шигырьнең исеме ничек һәм авторы кем?(Туган авыл. Г.Тукай)

8. Табышмак.

Җәй буе бал җыя,

Кыш буе ял итә. (Бал корты)

9. Сезнең мәктәбегез матур һәм җылы. Анда яхшы укытучылар эшли. Алар сезгә белем бирәләр. Сыйныфыгыз да яхшы. Сез бик дус һәм тату яшисез. Игътибар! Сорау! Сыйныф җитәкчегезнең исеме ничек? (Володина И.Н.)

10. Безнең табигатебез бик матур. Климат та яхшы. Бездә төрле-төрле яшелчәләр үсә:бәрәңге, кыяр, помидор, кишер... Игътибар! Сорау! Яшелчә турындагы әкиятнең исеме ничек? (шалкан)

7 класс:

1.Приз. ? уйнатыла.

Сезгә каршы Нина Васильевна уйный. Бу рус шагыйре  үзен 3 яшьтән хәтерли. 3 яшь тулгач аның әнисе үлә.  Шагыйрь хәтерли: әнисе ани итәгенә (на колени) утырта һәм әкрен генә фортепьянода музыка уйный. Игътибар! Сорау! Шагыйрьнең исемен әйтегез. (М.Ю. Лермонтов)

2. Бу композитор карьерасын җырчы буларак башлый. Ул күп опера арияләрен башкара. Аның исемен Яр Чаллы шәһәрендәге концертлар залы йөртә. Игътибар! Сорау! Бу композиторның исеме ничек? (С.Садыйкова)

3. Ул гел  алга бара. Еллар буе чаба да чаба, ә үзе гел бер урында тора.

Игътибар! Сорау!

Кара ящикта  нәрсә бар? (сәгать)

4. Табышмак.

Ишеге юк, тәрәзәсе юк, эче (внутри) тулы халык. (кыяр)

5. Казанда тарихи урыннар бар. Сез аларны яхшы беләсез. Игътибар! Сорау! Нинди тарихи урын Юнеско исемлегенә кертелгән (вошел)? (Кремль)

6. Приз. ? уйнатыла.

 Сезгә каршы Рәмзия Рустамовна  уйный.

”Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын,

Оя итте минем сөйгән карлыгачым.

Ул көн буе авызы белән балчык ташый,

Балчык белән матур итеп оя ясый”

Игътибар! Сорау! Бу шигырьнең исеме ничек һәм авторы кем?(Карлыгач. Г.Тукай)

7. Муса Җәлилгә багышланган “Хөкем алдыннан” (перед казнью) картинасы һәркем белә. Бу картина җәлилчеләрнең батырлыгын күрсәтә. Игътибар! Сорау! Картинаның авторы кем? (Х.Якупов)

8. Татарларда милли ризыклар күп. Бу ризыкны татарстанның визиткасы дип атыйлар. Игътибар! Сорау! Бу нинди ризык? (чәкчәк)

9. Бу язучы 4 айлык вакытта әтисе үлә, ә 4 яшендә әнисе үлә. Ул бары тик 27ел гына яши. Ләкин аның шигырьләрен хәзер дә укыйлар һәм яраталар. Игътибар! Сорау! Шагыйрьнең исемен әйтегез. (Г.Тукай)

10. Татарлар Яңа ел бәйрәмен 31 декабрьдә һәм тагын  язын бер тапкыр каршы алалар. Игътибар! Сорау! Бу кайчан була һәм аның исеме ничек? (21 март,Нәүрүз)

8 класс:

1.Бу рус язучысы 70 яшьтә велосипедта, 75 тә – конькида, ә 82 дә атта йөри. Игътибар! Сорау! Язучының исеме ничек? (Л.Н.Толстой)

2. Приз. ? уйнатыла.

Сезгә каршы Куралово мәктәбе укучысы  Кутлаева Светлана уйный.  Ул Болгарның әмирләр сараена охшаган. Аның 8 манарасы Болгар дәүләтенең 8 ханы турында сөйли. Игътибар! Сорау! Бу нинди мәчет? (Кол Шәриф)

3. Җирдә бик күп төрле чәчәкләр үсә. Алар апрельдән башлап октябрьгә кадәр чәчәк аталар. Бу чәчәк август аеның талисманы булып тора.

Игътибар! Сорау!

Кара ящикта  нинди чәчәк бар?( кашкарый)

4. Без Идел елгасы буенда яшибез. Ул бик борынгы елга. Игътибар! Сорау! Борынгы бабаларыбыз Иделне ничек дип атаганнар? (Ра)

5. Приз. ? уйнатыла.

Сезгә каршы Лариса Ильинична уйный. Җирдә төрле-төрле хайваннар һәм җәнлекләр яши. Аларның мөгезләре, койрыклары, зурлыклары, яшәү урыннары төрле. Бу хайванның тиресе  бик-бик калын. Игътибар! Сорау! Бу хайванның исемен әйтегез. ( бегемот)

6. Язгы чәчү эшләре беткәч татарлар зур бәйрәм  үткәрәләр. Ләкин бу бәйрәмгә бар милләтләр дә яратып йөриләр. Игътибар! Сорау! Бу нинди бәйрәм? (сабантуй)

7.Табышмак.

Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (бүре)

8.Приз. ? уйнатыла.

Сезгә каршы Ринат Хабилович уйный.

“Җиктереп пар ат,

Киттем Казанга туп-туры карап,

Чаптыра атларны кучер,

Суккалап та, тарткалап”

Игътибар! Сорау! Бу шигырьнең исеме ничек һәм авторы кем?(Пар ат. Г.Тукай)

9. Казанның беренче мәгънәсе шәһәр исеме. Торак пункт  буларак Казан борынгы  шәһәр. Ул хәзер зур һәм матур. Ә савыт-саба буларак казанда пылау пешерәләр. Игътибар! Сорау! Казанның уртасында нәрсә бар? (Н хәрефе)

10. Кара ящик. Аны барлык кешеләр дә яраталар. Кызлар, хаттә, аннан башка яши дә алмыйлар. Кайбер малайлар да аның яныннан китмиләр. Андый малайлар турында “нарцис” диләр. Ул төрле зурлыкта, формада була. Әкияттәге патшабикә аның белән сөйләшкән дә. Ул аңа сорау бирә булган.

Игътибар! Сорау!

Кара ящикта нәрсә ята? (көзге)

Барлык очколарны санап, йомгак ясала. Җиңгән командаларга бүләк һәм грамоталар тапшырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуаьная игра "Поле чудес"

Игра "Поле чудес" посвященна цветам....