Календарь белән кулланырга өйрәнәбез
классный час на тему

Хамматуллина Лилия Ильдаровна

1нче сыйныф укучылары өчен класстан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hammatullina_l_kalendar.doc383.5 КБ
Microsoft Office document icon kalendar.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

 ФИО: Хамматуллина Лилия Ильдаровна

Должность:  Воспитатель в группе продленного дня 

Дата рождения: 02 февраля 1978 года

Учебное заведение: ЕФ КФУ –истфак, Набережночелнинский педагогический колледж, филфак  

Стаж работы в данной школе: 9 лет                                                            Стаж педагогической работы: -2

Календарь белән кулланырга өйрәнәбез

(1нче сыйныф укучылары өчен класстан тыш чара)

Максат: 1. Укучыларны календарь белән кулланырга өйрәтү;

2. Укучыларның игътибарын, уйлау сәләтен үстерү.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, календарьлар, ел фасыллары һәм ай исемнәре язылган карточкалар, биремнәр язылган карточкалар.

Шөгыль барышы.

  1. Исәнмесез, укучылар, хәерле көн!
  2. Кәефләрегез ничек?

     - Бер-беребезгә елмаеп карыйк, уңышлар, хәерле көн телик.

    - Укучылар, мин сезгә бик кызыклы бер табышмак әйтәм, ә сез аның җавабын уйлап табыгыз.

Кабат-кабат,

Бер кошта 365 канат,

Мин торам аны санап

Көн дә кими бер канат. (Календарь)

- Әйе, укучылар, бу календарь. Сезнең календарь белән кулланырга өйрәнәсегез киләме?(...) Бүген без календарь белән кулланырга өйрәнербез.

1. Кайчан безнең иң озын каникуллар була?

2. Бер атнада ничә көн?

3. Агачлар кайчан яфрак яра?

4. Агач яфраклары кайчан коела?

Афәрин, булдырдыгыз!

Укучылар, календарьларга карагыз әле. Календарь белән эшләү өчен анда бирелгән тамгаларны яхшы белергә кирәк.

        Экранга карыйк әле, нинди ел фасылы сурәтләнгән?

1 слайд. “Яз” рәсеме. Магнитлы тактага “Яз”сүзен беркетик. Язгы айларны саныйбыз һәм яз сүзе астына беркетеп барабыз.

2 слайд. “Җәй” рәсеме. Алдагы күренеш нинди ел фасылы? Җәй айларын саныйбыз, беркетәбез.

3 слайд. “Көз” рәсеме. Ә монысы? Көз айларын беркетәбез.

4 слайд. “Кыш”рәсеме. Кыш айларын билгелибез. Булдырдыгыз, афәрин! Сезнең алда ел фасыллары һәм ай исемнәре язылган карточкалар бар. Табышмакларга җавапны карточкалар белән күрсәтәбез.

  1. Бабай килгән сагынып,

Ак чикмәнен ябынып.

  1. Үзе тук кебек,

Кайгысы юк кебек,

Җылый башласа – туктамый.

  1. Кигән киеменең бизәге

Бөтен дөньяны ямьгә бизәде.

  1. Ала сыер ятып кала,

Ак сыер торып китә.

Бик дөрес җавап бирдегез, рәхмәт.

- Барыбыз да бастык, киерелдек. Хәзер Лиана  “Яз килә” җырын башкара, ә без урыннарда гына биеп алабыз.

5 слайд. “Хатасын тап” уены.

Календарьларны алдык. Экранда ай исемнәре бирелгән. Кайсы ай үзенең урынын бутаган икән, табыйк әле.

Март, апрель, май, июль, июнь;

Август, сентябрь, ноябрь;

Февраль, май, апрель, март.

Календарь белән эшне дәвам итәбез. Атнаның көн исемнәре белән танышыйк әле. Хор белән әйтәбез.

6 слайд. Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе.

Хәзер мин сезгә сораулар бирәм, сез атнаның кайсы көненә туры килгәнен әйтегез. Көн исемнәрен онытсагыз календарьлардан яисә экраннан карый аласыз.

  1. Атнаның икенче көне.
  2. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе арасындагы көн.
  3. Ул көн – атна башы.
  4. Ул көн пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәре уртасында.
  5. Атнаның соңгы көне.

Календарьдан мин әйткән даталарны табып, атнаның нинди көненә туры килүен билгелибез.

1 сентябрь, 12 апрель, 31 декабрь, 15 июль, 23 февраль.

Игътибар итегез әле, укучылар, бер айда гадәттә ничә көн?...

- Май аенда ничә көн?

- Апрель аенда ничә көн?

- Февраль аенда ничә көн?

Февраль аенда 29нчы көн 4 елга бер генә тапкыр килә,  калган елларда 28 көн була.

        Мөстәкыйль эш. Карточкада бирелгән сорауларга, календарьларны кулланып,  җаваплар язабыз.

  1. Сишәмбе көн атнаның кайсы көненнән соң килә?
  2. 1 елда ничә ай бар?
  3. Ноябрь ае кайсы айдан соң килә?
  4. Елның беренче ае?
  5. Гыйнвар аенда ничә көн бар?
  6. Елның бишенче ае.
  7. Атнада ничә көн бар?

7 слайд. Ручкаларны куйдык. Экранда дөрес җаваплар бирелгән, гади каләм белән һәркем үзенең эшен тикшерә.

- Кемнең бөтен җаваплары да дөрес?   ...

- Кемнәрнең хаталары бар – календарь белән ешрак кулланырга кирәк булыр.

- Укучылар, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

- Чараның кайсы өлеше сезгә аеруча ошады?

- Авырлыклар булдымы?

Булдырдыгыз, укучылар. Рәхмәт!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Школьный календарь

Памятные даты для школы...

Школьный календарь

Презентация воспитательной деятельности школы в течении года. Данная презентация идет под песню "Лучшая из школ" (бедет размещена в аудиозаписях)....

Литературный календарь

Этот календарь может быть  элементом оформления кабинета по литературе....

сценарий заочного путешествия по народному календарю "Примечай будни, а праздники сами придут"

Сценарий разработан для проведения праздника «Примечай будни, а праздники сами придут» с воспитанниками творческих объединений МОУ ДОД «Дом детского творчества Валуйского района Белгородской области»....

Беседа "Народный календарь в январе: Рождество, Святки" для детей 6 класса коррекционной школы VIII вида.

Методический материал для детей коррекционной шкоолы 8 вида. Дети познакомятся с историей возникновения праздника Рождества, Святками, колядками. А также узнают, какие существуют приметы о погоде в Ро...

Консультация для педагогов: "Адвент-календарь или календарь-ожидания".

Дидактическое пособие для освоения временных представлений у детей дошкольного возрастаАдвент-календарь для детей – это в первую очередь игра, которая направленная на развитие интереса к любой д...