"Без бит Әтнә яклары"
методическая разработка по теме

галиева зульфия ильясовна

 

Максат: -сәләтле укучыларны ачыклау;

              -балаларны сәхнә культурасына өйрәтү;

              -аларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү;

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bez_bit_tn_yaklary.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

                   Без бит Әтнә яклары.

Максат: -сәләтле укучыларны ачыклау;

              -балаларны сәхнә культурасына өйрәтү;

              -аларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү;

                Барышы.

1ал.б.   Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар!

2 ал.б.  Хәерле кич,кадерле кунаклар!

1ал.б    Беләсеңме,Нияз,мин нинди бәхетле бүген.

2 ал.б.  Юк.Зәлия,белмим.

1ал.б    Ә син бәхетнең нәрсә икәнен беләсеңме соң?

2 ал.б   Әлбәттә.Бәхет ул әтиең-әниең,абыең-апаң булу.Сәламәт яшәү,гел    

             “5 “легә генә уку.

1ал.б    Тагын.

2ал.б  Туган илең,сөекле Ватаның булу,туган телеңдә сөйләшү,җырлау,арала-

             лашыр дусларың булу .

1 ал.б  Тагын,тагын.

2 ал.б  Тагынмы Э-э! Миләүшә Насыйбуллина, Азат Фазлыев,Динарт Заки-

             ров,Айзат Җәлилов,Илнур Закиров,Рүзия  Камаева,Зөлфәт Хайруллин

             нар туып үскән,очар канатларын ныгыткан Күшәр авылының лаеклы

             бер баласы булу.      

1 ал.б   Әйе,килешәм. Ә менә мин бүген күптәнге хыялым тормышка ашуы  

             Белән бәхетле.Мин конферанс.Бу гүзәл бинаның сәхнәсендә басып

             торам.Хыял чынга ашу-үзе зур бәхет бит ул. Мин шундый бәхетле.

 2ал.б.   Бәхетлеме син дип сорасалар                                                                    

             Ничек аңлыйсың бит бәхетне  

             Мин бәхетле җирдә яшәү белән                                                                            

             Җирдә тору белән бәхетле.

1ал.б     Бәхетле мин әти-әни булгач,

              Туганнарым булгач янымда.

              Дус-ишләр ярдәм итеп торгач

               Кыен чакта тормыш юлында.

2 ал.б     Иртән-иртүк кояш белән тордым

               Саф һавасын сулыйм дөньяның.

               Үз эшләрем белән мин дә аңа

               Ямь китерер өчен туганмын.

1 ал.б.    Бәхет түгелмени болар барысы

               Кадерләрен әгәр тоялсам.

               Мин бәхетле әгәр башкаларга  

               Сөенеч булып яшим диялсам.

2 ал.б  Хәния Фәрхи,Айдар Галимов,Алсу Хәбибуллина,Салават,Әтнә халык

             театры артистлары һәм башка йолдызлар бүген ял итәләр,чөнки сәх-

              нәдә Күшәр төп мәктәбенең бәхетле йолдызчыклары!

 1 ал.б   Хәзер каршыгызга чыгучы кызлар

              Бәлки киләчәктә булыр йолдызлар.

              Кырыс тәнкыйть белән карамагыз,

              Алкышларыгызны кызганмагыз!

                       Каршы алыгыз! Кызлар вокаль ансамбле.

              Самовар күтәреп әби керә.

З – Менә чәем дә кайнап чыкты. Хәзер картым белән кара-каршы утырып,те-левизор карый-карый чәй  эчәрбез алла боерса. Кызым туган көнемә тефаль чәйнеге алып кайткан иде.Әй,яратмадык без аны.Ни генә әйтсәләр дә самовар чәенә җитәме соң инде! Самоварда кайнаган чәйнең исләре үк икенче төрле бит аның!   Тукта әле, нишләп озаклады соң бу? Быелгы елның Гаилә елы  дип аталуы да бик әйбәт булган бит әле. Гаиләнең ныклыгы- яшьләрнең үз кулларында.Гаиләң нык булса гына балаларың да бәхетле була һәм олыгай-ган көнеңдә парлашып эчкән чәйләрең дә тәмле була!  Әнә,үзе дә кереп килә! Әй әтисе,озакладың,көтеп арып беттем үзеңне.Әйдә әле утыр,чәем суына!

Н - Әй,әнисе,беләсең бит инде ,башлаган эшне ярты юлда калдырырга ярат-маганымны.Тавык кетәклеге җимерелеп тәмам эштән чыккан ләбаса, ир-ат яшәмәгән йорт диярсең,тавыклардан оялдым,валлаһи!

З – И-ии,сөйләп тә куясың инде кайчакларда! Әйдә әле,утыр чәй янына,ары-

гансыңдыр.Телевизорны кабыз да,матур тапшырулар карый-карый иркенләп бер чәй эчик әле.

       (бабай телевизор кабыза,”Кәеф ничек” тапшыруы бара.)

(Н.Гөлинә-конферанс.)

 Сәлам дуслар! Менә бер атна вакыт сизелми дә үтеп китте. Эфирда янәдән “Кәеф ничек” тапшыруы. Сезнең белән бүген мин,Н.Гөлинә булачакмын. Әйдәгез,дусларым бераз гына хыялланып алыйк әле. Мөгаен,табигать  һәм моң икесе бер күзәнәктән яралгандыр... Шулай булмаса,күкләр зәңгәрлеге, каеннар аклыгы,чишмәләр сагышы җыр булып түгелмәс иде.Әнә бит, хәзер сезнең каршыгызга чыгачак Сиринә Зариповага кушылып һәр сукмак,һәр агач җырлый,тургай кушыла,гөлләр хуш исләрен тарата.

            (Зарипова Сиринә. Җыр- “Гөлләр”)

Н-  Һай,молодец  күңел кылларын тибрәтерлек моң бар бу кызның тавышын-

       да.Шундый талантлы кызларыбыз күбрәк булсын иде,ә?

Н.Г- Хөрмәтле хатын-кызлар, сезне барыгызны да үтеп киткән бәйрәмебез  

         белән тәбрик итәм. 8 март дигәннән,кайбер ир-атлар аны 29 нчы  фев-

         ральгәкүчерергә телиләр икән .Ни өчен дисезме? Чөнки ул 4 елга бер

        генә киләчәк һәм мәшәкате дә 4елга бер генә булачак. Менә нинди егет-

       ләр бар. Ләкин безнең Фарис турында алай дип әйтеп булмый,чөнки ул

       бик рәхәтләнеп үзенең җырларын бүләк итә.

                   Җылы җыя якты кояштан ул

                   Җылы җыя барлык җиһаннан,

                   Күңеленә җыя һәм җыр итеп

                   Бүләк итә сезгә ул аннан.

                   ( Хакимзянов Фарис. Җыр:  )

З-  Фарисны тыңлагач,үземнең дә күңелләрем йомшап китте.Тагын берәр  

      җыр тыңласак әйбәт буласы иде дә,тик менә тапшыруның ахырын күреп  

      калдык.Син шул тавык кетәклегендә озак маташмаган булсаң бер ун җыр

      тыңлыйсы идек.

Н-  Әй, карчык исең киткән икән иске чикмән итәгенә.Малай юкка гына куеп

       Киттемени соң безгә Спутник тәлинкәсен.Нинди каналга бассаң шул күр-

       сәтә. Чит илләрдә ни кыланалар икән,карап карыйк әле.

                      (Негр халыклары биюе)

Н-  И ходаем,хәзерге дөньяның мөмкинлекләре.Чәй эчеп утырган җирдән  

       Негр балаларының биюләрен күреп утыр инде,ә.

З-   Дөньялар үзгәрә шул.Яле, ТНВ да ниләр бар икән? Тукта,тукта балалар

       түгелме соң бу? И-ии , бигрәк  бәләкәйләр, бигрәк  матурлар.

            (Аюпов Рафил-конферанс.)

--- Хәерле көн дуслар.Мин Аюпов Рафил, Күшәр мәктәбенең иң “тыйнак” укучысы.Их, тизрәк үсәсе иде,күп акча эшлисе килә.Тик шулай да...

               Мин бизнесмен булдым әле

               Сагыз саттым әле мәктәптә.

               Акча дидем,дусларга да

                Бирмим дидем рәхмәткә.

                                  Их кызыкты малай-шалай,

                                   Бер кесә акча миндә.

                                   Машина да алырмын дим

                                   Эш болай барса көндә.

                  Өй эшеңне күчерт диеп,

                   Борылдым Алсинәгә,

                   Сатам эшне тулы килеш

                   Биш сум әйдә җәлләмә.

                                   Бизнесменга әйләнгән күр

                                   Бөтен класс кай ара

                                   Дәфтәреннән күчерткәнгә

                                   Илзат ун сум каера.

          Алу-сату эше белән генә шөгыльләнәләр икән дип уйламагыз тагын, сыйныфыбыздагы унике укучы бик сәләтле,талантлы безнең,җырларга,биер-гә яратабыз. Тик Фарил барыбыздан да уздыра. Минем дә бик җырлыйсым килә,көнләшеп үләм инде.Нигә күп сөйләшеп торам соң,Әйдәгез,Фарилның үзен тыңлап карыйк.

     (Хакимзянов Фарил. Җыр” Туган тел”.)

   (С.Гөлинә конферанс)

----Әйе,аларга везет! Кемнәргә дисезме?АК БАРС хоккей командасынамы, УНИКС баскетбол командасынамы, әллә Россиянең биатлончыларына микән дип баш ватасызмы? Юкла, алай бик ерак китмәгез.Рияз белән Алиягә диюем минем,чөнки алар пар күбәләкләр кебек очып-очып бии беләләр.

                    Кошлар гына түгел,кешеләр дә

                    Канат белән туа,минемчә.

                    Ләкин күпләр канатлары барын

                    Йөри бугай озак белмичә.

     Озын сүзнең кыскасы, сәхнә түрен аларга бирәм,каршы алыгыз!

( Х. Энҗе-конферанс)

  ---- Эх, урамда шундый матур,яз исе килә.Тиздән җылы яклардан кошлар кайтыр,умырзаялар чәчәк атыр. Эх,күңел каядыр ашкына,нәрсәгәдер ом-тыла,йөрәкне ниндидер бер хис биләп ала. Тукта,нәрсә соң бу? Нигәдер җырлыйсы килә,шул тойгыны моң иттереп бөтен җиһанга таратасы килә.

                     Чайпала да, түгелә дә,

                      Күңелкәе тулы моң.

                      Ул җырласа сандугач һәм

                      Чишмә тыңлый калып тын.

                                 Безнең милләттә генә ул

                                  Зур төшенчә “Моң” дигән

                                  Җырлары аша халкыбызга

                                   Мәхәббәтен белдерә.

        Сәхнәдә Сиринә Гәйнетдинова! Каршы алыгыз!

З-  Әй әтисе,картаю шушы була микәнни инде.Ә хәтерлисеңме безнең яшь

      чакларны:телевизор да,тефаль чәйнеге дә юк иде ул заманда.Ә ничек  

       күңелле итеп яши идек ә.Су буйларындагы уеннар дисеңме,аулак өйләр...

       Әтисе, син минем яшь чакларны хәтерлисеңме соң?

Н- Әй әнисе, синең иңнәреннән чиләк көйянтәләр салып чишмә буйларына

      төшүләрен,яулык чите белән нурлы йөзеңне каплый төшеп,серле елмаю-  

       ларын бүгенгедәй күз алдымда тора.Ә ничек матур җырлый идең син.

       Авылда сиңа тиңнәр юк иде бит.

   ( Хәкимова Ләйлә. Җыр “Татар егетләре”.)

Н- Яшь чаклар дибез,ах-вах килеп утырабыз.Әле дә бик матур син,әнисе,ма-

       тур  әби диеп кенә йөртәләр бит үзеңне .

    (СамигуллинаГ һәм Зарипова С.Җыр- “Матур  әби”)  

З-  И әтисе үткәннәрне искә алып,яшьлеккә кире кайтып,хыялларга бирелеп    

      телевизорны онытканбыз ләбаса . Яле тагын ниләр бар икән дөньяда?

         (  Г.Гүзәл-конферанс)

        --Дорогие телезрители.Приветствуем вас на полуфинале конкурса «танцы со звездами» .Перед нами самые лучшие пары,которые вышли на полуфинал. Сегодня нам станет известно,какая пара будет победителем.И так,встречаем. Дорогие друзья, прошу на сцену.

Первая пара--- Гулина,Рияз.

Вторая пара--- Алия ,Радил.          

Третья пара--- Сирена, Илсур.

    (Вальс биюе)

З- Ни генә кыланмый бу яшьләр. Кара әле әтисе син бу парларның кайсысына тавыш бирер идең?

Н- миңа калса, барысы да менә итеп бииләр. Боларга сотовый телефоннан хәбәр җибәрә башласаң,пенсиясез дә калуыбыз бар. Әйдә үзебезнең татар каналына куй әле,”Җиде йолдыз”тапшыруы башлана бугай.

З-    Әйе,җырлы кеше ярлы була алмый.

        Җырлаучының күңеле,җаны бай.

        Шуңа бу сәләтне сайлап кына

        Аерымнарга гына бирә бит ходай.

       (Бәйрамгалиева Р. Җыр” Очар идем” )

Н_ Әйдә әнисе реклама башлана бугай. Бер каналда башланса,калганнарында

       да гел реклама була.Мин мунчага утын өстәп керим.Кичкә каладан бала-  

       лар кайта бит.Син камырыңны куй,бәлеш пешерәм дип йөри идең түгел-

        ме соң.(чыгып китә)

З-    Әйе шул,Яңа кетәклекне котлап тавыклар йомырка салып куймаганнар  

        микән,анысын да кара.

               Тау астында салкын чишмә

               Су алмый калганым юк.

               Таң алдыннан бер кош сайрый

               Җыламый калганым юк.

        Көндә сагынып бер җылап алам балакайларымны.Һәр атна кайтып тора-

 лар торуын,шулайда алар булганда дөнья түгәрәк.Эше юк шул авылда,яшь-ләр эш эзләп шәһәргә китәргә мәҗбүр. Шәһәр дә безразмерный түгел бит ул, ярыйла шартламаса. Яңа президентыбызга өмет баглап карыйк әле,бәлки авылгада йөз белән борылыр хөкүмәтебез.Я ярый күчтәнәчләр белән чәй эчәргә самоварымны яңартып җибәрим әле.(чыгып китә)

  С.Нияз- Адәм баласы бит җырлый башлый

                 Күңелкәен сагыш,моң басса.

                  Җырга сала кайгы борчуларын,

                  Я шатлыгын җанга сыймаса.

 Яңа талантлар яңа үрләргә омтыла.Сәхнәбез түрендә “Саубуллашу”җыры белән Гөлинә Самигуллина.

         

                               Тәмам.

            Күшәр төп белем бирү мәктәбе

        

                              Төзеде: Галиева З.И.

                                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация к уроку "Турыпочмаклы өчпочмакның яклары белән почмаклары арасындагы бәйләнешләр"

Презентация к уроку "Турыпочмаклы өчпочмакның яклары белән почмаклары арасындагы бәйләнешләр"...

Компьютерның уңай һәм тискәре яклары. Сыйныф сәгате.

Максат: компьютерның кеше сәламәтлегенә тәэсирләре белән таныштыруүз  сәламәтлегең турында кайгыртучанлык, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәсе тәрбияләү; Шәхес буларак: Дәрестә үзенең белем һәм кү...

Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары.

Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары....

презентация "Горизонт яклары"

презентация основана на изучение сторон горизонта...