ТАССР га - 90 ел
классный час по теме

Фазулзянова Найма Махмутовна

Татарстан Республикасы төзелүгә 90 ел тулуга багышланган класс сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tassr_tozelu.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе

6 нчы класста класс сәгате

“Татарстан – минем республикам”

Класс җитәкчесе: Фазылҗанова Н.М.

2010

Тема:  Татарстан – минем республикам.

Максат: республикабызның төзелүе, аның бүгенге көнгә кадәр үсеше белән  танышу, элекке фотоларны карау, җитәкчеләр белән  танышу.

Җиһазлар: презентация «Татарстан төзелүгә - 90 ел», җитәкчеләрнең портретлары, Татарстан Гимны, “Мин яратам сине, Татарстан!”  дигән җыр.

Дәрес барышы:

1552 нче елда татар халкының мөстәкыйль дәүләте юк ителде. Шул елдан алып, татар халкы үзенең дәүләтен яңадан тергезү теләге белән яши. 1920 елны татар халкы азатлыкка тагын якынлаша.

Колчакка каршы көрәш вакытында Совет хөкүмәте башкорт милли хәрәкәте җитәкчесе Зәки Вәлиди белән килешү төзи. В.И.Ленин, ак гаскәрләр камалышында калгач башкорт атлы сугышчыларының ярдәменә өмет тотып, башка әһәмиятле тәкъдимнәрне исәпкә алмыйча, Башкортстан автономияле республикасын танырга була. Бу республикага гел татарлар гына яши торган бик күп җирләр дә кертелә.

Большевиклар  татарларга да автономия бирергә вәгъдә итәләр. автономия –ул, бер дәүләт эчендә яшәп, кайбер хокукларга ия булган хәлдә территория аерымлануы, дигән сүз. Башкортстан автономиясе төзелгәч, татарлар бу мәсьәләне тизрәк хәл итүне сорыйлар. Бу хакта 1920 елның январенда карар кабул ителә. Әмма автономия төзү эше һаман сузыла. Татарстанның чикләре хакында аеруча кызу бәхәс бара. Аңа бүгенге татарстан җиреннән тыш башкортстан ягында татарлар гына яши торган җирләрне дә кертергә булалар. Әмма моңа В.И.Ленин һәм совет хөкүмәте кискен рәвештә каршы чыгалар. Алар Башкортстанның  инде аерымланган чикләрен шул килеш калдырырга хәл итәләр. Башкортстанның кайбер татар районнарында  гына халык теләген белү кирәклеге әйтелә. Ләкин бу төбәкләрдә дә халык теләген ачыклау өчен референдум үткәрелми. Зур Татарстан Республикасы төзүдән большевиклар куркалар һәм  халыкны икегә бүлгән килеш калдыралар.

Крестьяннарның туктаусыз баш күтәрүләре һәм каты ачлык автономия төзүдә зур тоткарлыклар китереп чыгара. Ниһаятҗ, 1920 елның май башында автономия төзү буенча комиссиянең эше тәмамлана. В.И.Ленин “Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасы турындагы” декретка кул куя. Бу татар халкының гасырлар буена килгән хыялын тормышка ашыруда, киң вәкаләтле дәүләт автономиясен булдыруда бер адым була. Ләкин Мәскәү хөкемдарлары, автономия хакында сүз йөрткән булып, яшь республиканы күбрәк үзләренә буйсындырып тоту турында уйлыйлар. Бу омтылыш вәгъдә ителгән мөстәкыйльлекнең юкка чыгуына китерә.

Көтелмәгәндә, республиканың башкаласы хакында мәсьәлә калкып чыга. Җитәкчеләрнең бер өлеше Казанның Татарстан республикасына кушылуына каршы чыгалар. Янәсе, Казанда татарлар аз яши. Патша вакытында бу шәһәрдән торып татарларга каршы колониаль сәясәт алып барылды, дип үз фикерләрен акламакчы булалар алар. Моңа М.Солтангалиев һәм башкалар кискен каршы чыгалар. Алар Казанның борынгыдан алып татар халкының сәяси һәм мәдәни үзәге булуын исбат итәләр. Бу кызыклы карашка Ленин да ризалык бирә. Шулай итеп, Казан автономияле Татарстанның башкаласына әверелә.

Декретка кул куелу турындагы хәбәр тиз арада бөтен республикага тарала. Халык Казан шәһәрендә тантана итәргә урамнарга, мәйданнарга ашыга.

Республика төзелү көнен рәсми рәвештә 1920 елның 25 июнендә үткәрергә булалар. Бу кояшлы җәйге көнне казанлылар өмәгә чыгалар. аннары гарнизон сугышчыларының парадын карыйлар. кич белән совет һәм партия җитәкчеләре җыела. С.Сәетгалиев, җыелышта чыгыш ясап, яңа республика хөкүмәтенең максаты  бар халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, мәдәниятен күтәрү икәнлеген әйтә.

26 сентябрьдә Татарстан АССР Солветларының 1 съездында республиканың хөкүмәте төзелә. Республика советы ёщм башкарма комитетының җитәкчесе итеп Б.Мансуров, хөкүмәт башлыгы итеп С.Сәетгалиев сайлана.

Республиканың мөстәкыйльлеге, милләтләр тигезлеге, үз билгеләнү хокукы мәсьәләләре СССР ны – Совет Социалистик республикалары Союзын төзегәндә яңадан калкып чыга. СССР төзелү турындагы килешүгә 1922 елның 30 декабрендә кул куела. Анда Татарстан да катнаша. ләкин татарстан башка республикалар белән бер дәрәҗәдә хокуклы була алмый. Өстенлек Союз республикасы дип аталганнарына гына бирелә. Автономияле  республикалар икенче дәрәҗәле булып калалар. Моңа ризасызлык белдерүчеләр, халыклар тигезлеге хакында сүз алып баручы кешеләр милли сәясәткә каршы дип игълан ителәләр. Аларга “милләтче” дигән исем тагалар һәм андый кешеләрне эшләреннән алалар.

Беренчеләр рәтендә М.Солтангалиев шундый язмышка дучар була. Ул халыкларга күбрәк икътисади һәм мәдәни ирек бирү өчен көрәшә. 1923 елда ук аңар “дөнья  империализмы вәкиле” дигән исем тагылып, ул эш урыннарыннан алына, партиядән чыгарыла. М.Солтангалиев Сталин төрмәсендә явыз ният белән үтерелә.

Автономияле республикаларга бирелгән ярым-йорты хокуклар да 1937 елны кабул ителгән СССС конституциясендә кызыл сүзләр белән генә алыштырылдылар.

Республикада ике теллелек юкка чыгарылды. Рус теле интернациональ тел, бөек тел дип игълан ителде. Татар теле дәүләт теле булудан туктады һәм ул бетүгә дучар ителде. Коммунистлар җитәкчелегендә зур авырлыклар белән яулап алынган хокуклар һәм тигезлек бик азга барды. Элекке милли бәйлелек, буйсынып яшәү тәртибе яңадан кайтты.

Татар халкы тарихында яңа чор башлана. Ул тарихны без дәвам итәбез. Шуңа да беренче татар республикасы төзелү вакыйгасы татар халкы өчен зур бәйрәм ул – дәүләтчелеккә  ирешү бәйрәме.

Татарстан – минем республикам! Татарстан –безнең республика!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План 100-летию ТАССР на 2018-20гг.

План 100-летию ТАССР на 2018-20гг....

100 лет ТАССР

Классный час...

Сценарий мероприятия, посвященный 100- летию ТАССР " Комсомольская юность моя"

Воспоминания о  комсомоле, о комсомольских делах, о первых комсомольцах г.Нижнекамска...

Научно – исследовательская работа в рамках празднования 100 летия ТАССР

    Есть устоявшиеся символы, которые напоминают определенную страну или город. Так, в Америке - это Статуя Свободы, во Франции можно вспомнить Эйфелеву башню в Париже, в Англии &nda...