"Киләчәгебез үзебезнең кулларда" тәрбия сәгате
методическая разработка (7 класс) на тему

Курбанова Альфия Фаритовна

Югары сыйныф укучылары өчен һөнәр сайлауга юнәлеш бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syynyf_sgate.doc117.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                   Тәрбия cәгaтe

                                        "Киләчәгебез үзебезнең кулларда".

          Максат:  1. Укучыларга hөнәp сайлауга юнәлеш бирү, hөнәp сайлауның гаять җаваплы  икәнлеген төшендерү.  

                                    2. Авыл җире өчен, үзебезнең район җирлеге өчен кирәкле һөнәр-                  ләргә   кызыксыну уяту,

                                    3. Хезмәткә уңай караш, белем алуга омтылыш тәрбияләү.

            Җиhазлау: Анкета сорауларына, тестлар, профессия исемнәре язылган битләр,  күл-мәк,  “Һөнәр сайлау - җаваплы эш", "Кайда хезмәт - шунда бәхет", "Профессия сайлауның     5 принцибы". "Информация о состоянии рынка труда в Актанышском районе".

                                                                    Дәpec барышы.

                     Оештыру.

                   Балачакны ташлап китәр чаклар

                   Сизелми дә үтеп китәчәк.

                   Балачаклар инде кире кайтмас:

                  Алда юллар сезне көтәчәк.

                  Алда юллар - кайсын сайларга?

                  Мең терле уй баштан үтәчәк.

                  Дөрес heнәp сайлаганда гына

                  Kөтәp сезне матур киләчәк.

       Хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар без бүген "Киләчәгебез үзебезнең кулларда" дигән темага багышланган тәрбия cәгaтeнә җыелдык.

      Шигырь юлларында искә алынган балачак, мәктәп еллары сизелми дә үтеп китәчәк. Ә алда сезне зур тормыш юлы көтә. Бу юлга аяк басканда сезнең алга "Кем булырга, нинди hөнәp сайларга?" дигән сораулар килеп басачак.

      1. Һөнәp сайлау дибез. Ә нәрсә соң ул hөнәp? ( Һөнәр - кешенең хезмәт эшчәнлеге, көче белән нинди да булса эшләнмә ясау, әйбер җитештеру өчен махсус күнекмә.) 

       2. Бу сүзнең нинди синонимнары бар? (Эш, профессия, хезмәт, кәсеп h.б.) 

       3. Ничек уйлыйсыз, күпме hөнәp төре бар микән? ( Статиска буенча, 40 меңнән  артык)

           Без һөнәрләрне төркемләү турында өйрәнгән идек. Искә төшерик.

              Кеше – кеше, кеше - табигать, кеше-техника, кеше-билгеләр системасы, кеше-образлар системасы.

  1. Кеше – кеше : бу очракта кешенең эш коралы булып икенче кеше тора.(укыту-чылар, врачлар, журналистлар, сатучылар).
  2. Кеше табигать: бу очракта кешеләр тере һәм тере булмаган табигать белән бәйләнешкә керәләр(агроном, мал табиблары, телекчеләр, мехеанизаторлар).
  3. Кеше-техника: буларга очучылар, матрослар, шофёрлар, электромонтёрлар керә.
  4.  Кеше-билгеләр системасы: хисапчылар, белгечләр.
  5.  Кеше-обралар системасы: фантазия. Талант белән шөгелләнгән.

       4. Сезгә кызыклы сорау бирәсем килә. Укымыйча яки эшләмичә яшәр идегезме? ( Юк, бу очракта кеше начар юлга баса.)

        5. Сезгә бигрәк тә hөнәрле булу кирәк. Сез күбегез егетләр – булачак  гаилә башлык-лары. Шулай  булгач, сез яклаучы, саклаучы, туендыручы кеше булачаксыз. "Хезмәт – дөньяда бары тик кешегә гeнә хас hәм ул гына лаек булган бәхет ул "- дигән сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. ( К.Ушинский)

       6. Гaдәттә, малайлар әтиләренә охшарга тырыша.Сез гаиләдә күбегез төпчек малайлар. Сезнең гаиләдә нинди hөнәp ияләре, нинди һөнәр кешеләре бар?Алар үзләренең эшләрен яратып башкаралармы? Сез берәр туганыгызга ошарга телисезме? Сезне кызыксындыр-ган һөнәр нинди?   (Укучыларның чыгышы.)

                         Укучылар, мин сезгә хәзер һөнәр темасына хас сораулар бирәм.

     Сайлап кителгән сыйфатлар кайсы hөнәрләргә туры килә?

                - хезмәт хакы аз түләнә торган hөнәр;

                - әлеге hөнәр югары белем алуны таләп итми, ләкин  зур игътибарны таләп итә.

                - мондый hөнәpнe күзе яхшы күрүчелүр генә сайлый ала;

                -  әлеге эш төрен кыю кешеләр генә сайлый;

                - дөньяның. илнең тынычлыгы алар кулында;

                - нинди һөнәр ияләренең исеме үзгәрүдән таләпчәнлеге арта.

        Профессияләр:  каравылчы, шофер,   программмист, геолог, ил сакчылары, полиция хезмәткәрләре.

        Шагыйрь Рәзил Вәлиев турындагы истәлекләр белән танышу.

       "Шагыйрьләр арасында теләсә нинди эшне умырып башкара торган эшлекле кешеләр сирәк очрый: арада кадак та кага белмәүчеләр бар. Рәзил Вәлиевның исә hәp эшкә кулы ятып тора. Шуңа күрәдер дә ул бернинди авырлык алдында да югалып калмый. Университетка укырга кергәч, аңа тулай торактан урын бирмиләр. Шәhәрдә бернииди таянычы булмаган үсмер фатир эзли башлый. Шунда ул Казан елгасы буендагы бер урамда яшәүче Вәли абый белән таныша. Бер иптәше белән шуның җимерек сараен "арендага" алып, алар аны идән – түшәмле итәләр, мич чыгаралар. Идәнгә  хәтта әрҗә такталарыннан паркет тезәләр. Җимерек алачык чын сарайга әверелә." (Идел журналы, 1996 ел, 12 сан, 43 бит)

   

              Фикер алышу өчен сораулар:

           - бу хикәядә сүз нәрсә турында бара? (шагыйрьнең авырлыклар алдында югалып  калмавы турында)

           - ни өчен ул авырлакларга бирешмәгән? (ныклы ихтияр көченә ия, төрле hөнәрләргә оста булган)

          - җимерек алачыкны сарайга әйләндергәндә ул нинди hөнәрләрне белгәнлеген күрсәткән? (балта остасы, мич чыгаручы, буяучы)

         - hөнәp белән профессия арасында аерма бармы? (профессия алу өчен махсус уку мәҗбури, ә hөнәpнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп була, әйтик әбидән, бабайдан, әтидән ... )

          Укучыларның алдагы дәpeстә язган анкета сорауларына җавапларына анализ.

          1. Нәрсә ул һөнәр?

          2. Нинди һөнәрләр турында бик күп ишетеп, күреп, укып беләсез?

          3. Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

          4. Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы?

          5. Һөнәр белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?

          6. Сезнең нәселдә “алтын куллы” кешеләр бармы? Кемнәр алар?

          7. Профессия сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәсез?

                         а) эшнең кызыклы булуы;

                        б) хезмәт хакы;

                        в) эшнең кыен яки җиңел булуы,

                        г) сәламәтлеккә тәэсире;

          8. Син сайлаган һөнәрең турында ниләр беләсең һәм син аның белән горулана аласың-

   мы?

          9. Хәзер ничә төрле hөнәp бар?

          10.Безнең илгә хәзер нинди профессия кешеләре кирәк?

          11. Районга нинди профессия кешеләре кирәк?

           12.Хәзерге вакытта югары белемле күп  кеше эшсез, сез моның сәбәпләре нидән дип     уйлыйсыз?

                       Файдалы белем алу кирәк.

         Республикада (2010-2011 уку елы башына) 39 училище hәм лицейда 187 төрле эшче hөнәрләре буенча  башлангыч хәзерлек, 87 техникум hәм колледжда 132 төрле урта hөнәри белем алырга мөмкин. Тагын 23 дәүләти hәм 14 дәүләтнеке булмаган вузда, 55 югары уку йорты филиалында белем алырга була. Татарстанда 270 hөнәри белем бирү чреждениесеңдә укырга мөмкин.

        Бүген Татарстан республикасында югары белем алырга теләүче яшьләрнең саны артык күп. Ә республика икътисады югары белемле белгечләргә түгел, нәк менә эшче кулларга 4 мәртәбә кытлык кичерә. Предприятияләрдә белгечләр гeнә түгел, эшче куллар да җитешми. Бүгенге көндә аларда теләсә кем эшли дә алмый. Иң беренче чиратта компьютерны бик яхшы белү таләп ителә.

        Бүген социаль- гуманитар профильдәге белгечләр инженерларга караганда 2 тапкыр күбрәк әзерләнә. Бу дәүләтнеке булмаган вузлар һәм филиалларда социаль-гуманитар белгечлеккә өстенлек бирү белән дә аңлатыла. 90 нчы еллардан техник вузлар да юридик һәм икътисади кебек "модага кeprән" белгечлекләр әзерли башладылар.

     Бүгенге көндә Татарстанда hөнәри белем бирүнең сыйфатын күтәрү программалары тор-мышка ашырыла. Элек барысын да диплом хәл итте. Кайда белем алуың мөhим түгел иде. Хәзер, киресенчә, hөнәри  хәзерлек  алга чыкты.

                                             Һөнәр сайлауда ялгыш фикерләр.

     Мәктәпне тәмамлаганнан соң алган белгечлек, кешенең бөтен язмышын хәл итәчәк дип уйларга ярамый. Һәp ел саен яңа һөнәрләр килеп чыга. Шуңа күрә, кайсы гына өлкәне сайла-саң да, квалификацияне күтәрүгә, яңа белгечлекләр үзләштерергә туры киләчәк.

     Тормышта шактый кирәкле һөнәрләрнең дәрәҗәсез булуы турында фикер киң таралган. Экономист яки психолог, слесарь яки төзүчегә караганда җәмгыять өчен кирәкле дип уйлый күрмәгез. Һөнәрдә дәрәҗәгә кешенең мөмкинлекләрен һәм кызыксынуын исәпкә алганда гы-на ирешергә мөмкин. Югыйсә, "модный" эштә дә иң начар белгеч булуыгыз бар.

      Җәмгыятьтә үз урыныңны булдыру, үз "мин"еңне будыру зур фактор булып тора. Шуңа күрә, башкаларның нәрсә эшләгәненә игътибар ит, тик аларны кабатлама. Ике кешенең кы-зыксынуы туры килмәскә мөмкин.

      Ул яхшы кеше аның кебек булам дип, һөнәр сайлаганда, соңыннан,  ул кешенең һөнәре яхшы булган өчен түгел, ә үзе яхшы булган өчен яхшы булуын танырга туры киләчәк.

      Кайсы вакытта укучылар арасында, кумирларының  һөнәрләрен (спортсмен, сәясәтче, артист) сайлап ялгышулары мөмкин.

      Артистның сәхнәдә җайлы гына образлар төзүе артында көндәлек авыр хезмәт ятуын, аның рольләр өчен көрәшүе, сәхнә артында зур конкуренция булуы күренми кала. Эфирга  10 минут чыгу өчен журналист атна буе эшли.

      Һөнәрләр турында үткән заманга карап түгел, ә яңалыкка ияреп, киләчәккә карап фикер йөртергә кирәк. Хәзер бөтен елкәләргә дә компьютер үтеп керде. Берничә ел элек кенә авыр физик хезмәт таләп иткән һөнәрләр дә күпкә җиңеләйде.

                                             Профессия сайлауның 5 принцибы.

  1. Баланың шәхси кызыксынулары.

  2. Гаилә традицияләре.

  3. Баланың укуда уңышлары.

  4. Җәмгыять тарафыннан таләп ителүе.

  5. Укырга керү өчен мөмкинлекләр булу.

   Уен. Бу күлмәкне күлмәк итәр өчен, соңгы төймәсен такканчы, нинди профессия кеше-ләренең хезмәте кергән? ( 22 төр һөнәp иясе хезмәте кергән: тегүче, кисәче, җеп эрләүче, агроном, механизатор, терлекче, электрик, архитектор, төзүче, буяучы, балта остасы, эш кораллары ясаучы ... )

                                   Сорауларга җавап.

  1. Укытучының коралы:

а) наутбук    б) автомат    в) кирпеч    г) чыбыркы.

  2. Президентның ант биреп, вазифаларын кабул итеп алуы ничек атала?

  а) интервенция   б) инагурация    в) имплантация   г) импечмент.

  3. Академиягә укырга керү өчен кимендә нинди белем кирәк?

 а) урта    б) тулы булмаган урта    в) югары    г) башлангыч.

  4.. Мәктәп тамамлагач, нинди документ бирелә ?

а) паспорт   б)аттестат   в) карточка   г) чек.

   5. Күз авыруларын дәвалаучы табиб ничек атала ?

а) терапевт   б) эндокринолог    в) офтальмолог    г)травмотолог.

  6. Табигатьне саклау белән шөгыльләнүче оешма?

а) герпес    б) бритис   в) гренфес    г) гринпис. 

  7. Иваново шәhәре нинди hөнәp ияләре белән данлыклы?

 а) тегүче   б) шахтёр   в) игенче    г) тукучы

   8. 2008 елгы  җәйге  олимпиада кайсы илдә булды?

  а) Кытай    б) Италия     в) Япония    г) Бразилия.

   9. Хезмәт хакыннан подоходный налог ничә  %  тотыла?

а) 13%          б) 12%         в) 9 %       г) 11%.

   10. Топинамбур нәрсә ул?

а) тамыразык       б) дирижёр      в) барабан      в) Африкада яшәүче кабилә

   11. Хәрби уку йортына керү өчен буй озынлыгы кимендә ничә сантиметр булырга тиеш?

а) 150 см      б) 155 см        в) 160 см       г) 170 см

   12. Югары уку йорты җитәкчесе ничек атала?

 а) декан        б) доцент       в) ректор       г) директор

   13. Җир асты байлыкларын эзләү белән кем шөгыльләнә?

 а) геодезист         б) геолог         в) геофизик        г) географ

   14. Нинди профессияне читrән торып укып (заочно) алып булмый?

 а) юрист           б) табиб          в) укытучы           г) биолог.

    15. 500 сумлык акчада нинди шәhәр сүрәтләнгән?

а) Красноярск           б) Mәскәү       в) Санкт-Петербург          г) Архангельск.

                                   Сорауларга җавап.

  1. Укытучының коралы:

а) наутбук    б) автомат    в) кирпеч    г) чыбыркы.

  2. Табиблар янына барганда сез үзегез белән нәрсә аласыз?

а) чиләк   б) тарак    в) карточка  г) себерке.

  3. Простоквашинода яшәүче Кот Матроскин нәрсә асрый?

 а) сарык     б) кәҗә    в) сыер     г) страус.

  4. Президентның ант биреп, вазифаларын кабул итеп алуы ничек атала?

а) интервенция   б) инагурация    в) имплантация   г) импечмент.

  5. Кыйммәтле һәм югары сыйфатлы киемнәр сата торган кечкенә кибет ничек атала?

а) батик   б) бантик    в) бутик   г) битник.

  6. Нәфис фильм тешергәндә нинди   һөнәp ияләре катнашмый?

а) режиссер     б) аниматор    в) оператор    г) гример.

  7. Айболит нинди һөнәр иясе?

а) укытучы    б) пират   в) табиб     в) очучы.

  8. Академиягә укырга керү өчен кимендә нинди белем кирәк?

 а) урта    б) тулы булмаган урта    в) югары    г) башлангыч.

   9. Йортлар төзегәндә нәрсә  файдаланыла?

а) бидон     б) вагон   г) бетон   г) бензол.

  10. Укытучыларның җәйге ялы ничә эш көне тәшкил итә?

а) 24    б)  48    в) 56     г) 30.

  11. Мәктәп тамамлагач нинди документ бирелә ?

а) паспорт   б)аттестат   в) карточка   г) чек.

  12. Дядя Стёпа нинди  hөнәp иясе ?

а) шофёр   б) шахтёр   в) милиционер  г) токарь.

  13. Күз авыруларын дәвалаучы табиб ничек атала ?

а) терапевт   б) эндокринолог    в) офтальмолог    г)травмотолог.

  14. Табиблар нинди ант бирә?

а) Геростат   б) Сократ    в)Гиппократ    г)Парфенон.

  15. Табигатьне саклау белән шөгыльләнүче оешма?

а) герпес    б) бритис   в) гренфес    г) гринпис. 

  16. Столяр нинди материал белән эш итә?

а) агач    б) метал    в) плассмас     г) кәгазь.

  17. Иваново шәhәре нинди hөнәp ияләре белән данлыклы?

 а) тегүче   б) шахтёр   в) игенче    г) тукучы

  18. Бу профессияләрнең кайсысы ХХ гасырда барлыкка килә?

  а) рәссам    б) гувернёр    в) тракторчы    г) клоун.

  19. Журналист әңгәмәдәшеннән   нәрсә ала?

а) интервал    б) интервью   в) репортаж    г) мәкалә

  20. Физика укытучысы, бу -

а) профессия      б) белгечлек    в) вазыйфа      г)хобби.

  21. 2008 елгы  җәйге  олимпиада кайсы илдә булды?

  а) Кытай    б) Италия     в) Япония    г) Бразилия.

  22. Театр нәрсәдән башлана?

а) гардероб      б) буфет      в) афиша       г) фоййе.

  23. Хезмәт хакыннан подоходный налог ничә  %  тотыла?

а) 13%          б) 12%         в) 9 %       г) 11%.

  24. Кибеттә товар алганда кассада безгә нинди документ бирелә?

 а) накладной        б) касса чегы         в) товар чегы        г) белешмә.

  25. Бу характер билгеләренең кайсысы юрист өчен әhәмиятле түгел?

 а) активлык       б) юмартлык      в) тактлылык      г) тегәллек.

  26. Пенсия фондына взносны кем түли?

а) эшләүче      б) профсоюз      в) администрация           г) эш бирүче.

  27. Чираттагы беренче ял ничә ай эшләгәч бирелә?

 а) 1 ел             б) 11ай              в) 6 ай                 г) 3 ай.

  28. Топинамбур нәрсә ул?

а) тамыразык       б) дирижёр      в) барабан      в) Африкада яшәүче кабилә

  29. Хәрби уку йортына керү өчен буй озынлыгы кимендә ничә сантиметр булырга тиеш?

а) 150 см      б) 155 см        в) 160 см       г) 170 см

  30. Югары уку йорты җитәкчесе ничек атала?

 а) декан        б) доцент       в) ректор       г) директор

  31. Олимпия флагы нинди төстә?

 а) ак        б) кызыл         в) сары        г) яшел

  32. Җир асты байлыкларын эзләү белән кем шөгыльләнә?

 а) геодезист         б) геолог         в) геофизик        г) географ

  33. Нинди профессияне читrән торып укып (заочно) алып булмый?

 а) юрист           б) табиб          в) укытучы           г) биолог.

  34. Баллы ризыклар пешерү белән шөгелләнүче кеше ничек атала?

 а) кулинар       б) повар        в) повар-кондитер       г) калькулятор

  35. Гербларны һәм аларның тарихын өйрәнүче фән ничек атала?

 а) ономастика         б) геральдика      в) фармацевтика      г) топонимика.

  36. Тулы булмаган урта белем белән кая укырга кереп булмый?

 а) училище      б) техникум      в) көллият       г) академия.

  37. 500 сумлык акчада нинди шәhәр сүрәтләнгән?

а) Красноярск           б) Mәскәү       в) Санкт-Петербург          г) Архангельск.

Өйгә эш: Әти-әни белән һөнәр сайлау таблицасын тутырып килергә.

                                                                   Һөнәр сайлау таблицасы

Һөнәр төре

Сайлау параметрлары

Бала сайлавы

Әти-әни сайлавы

Гаилә традицияләре

Укудагы уңышлар

Укытучылар фикере

Һөнәрнең җәмгыять

тарафыннан таләп

ителүе.

Укырга керу өчен

мөмкинлек булу.

 

Нәтиҗә

Йомгаклау.  Дәрестә барыгызда актив катнаштыгыз. Рәхмәт сезгә.

          Укучыларның алдагы дәpeстә язган анкета сорауларына җавапларына анализ.

          1. Нәрсә ул һөнәр?

            Кул көче белән нинди дә булса эшләнмәләр ясау, җитештерү өчен күнекмә таләп итә торган эш, кәсеп.

          2. Нинди һөнәрләр турында бик күп ишетеп, күреп, укып беләсез?

           Балта остатсы, тимерче, эретеп ябыштыручы, аш пешерүче, ит чабучы һәм башка-лар.

          3. Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

           Бик игътибарлы булырга, күп күнекмәләр ясарга, яисә ихтыяр көченә ия булырга, укырга.

          4. Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы?

           Бар дип уйлыйбыз. Нинди дә профессия ала өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп була, әйтик әбидән, бабайдан, әтидән, абыйдан һ.б.

          5. Һөнәр белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?

            Егет кешегә - җитмеш төрле һөнәрдә аз.

            Оста кулда һөнәр бар.

            Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

            Һөнәр ашарга сорамый үзе ашата һ.б.

          6. Сезнең нәселдә “алтын куллы” кешеләр бармы? Кемнәр алар?

             (Укучылар чыгышы).

          7. Профессия сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәсез?

                         а) эшнең кызыклы булуы;                  б) хезмәт хакы;

                        в) эшнең кыен яки җиңел булуы,       г) сәламәтлеккә тәэсире;

         8. Син сайлаган һөнәрең турында ниләр беләсең һәм син аның белән горулана аласың-   мы?

          9. Хәзер ничә төрле hөнәp бар?

          10.Безнең илгә хәзер нинди профессия кешеләре кирәк?

          11. Районга нинди профессия кешеләре кирәк?

           12.Хәзерге вакытта югары белемле күп  кеше эшсез, сез моның сәбәпләре нидән дип     уйлыйсыз?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

Класс сәгате. Кызыл китап ни сөйли?

Класс сәгате яки экологик кичә өчен сценарий үрнәге....

Тәрбия сәгате

тәрбия сәгате...

Илебез тыныч, күгебез аяз булсын.

бабаем Минһаҗев Хәсәннең Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләре....

Класс сәгате.

Укытучылар өчен ярдәмлек....

презентация открытого урока"Илебез тыныч,күгебез аяз булсын!"16.0415

Без яшибез бергә матур бу дөньяда,Без җырлыйбыз бергә туган телебездә.Безнең бар хыяллар-бәхетле киләчәк!Бир Ходай,син безгә тынычлык дөньяда...