Гомәр Бәширов
методическая разработка по теме

Шайхулова Милауша Фагиловна

Гомәр Бәшировның тормыш юлына, иҗатына багышланган әдәби-музыкаль чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gomr_bshirov.doc66.5 КБ

Предварительный просмотр:

   Шәйхулова Миләүшә Фәгыйль кызы

   Азнакай районы  урта  мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                 Җидегән чишмәләрдән куәт алган шәхес.

    ( Г.Бәшировка  багышланган әдәби-музыкаль чара эшкәрмәсе)

Зал бизәлеше: Г.Бәшировның портреты, әдәби бюллетень, әсәрләре буенча  ясалган рәсемнәр,  

                          әдипнең әсәрләреннән күргәзмә.

         Татар халык милли киемнәре кигән ике алып баручы өстәл артында утыралар.

1.Татар язучыларының байтагы барыбызга да мәгълүм булган мактаулы исемнәр

йөртәләр.Әйтик, Г.тукай, М.Җәлил, Г.Исхакый исемендәге премия лауреатлары. Рәсми карарлар

 белән махсус комиссия тарафыннан бирелә торган дәрәҗәле исемнәр янында халык үзе сайлап

куйган дәрәҗә бар: халык язучысы, халык шагыйре. Бәхетле язмыш ул шулай танылу.

2.Үзе исән чагында ук дан-хөрмәтне белеп,тоеп яшәүчеләр күп түгел. Г Бәширов шул бәхетле

язучыларның берсе. Яше белән дә, саллы хезмәте, әдәбиятта тоткан урыны белән дә безнең олуг

аксакалыбыз, ягъни халык үзе аңардан киңәш сорап мөрәҗәгать итәрлек акыл иясе иде.100 яше

туларга ел ярым гына вакыт калгач, юбилее көннәрен көтеп, өметләнеп йөргән әдибебез белән  

2001 елның май аенда мәңгегә хушлаштык.

                     

  Р.Харис. “Гомәр Бәширов”

  1. Г.Бәширов 1901 нче елның 7 нче гыйнварында Казан губернасы Арча волосте Яңасала

авылында крестьян гаиләсендә туа.

             Арча районы әдәбиятыбызга С.Хәким, Г.Ахунов, М.Мәһдиев һәм башка бик күп танылган  шәхесләрне  бүләк иткән район.

                    Җыр : “Син йөрәктә безнең,Арча”.(С.Хәким сүзләре,С.Садыйкова көе)

  1. Кечкенәдән үк аңа китап “җене” кагылган була. Аз гына буш вакыты булдымы, кечкенә

Гомәр  китапка тотына. Тегүчегә малайлыкка ялланып, авыллар буенча тегү тегеп йөргән

вакытларда да ,ай яктысында булса да ,китап укый.

    Бу турыда ул үзенең автобиографик әсәре “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә дә искә ала.

                                                  Әсәрдән өзек укыла.

  1.  Г Бәширов гражданнар сугышының ут-ялкынын үтә.Бу елларның тарихи истәлеге

булып, 1937 елда “Сиваш” повесте языла.                  

                          2 укучы чыга, әсәрдән өзек укыйлар.

2.     Бөек Ватан сугышы чорында “Совет әдәбияты” (Хәзерге “Казан утлары”)

журналында җаваплы мөхәррир, Татарстан радиокомитетының баш редакторы булып эшли. Бу

елларда Г.Бәширов “Намус” романын яза.Күп телләргә тәрҗемә ителгән бу әсәрне укучылар

яратып укыйлар.

  1. Соңгы 30-40 ел эчендә язучы табигатьне саклау мәсьәләләре белән актив шөгыльләнде.

Экология проблемалары әдипнең иҗади эшчәнлегендә дә киң чагылыш тапты.

     “Җидегән чишмә” романы-табигать язмышының халык рухы белән никадәр тыгыз

бәйләнгәнлеген тасвирлаучы әсәр.Шушы әсәрдә иҗат иткән “Җидегән чишмә” җырын гына язган

очракта да Г.Бәширов танылган  шагыйрь булыр иде.

             

 Җыр. “Җидегән чишмә”.(Г.Бәширов сүзләре, С.Садыйкова көе.)

  1.    Язучының “Туган ягым-яшел бишек” дигән автобиографик повестенда халык рухының иң

матур образлары, тормыш, яшәү төшенчәләренең иң тулы чагылышы гәүдәләнгән.Бу әсәрдә татар

халык җәүһәрләре: уеннар, такмаклар, җырларга татар халкының гореф-гадәтләре, йолаларына

мөһим урын бирелгән.

   

                                                                       - 1 -

  1.  Татар авылларында аулак өйләр, көндез уздырылган күмәк эшләр-өмәләрдән соң яшьләр кич

утырырга җыела торган булалар.  

 Хәзер “Туган ягым-яшел бишек”әсәреннән каз өмәсеннән соң яшьләрнең кич утыруын

сурәтләгән сәхнәләштерелгән күренеш карагыз.

        Кызлар:

  • Без, без, без идек,

Без унике кыз идек.

Бер тактага тезелдек.

Базга төштек май ашадык,

Келәткә кердек бал ашадык...

Кап та коп,

Авызыңны ач та йом.

Кызлар (бер- берсен көлдерергә, сөйләштерергә тырышалар.)

  • Кем өй түбәсенә төштең?

      - Кызлар, әллә табышмак әйтешле уйнап алабызмы?

     - Әйдәгез, әйдәгез.

     - Җомак әйтәм, җөмен тап. Ука-ука тыш кына, тәкә төшкән инешкә, тапар идем бәлешкә,

   күрмәдеңме, Биешкә? Нәрсә ул? (Кызлар уйлана)                                                    

- Кайда була ул: җирдәме, күктәме, судамы, корыдамы?

-  Һәммәки җирдә дә. Менә без бүген аның апаларын суеп ашадык.

-  Кит аннан, юләр! Авызыңнан җил алсын. Әллә нәрсә әйтәсең.

Мәликә (түшәмгә карап тора да көлеп җибәрә):

-    Ә белдем, белдем-үрдәк!

      (Кызлар шау-гөр килеп алалар)

Сәхипҗамал: Мин дә әйтәм әле берне-берәгәйлене.Менә минем өем бар,кечкенә генә кызым бар,

                         кунакларга үптерәм, авызларын сөрттерәм.

Мәликә  :        Сәхипҗамал әйтсә, тозлыны әйтер.   Я, нәрсә соң ул?

                           -Чынаяк бугай ич ул.

Сәхипҗамал:    Нәкъ   үзе.

Кунак кыз     :    Безнең Кибәхуҗа табышмаклары ошармы икән?Минем дә истә берәү бар.

                         Кечкенә генә тирән күл, тирәк аның эчендә, ефәк кигән, калфак кигән кызлар аның эчендә, биленә кылыч бәйләгән егетләр аның эчендә.  

Сәхипҗамал:  Һай, җаныем, инде дә матур икән бусысы. Кызлары да бар, егетләре дә шунда

                           гына. Тик нәрсә генә икән ул егетле-кызлы табышмак?

        1 кыз:                          (Сәхипҗамалның җилкәсенә сугып)                                                                                                  

  • Егетләрне бер дә телеңнән төшерми башладың, берәрсен көтәсеңме әллә югыйсә?

Сәхипҗамал:  Юк ла инде! Үзем күптән атлы-тунлы, кршеләрне кайгыртам , диләрме әле?

                       Кунак кызыбыз: “Егетләрегезне күрсәтмәдегез, күпсендегез”,-дип үпкәләп китмәгәе дим.              

  • И күрше, борчылма, башка кайгың булмаса, йөзләреңне саргайтма. Менә килеп җитәрләр.

 

Егетләрнең  җырлаганы ишетелә:   

          Елтыр-елтыр утлар яна,

          Бездә түгел кантурда, 

                    Безнең күңел зурда түгел,

          18 яшьлек матурда.

                                           - 2 -

Кызлар:

  • Һи, мәхәббәтсезләр, сайлаган булалар тагын.

(Егетләр керә)

Закир:  Бер күрергә зар- интизар булып ничә көннәр көтәбез.Бу Кибәхуҗаларның

бәгыре шулай бик каты микәнни?

         

Хисам: Чишмә янында ялгыш кына бер тапкыр шәл чите ачылып киткән иде. Ай күрде, кояш алды.

Закир:  Кибәхуҗа кызлары бик назлы була дилзр. Бәлкем ,чыбылдык эчендә генә үскәндер ул?

               (Егетләр бер-берсенә караша)

Закир:  (җырлый)    Хан кызы,ач ишегең, мин керием,

Синең сачең кара диләр, мин күрием.

Кунак кыз           

                                       Минем сачем карасына ни диярсең,

Базарларда кара ефәк күрмискңме?

Закир:                            Хан кызы,ач ишегең, мин керием,

Синең йөзең нурлы диләр, мин күрием.

Кунак кыз                     Минем йөзем күреп сиңа нидер файда,

Кичләрдәге тулган айны күрмисеңме?

Сәхипҗамал:  Карап-карап торам да, булмый сездән.Бу сиңа, Әхәт абый, сабан туе түгел, ничек

                         эләкте, шулай күтәреп бәрә алмыйсыз.

Табаларга май кирәк,

Һәрбер эшкә җай кирәк.

Кунак кызны күрер өчен,

Тел ачкычлары кирәк.

Әхәт:         Тел ачкычлары табылыр.

Сәхипҗамал:  Кесәләрегез сай булса, телдә инде бар өмет.

Әхәт:         Җырларым чабата кесәсендә калган бит, төртенеп киткере.

Сәхипҗамал:  :         Җырламасаң, ичмасам, бер бие.

Әхәт бии.Кунак кызының яулыгын тартып ала.

Егетләр :

  • Сөбханалла, машалла, күз тимәсен башала.
  • Кояш чыктымы, ай калыктымы? Күзләр чагылып китте.
  • Әйтәм җирле сагындырып кына ачылды, зерәгә генә түгел икән.

Кызлар:

             -Тфү диген, юньсез. Күз тидерерсең.

Егетләр :

  • Юк-юк, күз тими аңа. Аның күзләре күз тидерә торган күз түгел, үзенә тарттыра торган

күз!Тик менә җырлаганын ишеткәнебез юк битәле. Сандугач булып сайрыймы икән, әллә

аккош булып каңгылдый

  • Без дә ишетергә зар-интизар.
  • Әйе шул, бер сүзен ишетер өчен җан фида.
  • Әгәр ул сакау булса(көлә).
  • Нәрсә син үзең генә кеткелдисең?
  • Әйе, кешегә әйеп көл.
  • Әйе шул, бер егет искә төште. Аның кәләше дә менә безнең кунак кызыбыз шикелле,

      кияүгә чыкканчы, бер сүз дә сөйләшмәгән.

  • Я.я, шуннан?
  • Ул сакау икән. Сакау икәнен соңыннан гына белгәннәр.

                                                            - 3 -

  • Килен итеп төшергәч тә һич сөйләштереп булмый ди. Менә тамаша! Инде нишләргә?

Менә бер көнне яшь кияү, тавыкның аякларын бәйләп, мич алдына асып куйган да, үзе

йоклаган булып  ята икән. Тавык дулый башлагач, яшь киленнең коты очкан. Нишләргә

белмичә, ирен уятырга тотынган бу.Нәрсә дип җырлый ди?

Җаныкыем, тол,тол!

Көлләл оча пыл-пыл!

Әллә пәли, әллә җен,

Авызы-борыны гел җон.

Кунак кызы җырлый:

Иеләдер, бөгеләдер

Су буенда тал-тирәк.

Сезнең белән сөйләшергә

Сандугач теле кирәк.

  • Ишеттегезме? Менә сезгә, вәт!

Егетләр:                                       Кулымдагы йөзегемнең

Исеме Габделбарый.

Сандугач телләре бер якта торсын,

Үз телләрең дә бик ярый.

- Әйт шуны, Хисаметдин кода.

1.Г.Бәшировның бала-чагы, яшьлеге татар халкының үз гореф-гадәтләрен, йолаларын  саклаган,

хөрмәт иткән, , яшьләрнең матур итеп күңел ача белгән чорына туры килә.

2.Ул чорда кичке уенга җыелу гадәте булган.Анда яшьләр төрле җырлы-биюле уеннар

уйнаганнар.Хәзер сезгә шул вакытларда яшьләр тарафыннан бик яратып уйналган “Көмеш

капка” дигән уен-бию күрсәтәбез.

                         “Көмеш капка” уены.

                                                                   

1. Баянда татар халык көйләре уйнау          

 2. Музыка астында 5 укучы чыга.                      

                               

                                     1. Җидегән чишмәләрдән куәт алган

Мең яшәрлек безнең имәннәр.

Арча суларыннан илһам алган

Сибгат Хәким, Гариф, Гомәрләр.

2.Гомәр ага- олы әдип,

Күп бүләкләр иясе.

Куйган барлык хезмәтләре өчен

Килә аңа башны иясе.

3.Халык җәүһәрләрен җыя-җыя,

Дан казанды халкы күңелендә.

Якты йолдыз булып балкый

Әдәбиятның аяз күгендә.

4.“Туган ягым-яшел бишег(к)”ендә

“Тибрәнделәр” күпме кешеләр.

“Сиваш”сазлыкларын “кичә-кичә”,

Курку белмәс яшьләр үстеләр.

5.Онытмабыз сине, Гомәр ага,

Син бит безнең күңел түрендә.

Синең рухың маяк булып,

Юл күрсәтер безгә гомергә. (Шәйхулова М.)

                                                         - 4 -                                                                


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Пусть будет шире дружбы круг. Для 5-6 классов

Методическая разработка внекласного занятия( литературно - музыкальная композиция)  для 5-6 классов "Пусть будет шире дружбы круг".  Воспитательные задачи:формирование навыков толерантн...

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

Зариф Бәшири иҗатында халыклар дуслыгы.

Зариф Бәшири иҗатында халыклар дуслыгы....

Конспект развлечения.Новогодняя дискотека "Шире круг"

Предлагаю Вашему вниманию конспект развлечения : Новогодняя дискотека "Шире круг".Цель: Приобщение детей к  музыкальным произведениям разного жанра,    народным играм, танцам и заб...

“Экологик фаҗигаләр – рухи түбәнәю нәтиҗәсе” (Гомәр Бәширов әсәрләре буенча)

Эзләнү эшебезнең темасы итеп, без олуг әдибебезнең үз вакытында ук экологик афәтне кисәтүен, “Туган ягым – яшел бишек” һәм “Җидегән чишмә” әсәрләрендә табигать өчен көрәш...

Шире, шире, шире...

Игровая программа на сплочение детского коллектива...