Г.Бәширов "Туган ягым-яшел бишек" әсәрен йомгаклау
план-конспект урока (8 класс) на тему

Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы

8 нче сыйныф өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.beshirov.doc227.57 КБ

Предварительный просмотр:

 Тема: Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишекәсәрен йомгаклау.

 Максат:  1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау

                    2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга                            карата укучыларның карашларын формалаштыру ;

                     3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ;

                     4. Милли үзаң тәрбияләү.

Материал: Г. Бәширов портреты, китаплары, магнитофон язмасы, ак бит,  маркер,

                     презентацияләр.....                                     

                                      

                                     Эпиграф: Хәтерләүдән курыкма син !

                                                        Үткәннәрне онытма син.

                                                         Бел син ерак бабайларның

                                                         Ничек итеп көн иткәнен.

                                                         Нинди уйлар , нинди моңнар

                                                         Безгә калдырып киткәнен.

                                                                            Р.Фәйзуллин.

                                                     Дәрес барышы.

      I. Оештыру өлеше.

1.Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

2. Класста психологик уңай халәт тудыру.

    

     Якты чырай , якты кәеф

     Күрәм мин йөзегездә.

     Исәнмесез , хәерле көн,

     Телим мин барыгызга.

(Укучылар, бүген бездә гадәти булмаган, үзенчәлекле дәрес, чөнки бүген безгә кунаклар килде, эйдәгез әле кунакларга карап бер елмайык, күңелләр күтәрелеп киттеме, ә хәзер утырыгыз)      

 

II.  Актуальләштерү.

1. Дәресне түбәндәге шигырь юллары белән башлыйсым килә.

            

           Читтә йөргән чакта , сагындырып ,

            Керер өчен төнлә төшенә,

            Зәңгәр таңлы , биек , аяз күкле

            Туган ягы кирәк кешегә.

            Яшәү өчен бетмәс көч алырга

            Олысына һәм дә кечегә,

            Мәхәббәтле , ямьле , мәрхәмәтле

            Туган ягы кирәк кешегә.

-Шигырьдә сүз нәрсә турында бара ?

(Әйе туган як турында нинди матур, җылы сүзләр әйтелгән, чөнки ул һәрбер кеше өчен кадерле, якын һәм бердәнбер)

2.Акыл штурмы үткәрү. 

-Нәрсә соң ул туган як ?

3.Эпиграф өстендә эш.

 - Ә хәзер укучылар безнең дәреснең эпиграфы белән танышып китик әле (бер укучыдан укыту)

- Укучылар ничек уйлыйсыз, шагыйрь Р.Фәйзуллин бу шигырь юллары  аша нәрсә әйтергә тели ?

(Әйе , һәрбер кеше үзенең халкының үткәнең, бабайларның ничек көн иткәнен , ниләр белән шөгыльләнгәнен , гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк , ди халкыбыз.)

III. Яңа материал өстендә эш.

   1.Тема......

-Укучылар алдагы дәрестә без сезнең белән кайсы язучының нинди әсәрен укып тәмамладык?

-Әйе, һәм инде бүгенге дәрестә без сезнең белән Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек”әсәренә йомгак ясарбыз.  

-Укучылар, сезгә өй эше итеп Г.Бәшировның биографиясе һәм тормыш юлы турындагы мәгълүматны кабатлап килергә кушылган иде, хәзер шуны тикшереп алырбыз.

3.”Куэйз-куэйз трэйд”(битләрдә эш, укытучы аңлатып бара)

-Иң истә калган сорау-ы һәм аңа җавабыңны әйт)

4.Укучылар, әйткәнебезчә без алдагы дәрестә Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек“ әсәре белән танышуны тәмамладык.Ә хәзер әсәр буенча эшләп алабыз.

-Укучылар, әсәр нәрсә турында ? ( кечкенә Гомәр, аның бала чагы, туган як табигате,  кешеләре, гореф-гадәтләре турында..... )

- Сезнеңчә , Г.Бәширов әсәрен ни өчен шулай дип атады икән ?

- Кечкенә Гомәрнең күңелендә балачакның кайсы мизгелләре аеруча сеңеп калган?

-Әсәрдә гади авыл халкының тормышы яктыртыла. Халык эшли дә , ял да итә белә.  Бәйрәмнәрнең дә үз вакыты , үз тәртибе бар.

-Бу әсәрдә без нинди гореф-гадәтләр  йолалар белән таныштык ? ( Сабантуй бәйрәме , чәчүгә чыгуның беренче көне, каз өмәсе , кич утыру һ.б.......)

5. Әйдәгез әле һәрбер йола турында кыскача сөйләп китик.

1 төркем - Сабантуй

IV.Физкультминутка.

2 төркем- Чәчүгә чыгуның беренче көне

3 төркем- Каз өмәсе.

(төркемнәрдә киңәләшеп, фикерләшеп алыгыз да, арагыздан берегез сөйләп китәр)

Әйдәгез әле без дә “ Йөзек салыш” уйнап алыйк.

-Шушы йолаларның кайсылары бүгенге көнгә кадәр сакланып калган ? - Безнең Карадуган авылында бу йолаларның кайсылары үткәрелә ? ( Нәүрүз , Сабантуй , Карга боткас, Каз өмәсе һ.б. )

6. Энҗе һәм Миләүшәнең чыгышлары 

-Ә хәзер Гафурова Миләүшә һәм Исмаилова Энҗе сезне бүгенге көндә үзебезнең җирлегебездә үтә торган берничә бәйрәм  белән таныштырып китәрләр.

(Энҗе- “Нәүрүз”, “Карга боткасы”; Миләүшә-“Каз өмәсе”)

7.(Төркемнәрдә эш)

  - Ә хәзерукучылар сезгә шундый эш. Бүгенге көндә үтә торган һәм элек үткәрелгән гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр арасында нинди аермалар күрәсез ? Мәсәлән, Сабантуй бәйрәме нәрсә белән аерыла, “Каз өмәсе”(төркемнәрдә фикерләшәсез дә бер кеше җавап бирә.

-Итагатьле, кешелекле, үз милләтен яратучы шәхес булып үсүдә гореф-гадәтләрнең роле бармы ? Әсәрдә кайсы урыннарда алар ачык чагыла ?

-Әйе, укучылар, менә инде күпме вакыт үткән, Г.Бәширов үзенең бу әсәрен язгага да иллеләп ел вакыт үткән, әмма гореф-гадәтләребез сакланган, безнең әби-бабаларыбыз аны бүгенге көнгә кадәр саклап алып килгәннәр. Һәм инде вахабичылык, наркомания, эчкечелек чәчәк аткан заманда шушындый кара афәтләргә кушылып китмичә, үзебезнең киләчәгебезне уйлап, әби-бабаларыбыздан мирас булып калган матур гореф-гадәтләрне саклап буыннан буынга тапшыру сезнең изге бурычыгыз булып тора.

 8. Нәтиҗә.

-Татар халык язучысы Г.Бәширов та татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән. Ул “Туган ягым-яшел бишек “кебек үлемсез әсәрләр иҗат иткән. Әсәрләрендә ул бүгенге көндәге иң актуаль проблемаларны күтәрә, халкыбыз язмышы, киләчәге өчен борчыла, экология проблемаларын ачып сала. Гомәр ага –авылы табигатенә  мөкиббән киткән язучы. Шуңа күрә аның әсәрендә су буйларын, болыннарны, чишмә буйларын тасвирлауга күп урын бирелгән. Ә хәзер сезнең игътибарыгызга Гомәр Бәшировның бердәнбер шигыренә  иҗат ителгән “Җидегән чишмә” җырын тәкъдим итәм. Көй авторы Сара Садыйкова, башкара Зөһрә Сәхәбиева.

 

 9.Рефлексия (кул чаптыру)

V. Йомгаклау.     

Өй эше бирү.

1.Әсәрдә һәм дәрестә нинди йолалар турында әйтелмәде, шулар турында информация туплап килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау;2.         Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формал...

Дәрес- презентация "Туган ягым -яшел бишек"

Конспект урока татарского языка для русскоязычных учащихся в 4 классе (на татарском языке). Автор учебника Сафиуллина Ф.С.,Фатхуллова К.С. Цели урока: экологическое воспитание,использование в речи пов...

"Туган ягым- яшел бишек"

Календарно- тематическое планирование кружка "Родной мой край, зеленая колыбель"...

Туган ягым - яшел бишек

Экология елы белән бәйләнешле рәвештә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...