шигырьләр
материал по теме

"Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә беренче класс укучыларына сөйләү өчен әзер һәм үзем төзегән шигырьләр тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stihi_dlya_pervoklashek.docx12.79 КБ

Предварительный просмотр:

1.Ямьле май иртәсен күреп,

Күңелләр канатланды.

Бүген бездә бәйрәм, дуслар,

Укулар тәмамланды.

2. Бәйрәм белән барыгызны

Котлыйбыз, дуслар!

Безне дә бит котлар өчен

Килгән күпме кунаклар.

3. Соңгы кыңгырау бәйрәме

Бүген мәктәптә.

Дәртле җырлар яңгырыйлар

Һәрбер тарафка.

4. Кыңгырау барыбызны

Дәшә соңгы дәрескә.

Бүген йомгак ясыйбыз

Башкарылган һәр эшкә.

5.Абый-апалар бүген

Бераз моңсу күренә.

Саубуллашу кыендыр шул

Укыган мәктәбең белән.

6.Без сездән үрнәк алабыз,

Бер елга үстек инде.

 Безнең киңәшләргә дә

Колак салсагыз иде.

7.Бакчаларда чәчәкләр күп,

Чәчәк төсле йөзләрең.

Көтә сине төрле юллар,

Көтә тормыш үрләре.

8. Нинди эшләр башкарсаң да

Белемгә юл салучы,

Сиңа белем биргән кеше-

Онытма-укытучы.

9.Мәктәптә алган белемнәр

Кирәк булыр алгы көннәрдә.

Безгә әле шунда тукталырга.

Сезгә инде ерак китәргә.

10.Сау булыгыз апа-абыйлар!

Сезнең арттан куып җитәрбез без,

Тик салыгыз безгә ак юллар.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы  Түбән Мәтәскә урта мәктәбе

“Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә сөйләү өчен 1 нче класс укучыларына шигырьләр җыелмасы

Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары-Муллагалиева Гүзәл Нургали кызы

2013 нче ел,

  15 нче май


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ .

Тема:   Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде  яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ . Максат:  1. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын...

Аның йөрәге –шигырьләрдә. Х.Туфанга багышланган кичә.

Аның йөрәге –шигырьләрдә.Х.Туфанга багышланган кичә....

"ШИГЫРЬЛЕ КҮҢЕЛЛӘР" җыентыгы

Үземнең шигырьләремнән өзекләр...

Шигырьләр дөньясында

Конспект урока по теме М.Джалиль для русскоязычной группы...

Иҗат иткән шигырьләрем

Үземнең каләмемне дә тибрәтеп карарга булдым әле. Монда үзем иҗат иткән шигырьләрем....