Фазылҗанов Рәфис шигырьләре
материал по литературе по теме

Галиахметова Гульшат Наиловна

Укучылар иҗаты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kul_buenda.doc25.5 КБ

Предварительный просмотр:

Күл буенда

Күл буена барам иртән

Язын гел шулай.

“Кышкы йокымнан” уянып,

Җирсенәм бугай.

Җир, йокысыннан уянып,

Арчылган кардан.

Әйтерсең лә изрәп

Күтәрелгән пардан.

Иске камыш арасында

Ята киек каз.

Ник шулай әрнү-газаптан

Башлана соң яз?

Туган илен җирсеп-сагынып

Кайткан кошларны.

Ник атабыз берәм-берәм,

Алар кан дошманмы?

Ашарга соң җитми мәллә

Суйган итебез?

Мескен кошларны юк итеп

Без соң нишлибез?

Ерткыч хайваннар да ауда

Бары ач булса,

Җан асрап бала туйдыра

Яшим дип ул да.

Күпме диңгез, чүлләр кичеп,

Газаплар күреп,

Сагынып кайткан кошларны без

Йөрибез көтеп.

Атар өчен, ашар өчен

Без соң ач мыни?

Әллә алар безгә тигән

Бер ертлач мыни?

Үтерергә тотынабыз

Җитмиләр кайтып.

Ләззәт алалар кешеләр

Шуларны атып.

Оят булды “кеше” өчен

Миңа шул чакта.

Әйтерсең җаным пычранды

Кып-кызыл канга.

Язгы шатлыгымнан җанда

Берни калмады.

Ялгыз казның әрнү тавышы

Күкне каплады.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ .

Тема:   Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде  яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ . Максат:  1. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын...

Аның йөрәге –шигырьләрдә. Х.Туфанга багышланган кичә.

Аның йөрәге –шигырьләрдә.Х.Туфанга багышланган кичә....

"ШИГЫРЬЛЕ КҮҢЕЛЛӘР" җыентыгы

Үземнең шигырьләремнән өзекләр...

Шигырьләр дөньясында

Конспект урока по теме М.Джалиль для русскоязычной группы...

Иҗат иткән шигырьләрем

Үземнең каләмемне дә тибрәтеп карарга булдым әле. Монда үзем иҗат иткән шигырьләрем....

шигырьләр

"Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә беренче класс укучыларына сөйләү өчен әзер һәм үзем төзегән шигырьләр тәкъдим итәм....