Внеклассное мероприятие посвященное ко Дню Матери. "Ана тәрбиясе исламда"
методическая разработка по теме

Воспитать в детях чувство любви, уважения к родителям; Показать ответственность родителей за подрастающее поколение,

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Ана тәрбиясе исламда"55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ана тәрбиясе исламда

Максат.Әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын балалрга тагын бер кат аңлату. Әниләргә ихтирам, хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү. Ата-ана да үз баласының язмышы өчен җаваплылык хисен уяту.

Җиһазлау. Плакатка язылган канатлы сүзләр: “Ата-ана сүзен тыңламау, аларга кулселтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү гөнаһ булып санала. Тормыштагыбарлык хаталрны, мөгаен, аңлап та, кичереп тә буладыр, әмма ата-анага карата мондый мөнәсәбәтне – юк” Р. Фәхреддин

“Ананы рәнҗетү – дөньядагы иң юньсез эш”

Материал: 1. Галимә Харисова “Ислам педагогикасы – сәламәтлек чыганагы” 2008 ел

2. Галимә Харисова “Без исламны сайлыйбыз”

1 нче алып баручы. Әс-сәләмөгаләйкүм, вә рахматулуллаһи вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле дин кардәшләребез, мөрхәмәтле  кунаклар! Кадерле хатын- кызлар

Авылдашларым бүген бәйрәм

Олыларга кечеләргә

Чын күңелдән котлыйм сезне

әниләр бәйрәме белән.

1 нче бала

Тәүге тапкыр “Әни” диеп

Ачылды минем телем.

Сүзләремнең кадерлесе –

Һәрчак әнием өчен.

Дөнья ямьле булсын өчен,

Әниләрне кадерлик.

Хөрмәтебезне күрсәтеп,

Башларны түбән иик

2нче бала

Рәсем ясыйм бүләккә!

Бу рәсемдә, әлбәттә,

Чагылыр минем теләк.

Әниләргә чын күңелдән

Нәрсә әйтергә кирәк?

Әлбәттә, мин Ходаемнан

Сәләмәтлек сорыймын.

Бәхетле бул, әнием,

Шатлык, саулык юрыймын

2нче алып баручы

Ана! Нинди бөек исем бу! Дөньяда аналардан да  газиз зат иясе юктыр. Минемчә, һәр хатын-кыз, үз гомерендә Ана булу бәхетенә омтылырга тиеш.

“Алтын алмалар” әкиятен сәхнәләштерү

2нче алып баручы

Сабыйның дөньяда туып аваз салуы аналар күңеленә онытылмаслык куанычлы көндер. Баланы киләчәккә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү – һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә.

3нче бала

Ата-ана булу бик зур исем,

Шул исемгә лаек булыгыз!

Бала тәрбияләүче йөкле анага,

Авыр эшләрне дә бирмәгез!

Башыгызны диванага салып,

Гайбәт сөләп йөрмәгез!

Бала тәрбияләүче йөкле ананы

Борчылуга дучар итмәгез.

Балагыз әхлаксыз булып туар,

Аны җиңел күрмәгез.

Бала тәрбияләүче йөкле ана,

Исерткечнең тамчысын да эчмәгез.

Һәрвакытта зикер белән йөреп,

Аллаһтан ярдәм эстәгез.

Тудырган көнегездә үк

Исем кую өчен азан, камәт аңа әйтегез.

Җаннан җан аерылды,

Хикмәте ни, ни хикмәт! – дип,

Бер Аллаһыга кайтыгыз.

Әгүзү бисмилләһ белән

Тәгам бирә башлагыз.

Мәрхәмәтле булса иде бу балам дип,

Бер Аллаһтан гына сорагыз.

Исеменә җисеменә туры килсен дип,

Яхшы исем куегыз.

Коръән белән генә вәгазьләнсен,

Сезнең бәби туегыз.

Теле ачыла башлагач та,

Кыска сүрәләр өйрәт.

Катылык белән өйрәтмә!

Өйрәт балаңны көйләп.

1 нче алып баручы

Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк ананың йомшак кулларын сизеп, күңел җылысын, ягымлы карашын, мәхәббәтен тоеп яши. Ана өчен бала – җир йөзендә бер нәрсә белән дә тиңли алмаслык, кадерле өйрәк парәсе. Еллар үтеп без күпме генә яшькә җитсәк тә, газаиз әниләребез өчен кечкенә булып калабыз.

4нче бала

Кечкенә бер тере йомгак

Йоклап ята кочагымда,

Үз бәхетемә ышанмыйча,

Уйлап куям кайчагында:

Сүбхән Аллаһ, чынлап та бу

Минем улым бәгыремме соң?

Көтмәгәндә йөрәгемдә

Ташый минем шатлык һәм моң...

Бер кайгысы юк дөньда,

Мыш-мыш килеп йоклап ята.

Гомер шулай узып тора,

Бер кич була, бер таң ата.

Үс, улым син, бәхетле бул,

Тамырыңны һич корытма,

Ислам динен, туган телең

Тырышып өйрән, онытма.

2нче алып баручы

Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйхиссәлам: “Җәннәт – аналарның аяк астында” дип әйтә торган булган. Чынлап та ана булса – бала өчен җәннәт – аның кочагында, аның аяк астында. Тиккә генә олылар балага теләк теләгәндә: “Аталы-инәле, алтын канатлы булсын”, дип теләмиләр бит.

1нче алып баручы

... Әниләр көтә белә. Сәгатьләр, көннәр, айлар, еллар буе көтәләр алар. Башта күңеленең якты өметләрен салып, баласының дөньга килүен, аннан тәпи басып йөреп китүен, үсеп җитүен...Өйдән чыгып китсә, кайтып керүен...

 

 “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерү

2нче алып баручы

 Әниләр үз балалары өчен җан атып торалар. Алар балалары өчен төннәрен йокламый, көннәрен борчылып, кайгырып үткәрәләр. Бигрәкт тә хәзерге заманда, Чөнки балаларга кыек юлдан китү өчен бөтен юллар да ачык. Нигә соң балалары исән булып та, караучысыз калган аналар картлар йортында тилмереп, соңгы көннәрен үткәрергә мәҗбүр?! Алар мәрхәмәтсез балалары аркасында кайгы-хәсрәт, борчу кичергәнгә, ә картайган көннәрендә картлар йортында яшәргә тиеш түгелләр. Әниләрнең урыны түрдә, алар чиста, пакъ җирдә генә утырырга тиешләр. Телевизордан әниләр турында җырлар тыңлап, күзләре яшьләнегән әбиләрне күреп, күңел тула. Алар килеп хәлен дә белмәгән балаларын көтеп утырырга мәҗбүр. Ана йөрәге көтә... “Әнкәй! Мин кайттым!” дигән сүзләрен көтеп уяна, шул теләк белән йоклап ята.

5 нче бала

Нигә елыйсың, анам?!

Нигә елыйсың, анам, әйтеңме син

Иман кәлимәсен, дөньяга килгәч балаң.

Нигә елыйсың, анам, бәхетсезмени балаң,

Госелле идеңме үзең, күкрәк имгәндә балаң.

Аңлаттыңмы син аңа, теле ачылгач балаңның,

Барлыгын, берлеген, бөеклеген Аллаһның.

Үсеп буйга җитте балаң, бастырдыңмы намазга,

Хәттә үзең дә басмадың, гел зарландың заманага

Нигә елыйсың, анам, заманга берни булмаган,

Җир дә, күк тә урынында, кояш та капланмаган.

Еламагыз, и, аналар, гыйбәдәттә булыгыз,

Гөнаһлардан ерак булыр кызыгыз вә улыгыз.

Бүген бассыннар намазга, иртәгесен соң булыр.

Аллаһының бәрәкәтендә юлларында нур булыр.

1 нче алып баручы

 Гаиләне тотучы да, таркатучы да хатын-кыз, ди халык. Әйе, гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора. Ул Ана  исемен йөртүче дә, ул – яшәеш нигезе дә, ул – гүзәл зат та, ул – сабыр да, тыйнак та, ә иң мөһиме - ул бала тәрбияләүче. Чөнки ул тәрбияләп үстергән бала илебезнең, кешелекнең киләчәге. Әгәр дә бала үзенең бөтен эшләрен, уй тойгыларын белеп һәм күреп торучы Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, Кыямәт көнендә Аның гадел хөкем кылуына иман китерсә, аның иманы изгелекләр эшләргә өндәп торачак һәм бозык, гөнаһлы гамәлләрдән тыячак.

6нчы бала

Ана хәсрәте.

 

Хәсрәттә калган ана, күзләреннән яшь тама,

“Балам” – диеп өзгәләнә, бәгыре сызлана, яна.

Ни булган соң балага, очраган ни бәлага?

Чирләмәгән, я үлгәнме, адашканмы далада?

Юк, үлмәгән, сау-таза, гомер иткән ләбаса,

Балалар табып үстергән, түгел сабый-нараса.

Әмма каты ялгышкан, диннен ятка алмашкан.

Үзенә ансат дин тапкан ислам диненнән башка.

Ә анага нишләргә? Терсәкнеме тешләргә,

Ярдәм сорап ялварырга, я, әйт, нинди көчләргә?

Чарасы бар – сабырлык, әгәр килсә авырлык

Бер Аллаһтан ярдәм сорыйк, һәм көч алга барырлык.

Үз хатабызны таныйк, бирмәгәнне сорамыйк

Кимчелекне бетерергә диеп, җиңне сызганыйк.

Җитешсез җирләрне барлап, тәүбә-истигьфар калыйк,

Мин-минлекне читкә куеп, баладан гафу сорыйк.

Дини тәрбия бирмичә зур зыян китергәнбез,

Шөкер, аңладык хатаны, ихластан үкенәбез.

Раббыбыздан, якыннардан гафу сорыйк тиз ара.

Хуҗабыз бар барырга, ишегенә карарга

Соңга калмыйк бер-беребезнең ризалыгын алырга.

 7нче бала

Йөрәгемнең иң түрендә Аллаһ сүзе.

Чолгап алган һәр ягымнан Аллаһ үзе

Тормыш юлымны яктырта изге Күръән

Һәр аяттә җанга якын бөек аһәң

Һәр көн саен кулларыма Күръән алам,

Нинди хикмәт, тирән акыл, хәйран калам.

Күзләремә тулган яшем шатлык яше

Ничек яши аңламыйча моны кеше.

Ничек яши ишетмичә Аллаһ сүзен?

Нинди пәрдә томалаган аның күзен?

Колаклары ник ишетми бу хаклыкны?

Йөрәкләре ничек сизми бу пакълекне?

2нче алып баручы

Коръән турында халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай шигырен исебезгә төшерик һәм фикерләп карыйк:

8нче бала

Гомеремнең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,

Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән гаҗәеп сүрә Коръәннән,

Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

Оча дилдән бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин җылый башлыйм:

Яңакларны мөкатдәс күз яшләнә энҗели башлыйм.

Бөтенләй сафлана күңелем, укым иман, булам мөэмин,

Килә рәхәт җиңеллекләр: хәлас булам авыр йөктин.

1нче алып баручы

Аллаһның хак сүзе булган Коръәннән башка узган гомер, ул заяга узган гомер. Ничек инде тормышыңда кулланма, җитәкче, юл күрсәтүче нур булган Коръән-Кәримнән башка тормыш арбасына утырасың да, гомер кичерәсең?

9нчы бала

Коръән алдым кулыма...

Коръән алдым кулыма,

Киттем Аллаһ юлына.

Бик тә авыр юл икән,

 Әмма шунсыз юк икән.

Бер карасаң ул юл киң

Ярсыз дәръяларга тиң,

Ә кайчакта тарая,

Кылдай нечкәреп кала.

Авырлык һәм җиңеллек,

 Бәла-каза, иминлек

Чиратлашып йөриләр,

Сабырлыкка өндиләр.

 

Бер Аллаһка тапшырсаң,

Изгелеккә ашыксаң,

Өметләнә башлыйсың,

Динсезлекне ташлыйсың.

Авырлыклар чигенә.

Шайтан-мәлгунь җиңелә

Аллаһ сүзен үтәсәң,

Йөкләгәнен күтәрсәң.

Нәфсеңә иярмәсәң,

Җәһилгә баш бирмәсәң,

Күңел сөенеп куя,

Калебтән кер коела.

Күзләр китә ачылып,

Нурлар китә чәчелеп.

Булмасак түгел икән,

Тик Аңа бөгел икән.

Тик Аннан киңәш сора,

Ул барысын белеп тора.

Бар белгәнен белдергән,

Китапларын иңдергән.

Илчеләрен җибәргән,

Мимешләрне тибәргән,

“Туры юлга кер”, - дигән,

“Хур булмассың, бел!” – дигән.

 2нче алып баручы

Әлхәмдүлилләһ, балаларыбыз бик күркәм чыгыш ясадылар, Аллаһының рәхмәте булсын! Шушы сабыйларыбыз күркәм тәрбия алып үссеннәр һәм киләчәктә изге бәндәләрдән булсыннар.

 1нче алып баручы

Әниләр бәйрәменә нинди генә затлы бүләкләр, алтын-көмеш, энҗе-мәрҗәннәр бирсәк тә, аларга аз була. Алар өчен үзебезнең игътибарыбызны, җылы сүзебезне җәлләмәсәк, әниләр безгә, һичшиксез, рәхмәтле булырлар. Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшиәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!

2нче алып баручы

Син булганга, әни, без бәхетле,

Син булганга, якты көнебез.

Безнең белән син дә бәхетле бул,

Иң кадерле, якын кешебез!

ВАҺАПОВА Гөлүсә

Аксубай районы

Шәрбән төп мәктәбенең педагог - оештыручысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие посвященное «Дню Матери»

Внеклассное мероприятие посвящённое празднику "День матери."Матерьял составлен на двух языках,русском и татарском....

Внеклассное мероприятие, посвященное Дню Матери

Цели: 1. Формировать у детей целостное представление образа матери – хранительницы домашнего очага, играющей большую роль в жизни каждого человека. 2. Углублять знания детей о культуре и традициях сем...

Внеклассное мероприятие посвященное Дню матери

В работе приводятся материалы для проведения внеклассного мероприятия посвященного Дню матери....

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...

Внеклассное мероприятие посвященное ко Дню матери

Мероприятие  посвящено для главных людей в нашей жизни, нашим матерям. В мероприятии участвовали учащиеся 5-8 классов МКОУ СОШ с.п. Карасу....

Внеклассное мероприятие, посвященное празднику "День Матери".

Данный сценарий  будет полезен для проведения  праздника, посвящённого "Дню Матери" ( для  участия   учащихся среднего звена)....