Сценарий "Встреча с выпускниками"
методическая разработка (11 класс) по теме

Маннапова Роза Агллуловна

Сценарий мероприятия "Встреча с выпускниками"

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                      Иске Казиле урта гомумбелем бирү мәктәбе

                    Кама Тамагы муниципаль районы

     

                                                                    Февраль   2010 ел.

                                              11 сыйныф әзерләде, сыйныф җитәкчесе Мәннапова Р.А.

    1 а.б.        Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар, һәм яраткан укытучыларыбыз!!

Бүген безнең мәктәбебездә зур бәйрәм. Шушы мәктәпне тәмамлап, республикабызның югары

Һәм махсус урта белем бирүче уку йортларында белем алучы кызлар һәм егетләр мәктәпне сагынып,

кунакка килгәннәр. Туган мәктәбегезне һәм сезгә белем биргән укытучыларыгызны онытмавыгыз ,

һәм бүгенге кичәгә килүегез өчен сезгә  зур рәхмәтебезне  белдерәбез.

      2 а.б. Мәктәп еллары- кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Кеше күңелендә мәңге

җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына ул. Бүгенге көн сезгә шул бәхетле балачак мизгелләрен исегезгә төшерсен.

    1 а.б. Баш очыннан ак болытлар ага

              Ак болытлар безнең балачак,

              Балачакка кире кайтып булмый,

              Алар шулай ап- ак калачак.

              Ак болытлар – безнең балачак.

    2 а.б. Шук кызчыктай уйнап, болыннардан

              Ромашкалар җыйдым бер кочак

              Яланаяк     басып яр читенә

              Кулын болгый миңа сабыйчак.

   1 а.б.  Балачагым, җәйге йомшак җилдәй

              Битләремне назлап сөясең,

              Шаян гына хушлашасың үзең

             Дәү булдың ич, - китәм диясең.

   2 а.б.  Йөгерек дулкынардай ашыгасың

              Тукталмыйсың хәтта беразга...

              Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым,

              Калчы әле, тагын бер язга.

   1 а.б.  Мәктәбемә илтер юллар буйлап

              Бала булып килә узасым.

              Еллар үткәч килә:

              “Исәнме!” дип

              Балачакка кулым сузасым

   1 а.б.  Эх, балачак уткән сукмаклардан

              Яланаяк йөгереп үтәргә.

              Бар дөньяны онытып, сабый булып,

              Күбәләкләр куып китәргә.

              Балачакта зурлар дөньсына

              Сайлар өчен юллар җитәрлек.

              Тик еракта калган сабый чакка

              Тапмыйм юллар килеп китәрлек.

   2 а.б.  Тапмам микән, әгәр ул юлларны

              Әкиятләрдән эзлэп карасам?

              Алып бармас микән үткәнемә

              Йомгакларым сүтеп карасам?

  1 а.б.   Хөрмәтле кунакларыбыз, менә бүген сез дә балачакларыгыз узган мәктәбегезне сагынып, кунак булып килдегез. Белем сукмаклары буйлап узган, кире кайтмас 11 көз, кыш, яз һәм җәй айлары сезнең күңелләрдә онытылмас хатирә булып уелып калгандыр.Без сезне шул бер кайгысыз

балачак чорыгызга кире кайтармакчы булабыз.

 2 а.б. Гөрләп узган җөйге яллардан соң, без Белем бәйрәменә җыелабыз. Һәм тантаналы линейканы хөрмәтле укытучыбыз, мәктәбебезне озак еллар буе җитәкләүче директорыбыз – Халит Бәдретдин улы Гыйльметдинов ачып җибәрә. Хәзер без сүзне аңа бирәбез.

      Мәктәп директоры чыгышы:  

 Ә хәзер уку елының беренче дәресе – “ Дөньяны танып белү” яки Әз- мәз һәр нәрсә турында да

    1 нче сорау:  Фадеевның “Разгром” әсәрендә саналган геройларның кайсы бар?

                Морозка, Снегурочка, Метелица, Дед Мороз

2 нче сорау Шигырьне дәвам итегез: “Выхожу один я  на.....”

                    на работу,   на дорогу,   на медведя

3 нче сорау  Ике элементтан торган, аларның берсе кислород булган матдә ничек атала?

                    Кислота,    оксид,    кислород,    селте.

4 нче сорау:  Мәктәптә кайсы формула өйрәнелә?

                     Исаев- Штирлиц, Ньютон- Лейбниц, Архимед- Евклид

5 нче сорау: Төньяк полюска сәяхәт кылучыны атарга:

                     Седуксен,    Ким Ир Сен,   Амундсен.

6 нчы сорау: Карл Маркс язган китапның исеме?

                       Радикал,    Капитал,  Интеграл.

7 нче сорау:  Саннарны кушканда барлыкка килә:

                         тапкырчыгыш, өлеш, сумма,  бик күп чыга

                   

    1 а.б. Дәрестән соң, көтеп алынган тәнәфес. Юмореска күрсәтелә.

 2 а.б .2 нче дәресебез- “Сәнгать” Сез мәктәптә укыганда бу дәрес “Җыр” “Рәсем” дигән дәресләрдән

тора иде. Бу дәрестә сез хор белән мәктәптә өйрәнгән берәр җырны җырлап күрсәтергә тиеш буласыз.

 Командаларның җырлары тыңлана.

1 а.б. Молодцы, бик матур җырладыгыз. ә хәзер тәнәфес. Музыкаль номер.

2 а.б. Алдагы дәресебез “Әдәбият”  Ә дәреснең темасы телдән сочинение  “Мәхәббәт аңлату”  Ә мәхәббәтегезне кемгә аңлатасын үзегез хәл итегез.

             Командаларга сүз бирү.

1 а.б. Ә хәзер, сүзне кунакларга бирик. Алар үзләре белем алган уку йортлары хакында сөйләп үтсеннәр, бэлки сез салган юллар буйлап, без дә барырбыз.

      Кунаклар чыгышы.

2 а.б. Ә хәзер безнең – класстан тыш чара. 1 нче ярыш :  «Бәхетле очрак”. Сорауларга бик тиз җавап бирергә кирәк

  Разминка:

1. Нинди сорауга “эйе” дип җавап биреп булмый?

2. Тешләре бар, авызы юк

3. Кирәк булганда аны ташлыйлар, кирәкмәгәндә күтәреп куялар

4. Әтәч белән җайдакның нинди уртаклыгы бар?

5. Иләккә салып суны кайчан ташып була

6. Елгалары булмаган материк?

7. Бер үк төрле нинди хәрефләр арасына  ат куеп, ил исеме язып була?

8. Моряклар ераклыкны нинди ноталар белән үлчиләр? Русча җавапта 3 нота.

9. Нинди ноталар бакчада үсә?

10.  “Ә автомобиль аттан начаррак” дип өйтте  ди  чыпчык. Чыпчыкның логикасын аңлатыгыз.

11. Нинди бөек композитор үз әсәрләрен чукрак килеш иҗат иткән?

12. Ә кайсы композитор мәктәпкә кергәнче үк  үз эсәрләре белән концертларда чыгыш ясаган?      

     

        II ярышыбыз – ректайм дип атала.Күз алдыгызга китерегез, өр- яңа кибет ачыла.Шушы кибеттә               сатыла алырлык 5 төрле товарның исемен атарга кирәк. Ә кибетнең исеме”  Барысы да икеле капчык-ларына “ дип атала.

    2 нче бирем: Ашханә ишегенә, гардеробка, укытучылар бүлмәсе ишегенә эләрлек плакатлар уйлап табарга.

 3 нче бирем: Бирелгән сүзләрне кулланып кечкенә генә шигырь  иҗат итәргә

            мәктәп, дәрес, дөрес, икеле, бишле

Алар иҗат иткәндә , җыр тыңлап китәбез.

III  ярыш “Күбрәк күтәр һәм ераграк ат...” дип атала. Сорауларга бик тиз җавап бирергә кирәк.

                  1 нче   командага сораулар:

     1. Канатлары тәңкә белән капланган кош...

     2. Коры ташны кайда табып булмый?

     3. Нәрсә аска карап үсә

     4. Күчмә кошлар көньякта оя корамы?

     5. Өйдә бозлана, ә урамда юк( тәрәзәләр)

     6. Кайчан хатын- кызлар әзрәк сөйләшә?

                                   - 2 -

 2 нче командага  сораулар:

     1. Куянга тауга менү җиңелрәме, әллә таудан чабып төшүме

     2. Ни өчен йогалар кадак өстендә ята?

     3. Чебиләр күкәй эчендә сулыймы?

     4. Нинди чәчәк ир кеше һәм хатын кыз исемен йөртә?

     5. Нинди филнең хортумы юк?

     6. Кар бабайга тун кидертсәң, ул эриме?

Жюри сезнең балларыгызны саный торган арада, кунакларның концерт номерларын карый торыйк.

 Студентлар чыгышы.

Жюри ярышларга йомгак ясый.

 1 а.б. Парталар артында калдылар

          Калдылар балачак еллары.

          Аттестат алып кулларга

          Чыктыгыз җаваплы юлларга..

   2 а.б. Канатлы  хыяллар күңелне

             Еракка- еракка тарттылар

             Мәктәпне сагынып, сез дә бит кайттыгыз.

             Кошлар да әйләнеп кайталар.

1 а.б.  Агач аумый тамыры тирән китсә ,

           Кеше бөек күркәм эш белән.

           Яшәгез сез ныклы сәламәтлек,

           Яшәү дәрте, күркәм эш белән.

2 а.б.  Бәйрәмебезнең матур хәтирәсе

           Күңелегездә калсын уелып.

           Тәбриклибез сезне чын күңелдән

           Барыбыз да бергә җыелып.

 1 а.б. Күңел күгегез һәрчак аяз булсын.

           Читләп үтсен    сагыш, борчулар

           Күңел күгегез һәрчак аяз булсын

           Читләп үтсен сагыш, борчулар.

           Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын

           Аннан кадерлерәк нәрсә бар.

2 а.б.  Иртә таңда чыккан назлы кояш

           Көн дә сезгә бәхет китерсен.

           Матур булсын сезнең тормыш юлы

           Кайгы җиле бер дә тимәсен.

1 а.б.  Хөрмәтле, дуслар! Без сезгә ныклы сәламәтлек, укуыгызда уңышлар, якты һәм бәхетле тормыш юлы теләп калабыз. Ә сезнең белән хушлашмыйбыз, ә сау булыгыз дибез.Һәм кунакка көтеп калабыз. Мәктәп ишекләре сезнең өчен һәрчак ачык.

             

       

                                                         - 3-

       



Предварительный просмотр:

     

                                      Иске Казиле урта гомумбелем бирү мәктәбе

                                      Кама Тамагы муниципаль районы  

 

                                                                 

               

                           

                                           

           

                 Гаилә елы уңаеннан әти- әниләр белән үткәрелгән

                 кичә.

                 Сыйныф җитәкчесе Мәннапова Р.А.

       

                                  Ноябрь  2008 ел.

1 а.б. “Исәнмесез!” диеп башлыйк әле

          Танышу бит шулай башлана

          Сезнең белән очрашканга, дуслар

          Күңелебез шулай шатлана.

2 а.б. Сезгә булган кайнар сәламебез

         Ташып чыкты йөрәк түреннән

         Тапшырабыз аны, дуслар, сезгә

         Шигырь белән, матур җыр белән.

1 а.б. Бер утыру үзе бер гомер дип,

          Бабайлар бит юкка әйтмәгән

          Бер очрашып серләр бүлешү

          Бу гадәтләр әле бетмәгән.

2 а.б. Безнең әниләр җыелган

          Ял итәр өчен бүген.

          Сүзләремнең иң матурын

          Әйтмичә мөмкин түгел.

1 а.б. Хәерле көн, хөрмәтле әниләр 2008 нче ел Россиядә һәм Татарстанда Гаилә елы дип игълан ителде.

2 а.б. 1998 елдан бирле ноябрьнең соңгы ялы Әниләр көне дип билгеләп үтелә.Безнең бүгенге кичәбез җир йөзендәге иң гүзәл, иң бөек , иң илаһи затлар булган аналарга багышлана .Кичәбез 2 бүлектән торачак. I бүлектә без кадерле әниләребезне бйрәмнәре белән тәбрик итеп, матур җырлар . күңелле биюләр бүләк итәрбез,  ә II бүлек җырга- моңга сәләтле гаиләләр белән танышу булачак.

1 а.б. Ана! Әни.Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр ул.Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә.

Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк әнисенең йомшак кулларын сизеп, ягымлы  карашын тоеп яши. Ана өчен бала җир йөзендә берни белән дә тиңли алмаслык йөрәк парәсе. Еллар үтеп, чәчләргә чал керсә дә, газиз әниләребез өчен без һәрвакыт-та бала булып калачакбыз.

2 а.б. Аллаһы Тагалә хатын-кызны йомшак табигатьле , нәфис,

хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы  вазифаны – бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын – кыз иң элек

ана һәм гаилә учагын саклаучы ул

1 а.б. Җир йөзенең бөтен матурлыгын

         Килә сезгә бүләк итәсе.

         Дөньядагы матур сүзләрнең дә,

         Иң җылысын сезгә әйтәсе.

2 а.б.Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә

         Көнегезне шатлык бизәсен

         Сәламәтлек- ярты бәхет, диләр

          Шушы бәхет читләп үтмәсен

1 а.б. Сезгә булган безнең хөрмәтебез

          Урын алсын йөрәк түрендә.

          Зур бәхетләр, шатлык куанычлар

          Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Сезнең хөрмәткә җыр башкарыла.

2 а.б. Имин булып атсын таң кояшы

          Йөзегезгә нурлар сибелсен.

          Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

          Һәм гомерлек бәхет китерсен.

1 а.б. Ана! Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе

          Күңелнең ул иң-иң түрендә.

          Ул салкында сине җылытучың

           Юанычың авыр көнеңдә.

2 а.б. Башка беркем эндәшмәгән кебек        

          Син генә тик дәшә аласың

          Синең кебек тагын кем генә соң

          Сөя ала икән баласын.?

1 а.б. Әни, әнкәй...Нинди зур көчкә , нинди тирән мәгънәгә ия бу сүзләр.Бишектә яткан чакта ук без аның йөзен күреп елмайганбыз, бишек җырын тыңлап татлы йокыга талганбыз.

2 а.б. Күкнең яктылыгы- кояшта, күкнең матурлыгы- йолдыз-

ларда, җирнең  гүзәллеге - әниләрдә.Тормышыбызны  ямьләү-

че иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез сез- әниләр.

1 а.б. Өйне –ямьле, ризыкны тәмле итүче өлгер хуҗабикәләр –сез ул газиз әниләребез.

          Иң- иң сабыр, иң- иң тыйнак  

          Иң  ягымлы кешеләр.

          Иң  сөйкемле мәрхәмәтле

          Алар- безнең әниләр.

2 а.б.  Тик син генә, әнкәй , балам, диеп

           Сыйпагансың минем башымнан      

           Җил  - давылдан мине яшергәнсең

           Җылы куеның һәрчак ачылган.

1 а.б.. Ана куены кебек җылы, нурлы

           Күк йөзендә кояш, йолдыз юк

           Ана сөюе кебек чиксез тирән

           Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

2 а.б. Әниемнең татлы сүзен

          Ишетеп туймыйм әле.

          Шигыремне бүләк итеп

          Бирергә уйлыйм әле.

Нәфис сүз.  

2 а.б. Кайберәүләр: “Кояш – бер генә ди!”,

          Мин килешмим, икәү ул минем!

          Аның берсе балкый күк йөзендә,

          Икенчесе өйдә- әнием.

          Бер кояшым бирә тормыш уты.

          Икенчесе- йөрәк җылысы.

          Бөтен гомерем үтсен шулар белән,

          Шул бәхетнең иң- иң олысы.

1 а.б. Әниләрне күз карабыз кебек

          Саклый күрик җәбер- золымнан.

          Нигә генә кадерен белмәдек,  дип,

          Үкенерлек булмыйк  соңыннан

1 а.б. Кичәбезнең икенче бүлеген башлап җибәрәбез.

 2008 ел- Гаилә елы булды, мәктәпләрдә һәм авылларда бәхетле һәм матур гаиләләр белән  бәйрәм үткәрү традициягә керде.Без

дә бүгенге кичәбезне ” Яшьлегем  кайтавазы” дип атарбыз.

2 а.б. Һәрбер гаилә үзенчә бәхетле.Күп кенә гаиләләр өлкәннәр

белән балаларны берләштерә торган ниндидер шөгыль булуы белән үзенчәлекле.Безнең арада җыр- моңны юлдаш итеп алган һәм аны үзләренең балаларына да тапшырган гаиләләр бик күп.

2 а.б. Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

         Искә алып, дуслар, тагын бер

         Яңгыратыйк әле бу залларда

         Кайтавазын яшьлек таңының.

 1 а.б. Үтте инде яшь вакытлар диеп,

           Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк

           Сүнмәгән бит сездә, сүрелмәгән

           Җыр_ биюгә булган гашыйклык.

2а.б. Сезнең йөрәк әле һаман да яшь

         Онытмаган матур көйләрне.

         Җырлыйк әле өзеп үзәкләрне

         Булсын дуслар, сагынып сөйләрлек.

 1 а.б. Сәхнәбез түренә җырны- моңны үз иткән беренче гаиләне

чакырабыз.Бу гаиләнең гаилә башлыгы үзе дә матур итеп җырлый һәм гармунда уйный.Бу сәләт балаларга да күчкән, кызларның икесе дә өздереп җырлый, матур итеп бии.

Сүзебез җырлы- моңлы Шәймурзиннар гаиләсе хакында бара.

Шәймурзин Ильдан абый һәм аның кызы Илсинә башкаруында җыр тыңлап китик.

  Җыр башкарыла.

2 а.б. Хөрмәтле Шәймурзиннар! Күңелләрне күтәргәнегез өчен гаиләгезгә зур рәхмәт белдерәбез..Киләчәктә дә шулай матур яшәгез , тигез гомер итегез.Моң чишмәгез беркайчан да саекмасын , гел тулып торсын. Бик зур рәхмәт сезгә.

1 а.б. Һәр гаилә бүгенге бәйрәмгә бүләк белән килгән. Ә хәзер Фирая һәм Энҗе Исмәгыйлевалар бүләге белән танышыйк. Мәктәп елларыннан ук  үзенең матур биюләре белән барча

кешене сокландырган Фираяның сәләте бүген яшьлек кайтавазы булып,  кызы Энҗегә күчкән. Фирая кызы Энҗе өчен иң якын киңәшче дә, кайгы- шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче ана да

һәм шул ук вакытта аны   бию серләренә өйрәтүче остазы да. Сәхнәдә Энҗе  Исмәгыйлева.

2 а.б. Ә хәзер сәхнәне Энҗенең әнисе Фирая апага бирә-без.Әйдәгез,бер яшьлек елларын искә төшереп, татар халык биюе карап китик.

1 а.б. Бик зур рәхмәт сезгә Фирая апа һәм Энҗе. Алдагы көннәрегездә дә шундый матур биюләрегез белән тамашачы-ларны сөендереп яшәргә язсын сезгә.Аякларыгыз беркайчан да талмасын .Гаиләгездә иминлек , тынычлык, бәхет телибез.

2 а.б. Тальян моңлым,тальян чыңлым

          Телләреңнән ишетәм тарих тавышын

          Чыңнарыңнан тыңлыйм татар авылын  

          Татар моңын, данлы язмышын

1 а.б. Искә    алып яшьлек сәхнәләрен

         Сыздыр әйдә тальян гармуның.

         Тыңласынныр яшьләр хәйран калып,

         Сезнең чорның гүзәл  җыр- моңын.

2 а.б. Хәзер сүзне баянда өздереп уйнаучы Наил  абый Камалиевка бирәбез.Нинди генә бәйрәм булмасын, безнең татар халкына гармун кирәк.Ә Наил  абый һәр бәйрәмнең үзәгендә торучы. Аның өздереп баянда уйнаган тавышы ишетелә башладымы, шундук күңелләргә сихри бер моң үтеп керә,

күңелдә булган бөтен авырлыклар юкка чыга. Аның гармун тавышына кушылып җырлыйсы яисә биеп җибәрәсе килә.Камалиевлар гаиләсе башкаруында җыр тыңлап китик.

1 а.б. Бик зур рәхмәт сезгә Наил абый, үзегезнең матур көйләрегез белән безнең күңелләрне сөендергән өчен.Моң дәрь-

ягыз беркайчан да саекмасын.Сезгә гаилә бәхете телибез.

  2 а.б. Татар моңы...Татар җыры...

         Бу ике сүз йөрәгеңә үтеп керер дә

         Нурландырыр салкын күңелеңне

         Усаллыкның калмас эзе дә

         Тыңла әле, син бер татар көен

         Тыңла әле күзең ачылсын.

         Күңелеңдә булган сагыш- моңнар

     

   Татар җыры белән басылсын.

1 а.б. Бүгенге бәйрәмдә катнашучы тагын бер музыкаль гаилә белән таныштырып үтәсе килә.Гаилә башлыгы җыр- моңга гашыйк кеше.Яшьлек елларында  бер генә концерт та аның моңлы җырларыннан башка узмаган. Бу гаиләне чын мәгъ-нәсендә музыкаль гаилә дип әйтергә мөмкин. Чөнки Зөфәр

үзе дә, тормыш иптәше Рузалия дә , уллары Зөлфәт тә бик матур итеп җырлыйлар, ә кызлары Зилә күп кенә конкурсларда катнашып , призы урыннар алды.Узган ел  без аны “Җырлыйк әле “ телетапшыруында да күреп сөендек.

2 а.б. Сәхнәдә Хәсәнҗановлар гаиләсе.

1 а.б. Бер җырың – бөтен бер тормыш

         Тыңлап туярлык түгел

         Күңелләрдән моңнарыңны

         Чорлар җуярлык түгел.

         Әллә инде һәр җырыңа

         Чишмәләр салдың микән?

         И халкым, дәрьядай моңнар

         Кайлардан алдың икән?

2 а.б. Бик зур рәхмәт сезгә матур чыгышыгыз өчен.Алдагы көннәрегездә  дә җырлап яшәргә генә язсын.Уңышлар сезгә!

1 а.б. Күбәләктәй оча яшьлек, талпына, канатлана.

          Өлкәннәрдән үткән ялкын яшьләрдә кабатлана.

          Аякларга күз иярми ,алар җиргә тимиләр

          Әниләр бит әнә ничек, очкын чәчеп бииләр.

Сәхнәгә авылыбызның оста биючеләренең берсен Сабантуй –ларында, бию бәйгеләрендә җиңүче булган Сәгъдиева Гөлшат апаны чакырабыз.

2а.б. Рәхмәт Гөлшат апа, алдагы көннәрегездә дә биеп яшәргә язсын.Сәламәтлек, бәхет Сезгә юлдаш булсын.

1 а.б. Безнең әниләр җыелган

          Ял итәр өчен бүген

          Сүзләребезнең иң матурын

          Әйтмичә мөмкин түгел.

Нәфис сүз.Башкара Ильмира Гарифуллина.

2 а.б. Ә хәзер сүзне Ильмираның әнисе Гөлүсә апага бирәбез.

1 а.б. Рәхмәт сезгә матур чыгышларыгыз өчен. Киләчәктә дә сезнең гаиләгезгә бәхет, шатлык, тигез,  озын гомер телибез.

2 а.б. Җырлар тыңлыйк, җырлар отыйк

         Җыр күңелне җылыта

         Әйдә җырлап яшик, дуслар,

         Җыр дуслыкны ныгыта.

Сәхнәгә шәфкать туташы , ике егет үстерүче әни һәм өздереп җырлаучы Әлфия апа Вәлиеваны чакырабыз.Улы Алмазга да әнисенең артистлык сәләте күчкән.Без аны узган бәйрәмдә спектакльдә күргән идек.Рәхим итегез,Әлфия апа.

1 а.б. Рәхмәт Сезгә,  Әлфия апа.Матур җырларыгыз белән безнең күңелләрне сөендергән өчен. Моң дәрьягыз беркайчан да саекмасын.Бәхетләр сезгә.

1а.б.Гармун тавышын ишетсә,

       Егет биеми калмас.

      Уйнап торган читекләрдән

      Кызлар күзләрен алмас.

      Бие әле, бие әле

      Биегәнең күрсеннәр

      Баскан җирдә ут чыгара

      Безнең  Алмаз дисеннәр.

2 а.б. Әйдә, Алмаз, сәхнәгә әниеңне дә чакырыйк әле.Яшь чакларын искә төшереп, ут уйнатып, бер биеп алсын.

Сәхнәдә шәфкать туташы Фәридә апа Сабирова.

1 а.б.Рәхмәт Сезгә, Фәридә апа. Алга таба да кешеләрне сөендереп, бәхетле, тигез тормышта яшәргә язсын.

2а.б. Бүгенге бәйрәмдә бөтен гаиләләре белән җыр- моңга гашыйк булган тагын бер гаилә белән белән таныштырып китәсе килә.Гаилә башлыгы Илгиз абыйга моң әтисе Салих

абыйдан күчкәндер.Илгиз абый җырлый, гармунда уйный.Тормыш иптәше Гөлшаһидәнең  җырларыннан башка бер генә концерт та узмагандыр.Җыр эстафетасын Гөлшаһидә        

апага тапшырабыз.

1 а.б. Рәхмәт Сезгә ,Гөлшаһидә апа, киләчәктә дә  матур җырларыгыз белән тамашачыларны сөендереп яшәргә  язсын. Тигезлек, татулык белән , зур уңышларга ирешеп, бәхетле гомер

кичерегез.

2 а.б. Бар да үтә, бар да онытыла,

          Байлык, зурлык китә, югала

          Тик җыр үлми, күчеп буыннарга

          Киләчәктә яшәп җыр кала.

1 а.б. Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Шушының белән “Яшьлегем кайтавазы” дип исемләнгән  бәйрәм кичәбез ахырына якынлашты.Иң элек, кичәбезгә килеп, үзләренең чыгышлары белән безне сөендергән әниләргә һәм әтиләргә

зур рәхмәтебезне белдерәбез.Бик зур рәхмәт сезнең барыгызга да.Тормыш юлларыгыз куанычлы- шатлыклы мизгелләргә бай булсын.Гаиләләрегезгә иминлек, егет- кызларга саф хисләр  теләп калабыз.

2 а.б. Сау булыгыз, дуслар, шат яшәгез,

          Ямьләндереп бөек Ватанны.

          Зур уңышлар белән каршылагыз,

          Туган илдә аткан һәр таңны.

1 а.б. Тау белән тау гына очрашмый

          Кеше белән кеше очраша.

          Сау булыгыз, дуслар, сау булыгыз,

          Очрашырбыз әле җыр аша.

     Кичә  “Очрашу” җыры белән тәмамлана.                                                

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Выпускники- выпускникам»

Классный час. 11 класс, 4 класс...

ЕГЭ. В помощь выпускникам. Пишем сочинение по части С. Рекомендации выпускникам по написанию части С

Вданной статье даны поэтапные рекомендации написания сочинения части С, составленные экспертом предметной комиссии ЕГЭ по русскому языку....

Вечер встречи с выпускниками "Здравствуйте, дорогие выпускники!"

Сценарий торжественной встречи выпускников школы....

Грамоты выпускникам, благодарственные письма родителям, напутствие выпускникам 11 класс

Материалы даны в помощь  классному руководителю выпуского класса....

РЕКОМЕНДАЦИИ И СОВЕТЫ ВЫПУСКНИКАМ РОДИТЕЛЯМ И УЧИТЕЛЯМ по психологической подготовке к ГИА выпускников и их родителей

РЕКОМЕНДАЦИИ  И СОВЕТЫ ВЫПУСКНИКАМ РОДИТЕЛЯМ И УЧИТЕЛЯМ по психологической подготовке к  ГИА  выпускников и их родителей(рекомендации составлены по материалам службы практической психол...

Социально-психологические проблемы трудоустройства выпускников Психологическое сопровождение профессионального самоопределения выпускников школ

Профессиональное самоопределение - многомерный и многоступенчатый процесс, который можно рассматривать как  средство индивидуализации и повышения личностного смысла образования. В выпускном класс...