Авылым һәм аның чишмәләре
творческая работа учащихся (8 класс) по теме

Гараева Дильбар Фирдинатовна
Каюм насыйри исемендәге төбәкара укуларындагы чыгыш, Ташчишмә авылы чишмәләре тарихына багышланган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konkurska_chishm.docx933 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы

  Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль  районы

 Иске Өҗем урта гомумбелем мәктәбе

Класс   VIII

Секция    Краеведение (на татарском языке)

ФӘННИ ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ

      Тема: Ташчишмә авылы һәм аның чишмәләре тарихларын өйрәнү

 

 

                   Җитәкче              Гараева Дилбәр Фирдинат  кызы

                                                1 квалификацион категорияле

                                                инглиз теле укытучысы (сыйныф җитәкчесе)

                      Укучы             Солтанова Алсинә Айрат кызы

Ташчишмә, 2013

Эчтәлек

1.  Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары........................        3

2.  Кереш:

-- Минем кызыксынуларым нәтиҗәсе  .....................................................       4

      -- Топонимнар  тарихын өйрәнү кирәкме?     ..........................................       4

3.   Төп өлеш:

      I бүлек. Туган авылым – Ташчишмә тарихы  ..........................................      5

      II бүлек. Чишмәләрнең аталу тарихы  безгә  ниләр  сөйли? ..................      7                      III бүлек. Авылым  чишмәләре     ............ ................................................      8

4.   Йомгаклау. Нәтиҗә ясау ........................................................................      10      

5.   Файдаланылган әдәбият  .......................................................................     11

6.    Кушымта   ................................................................................................     12  

Тикшерү эшенең  темасы: Ташчишмә  авылы  тарихын һәм аның чишмәләрен өйрәнү. 

Теманың актуальлеге: Чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге җир булуын башкаларга төшендерү. Яшьтәшләремдә табигатькә сакчыл караш, чишмәләргә сакчыл   караш тәрбияләү. Туган төбәгебезне ярату, матурлыкны күрә, аңлый белергә өйрәтү, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү.  

Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша Ташчишмә авылы  тарихын өйрәнү,  материаллар  җыю, өйрәнү, атамаларны төркемнәргә бүлү һәм нәтиҗә чыгару.

Тикшерү объекты: авылыбыздагы чишмәләр.

Тикшерү методлары: эвристик ысул - эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.

Алымнар: топонимика буенча булган фәнни әдәбият белән танышу, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү; авылыбызның  өлкән кешеләреннән атамалар  тарихын  сөйләтү,  язмаларны редакцияләү; географик объектларны фотога төшерү. 

Кереш   

Мин кечкенәдән бик кызыксынучан идем. Әти-әниемне, әби-бабаларымны соңрак укытучыларымны сораулар биреп гел ялыктырып бетерә идем. Кайчагында алар биргән җаваплар белән генә канәгатьләнмичә, китаплар актарырга тотына идем. Хәзер 8 нче сыйныфта белем алам. Мәктәп күрше авылда урнашкан. Дәрестән соң өйгә кайтканда гел авылымны, аның урнашуын күзәтеп кайтам, нигә бу болай, ә менә монысы алай икән, дип уйланырга яратам.

География фәнен өйрәнә башлагач, географик атамаларның җыелмасын, аларның килеп чыгышын, ясалышын, кулланылыш һәм үсеш эволюциясен, мәгънәсен, таралышын топонимика фәне өйрәнгәнен белдем.  Микротопонимика – топонимика фәненең аерым төбәк, шул тирәлек-урын кешеләре өчен генә билгеле булган географик атамалар (микротопонимнар) җыелмасын өйрәнә торган бер бүлеге икәнлеген аңладым.

 Географик исемнәр белән без балачактан ук очрашабыз. Туган йортыбыз урнашкан  авыл, урам исемнәре, авылыбызның  тирә-ягындагы тау, чокыр,  басу, болын, елга, күл,  һәм башка географик объектларның атамалары кечкенәдән үк безне үзенә тартып тора..                

     

 Топонимнар  тарихын өйрәнү кирәкме?

       Күренекле  галимнәр,  фән  эшлеклеләре озак еллар дәвамында топонимиканы өйрәнү  белән шөгыльләнәләр. Академик  Гомәр  Саттаровның  “Туган  җирем,  туган  авылым”, “Атамалар  дөньясына  сәяхәт”,  профессор Фирдәүс  Гарипованың  “Авылларны  сөям  җаным-тәнем  белән”, “Авыллар  һәм  калалар тарихыннан” дигән китапларында  татар  авылларының  килеп  чыгу  тарихлары, ономастика  турында  бай  һәм  кызыклы  мәгълүмат  бирелгән.  

Һәр авылның үз тарихы, үз атамалары бар. Халык авылның кое-чишмәсенә елга-күленә, чокыр-басуларына, урман-болыннарына бик матур исемнәр биргән. Вак  чишмәләрдән  зур  елгалар  барлыкка килә, кечкенә авыллар тарихыннан олы тарихыбыз – туган илебез, Ватаныбыз тарихы туа. Кем булуыңны белү өчен туган ягыңны тарихи яктан гына өйрәнү җитми, ә географик яктан өйрәнү дә зур әһәмияткә ия.  Шул максатны истә тотып, мин  үз авылым һәм  аның тирәсендәге чишмәләр тарихын бик кызыксынып өйрәндем.

Туган авылым –Ташчишмә тарихы

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным – тәнем белән.

Габдулла Тукай.

Сөекле    шагыйребез    Г.Тукайның   бу    шигъри    юллары балачагыбызның   онытылмас   хәтирәләре   булып,   күңелебезнең, йөрәгебезнең иң кадерле бер почмагында саклана. Безнең авыл тау башына ук урнашмаса да, чишмәләргә  бай авылларның берсе.  

Авылымның исеме –Ташчишмә. Элек аны Тазлар дип атаганнар.  

1973 елда Марсель Әхмәтҗанов Татарстанның Арча районы Иске Өҗем авылында Шакиров Габдрахманнан (мәрхүм) Тазлар авылы оешу турында тубәндәге риваятьне язып алган. Өҗем искерәк авыл булса кирәк. Бер заманны Өҗемнәр урман эченнән төтен кутәрелгәнне куреп, нәрсә бар икән, дип, барып караганнар. Барсалар, өч кеше бура бурап яталар, ди. Өҗемнәр алардан:

—        Сез кем халкы? —дигәч, тегеләр:

—        Без — Тазлар! — дип әйткәннәр.

Өҗем кешеләре авылларына кайтканнар да:

—        Анда өч таз бура бурап яталар,— дигәннәр.

        Шуннан бу авылны Тазлар дип атый башлаганнар.

Кызганыч, сонгы елларда республикабызда шактый гына тарихи  авыл атамалары алмаштырылды. Татарстанның Арча районында Иске Тазлар һәм Яна Тазлар исемле авыллар булган. Алар әле дә бар, ләкин исемнәре алмаштырылган. Иске Тазлар авылы хәзер Ташчишмә, ягъни минем туган авылым.  Яна Тазлар Байкал дип узгәртелгән. Ташчишмә хәзер Әтнә, ә Байкал Арча районына керә.

Ташчишмә авылы район узәге Олы Этнә авылыннан 12 чакрымда, Арчадан — 38, Казаннан 85 чакрым ераклыкта урнашкан.

Бу рәсемдә Ташчишмә авылының спутниктан караган күренеше. (Материал интернеттан алынды.)

Д. А. Корсаков жыентыгында (XVIII йөз) авылның икенче исеме Мәмәдәли дип бирелә һәм анда 190 ясаклы татар яшәгәнлеге курсәтелә (Сборник 1908, № 93, б. 253). А. А. Артемьев мәгълуматларына караганда, Ашыт суы буена утырган Иске Тазлар авылындагы 95 хужалыкта 369 ир-ат һәм 375 хатын-кыз яшәгән һәм авылда бер мәчет эшләгән (Список 1866, № 270, б. 16). Иске Тазлар авылын Н. Н. Вечеслав болай сурәтли. Авылдагы 144 йортта 466 ир-ат һәм 428 хатын-кыз яши, анда бер агач мәчет, вак-төяк сата торган 2 кибет бар. Авыл халкы су тегермәнен Казан сәүдәгәре Адамовка арендага биргән. Фәйзулла пучинкәсе (Яда Сәрдә) халкы Фәйзулла жәмгыятенә кергән. Андагы 45 хужалыкта 210 ир-ат һәм 210 хатын-кыз исәпләнгән. Пучинкәдә бер агач мәчет булган (Список 1878, 114—115; 188—189).

И. А. Износков Иске Тазлар авылы турында тубәндәге мәгълуматны бирә. Авыл Ашыт суынын һәм Уржум сәүдә юлынын сул ягына утырган. Авыл составына шулай ук Мокшы пучинкәсе дә керә. 1780 елда бу пучинкә халкы Яна Тазлар исемле авылны нигезли. Иске Тазларнын 168 хужалыгында мөселман динендәге 500 ир-ат һәм 454 хатын-кыз көн күргән, алар Иске Тазлар авылы жәмгыятенә керәләр. Тормыш-көнкүрешләре уртача. Кәсепләре: кирпеч сугу, мич чыгару, он тарту.

Хәзерге көндә туган авылымда 100 ләп хуҗалык бар. Авылда башлангыч мәктәп, медпункт, мәчет, 4 кибет, клуб һәм китапханә эшли, җирле үзидарә һәм күмәк хуҗалык конторалары бар. Халык игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Авылдашларым арасында балта осталары һәм мич чыгаручылар, хатын-кызлар арасында шәл бәйләүчеләр бар. Авылымның иң өлкән кешесе Гараева Гөлсем әбигә узган ел 100 яшь тулды. Шулай ук авылымның киләчәге дә бар, чөнки ел саен бездә 3-4 сабый дөньяга аваз сала. Авылыбызда туып үскән Рөстәм Закиров Ташчишмә авылы сайтын да булдырган. Бу сайтта авылның хәзерге күренешләре белән танышыра мөмкин.(Сайтның адресы:  www.6tonn-kazan.blogspot.com)

 Мин шулай ук авылыбыздагы берничә чишмәнең аталу тарихын да өйрәндем. Кайбер  кешенең  күңелендә  мондый  сорау  туарга  мөмкин: хәзерге  вакытта,  урамда    су  колонкалары  тезелеп торганда, авылдагы кайбер өйләргә чишмә суы торбалар аша  агып  килгәндә,  ул чишмәнең  нинди исем  белән  аталуын белү  безгә,  яшьләргә, ни  өчен кирәк соң? “Үткәнен  белмәгәннең – киләчәге юк,”-- ди  халык. Димәк, без  авылның  үткән  тарихы  белән кызыксынабыз икән, киләчәгебез дә мәгънәле булыр. Ташчишмә авылы  күп кенә авыллар  сыман югалган  авыллар исемлегенә  кермәсен дисәк,  үзебез  маңкорт  булырга  теләмәсәк,  һичшиксез,  авылның  тарихын,  топонимикасын  белү  кирәк. Шушы максатны истә тотып,  мин авылыбызның өлкән буын кешеләре белән очраштым, алар сөйләгәннәрне язып алдым. Фәнни тикшеренү эшендә төрле чыганаклардагы материалларны да файдаландым.

Чишмәләрнең аталу тарихы  безгә  ниләр  сөйли?

Чишмәләр! Кайда гына юк та, кайда гына очрамыйлар алар. Тау асларыннан, үзәнсу җирләрдән өскә бәреп чыгалар да, үсемлекләр дөньясын, җирдәге тереклекне назга төрергә, алҗыган тәнеңә сихәт, көч бирергә теләгәндәй, һәркайсы үз көе, үз моңы белән туктауны белми ага бирәләр.

Халык чишмәләрне тәменә, кайда урнашуына карап бәяләгән, аларны укымышлы, булдыклы кешеләрнең исемнәре белән атап йөрткән, мактанычы итеп санаган, горурланган. Чишмәләр җырларда җырланганча, изгелеккә — яхшылыкка табыну, яшьләрнең очрашу – танышу, вәгъдәләр бирешү урыны, сафлык, пакълек чыганагы булып хезмәт иткәннәр. Борынгылар чишмәсез авылга кыз бирмәскә тырышканнар. Чишмәсез авылны йолдызсыз күккә тиңләгәннәр. Ни генә әйтсәң дә, матур чагыштыру бу. Ә инде изгеләр чишмәсе булган авылның исеме еракларга киткән.

Чишмәләр… Алар бөтен тирә — якта да, бөтен төбәктә дә моңлы – җырлы, урман буйларында да, тургайлар моңына күмелгән…                                                         

Чишмә... Берничә метр биеклектәге тау-таш арасыннан бәреп чыга да, мүкләрне аралап аска коела- гөрли, чупырдый, шаулый, чылтырый. Иреккә чыга алуына шатлана. Әнә нинди матур ишетелә аның тавышы!

          Тыңла әле! Күңелең нечкәрә синең. Нәкъ җырдагыча: хәсрәтле уйларың бетә китә. Йөрәгең бу матурлыкны үзе чыгып күрергә теләгән кебек талпына. Тыңла әле, чишмә тавышын. Сызылып аткан җәйге авыл таңын каршылаган зәңгәр чишмәләр җыры кемгә генә якын түгел икән!

Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Беришесе шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, җаннарны сөендерә, күңелне шатландыра.    

 Икенчеләренең тавышы янына килгәч кенә ишетелә, гүя ул үз алдына гына сөйләшә, барыр юллары, үтәсе араларының озынлыгы турында сөйли.

Өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга, әйтерсең лә ул җир асты юлларын уза-уза ялыккан, арыган. Аның якты кояш нурларын күрергә зарыккан сулары өскә күтәреләләр, яктылыкка ашкыналар.

Чишмәләр  - барлык сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганаклары. Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, авылда ямь калмаячак.

Әби–бабаларыбыз заманында чишмәләргә игътибар зур булган. Аерым кешеләр чишмә-чыганакларны карап торган. Чишмә башларын күз карасыдай саклаганнар. Кеше исемнәре белән аталган чишмәләр шул караган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштергән.

Борын заманда, Ходай Тәгалә яңгыр бирмичә җир йөзен корылыктан интектергәндә, тау битендәге чишмәләр янында яңгыр чакыру йоласы башкарганнар. Иң элек өлкәннәр чишмә тирәли тезелеп утыралар, дога кылалар һәм тезләнеп берәм-берәм чишмә суыннан авыз итәләр, йөзләрен сөртәләр, көкрәкләренә бөркиләр... Кайчакта көмеш акча салалар яки Ак бабай, Ак әби дип йөртелгән иң өлкән һәм мөхтәрәм кеше , үз киеменнән җеп өзә һәм чишмәнең ярына яисә улагына бәйләп куя.

Бу йоладан соң яңгыр явып китсә, тагын чишмә буена килеп догалар укыганнар. ( «Татар мифлары» китабыннан).

Авылларның нинди урында урнашуына игътибар иткәнегез бармы? Матур урыннарны борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр. Күрәсез, алар теләсә кайсы урында төпләнмәгәннәр. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны, инеше, салкын чишмә ага торган калкулыклары булган урынны сайлаганнар. Салкын чишмә суы әле хәзер дә авылның иң кадерле сыйларыннан санала. Кунак- мазар килсә дә, берәрсе ерак юлдан кайтса да, җиңгиләр иң башта чәй куярга, чишмә суы алып кайтырга ашыгалар. ”Суыбыз тәмле безнең!”-дип чын күңелдән горурланып, кунакны кыстый-кыстый сыйлыйлар.

Чишмәләр- яшьләрнең очрашу урыны гына түгел, фал ачу, сорау, багу символы буларак та билгеле. Гашыйклар ай яктысында чишмә өстенә басып, сөйгәннәрен күрергә, аларның исәнлеген белергә теләгәннәр, тугрылыгын сораганнар.

 ...Чишмә суына иң элек йөзек төшерергә кирәк булган. Йөзек салынган суда сөйгән ярларының йөзекләрен күреп, аның сагышлымы, шатлыклымы икәнлеген белергә мөмкин дип уйлаганнар.

        

Яр астында түгел агып ята болын уртасында

Бик сусаган чагың булса әгәр, әйдә, тукта шунда.

Чүмеч-мазар нигә... кушучлап эч, тезлән дә кырына,

Салмак, йомшак җилләр чәчләреңнән, сыйпар акрын гына.

Мактанырга һичбер исәбем юк, арттыра бу димә:

Болын чишмәсенең суыннан да җиләк исе килә.  

Авылым чишмәләре

Таш  чишмә

Авылымнан ерак түгел Таш чишмә әлеге шигырьдәгечә болын уртасында гына. Биек баскычыннан төшеп, чишмә челтерәгәнен тыңласаң - колакларың изри, бер йотым салкын суын эчсәң, җаның сихәтләнә. Ял итүчеләр  өчен искиткеч урын.

Симетбашта туып үскән Шафигуллин Лотфулла Нурислам улы җитәкчелегендәге Таттелеком  коллективы  үзенең иҗат җимешен һәркемне сокландырырлык итү өчен хыялын да, көчен дә кызганмаган. (Авылыбыздагы Гөлсем апа әйтүенчә Лотфулла Нурисламовичның туганнары Таш-Чишмәдә яшәгәннәр.) Алар табигать бүләкләрен  бик уңышлы файдаланганнар. Аларга таш, агач, судан торган  корылма да өстәгәч, манзара хасил булган. Монда машиналар кую өчен махсус урын, кырыенда шашлык кыздыру өчен мангал, өстәл һәм урындыклар – барысы да бар. Ул – чын мәгънәсендә ял урыны.

Таш-чишмәне төзекләндерүчеләр корылма стенасындагы ташта авылыбызда гомер кичереп, бакыйлыкка күчкән ак әбиләребезнең исемнәрен дә мәңгеләштергәннәр. (http://tishek.ru/page/60/)

Нәтиҗә: бу чишмәнең исем тарихы географик объектның физик үзенчәлекләре, төбәкнең табигате турында да сөйли.

Хәлимә чишмәсе

Икенче бер чишмә авылыбызның уртасында мәчет янына урнашкан.   Чишмә янында таштан чокыр бар, аңа чишмәдән чыккан саф су улак буйлап агып төшә. Биредә озын томшыклы торна, әйтерсең лә, чишмә суын эчәргә төшкән. Утырып ял итү өчен утыргычлар ясап куелган. Тау куены на елышып аккан бу чишмә – авылыбыз горурлыгы. Чишмә тау итәгендәге тал, зирек агачлары эчендә, авыл тынлыгына зыян салмый гына челтери дә челтери. Кушучыңа тутырып көмеш су эчәсең дә, кабат үргә күтәрелеп карыйсың. Алда агачлар каплап бетергән тау бите. Бу – бөтен әйләнә-тирәдәге иң гүзәл чишмә. Биредә мәктәпне төрле елларда тәмамлап чыккан классташлар очрашулар үткәрә, туган көннәр, бәйрәмнәр дә нәкъ менә әлеге чишмә буенда уза. Озак күрешмәгән дуслар да очрашу урыны итеп шушы чишмәне сайлый. Чишмәне Хәлимә исемле апа карап тора торган булган. Бүген аны шул апа хөрмәтенә Хәлимә чишмәсе дип атыйлар.

Авылыбызга берничә еллар элек Актаныш якларыннан килгән яшь киленне бирегә су юлы күрсәтергә дә алып килгәннәрен хәтерли әле әнием. Безнең якларда да бу матур традицияне кертеп җибәрсәләр, бик күңелле булыр иде, дип уйлыйм.

Нәтиҗә: алда язылган бу чишмәнең аталу тарихын тикшергәннән соң, мин аның кеше исеменә нигезләнеп барлыкка килгәнен ачыкладым. Суларның кадерен белгән, чишмә башын чистартып, карап торган изге күңелле, эшчән авылдашларын онытмый халкым. Димәк, исемеңне мәңгеләштерү өчен, үз халкыңа хезмәт итәргә кирәк.

Сихри  чишмә

Бу чишмәне мин үземчә Сихри чишмә дип атадым, чөнки аның әлегә төгәл исеме юк. Һәм мин аның турында яза башлагач, бераз уйга да калдым әле,чөнки Сихри чишмәнең теле булса, ул безгә менә нәрсәләр әйтер иде:

           “ Мин ага башлаганга күп еллар үтте, элекке матурлыгым югала бара, суларым кими, ярларым җимерелә, чишмә башларым томалана.

           Хайваннар миңа басалар (хуҗалык көтүе шуннан йөри), имгәнәм, суым җир астына кача. Минем дә  тирә - юнемә рәшәткәләр кирәк. Төбемнең ел саен чистартылуын телим. Янәшәмдә генә аккан Ашыт елгасына су бирер идем, чөнки вак елгаларыбызның суы бетүгә таба бара. Тирә-юнемдә агачлар гына минем хәлемне аңлыйлар. Минем янга килү, мине карау өчен күп вакыт кирәкми. Мине дә күрше чишмәләр шикелле матурласалар иде.”

          Чишмәнең челтерәвеннән, аның шундый зарларын ишеткәндәй булдым. Үземчә: “Кайгырма, чишмәкәй, Лотфулла абый тиздән сине дә матурлаячак дигән сүзләр йөри, синең дә үз исемең булыр, даның тирә-юньгә таралыр”, дип аны юаттым.

Нәтиҗә: әгәр чишмәләрне карап тормасаң, алар юкка чыгарга мөмкин.

Йомгаклау

Туган ил, туган нигез, ата-ана, туган авыл, туган төбәктән, туган туфрак, чишмә суларыннан башлана. Читтә яшәгән һәр кеше үз туган ягын ярата, йөрәге авыртканчы сагына, туган як табигате, туган нигез туфрагы аны үзенә тарта. Авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва булган чишмә суларын ничек изге дип әйтмисең!?

Чишмә - су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе. Изге су-чишмәләр шушы чорлар белән бәйләнешле булып, буыннан-буынга күчеп, хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр.Чишмә суларыбыз алдагы буыннарга аларны яңартучыларның рух җылысын алып барыр. Көмеш агымнар авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр. Чишмәләрне яңартып без халкыбызның бәхиллеген алабыз. Туган җирнең пакъ сулары уй-ниятләребезнең чисталыгына үлчәм булсын.

Изге урынны, чишмәләребезне, һәрвакыт чиста тотыйк.    

Тикшерү эшен йомгаклап, шундый нәтиҗәгә килдем: топонимик атамалар – халык иҗатының гасырлар буена җыелып килгән асыл җәүһәрләре, үзенчәлекле мирасы.

        Топонимик атамалар минем  күңелемә балачагымның якты, кире кайтмас истәлеге булып кереп калдылар. Алга таба да үз авылымның, районымның топонимикасын өйрәнүне дәвам итәрмен дип уйлыйм, чөнки бу -- бик кызык, мавыктыргыч  һәм шул ук вакытта файдалы  шөгыль. Топонимик атамаларның аталу тарихын тикшерү – туган якның тарихын өйрәнү дигән сүз. Ә туган якны төрле яктан өйрәнеп, без үзебезнең тамырларыбызны  беләбез.

       

       Йомгаклап, шуны әйтәсе килә, без, яшь буын, туган ягыбызның киләчәге өчен  җаваплы  кешеләр.  Туган  төбәгебезнең  тарихын  җентекләп  өйрәнеп,

эш-гамәлләребезне  аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга  тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.

                                           Файдаланылган әдәбият

1. Гарипова Ф. Г.  Авылларны  сөям  җаным-тәнем  белән. – Казан:Тат. кит. нәшр., 1994

2. Саттаров  Г.Ф. Туган җирем, туган авылым.// Мәгариф. –1996.--№11.

3. Ә. Исхаков « Чишмәләр иле, син, Туган як!». Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2001 ел.

4.  «Мәдәни җомга» газетасы, №6, 23 июль, 1999 ел.

5. Интернет материаллары.

6. Гарипова Ф. Татар топонимиясе.-Казан,2011.-487 б.

7. Гарипова Ф.Г.  Инешләрдән иңгән моңнар бар. –Казан.- 1995.

Кушымта

Авылларга багышлап иҗат ителгән җырларда да микротопонимнар киң чагылыш таба. Ә монысы инде тикшерер өчен өр яңа тема.

                                       

Авылым турында җыр

        Арча районы Ташкичү авылында яшәп иҗат итүче автор - башкаручы Илшат Вәлишин  язганча, авылыбыз югалмас безнең,  аның киләчәге өметле! 

Авылымның таныш болыннары

Янәшәдә икмәк басуы.

Бер тукталып чишмә суын эчтем

Басылмасмы йөрәк ярсуы.

Таш-Чишмәне сагынып кайттым менә

Каршы алды нигез капкасы.

Нигезеннән язмыш аермасын

Таш-Чишмәне Аллам сакласын.

Читкә китмәм инде синнән бүтән

Алтын таулар өелеп ятса да.

Читтә кояш якты яна диеп,

Ашыт суы кире акса да.

Балачакның якты хәтирәсе

Әнкәемнең йомшак куллары.

Авылымның киләчәге алда

Гөрләп уза никах туйлары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока истории в 8 классе "Педагог и просветитель Чишмай Пшунелов"

Данная статья была подготовлена к четвёртым научным чтениям, которые были приурочены к Дню славянской письменности и культуры. Тематика конференции: "Просветительское движение на Северном Кавказ...

Педагог и просветитель Чишмай Пшунелов.

Статья к уроку истории Адыгеи в 8 классе....

М.Җәлил. "Сандугач һәм Чишмә балладасы"

8нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьтер кулланып үткәрү өчен материал ( презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Проект Авылым чишмәләре

Проект Авылым чишмәләре...

Туган авылым чишмәләре

Баулы районы Татар Кандызы авылы чишмәләре турында....

Туган авылым чишмәләре

Туган як чишмәләренең килеп чыгышы, тарихы...

Авылым чишмәләре

Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан!  Болар - җанга иң якын сүзләр.      Аларның чын мәгънәсен үсә төшкәч, туган як табигатенең матурлыгын     кү...