Мәктәптә үткәрелгән уңыш бәйрәме
методическая разработка по теме

Галиахметова Гульшат Наиловна

Алдынгы хезмәтчәннәр белән очрашу формасында үткәрелгән  Уңыш бәйрәме сценариясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл unysh_byrme_13.docx66.48 КБ

Предварительный просмотр:

Уңыш бәйрәме - 2013

1 а.б. Хәерле көн, кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар!

2 а.б.  Без бүген көзге  Уңыш бәйрәменә җыелдык.

1 а.б.  Көз.   Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә, чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы.

2 а.б. Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә!

1 а.б.  Без бүгенге бәйрәмебездә җырлар җырларбыз, шигырьләр сөйләрбез, уеннар уйнарбыз, килгән кунакларыбызны тыңларбыз, рәхәтләнеп ял итәрбез.

2 а.б. Тышта алтын көз! Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу – бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның  кадере һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Борын заманда бер авыл агаеннан:

  • Синеңчә ничек, көз яхшымы, әллә язмы? -  дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырап тормыйча:

  • Күз өчен яз яхшы,  авыз өчен көз яхшы, – дип җавап биргән.

   1 а.б. Бүгенге бәйрәмебез күрке – килгән кунакларыбыз, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Бәйрәмне ачып жибәрү өчен сүзне мәктәп директоры Сөмбел Мулланур кызына бирәбез. Килгән кунакларга сүз бирелә.

2 а. б.Икмәк юлы, ай-һай, озын юл ул,

Алтын бөртекләрдән башлана.

Орлыкка, дип, бөртек – амбарларда

Күз карасы төсле саклана.

Кышын кар күп булса, игенче шат,

Язын туфрак дымга туеныр.

Язларында Ләйсән яңгыр яуса,

Иген уңар, диеп, куаныр.

Шакирова Энҗе башкаруында җыр.

1 а.б. Игенче хезмәте авыр да, мактаулы да. Хәзер шул турыда сөйләү өчен колхозыбызның алдынгы комбайнерларына ( Мухаметзянов Фидаил, Шәйхиев Рәис) сүз  бирәбез.  Үзегез белән якыннанрак таныштырып китсәгез иде.

Сораулар (2 комбайнерга чираттан бирелә):

1.Комбайнда бик эссеме?

2.Бер елга ничә гектар урдыгыз?

3.Сез комбайнчы булып ничә ел эшлисез?

4.Нинди исемле комбайнда эшлисез һәм бункерына ничә тонна ашлык сыя?

5. Иң беренче эшли башлаган вакытыгызны хәтерлисезме?

6. Урып – җыю вакытында һаман эш кенәме, әллә күңелне күтәрергә дә вакыт табыламы? Мөмкин булса, истә калган бер вакыйга турында сөйләп китсәгез иде.

7.Уңышларыгызның сере нидән гыйбарәт? Нинди уңышларга ирешкәнегез бар?

8.Нинди сәбәпләр аркасында эшегездә кыенлыклар туды?

9. Колхозга кайчан яңа комбайннар кайтасын белмисезме?

10.Хезмәт хакы урылган җиргә карап түләнәме?

Концерт номеры. 7сыйныф укучылары башкаруында бию.

2 а.б.  Тракторчы эше – кара эш дип,

Майлы эш дип куркып калмады.

Җирне сөрде,чәчте, урды,

Пычрак эш диеп тормады.

Шуңа күрә икмәкләр ак безнең,

Каерып – каерып аны кисәбез.

Һәр бөртегенә зур көч кергәнгәме,

Икмәкнең без кадерен беләбез.

1 а.б. Менә шушы икмәк табыннарыбызга килгәнче озын юллар үтә. Ә ул юлларның хуҗалары – тырыш механизаторлар. Әйдәгез,  хәзер сүзне аларга бирик. Тракторист хезмәте турында безгә нәрсәләр әйтерләр икән. ( Газизуллин Ришат, Әхмәтгалиев Зөлфәт)  Үзегез белән таныштырып китсәгез иде.

Ә хәзер сезгә дә укучыларыбыз әзерләгән сорауларны бирәбез:

1.Бу һөнәрне сайлауга нәрсә этәрде?

2.Эшләгән хезмәтләрегезне бәялиләрме, хезмәт хакыгыздан ризамы сез?

3.Ничә цилиндрлы тракторда йөрисез?

4.Басуда эшләгәндә кыргый хайваннар очраганы булдымы?

5.Яхшы трактористка нинди сыйфатлар хас дип уйлыйсыз?

6.Бу хезмәттә кайсы ел фасылында эшләргә кыен һәм ни өчен?

7. Үзегез эшләгән техниканы яхшы беләсезме, техника белән кызыксынуга кем этәргеч ясады?

8.Яшь буынга нинди киңәшләр бирер идегез?

2 а.б. Рәхмәт сезгә, илаһи зат – бөртек үстерүчеләр! Рәхмәт сезгә, шул бөртекне Икмәк итүчеләр!  Икмәк булса, җыр да була диләр. Җыр булган җирдә оста биючеләр дә табыла.  

          Концерт номеры. Хәкимов Илнар һәм Әхмәтова Бибиниса башкаруында җыр

Күңелле тәнәфес – табышмаклар әйтү

1.Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы  халык. (кыяр)

2. Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә. ( кишер)

3.Кат-кат тунлы, карпы буйлы. (кәбестә)   

4.Утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк.

 Кем аны чишендерә, шул елый.(Суган)        

5.Катлы-катлы булып үсә

Җир өстендә, ул нәрсә? (Кәбестә) 

6.Җир астында алтын казык, без аны алдык казып. (Кишер)

7.Җир астында җиз бүкән,

Ул ни икән? ( Бәрәңге)      

8.Озын - озын егетләр,

Башларында бүрекләр. (Кукуруз)

9.Йөз кат кием, барысы да төймәсез. ( Кәбестә)

10.Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар. ( Суган)

11. Җир астында кызыл әтәч. ( Чөгендер)

12.Ачыдыр теле,

Кыллыдыр төбе. (Суган)

13.     Гәүдәсе бар, җаны юк,

Үзе эшләпә кигән, башы юк. (Гөмбә)

14.    Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)

15.    Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

16.    Үзе кызыл, үзе буялмаган. (Чөгендер)

17   Җир астында картыгыз,

Сакалыннан тартыгыз. (Шалкан)

18. Эсселәгән саен кат- кат тун кия. (Кәбестә)

 

1 а.б. Әйдәгез, очрашу – кичәбезне дәвам итик.

Шофер, син  машинаң белән
Ил байлыгын ташып йөртәсең.
Караңгы төндә дә,
Давыллы көндә дә
Барлык авырлыкларны
Җиңеп үтәсең.
Шофер, иркен зур юллардан
Кешеләргә бәхет илтәсең.

Рафил абый, Рәшит абый  сүзне сезгә бирәбез. Үзегез белән якыннанрак таныштырып китегез әле.

Укучыларның сезгә әзерләгән сораулары да бар:

1. Бу хезмәттә инде  ничә ел эшлисез?

2.Эш графигыгыз ничәдән – ничә сәгатькә кадәр?

3.Алдынгы булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

4. Транспортыгыз ватылса, үзегез ремонтлыйсызмы?

5.Эштән туйган вакытларыгыз буламы?

6. Сезнең техника белән кызыксынуыгыз кайчан башланды?

7. Ерак юлларга чыкканыгыз бармы?

8. Техникада йөрү өчен мәктәптә алган белем кирәкме?

2 а.б. Рәхмәт бик зур. Алдагы хезмәт юлыгызда да зур уңышлар телибез.

5 нче класс кызлары башкаруында бию

1 а.б.  Җирдә Кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.

2 а.б. Авыл җирендә терлекчелектән башка яшәүне күз алдына да китереп булмый. Бүген бездә кунакта шул хезмәттә  бөтен гомерен уздырган Зөмәрә һәм Нурсия  апалар  да бар. Әйдәгез, бу тармак белән таныштыру өчен сүзне аларга бирик  (үзләре турында сөйлиләр).

Укучылар әзерләгән сораулар:

1.Терлекләр яныннан сез бик арып кайтасызмы, өйдәге эшләргә вакытыгыз җитәме ?

2.Ничә яшьтә бу хезмәттә эшли башладыгыз?

3.Эшегезне яратып башкарасызмы, катлаулы булуыннан зарланмыйсызмы?

4. Савым буенча зур уңышларга ирешү өчен ничек эшләргә кирәк?

5. Авылның киләчәген ничек күз алдына китерәсез?

6.Яшьлегегезгә кире кайтсагыз, яңадан бу һөнәрне сайлар идегезме?

7. Концерт, театрларга йөрергә вакытыгыз буламы?

Бик зур рәхмәт. 

Шакирова Энҗе башкаруында җыр.

1а.б. Дөньяда хезмәт икән – кешене кеше иткән, ди халык. Әйе, эш яраткан, тырыш кешенең буш вакыты юк икәнне, бары тик тырыш хезмәт кенә зур җиңүләргә алып барганына без бүген тагын бе тапкыр инандык. Ә хәзер сез безгә – укучыларга йомгак сорауларга җавап бирсәгез иде.

1.Мәктәптә тырышып уку кирәкме?

2. Сез бүгенге көннән канәгатьме?

3.Безгә теләкләрегез, әйтер сүзләрегез бармы?

2 а.б. Алыгыз сез бездән бүләк итеп,

Сезгә булган рәхмәт хисләрен,

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен.

1а.б. Еллар имин,

Илнең күге аяз булсын!

Сабыйларның шат авазы                        

Гел яңгырап торсын.

2 а.б. Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!

1 а.б.  Шуның белән әзерләнгән кичәбез тәмам! Безнең бәйрәмгә килгәнегез һәм үзегезнең фикерләрегез белән  уртаклашканыгыз, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә, хөрмәтле алдынгы хезмәтчәннәребез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең шәhәр" рус төркемендә үткәрелгән дәрескә презентация

3нче сыйныфның Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсенә презентация....

7 нче сыйныфта "Аергыч" темасына үткәрелгән дәрес планы

ТемаАергыч һәм аның белдерелүеМаксатУкучыларны аергычлар белән таныштыруПланлаштырылган нәтиҗәаергычларның ничек белдерелүен аңлату;аергычларны җөмлә эченнән дөрес таба белү;аерылмыш төшенчәсе б...

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...

Туган як- мәңгелек моңым (Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән класс сәгате)

Әлеге тәрбия сәгате эшкәртмәсе  сыйныф җитәкчеләренә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Сибгат Хәким иҗатын өйрәнгәндә ярдәм буларак тәкъдим ителә....

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Өйрәнелгән грамматик  материалны кабатлау, белемнәрен системага салу  максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....

"Безнең кулда көч һәм сәләт"( 9-10 нчы сыйныфлар арасында үткәрелгән бәйге)

Бу бәйгедә 9,10 нчы сыйныфларда укучы җиде егет катнашты. Алар төрле яктан үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.Сынауларны үтәгәндә сыйныфташ кызлары ярдәмгә килде.Ярыш төрле концерт номерлары белән арала...

Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Проект методы кулланып үткәрелгән дәрес.

Тема. Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Эпиграф. “Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, баш ияләр һәрвакыт белемлегә”. (Утыз Имәни) Дәреснең мак...