Фронттагыдай тылда көрәш барды
материал (10 класс) на тему
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сәхнәләштерелгән тамаша.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 55.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Фронттагыдай тылда көрәш барды
Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә бик күп чаралар оештырылды. Укучылар белән үткәрелгән чаралардан тыш, бистәбездәге хезмәт коллективларының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары Татарстанның 90, Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган смотр концертларына әзерләнеп, бик матур чыгышлар ясадылар. Аларда совет халкының фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыкларына дан җырланды. Өлкәннәрнең күңелләрендә сугыш хатирәләре яңарды.
Әлеге театраль тамаша халкыбызның икмәк фронтында көрәшкән батыр хатын-кызлары, әби-бабайлар, балалар хөрмәтенә төзелде. Аның нигезенә халык язучысы Гомәр Бәшировның "Намус" романы, Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" драмасы, "Иргә чыкмый калган апалар" кичәсе эшкәртмәсеннән өземтә, ветераннарның истәлекләре алынды.
Катнашалар:
Мәйсәрә, Ләйлә - яшь кызлар
Нәзифә, Нәфисә, Хәерниса - 25- 30 яшьләрдәге колхозчылар
Миңлекамал – 38-40 яшьләрдә
Шәмсетдин абзый
Йомышчы малай
Хат ташучы
Миңлекамал белән Мәйсәрә утырып орлык аералар.
Миңлекамал. Мең!
Мәйсәрә. Кай арада санап бетердең, Миңлекамал апа?! Миңлекамал апа түгел, Җенлекамал апа син, билләһи. Эчендә җене булмаган кеше шулай җитез була алмый! Быел көз, көлтә бәйләгәндә, синең артыңнан калмыйм дип эшләп, беләкләрем өзелеп төште дип торам. Ашлык суктырганда сиңа җитешеп булмый. Тирес чыгарганда да, салам төягәндә дә беренче бит син, Миңлекамал апа. Бакчи, иң эреләрен, иң яхшыларын санап алгансың. (Аның сайлаган орлыкларын карый).
Миңлекамал. Ярый, син дә сөйләнеп торма әле, Мәйсәрә. Синдәй уңганнарны табуы җиңел булмас.Үзеңне дә, бригадаңдагы кызларны да Тимери абзый мактап туя алмый әнә. Җир җимертеп эшлиләр. Күз генә тимәсен үзләренә. Мондый кызлар булганда, җиңәбез бу фашист мәлгуньне, ди.
Мәйсәрә. Их, җиңәсе иде аны тизрәк. Бетсен иде бу сугыш дигәннәре. Тимерче Хәбибулла, Әхәт, Самат абзыйлар кайтсыннар иде авылга. Әтиләр кайтсын иде, Миңлекамал апа.
Миңлекамал. Кайтырлар, кайтырлар, Алла боерса. Ишетмәдеңмени, кичә Каюм абзый идарәдә сөйләп торды бит. Фашистларның Мәскәүне тиз генә басып алу планнары барып чыкмаган, ди. Безнекеләр бирешмиләр, башкалабыз өчен каты сугышлар бара, диде.
Мәйсәрә. Җибәрсеннәр иде мине фронтка. Бирер идем мин аларның кирәкләрен. Безнең авылларны, калаларны җимергән, кешеләребезне кырган, газаплаган өчен үзләрен дә кырыр идем. Карале, Миңлекамал апа, военкоматка барсам, тыңларлар микән? Мин бит сестралыкка укып чыктым, пулеметтан ата беләм, бөтенесен беләм.
Миңлекамал. Ә монда кем эшләр соң, Мәйсәрә?! Сугышка кадәр өч кеше эшләгәнне хәзер инде ике генә кеше җиңеп килә. Син дә китсәң, бер генә кеше кала түгелме, дускаем?!
Кечкенә генә капчык аскан Шәмсетдин абый керә,.
Мәйсәрә. Нихәл, Шәмсетдин абзый. Радио тыңладыңмы бүген, ниләр сөйләделәр? Безнекеләр берәр кала алмаганнармы? (Шәмсетдин абый эндәшми, кулын гына селкеп чыгып китә).
Мәйсәрә. Әй, Шәмсетдин абзый, мыегыңның салынып төшкәнен күргәч үк өметемне өзгән идем аны...
Миңлекамал. Күңелсезләнмә алай, Мәйсәрә. Бүген алмасалар, иртәгә икене алырлар. Алырлар, алмый калмаслар. Җиңү барыбер безнең якта булачак.
Дөньяда яз бүген –
Күңелдә яз.
Ә күк зәңгәр шундый, көн аяз...
Мәйсәрә. (килеп кочаклый) Ә син ни турында уйлыйсың, Миңлекамал апа.
Миңлекамал. Мин дә сугыш беткәнне көтәм, Мәйсәрә. Яз килер дә, алмагачлар чәчәк атуга, сугыш бетәр кебек тоела. Авылдашлар кайтып төшәрләр, авылыбыз тагын күңелле шау-шуга күмелер, Сабантуйлары гөрләр, авырлыклар онытылыр. Өчпочмаклы хатлар да онытырлар. Сугыш кына бетсен. Бәкер абыең да кайтып төшәр. Соңгы арада хатлары юк әле. Бик куркыныч утка керәбез, көчләр тигез түгел дип язган иде соңгы хатында. Әллә шуңа күңелем тыныч түгел. Беләсеңме, Мәйсәрә, мин бит әле аны төшемдә күрдем. Бүген таң алдыннан үзе кайтып керде. Сәер генә көлеп бусагада басып тора. "Мин сине бик сагындым, карчык", ди. Гел өндәге кебек иде. ( Күзләрен сөртә)
Мәйсәрә. Алайса, хәбәр аласыңдыр, Миңлекамал апа, хаты килер, Алла боерса.
Миңлекамал. (каранып) Нәфисәләр һаман күренми. Инде кайтып җитәргә тиеш иделәр бит.
Мәйсәрә ( каранып) Кайталар, кайталар. Әйдә, каршы алырга чыгыйк.
Ике-өч хатын-кыз керә.
Нәфисә. Исән-имин генә тордыгызмы, кызлар.
Мәйсәрә. Без әйбәт, Нәфисә апа, үзегез ничек йөреп кайттыгыз? Аяк асты бигрәк әшәке, бик авыр булгандыр инде?!
Нәзифә. Бу тишек киез итекне кидең ни дә, кимәдең ни. Барганда ук аякка су үткән иде, кайтып җиткәнче, балтырга җитте бугай (итеген сала, оекбашларын сыга).
Ләйлә. Бүре чокыры бигрәк куркынычланган, кызлар. Суның ургып-ургып акканы әле дә күз алдында тора.
Нәзифә. Ә минем күз алдымда - теге кечкенә сабый, кызлар. Тарткан чанасы, аңа салган капчыгы үзеннән биш өлеш зуррак бит аның. Кечкенә куллары белән әй тарта, әй тарта шуны. Беләкләре менә шушының кадәр генә, өстендәге бишмәте шәл калынлыгы да юк. Күшеккән-туңган сабый. Куллары күгәрчен тәпие кебек кып-кызыл. Булышыйм, дим. Юк, апа, үзем, ди. Сезнең капчыгыгыз икәү, үзегез дә бик аргансыздыр, ди сабый.
Нәфисә. (Миңлекамалга) Минзәләбашлар белән очраштык юлда. Үзләре белән Карам абзыйның олы кызын иярткәннәр. Әниләре узган ел ашлык суктырганда имгәнгән иде бит. Урын өстеннән тора алмый икән. Әтиләренең үле хәбәре килгән. Бар хуҗалык шушы Сәлимә өстендә. Әнисе урынына эшкә дә чыккан бала.Их бу каһәр суккан сугышны!
Ләйлә. Орлыкларны кая урнаштырыйк, Нәфисә апа?
Нәфисә. Амбарга кертербез, кызлар. Боларын аралап тормабыз, бик әйбәт күренәләр.
Хәерниса килеп керә.
Хәерниса. Кызлар, исәнмесез. Иртәгә посылка ясап, военкоматка илтеп тапшырырга кирәк.
Мәйсәрә. Адресын языпмы?
Хәерниса. Адресын анда, военкоматта язарлар. Иң авыр сугышларны җиңеп чыккан иң батыр сугышчыларга, дип әйтербез.
Нәзифә. Менә монысы - миннән бүләк. (Бияләйләр бирә) Бәлки үземнең Гарифуллам кулына насыйп булыр.
Мәйсәрә. Монысы - миннән. Берәр батыр сугышчы кисен дә дошманнарга туры төзәп атсын, тын алырга да бирмәсен шул мөртәтләргә. (Бияләйләр бирә).
Миңлекамал. Монысы миннән булсын. 3 кием оекбаш белән ике кием бияләй. Бу күчтәнәч - әнкәйдән. Кипкән җиләк белән миләш кагы, диде. Туган якның шифасы көч-куәт бирсен дип, изге догалар укып тапшырды.
Хәерниса. Рәхмәт яусын сезгә, кызлар. Мин хәзер уку йортына киттем. Анда мине Фатыйма апа бригадасы көтеп торырга тиеш. Очтым. ( Чыгып китә).
Йомышчы малай керә.
Малай. Нәфисә апа, районнан шалтыраттылар. Иртәгә иртәнгә безнең колхоздан 5 атны военкоматка төшерергә кирәк. Конюх Самат абый сезгә әйтергә кушты. Саврасканы, Алмачуарны, Байкалны, Тулпар белән Тиктормасны җибәрербез, диде.
Мәйсәрә. Юк, юк Тиктормасны бирмим. Ничек инде ул алай?! Ул бит әле колын гына. Мин бит әле аны йөгән кияргә дә яңа гына өйрәтеп бетердем.
Миңлекамал. Ә чәчү, Нәфисә? Ул атлар да булмагач, язгы эшләрне ничек ерып чыгарбыз соң без? Башка атларыбыз юк та бит инде безнең.
Нәфисә. Нишлик инде, кызлар. Атлар фронтка, фашистны тизрәк җиңү өчен кирәк. Ә без тырышырбыз. Атлар булмаса, үгезләр, сыерлар бар. Шуларны җигәрбез, кирәк булса үзебез җигелербез, тик сынатмабыз. Бар, Самат абзыйга кайтып әйт: тапшырдым, эшләрләр, диген.
Мәйсәрә. Тукта, мине көт. Тиктормасым белән саубуллашып калыйм ичмасам.
(Йомышчы малай белән Мәйсәрә чыгып китәләр)
Хат ташучы керә.
Хат ташучы. Кая, кызлар, биеп җибәрергә әзерсезме?! Сезгә фронттан күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр алып килдем.
(Кызлар хат ташучыны уратып алалар).
Хат ташучы. Туктагыз, туктагыз, кызлар, тәртип белән генә. Сәфәргалиева Миңлекамал, биеп җибәр. Сиңа Бәкер абзыйдан хат бар.
(Миңлекамал биеп ала. Хатны укый.)
Хат ташучы. Шәңгәрәева Нәзифә бармы?
Нәзифә. Биредә, биредә. Бир тизрәк.
Хат ташучы. Биемичә берәүгә дә бирмим дидемме, дидем. Яле, биеп җибәр.
Нәфисә.Бик биер иде дә, җаныем, итеген киптерәсе бар аның, күтәреп бии алмас.
Хат ташучы: Ярый, тот алайса, икенче юлы ике бию башкармыйча бирү юк.
(Нәзифә хатны укый башлый)
Ләйлә: Йөрәк янганы басылмасмы, Нәзифә, кычкырып укы әле.
Нәзифә: Минем Гайфулланы беләсез бит инде, аныкы кешечә генә булмас, җыр язган миңа, җыр, кызлар.
Кызлар: Яле, яле, укы тизрәк.
Нәзифә: Аста җылы, өстә җылы кайгырмагыз,
Туган илне дошманнарга калдырмабыз.
Бик борчылма, хафаланма, түз әнкәсе.
Малайга әйт: камыт-дуга исән булсын,
Тимер худның күчәрләрен майлый торсын.
Хәзер менә атакага тагын китәм,
Болай булса, берәр елдан кайтып җитәм.
Хат килмәсә, борчылмагыз, тыгыз вакыт
Бер минуты, бер сәгате елдан артык.
Нәфисә: Гайфулла бер дә боегуны белми ул. Молодец, егет, җырлап яшәде, җырлап көрәшә әнә. Бәкер абзый ниләр яза анда, Минлекамал?
Миңлекамал. Сагынам дигән Бәкер. Барыгызга да бик күп сәламнәр әйткән. Тыңлагыз әле, нинди юллар яза бит ул: (хаттан юллар укый)
"И туган ил, и матур ил, тәмле суларыңны эчеп, чирәмеңдә аунап үскән ямьле туган җир! Әти бишмәтен бөркәнеп йоклаган болыннар, балык тотып уйнап үскән Минзәлә буйлары, маңгай тирен түгеп, үзебез үстергән игеннәр! Шундый газиз син, шундый якын, синең өчен, синең изге туфрагыңны фашист аягы таптамасын өчен бер җанымны түгел, биш җаным булса, бишесен дә кызганмам! Шундый ямьле, шундый көчле, шундый зур илең барын, бөтен халкың синең белән бергә сулыш алуын тоеп тору солдат өчен бик зур, бик дәү бәхет ул, бәгырем.
Авырмы сезгә, дисеңме? Ай, авыр, бик авыр, кадерлем. Шундый авыр, әйтергә сүзләрем җитми. Шулай да без түзәрбез, барыбер җиңәрбез! Безнең белән бөтен халык, безнең белән бөтен ил!"
Хат ташучы. Миңлекамал апа, сиңа тагын бер хат бар бит әле монда. Әллә ничә пичәтле. Тагылар бие әйдә.
Миңлекамал. Кызлар, әллә нишләп йөрәгем сикерә. Берәрегез укып бирмәссезме соң?
Ләйлә. Кая, бирегез, үзем укыйм.
"Кадерле Миңлекамал Сәфәргалиевна! Сезне улыгыз танк командиры лейтенант Йосыф Сәфәргалиевнең 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены алуы белән тәбрик итәм. Улыгызга язган хатларыгызны укып, без сезнең андагы эшләрегез белән танышып барабыз. Рәхмәт Сезгә! Сезнең кайгыртуыгыз безгә көч һәм җиңүгә дәрт бирә. Татарстан егетләре биредә сынатмыйлар. Татарстан халкы анда да сынатмаска тиеш, дибез. Майор Иванов."
Кая инде ул, сынату, шулай бит, Нәфисә апа. Йосыфны күр, чын герой икән! Котлыйбыз, Миңлекамал апа!
Нәфисә: Булдыралар егетләр. Кызлар, сезгә дә зур рәхмәт, моңарчы сынатуны белмәдегез. Хатларың бетте дә мени, сеңлем, нишләп боегып киттең әле? Шундый сөенечле хәбәрләр алып килеп, болай боегу ярый торган эш түгел.
Хат ташучы. Тагын бер хатым бар иде шул, Нәфисә апа, бер дә бирәсем килми, инде атна буе сумкамда йөртәм.
Нәфисә. Кемгә соң ул, сеңлем?
Хат ташучы. (ишетелер ишетелмәс) Сезгә, Нәфисә апа. Хәдичә апа белән Тимери абзыйга да. (Бирә).
Нәфисә. "Бу хатны ничек башларга белмичә, бик озак кайгырышып утырдык. Язарга кулыбыз бармый, әйтергә телебез әйләнми. Землянкабызның эче шыксыз, ялангач. Әле иртә белән генә без өчәү идек, менә хәзер ике бөртек кенә калдык... Землянкабыз шуңа шыксыз, ул шуңа ялангач...
Кадерлеләребез! Без сезне үз ата-анабыз кебек якын күрәбез. Газиз шикелле без дә сезнең нык торуыгызга, шушы авыр сынау елларында, туган илебез кебек үк, тимердәй түземле булуыгызга ышанабыз... Җаныбыздан якын күргән кадерле иптәшебез, бер шинель астында йоклап, бер сынык икмәкне бүлешеп ашаган сөекле дустыбыз комиссар Газизнең Бөек Ватаныбыз өчен актык тамчы канына кадәр геройларча сугышып..., сугышып..."
Ләйлә. И Ходаем, тизрәк Хәдичә апа янына кайтырга кирәк. (Чыгып йөгерә).
(Тынлык, кызлар елыйлар)
Нәфисә. (башыннан яулыгын сыдырып төшереп) Еламагыз, кызлар. Нык булыйк. Дошман безнең күз яшьләребезне күрмәсен. Сынмас, сыгылмас, тез чүкмәс халык икәнебезне, куркусыз икәнебезне генә күрсен. Газиз өчен, меңнәрчә башка егетләребез өчен үчебезне алыйк, шушында икмәк фронтында көрәштә көчебезне кызганмыйк. Басуга ашыгыйк, кызлар...
Хезмәт көе яңгырый.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исследовательская работа "Авторская песня. Барды"
Исследовательская работа "Авторская песня. Барды". Цель работы: поближе познакомить с жанром авторской песни, раскрыть тематику бардовской песни, показать её огромный воспитательный потенциал....

Авторская песня. Барды. презентация
презентация к исследовательской работе "авторская песня. барды"....
Интегрированный урок.Авторская песня (барды). Б.Ш. Окуджава
Интегрированный урок включает в себя план- конспект урока, презентацию. Цель урока: познакомить обучающихся с авторской поэзией, с творчеством Б. Окуджавы, место авторской песни в развитии литера...
Урок-посвящение по творчеству поэта-барда - В.Высоцкого в 11 классе.
Владимир Высоцкий – феномен семидесятых годов, его творчество самобытно и многогранно. Все настоящие артисты и все поэты обязаны своим становлением и признанием самим себе. Феномен В. Высоцкого в ...

Барды студии "Аккорд"
Студия "АККОРД" бардовская песня.Авторская песня, или бардовская музыка — песенный жанр, возникший в середине XX века в разных странах. Его отличительными особенностями является совмещение в одн...

Творческая встреча с поэтом и бардом, жителем Хомутовского района,Владимиром Владимировичем Коровкиным
Мероприятие проводится в форме творческой встречи. Ученики встречаются с интересным человеком: бывшим военным, ныне фермером и творческой личностью В. В. Коровкиным. В течение встречи дети читаю...
