“Буш вакыт ”
классный час (10 класс) по теме

Хамидуллина Алсу Фаритовна

- То

Укучыларны дөрес вакыт исәбе  алып барырга өйрәтү, вакытларын сакларга чакыру, зарарлы гадәтләрне кисәтү, татар халкына хас булган әхлак сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, презентация, «Мәгариф” журналлары, “Ачык дәрес” газеталары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kara_karshy_tok-shou.docx19.51 КБ

Предварительный просмотр:

МБГБУ “Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы
Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 1 нче категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Алсу Хәмидуллина

Вакытлар табылмыйдыр якут белән

(10 нчы сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате эшкәртмәсе)

Максат: Укучыларны дөрес вакыт исәбе  алып барырга өйрәтү, вакытларын сакларга чакыру, зарарлы гадәтләрне кисәтү, татар халкына хас булган әхлак сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, презентация, «Мәгариф” журналлары, “Ачык дәрес” газеталары.

Дәрес барышы:

Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар, килгән кунаклар. Эфирда Кара-Каршы тапшыруы һәм мин аның алып баручысы Алсу Фәритовна.

Буш вакыт- алтын вакыт. Вакытны ничек бүләргә? Бу сорау хәзерге яшьләр өчен иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Темабызны ачарга булышу өчен  кунаклар да чакырдык, ниһаять алар  белән дә танышырбыз. Шул уңайдан без чит ил яшьләренең буш вакытларын  ничек үткәрүләрен дә белеп үтәрбез.

Кунакларның беренчесе - инглиз теле укытучы Наилә Илгизәровна, ул безгә чит ил яшьләре турында мәгьлүмат бирер,  икенчесе- Сайранов Рушан.

. Тапшыруыбызны кыска гына видеосюжеттан башлап китик.

(видеосюжетта югары сыйныф укучылары белән үткәрелгән сорау алышу күрсәтелә, алар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр)

  • Синең буш вакытың бармы?
  • Буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсең?
  • Социаль челтәрләрнең кайсын күбрәк яратасың?
  • Әгәр мөмкинлек булса, нәрсә белән шөгыльләнер идең? Һ.б.

Укучылар сөйләменнән күренгәнчә, аларның буш вакытлары күп һәм аларны бу байлыктан файдаланырга өйрәтергә кирәк. Көндезге 2 сәгать белән 5  сәгать арасында, 19 сәгатьтән соң   яшүсмерләр ирекле. Алар бу вакытны ничек үткәрәләр соң? Шуңа ачыклык кертеп үтик әле.

        Укучыларның 25 проценты иптәшләре белән урамда йөри.

        18 проценты музыка тыңлый, телевизор карый һәм компьютерда уйный.

        15 проценты китап укый һәм өйгә бирелгән эшләрне башкара.

        14 проценты түгәрәкләргә һәм секцияләргә бара

Телевизор карау һәм компьютерда уйнау яшүсмерләрнең ялында зур урын алып тора. Балалар сериаллар, мультфильмнар, кинофильмнар карарга ярата. Укучыларның 40 проценты диярлек телеуеннарга һәм видеоклипларга битараф түгел. Реклама яшүсмерләрнең эстетик һәм әхлакый карашларын формалаштыруга бигрәк тә көчле йогынты ясый. Һәр биш баланың берсе барлык реклама роликларын да карарга яратуы турында әйтә. Шул рәвештә, реклама  яшүсмерләрнең мода стилен, музыкаль зәвыкларын, сөйләм телен тәрбияли. Республикабыз мәктәпләре укучылары арасында үткәрелгән сорашып белешү тагын бер күңелсез хакыйкатьне ачыклаган. Төрле түгәрәкләр һәм секцияләргә йөрүче укучыларның саны елдан-ел кими бара икән. Ә чит илдә яшьләр буш вакытларын ничек үткәрәләр икән соң? Сүзне Наилә Илгизәровнага бирәбез.

Чит илләрне, әлбәттә,  авыл җирлеге белән чагыштырып булмый, шәһәрләрдә дә мөмкинлекләр күбрәк тудырылган, ләкин авыл яшьләре арасында актив ял итүче егет-кызларыбыз бар икән бит. Авылда буш вакытны ничек файдалы һәм кызыклы итеп үткәреп була. Сүзне Сайранов Рушанга бирәбез.

 Рушан әйткәннәргә өстәп тагын бер видеосюжет белән танышып үтик, районыбыз яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек мөдире Михайлов Юрий Вальтерович белән әңгәмә.

Димәк, нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин, барысы да сезнең кулда әм әти-әниләр колагына да берничә фикер җиткерергә телибез

  1. Һәр баланың буш вакыты бар, баланы буш вакытның кадерен белергә өйрәтергә кирәк. БУШ ВАКЫТ УЛ БУШКА УЗГАН ВАКЫТ ТҮГЕЛ, Ә АЛТЫН ВАКЫТ ,АНЫҢ КАДЕРЕН БЕЛЕРГӘ КИРӘК.
  2. Һәр бала әти-әнисе белән аралашырга омтыла, балаларыгыз белән аралашыгыз, әтиләр малайлары белән сөйләшеп. аларны чын егетләрчә үзләрен тотарга, буш вакытның кадерен белергә , буш вакытны юкка сарыф итмәскә кирәклеген аңлатырга тиешләр.
  3. Кызлар бигрәк тә күп аралашырга ярата икән. Аларны һәркайда татар халкы әдәбенчә үзләрен дөрес тотарга, буш вакытта кул эшләре белән шөгыльләнергә, вакытны юкка сарыф итмәскә кирәклеген  төшендерергә кирәк.
  4. Укучыларның күбесе әти- әниләре белән табигатькә чыгарга тели, балаларга буш вакытларының кадерен белергә өйрәтик

Шуның белән тапшыруыбыз тәмам, киләсе очрашуларга кадәр саубулыгыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Буш вакыт. Тест-тренажер

Р.З.Хәйдәрова китабы буенча 7 сыйныфта "Буш вакыт" темасына тест-тренажер...

Татарский язык в 5ом классе "Закрепление Урын-вакыт падежа"

на примерах закрепляются падежные окончания, обращаю внимание детей на твердые, мягкие слова, чтоб правильно подбирать окончания. Учащиеся составляют диалоги по образцу, применяя Урын-вакыт падеж....

Дәрес эшкәртмәсе. 9 сыйныф рус төркеме. ТЕМА: ҺӨНӘР САЙЛАР ВАКЫТ. Лексик - коммуникатив күнекмәләр булдыру.

Рус төркеме белән Р.Р. Нигматуллина дәреслеге (Казан. “Мәгариф” нәшер. 2008.)  буенча дәрес конспекты. Үтелгән темалар үзләштерелеп барган очракта сөйләмгә чыгу мөмкин булмаган эш түгел. Укучылар...

Иярчен вакыт җөмләләр

Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен дәрес эшкәртмәсе. ( 9 нчы сыйныф)...

Урын, вакыт рәвешләре.Презентация

Урын һәм вакыт рәвешләре турында аңлату. Рәвеш турында белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру. Рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау....

«Җил тамырын кисәр кылыч юк!» “Вакыт кына мәңгелек тантанада”.

(Равил Фәйзуллин иҗатында символлар чыгыш )...

Буш вакыт-алтын вакыт.( сыйныфтан тыш чара )

МАКСАТ:1. “Буш вакыт” тексты буенча өйрәнелгән лексиканы ныгыту, монологик һәм диалогик сөйләмгә чыгу, лексиканы актив кулланышка кертү;2.Аралаша белү сәләтен, компетентлылыкны үстерү, лог...