Презентация на тему "Модельләрдә - автомобиль тарихы"
презентация к уроку на тему

Презентация на тему "Модельләрдә - автомобиль тарихы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл modellrd-avtomashina_tarikhy.pptx1.11 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Модельл әрдә - автомобиль тарихы Модельл әрдә- машина тарихы Эшне башкарды: Ханова Флера Гайнутдиновна, ТР Тукай муниципаль районы «Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.

Слайд 2

«Нами-1» Россиядә машина төзү тармагын киңәйтергә кирәк була . Моның өчен 1921 елда махсус ”Фәнни автомотор институты“ төзелә (Нами). Аның хезмәткәрләре безнең ил өчен яраклы машина төзү эшенә керешәләр . Шулай итеп , 1927 елда Россиядә “Нами-1” исемле беренче җиңел авто-мобил ь барлыкка килә .Ул моңарчы төзелгән машиналардан гадилеге белән аерылып тора . Әмма аны әнә шул артык гадилеге харап итә дә . Суыту системасы һава белән генә эшләгәнгә , “Нами” тиз кыза , моторы бик тавышлы була , өстәвенә , рус инженерлары арткы валга дифференциал дигән механизм куеп мәшәкат ь ләнәләр. Дифферен ц иал – өстерәүче тәгәрмәчләргә борылышларда төрле тизлекләрдә әйләнергә мөмкинлек бирә . Нәти ж әдә , шин һәм тәгәрмәч тузмый .

Слайд 3

Беренче й өк машиналары Ə лб ә тт ә , автомобиль кеше утырып йөрү өчен ген ә уйлап табылмаган. Аныӊ бел ә н йөк ташу турында да хыялланганнар. Һ ә м, ниһаять, 1924 нче елда беренче йөк машиналары АМО-Ф15 (х ә зерге ЗИЛ) ясала. Баштарак аларныӊ конструкциясе бик гади була: кузовныӊ арткы өлешен яссы итеп ясап, аӊа зур ә рҗ ә ген ә урнаштыралар. Л ә кин биред ә кыенлык килеп чыга: авыр йөк төяг ә н машина кечкен ә ген ә пычракта да бата торган була. Шунлыктан, арткы т ә г ә рм ә чл ә рг ә бераз үзг ә реш керт ә л ә р. Артка икеш ә р көпч ә к куялар. Бүгенге йөк машиналарында да шулай.

Слайд 4

« Москвич » Мәскәү автомобил ьл әр җыю заводы 1930 нчы елда эшли башлый . Башта биредә Американың « Форд -АА » модел ь ләре җыела , ә 1933 нче елда бу завод ГАЗ ның филиалына әйләнә . Утызынчы еллар ахырында ул кабаттан мөстәкыйль предприятиегә әйләнә . Мәскәү кечелитра ж лы автомобил ь ләр заводы 1947 нче елда « Москвич 400 » исемле беренче җиңел машина чыгара башлый . Совет заманында «Москвич-412», «Москвич-2141» модельләре и ң киң таралганнардан исәпләнә. Популярлык буенча алар « Жигули » лардан гына калышалар.

Слайд 5

« ГАЗ » 1932 нче елда Түбән Новгородта йөк автомобильләре заводы ачыла. Шәһәр исеменнән чыгып аны « НАЗ » дип атыйлар . Әмма соңрак ул « ГАЗ » га әйләнә , чөнки Түбән Новгородны Гор ь кий дип үзгәртәләр. Аны эшкә кушуда , беренче модельләрне үзләштерүдә АКШ ның « ФОРД » кон ц ерны мөһим роль уйный . 1956 нчы елда ул җиңел автомобильләр чыгара башлый . Җиңел автомашиналарны завод конструкторлары үзләре уйлап таба . Аеруча « ГАЗ-20 Победа » , « ГАЗ-21 Волга » чыдамлыклары белән таныла .

Слайд 6

«МАЗ 200» Бөек Ватан сугышы вакытында йөк күтәрүчәнлеге зур булган универсаль йөк машиналарына ихтыяҗ зур була. 1945 елда Ярославл ь автомобиль заводында « ЯАЗ 200 » йөк машинасын ясыйлар. 1952 елдан башлап бу йөк машиналарын Минск автомобиль заводында чыгара башлыйлар. Аны « МАЗ 200 » дип йөртәләр.

Слайд 7

« ГАЗ-20М » Бу автомобиль зур сенсация була . «ГАЗ-20М» дип аталса да, халык телендә ул «Победа» булып йѳри . Бик тотырыклы , матур дезайн белән эшләнгән әлеге автомобиль югары комфортабельлеккә ия . Ә моңарчы чыккан автомобильләрдән иң зур аермасы – аның рамы булмый . Бѳтен механизмнар чыныктырылган кузовка беркетелә .

Слайд 8

«ГАЗ-21М» «ГАЗ» заводы да тик ятмый , 1956 елда ул да җиңел автомобильләр чыгара башлый . Авыр « Победа»га алмашка җиңелрәк «ГАЗ-21М» килә . Шулай итеп , «Волга» автомобиленә нигез салына .

Слайд 9

Түрәләр машинасы Кызганыч, Россия автомобильләр белән әллә ни мактана алмый. Машина тѳзелеше безгә зур авырлык белән үтеп керә. Революция белән гражданнар сугышыннан соң илдә җимерек автомобильләр генә кала. Мәскәүдә махсус «Автоимпорт» исемле оешма тѳзелә. Ул түрәләр ѳчен «Кадиллак», «Роллс-Ройс», «Мерседес» кебек автомобильләрне чит илләрдән кайтару белән шѳгыльләнә. Һәрбер чорда түрәләр ѳчен махсус машина кирәк булган. «ГАЗ-13» әнә шулар ѳчен чыгарылган. «Чайка» дип йѳртелүче бу автомобильнең тапшырулар тартмасына (коробка передач) зур үзгәреш кертелә. «Чайка»га автомат тапшырулар тартмасы куела.

Слайд 10

«ГАЗик» Рәсемдә – « ГАЗ—67 » , авыл җирендә кайчандыр бик популяр булган « ГАЗ—69 » ның борынгы бабасы . Бу автомобиль теләсә нинди юлсыз җирдән дә җиңел генә үтә алуы белән данлыклы . Бервакыт автозавод жиһазларының бер өлешен илнең түренәрәк күчерә башлыйлар һәм шулай итеп Ульяновск һәм Миасс (Чиләбе ѳлкәсе) шәһәрләрендә ике зур завод барлыкка килә , чөнки сугыш башлангач, заводларны илнең эченәрәк эвакуациялиләр.

Слайд 11

« УАЗ » Ульяновск автозаводы 1942 елда Сталин исемендәге заводның эвакуа ц ияләнгән ц ехлары нигезендә барлыкка килә . Аның тәүге исеме- « Ул ь ЗИС » . Сугыш ва-кытында Ул ь яновскида « ЗИС - 5 » йөк машиналарын җыялар . Ә сугыш тәмам-лангач бу завод « ГАЗ » белән хезмәттәшлек итә башлый һәм биредә « ГАЗ-АА “ полуторкалары чыгарыла. 1954 елда « ГАЗ-69 » , 1972 елда « УАЗ-469 » чыга башлый. Әмма заманча « УАЗ-3160/62 » аны кысырыклый башлады. Рәсәй автопаркында « УАЗ » лар берничә про це нт кына тәшкил итә . Бу исә аларның сәудәгә күптән түгел генә чыгарылуы белән аңлатыла . Чөнки базар шартларына күчкәнче , бу завод армия һәм башка дәүләт структуралары заказларын гына үтәде.

Слайд 12

« СеАЗ » Серпухов автозаводы урынында XVII гасыр башында кече яш ь тәге җина-ятчеләр колониясе булган . Биредә 1939 елда трофей мотоциклларын ремонтлау буенча завод оештырганнар . Илленче елларда Серпуховта инвалидлар өчен мотоколяскалар җитештерү үзләштерелә . (Л.Гайдайның « Операция Ы » фильмында Ю.Никулин , Е.Моргунов , Г.Вицин шуңа утырып йѳри). « Иж-49 » мотоциклы двигателе куелган бу мото-машина 1962, 1970 елларда зур үзгәреш кичерә, ә 1987 елдан исә заводта « Ока » автомобиле чыгарыла башлый. Инвалидларга тәгаенләнгән « Ока » лар да әүвәл шушында җыела.

Слайд 13

« Иж » «Ижмаш – Авто» (Ижевск) акционерлар җәмгыятенең тарихы 1966 елдан баш-лана . Бу чорда ил халкының җиңел машиналарга мохтаҗлыгы арта. Биредәге тәүге «Москвич» машинасы Мәскәүнең Ленин комсомолы исемендәге автоза -воды сызымнары буенча җыела . Ижевск заводының аякка басуында маршал Устиновның ярдәме зур була . Бу завод, башкалардан аермалы буларак , ком- плектлаучы детальләр һәм узеллар җитештерми . Двигательләр – Уфада , тизлек тартмалары – Омскида , подвеска һәм руль колонкалары Пермьда чыгарыла , радиаторлар Воткинскидан алына . Ижевскида уйлап табылган тәүге машина – «Иж-2125». Халыкта ул « Комби » дип йѳртелә . Яңа «Иж-2126» моделе дә киң куллану алды .

Слайд 14

« Нива » 1977 елда « ВАЗ » яңа автомобил ь чыгара башлый. Әлеге машинаның кузовы шактый югары күтәрелгән, дүрт тәгәрмәче дә өстери, өстәвенә, салоны да комфортабельле. Бу – « Нива » машинасы.

Слайд 15

Иң озын автомобил ь АКШта яшәүче Д ж ей Орберг 30 метр ярымлы автомобиль ясаган! Анда йөзәргә бассейн да, йокларга карават та бар. Бу машина хәтта борылышларда сыгыла да ала икән!

Слайд 16

Иң озын юл Ирвин Гордон 1966 елда чыккан үзенең « Вольво Р-1800» машина-сында 3 миллион 200 мең километр юл үткән. Әгәр ул Җир тирәли йөргән булса, аны 80 тапкыр әйләнеп чыккан булыр иде!!!

Слайд 17

Тиз йөрешле автомобиль « Макларен F 1 » автомобиле тизлеген сәгатенә 386,7 километрга чаклы җиткерә алган. Бу – пассажир машиналары өчен рекорд!

Слайд 18

Иң кечкенә автомобиль « Пил 50 » автомобиленә гараж бөтенләй кирәкми. Аны шкафка яшереп куеп та була! Автомобильнең озынлыгы нибары – 134 см, киңлеге – 99 см, ә биеклеге – 134 см гына. Аның авырлыгы бары тик 59 кг гына.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Экскурсия в мир автомобилей"

Презентация "Экскурсия в мир автомобилей"...

Презентация к исследовательской работе Автомобиль в п. Первомайском

Представление исследовательской работы студента - презентация  представленная при защите своей работы на Научно-практической конференции  в училище....

Урок-презентация "Всемирный день без автомобиля"

Узнав из СМИ о предстоящем "Всемирном дне без автомобиля" мы решили принять участие в мероприятиях посвященных этому Дню!...

"Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары" Презентация

"Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары" Презентация...

Открытое занятие. Презентация. Ходовая часть автомобиля. Изготовление автомобиля «Газель». Испытание модели (проверка ходовых качеств автомобиля)»

ДООП «Бумажное макетирование»Тема занятия«Ходовая часть автомобиля. Изготовление автомобиля «Газель». Испытание модели (проверка ходовых качеств автомобиля)»Во...

Открытое занятие. Ходовая часть автомобиля. Изготовление автомобиля «Газель». Испытание модели (проверка ходовых качеств автомобиля)»

ТЕХНОЛОГИЧЕСКАЯ КАРТАДООП «Бумажное макетирование»Тема занятия«Ходовая часть автомобиля. Изготовление автомобиля «Газель». Испытание модели (проверка ходовых качеств...