Аналар көненә cценарий
план-конспект занятия (5 класс) на тему

Султанова Айсылу Мансуровна

Аналар көне бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл analar_kone.docx53.78 КБ

Предварительный просмотр:

C:\Users\Айсылу\Desktop\images.jpg

Аналар көне өчен сценарий

Әзерләде: 5 нче сыйныф җитәкчесе

Солтанова А.М.

27 нче ноябрь, 2015 нче ел

Җыр:  Садриева Әдилә                                                                                        (1)

1.аб Хәерле көн кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән  котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.

2.а.б Кадерле әниләребез!  Балагызның берәве сез, гаиләнең йөрәге сез, иминлекнең терәге сез, һәркемнең кирәге сез. Сез чаялар, сез батырлар, сез дөньяда иң матурлар. Сез булганга тормыш ямьле, сез булганга яшәү гамьле.

1.аб.Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгалары кояш кебек кайнар.

Эретерлек гранит кыяны.

2.а.б.Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы,

Шатлыкларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң атканда,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлеккә аңа тиңнәр юк.

   1.аб Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме –

Бергә : Әнкәй, хатын-кыз!

Әниләрне бәйрәм белән котлар өчен башлангыч сыйныф укучыларын сәхнәгә чакырабыз.    ( 2)

1.: - Әни.... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! - Әни... Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр , мөгаен.  Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, Ә балам дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.  Ә авырсаң төннәр буе яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле!  Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул.

-Кечкенә чагыңда татлы йокыларын калдырып сине кем караган?

2. -Әнием!

1: -Елаганда кочагына алып сине кем юаткан?

2.   -Әнием!

1.: - Тәүге тапкыр тәпи атлап киткәндә сине кем җитәкләгән?

2: -Әнием!

1.: - Беренче тапкыр мәктәпкә сине кем алып килгән?

2   - Әнием!

Кадерле әниләребез сезнең өчен 5 нче сыйныфлардан бүләккә бию.        (3)

1: - Ана – бөек исем! Нәрсә җитә ана булуга! Шуңа күрә зур горурлык белән без сөйлибез ана турында.  

Ана! Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе, күңелнең ул иң-иң түрендә. Ул – салкында синең җылытучың, юанычың авыр көнеңдә.

2.- Тик син генә, әнкәй, тик син генә, сабый чакта мине баккансың. Төн йокыңны бүлеп уянгансың, юрганымны килеп япкансың.  Син әйтәсең, әни, күз нурым дип, хәтеремдә калыр бу сүзең. Гомер буе якты маяк булып, нур сибәрмен сиңа мин үзем!  

 6 нчы сыйныф укучыларыннан әннләренә бүләккә  кызыклы күренеш. Сәхнәгә  сыйныфларны чакырабыз.             (4)

1.   - Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле, әниләребез.Безне назлап үстергәнгә, әниләр, рәхмәт сезгә!

2.  - Һәрвакыт эшчән булганга,  

Әниләр, рәхмәт сезгә!

1.   - Һәрвакыт тырыш булганга,

   Әниләр, рәхмәт сезгә!

2  - Бөтен әниләргә кояш тигез өләшсен нурын.

Бергә: -Таңыбыз тыныч булсын!

Сезнең алда  7 нче сыйныфлардан  бүләккә җыр.          5

1: Әни, әнием, әнкәй! “Әнкәй” сүзе үзенчә йомшак, ягымлы ишетелә, бер олы мәгънәне аңлата.

2 а.б.

Әнкәй диләр, әнкәй генә диләр,

Йомшак искән җылы җилләрне,

Әни сулышыдай иркә диләр,

Хәтта туып-үскән җирләрне.

Туган илне Ватан-ана диләр.

Ул әнкәйдә кыйммәт булганга.

“Әни” дән дә гүзәл бармы бер сүз?

Әйтегезче, дуслар, туганнар!

1.а.б. Ана – бәхет, шатлык өләшүче, ана безнең сүнмәс маяк ул.

Кайгыда да ,һәрчак шатлыкта да балаларым диеп яна ул.

Бу дөньяда иң кадерле, иң яхшы кеше – әни!

Бел кадерен әниләрнең, хөрмәтлә һәм бел зурлый.

Һәркемгә дә газиз әни, әни сүзе изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә, бу гади сүз – үлемсез!

Әни, әнкәй, син бит минем берәү, йөрәгемнең иң-иң түрендә.

Күңел җылың,якты йөзең белән маягым бул гомер- гомергә.

         6

Ә хәзер  8 нче сыйныф кызларын үзләренең матур биюләре белән сәхнәгә чакырабыз.

2.а.б.

Әниләрнең назы белән без керәбез һәр көнгә.

Кояш кирәк җир йөзенә, әни кирәк һәркемгә.

Дөньяда иң газиз кеше – әниләр,һәркем белә.

Аларның җылы сүзләре җанга рәхәтлек бирә.

Әни бит ул – изге кеше,изгеләрнең изгесе.

Аннан башка тормыш бармый, әни тормыш көзгесе

1.аб.

Әнкәемнең бүген чырае шат,гөлләр алып килгән яз кебек,

Нәрсә генә бүләк итсәм дә мин аның хөрмәтенә аз кебек.

Мөмкин булса,җыеп учларыма бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә җылы кочагында назлый белә кызын, улларын.

Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә йолдыз сузар идем кулына.

Әни кеше генә җан сулышын өрә синең гомер юлыңа.

Олыгайгач та мин аңа табынып чал чәченә башны иярмен.

Олы бүләгемне сузган чакта:-Озын гомерле бул!- диярмен.

2.а.б.

“Әни” диеп ,җылы итеп, эндәшә һәрбер бала.

Һәрбер кеше шатланадыр әни барга дөньяда.

Бүген олы бәйрәм – әниләр бәйрәме,

Китерегез аларга ак гөлләр бәйләме.

Бирегез аларга җан – күңел җылысын,

Әйтегез,әйтегез рәхмәтнең олысын.

Өй түренә утыр, әни, бүген синең бәйрәмең,

Сиңа бүген бәйрәмгә без бүләк әзерләдек.  

Әниләрне бәйрәм белән котлар өчен сүзне 9 нчы сыйныфларга бирәбез.(7)

2 а.б.Ильнар,  статистикага күз салыйк әле: беләсеңме, уртача алганда, әниләр авыру балалары янында якынча 3 меңнән артык йокысыз төн үткәрәләр; әниләр, пешекче һөнәренә ия булмасалар да,  үз гомерләрендә 500 төрле ризык әзерлиләр; әниләр тау хәтле кер юалар. Аларның гомер буена юган керләрен өеп барсаң, Эльбрус  тавы биеклеге булыр иде; әниләр тарафыннан үтүкләгән сөлгеләрне җыйсаң, Җир шарын уратып алырга җитәр иде; әниләр балалары өчен борчылып күпме күз яшьләре түгә икән?

1 а.б Әйе шул. Әни булу зур җаваплылык, сабырлык, тырышлык сорый икән шул.

 2 а.б. Кадерле әниләребез! Әгәр дә сезнең бишек җырларыгызны тыңламасалар, җырчылар, шагыйрьләр каян килер иде безгә? Әгәр улларыгызны корыч ихтиярлы, ватандар итеп үстермәсәгез, каян булыр иде бездә батырлар? Әгәр кызларыгызны инсафлы, сабыр, тыйнак итеп тәрбияләмәсәгез, сезнең кебек аналар булыр идеме икән татарда? Әгәр дә сез тырышмасагыз, булыр идеме икән безнең мәктәптә “4” һәм “5” легә укучылар?

Ә хәзер әниләрне бәйрәм белән котлау өчен 5 нче сыйныфларга бирәбез. Әниләр өчен без кызыклы күренеш күрсәтеп китәбез.        (8)

1.: Кадерле әниләребез! Сез бүген иң матурлар, иң мөлаемнар,иң чибәрләр һәм иң сөйкемлеләр! Безнең  сыйныфның социологлары әниләрнең “Барыннан да ныграк кайда булырга теләр идегез ? дигән сорауга җавапларын билгеләделәр.

Кешеләр булмаган утрауга, бер кешене дә күрмәскә, бер нәрсә дә ишетмәскә -20%, айга – 30%, әни янына – балачакка һәм тизрәк – 50%.

Без сезгә аерым утрау да, айга баруны да тәэмин итә алмыйбыз. Шуның өчен без сезгә балачакка кайтырга тәкъдим итәбез.

(Музыка)

Кыңгырау шалтырый, укытучы керә.)

2А.б  Исәнмесез! Нишләп утырасыз?! Укытучының кергәнен күрмисезмени?

Утырыгыз.Математика дәресе. Тапкырлау табл. тикшерәм. Бер генә кат аңлатам. Мисалның җавабын кул чабу белән җавап бирәсез. Аңлашылдымы?

Сиразетдинова 2*2

Низамова 3*3

Гатауллина 2*2

Бикмуллина 5*1

Молодецлар булдырдыгыз! Иртәгә масса берәмлекләрен сорыйм. Барыгызга да “5”ле. Дәрес тәмам. Киләсе дәрескә әзерләнегез.   Ә хәзер музыкаль тәнәфес. Сүзне  8 нче сыйныф укучысы Садриева Әдиләгә  бирәбез.                ( 9)

1.б: Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез.

2 а.б. Иң авыр вакытларда без кемгә сыенабыз? Анага! Безнең  өчен ут йотып яшәүче кем? Ана! Ярдәм сорап кемгә киләбез? Анага! Иң дөрес юлны да Ана күрсәтер! Аналарның барысына да фидакарьлек хас. Балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәркайсын илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, сау-сәламәт үстерү, аларның рухи байлыгын кайгырту – аналарның иң зур батырлыгы. Кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә балалар күңеленә ана назы аша салына. Сезнең мәрхәмәтлелек чиксез!

6 нчы сыйныфлардан бүләккә бию. (10)

1 а.б. Иртән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә диеп,

Кем ул: - Исән йөр, балам, -дип,

Озатып кала сөеп?

Йә кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагы?

Шулай ярата белә бит

Әнием бары.

2. б. Мәктәптән арып кайтканда

Кем ул каршыма килеп,

Кочагына ала сөеп:

  • Кайттыңмы, балам? – диеп

Кем булсын соң, кемнең шулай

Ямьләнә дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры

Әнием генә бары.

Ә хәзер котлау өчен сүзне кабат 7 сыйныфларга бирәбез. (11)

1 а.б. Газиз әнкәй!

Иң сөйкемле  күзләр - әниемнеке.

Йомшак, җылы куллар - әниемнеке.

Иң-иң татлы сүзләр - әниемнеке,

Җан изрәткән җырлар - әниемнеке.

Синсез дөнья күрмәс идек,

Синсез берни белмәс идек,

Синсез берни кылмас идек,

Синсез кеше булмас идек!

Әниләргә Хайруллин Рөстәмнән бүләккә – җыр. (12)

1.:-АНА- ул бөек зат ,ул изге зат,

2.: -ул күркәм, гүзәл, уңган-булган,

1:-тырыш, оста, җитез, түземле,

2.:- ул-тормыш бизәге, тормыш чәчәге,

1.: йомшак табигатьле, нәфис, хисчән,

2.:-гаилә җылысын саклаучы.  

1.:-Ана сиңа гел яхшылык тели, гаепләрең булса – кичерә, турылыклы калыйк гомер буе ,Ана дигән күркәм кешегә.                                          

2.: Ана күңеле мәңге күләгәсез, ана күңеле мәңге бозланмый. Кирәк икән, ул баласы өчен яшьлеген дә, саулыгын да, гомерен дә хәтта кызганмый.

1.:- Газиз Әнкәй! Йомшактыр кулларың, татлыдыр сүзләрең, җылыдыр карашың, тансыктыр табының. Сабыйлык языннан бүгенге көнгәчә безләргә зур бәйрәм тибеше җаныңның! И, ходай кабул ит безләрдән зур гозер: Әнкәйгә бир саулык! Әнкәйгә бир

гомер!

10-11 сыйныфлардан сезнең өчен скетч.( 13)

2: -Кадерле әниләребез! Сезне тагын бер кабат бәйрәм белән котлыйбыз! Хәзерге заманда барыбызга да кирәк булган, Сабырлык ташламасын сезне! Барлык кешеләр сезгә карап соклансын! Сез дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерлерәк, матуррак! Бәхетле булыгыз! Сез аңа лаек! Гомер юлларыгыз озын булсын, тигез тормыш аны бизәсен. Яшәү дәвере якты көннәр бирсен, авырлыклар мәңге килмәсен.

1.А. Б. Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк итик,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

14 номер Җыр : Гимадова Зилә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аналар көне

Һәр елның ноябрьнең соңгы атнасында үткәрелә торган Аналар көненә багышланган бәйрәм. Җир йөзендә иң кадерле, иң ягымлы, иң матур, иң сөйкемле әниләребезне бу бәйрәмгә чакырып улларының, кызларының хе...

Ата-аналар җаваплы

Лекция для родительского собрания, на татарском языке....

Ата-аналарга ата- аналар җыелышында тест үткәрү. Тестирование родителей.

Ата-аналарга тест үткәрү. Тестирование родителей на родительском собрании. Тема теста: "Какие мы родители"...

Ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”

8 нче сыйныфта ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”...

Мәктәпнең ата-аналар җыелышлары планы

Мәктәпнең ата-аналар җыелышлары планы...

Ата-аналар җыелышы. Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте.

Тема.  Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмиятеМаксат.    1.Ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашуына этәргеч бирү....

Ата-аналар җыелышы

Тема. Эш  агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш (Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү)   ...