Уйларымны җырга салам.
материал (5, 6, 7 класс) на тему

Хайруллина Венера Надил кызы

Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланган әдәби- музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sazhid_solymanova_izhatyna_bagyshlangan_dbi.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач районы

Бөрбаш урта мәктәбе

Уйларымны җырга салам.

(Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланган әдәби- музыкаль кичә)

                  Кичәне әзерләде: татар теле һәм әдәбияты             укытучысы

        Хайруллина В.Н.

 

Максат: 1. Саҗидә Сөләйманованың тормыш юлы һәм иҗаты  

                    белән танышу;

                2. Шигырьләрен укып анализлау,җырларын өйрәнү, аның

                     иҗатына балаларда мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

                3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.  

Җиһазлау: Саҗидә Сөләйманованың портреты, шигырь

                   җыентыклары, “Мәйдан” журналы.(октябрь, 2006 ел)

                           

     1 а.б. Исәнмесез хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Саҗидә Сөләйманованың тууына 80 ел тулу уңаена багышланган  “Уйларымны җырга салам”-дигән әдәби – музыкаль кичәбезне башлыйбыз.

     - Әйдәгез, бүгенге кичәбезне дә нәкъ менә Саҗидә Сөләйманова сузләренә язылган “Гүзәлия” җыры белән башлап җибәрик. Мәсгүт Имашев көе.

2 а.б.Үз энҗемне эзлим һаман,

        Көн туса йөрим йөдәп.

        Ач, шигърият, серләреңне,

        Тылсымлы сүзләр өйрәт.

1 а.б.Ташка тисә, таш эресен,

        Һич сүрелмәсен йөрәк!

       Ач, шигърият, серләреңне,

       Тылсымлы сүзләр өйрәт.

2 а.б.”Ач, шигърият, серләреңне” исемле шигыре белән Саҗидә Сөләйманова 1960 елны шигърияткә шулай дип мөрәҗәгать иткән.Әлбәттә, бу аның беренче шигыре түгел.Моңа кадәр дә берничә ел буена ул шигырьләр язып килә, әмма поэзия аңа тиз генә ачылып  китми.

1а.б.Поэзиядәге үз сукмагын салганчы аңа башкалар йөргән сукмаклардан үтәргә, үз энҗесен тапканчы башкалар тапкан энҗеләрдән файдаланып торырга туры килә.

     

2 а.б.Саҗидә апа өчен эзләнүләр, тәҗрибәләр юлында үзе бер җиңү була.Тынгысыз эзләнү, сабырлык һәм түземсезлек аны, ниһаять, шигърияткә үз энҗеләрен табуга китереп чыгара.

1а.б.Саҗидә Сөләйманованың әдәбияткә килеп керүе күпләр өчен көтелмәгәнрәк һәм хәтта бераз сәеррәк тә булды шикелле.Хикмәт шунда: Саҗидә укытучы да, журналист та, гаилә йөген тартып баручы ир хатыны да, бала анасы да.

Нәфис сүз.  “ Укытучы яшьлеге”.

2 а.б.  Ул яшәгән кала, Әлмәт үзе яшьлек шәһәре-хезмәт белән, иҗат белән, нефтьчеләр һәм язучылар белән кайнап тора.Әмма шигырь белән мавыгу Саҗидә өчен үтеп китә торган вакытлы гына күренеш булып чыкмый.

1а.б.Поэзия Саҗидәне елдан-ел үзенә ныграк буйсындыра.Тора-бара бөтенләе  белән биләп ала.Шигырь аның тормышына, җан сердәшенә әверелә.

Нәфис сүз.   “Бүтән мәхәббәт”.

2 а.б.Саҗидә апаның тормыш биографиясе, ул яшәгән мохит аның әсәрләрендә ачык күренә,-бар ул һәм гыйбрәтле дә.Ил кичергән авыр елларны- фашистлар белән көрәш елларын башыннан кичергән һәм шул көрәштә һәлак булган әтисе бар.

- Хәзер, әйдәгез, шагыйрәнең әтисенә багышлап язган шигырен тыңлап үтик.   “Эзләреңне саклый һәр буразна”.

1 а.б.Тагы кемнәр? Җирне һәм балаларын, оныкларын тирән итеп ярата алган, җиргә нык береккән, түземле һәм сабыр, кешелекле һәм кече күңелле әнисе бар.Әнә шундый сабыр рухлы, түземле кешеләр кочагында һәм ышыгында үсә, тәрбияләнә Саҗидә Сөләйманова.

 Әнисенэ багышланган шигырь “Яшь ана”.

2 а.б.Саҗидә Сөләйманова шигырьләрендә дә мәхәббәт хисе әдәбиятыбызда тасвирланган изге тойгы, кешене сафландыручы һәм югары күтәрүче, аның кешелек һәм әхлакый тойгылары югарылыгын билгеләүче олы хис, олы кичереш буларак сурәтләнә.

    Мәхәббәтне тирән яшерәләр,

   сиздермәслек итеп беркемгә.

   Тирәнәйгән саен аның нуры

   керфек очларыннан сирпелә.

1а.б.Саҗидә апа әнә шул саф хисне, яшерелергә тиеш тыенкы хисне яшереп булмый торган бер шигырендә сурәтли.

   Табигать...

   Җилләр, яфраклар

   бер сулыш монда, бер тын.

   Шәһәрләр, юллар, тузаннар

   җуелган сихри бер төн...

   Яфракта чыклар, керфектә...

   Бер тирән сулыш, бер җан.

   Тәрәзә ачык,

   күңелләр

   пәрдәсез аткан бер таң.

Нәфис сүз.  “Уйламагыз кызлар”.

-Ә хәзер шагыйрәнең тагын бер җырын тыңлап үтик. Фирзәр Мортазин көе “Йөрәк җыры”.

2 а.б.Шунысын да өстәп әйтергә кирәк-Саҗидә Сөләйманова  сурәтләгән тойгылар бер шәхеснең кичерешләре генә булып калмыйча, күпләргә хас уртаклыкларны чагылдыру дәрәҗәсенә күтәреләләр.Аның лирик героеның характерына гына игьтибар итегез: ул үз хокукын. Тормыштагы ныклы үз урынын яхшы белеп-төшенеп эш итә.

Нәфис сүз.  «Бәхет».

1а.б.Менә аның тормыш фәлсәфәсе.Шушы карашка таянып, ул үз бәхете өчен көрәшә, үз хакын мәхәббәттә дә даулый.Саҗидә Сйләйманованың үзе кичергән хисләрен тел яшерми күңеле кушканча сөйләп бирүе дә-бүгенге заманга хас күренешләрдән.Татар шагыйрәләре әдәбиятның тагы да югарырак үрләрен яулап алырлык потенциаль көчкә ия булуларын ачык күрсәттеләр.Саҗидә Сөләйманова –шуның ачык мисалы.

  “Урсал тауда”

2 а. б. Кадерле дуслар, шуның белән Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланган әдәби – музыкаль кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Кулланылган әдәбият:

     1.Совет Татарстан язучылары. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1986

  1. Саҗидә Сөләйманова “Сабыр канатлары”, Казан Татарстан нәшрияты,  1981.
  2. Саҗидә Сөләйманова “Фал китабы”, Казан Татарстан китап нәшрияты, 1974
  3. “Мәйдан” журналы октябрь, 2006


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Салих Сәйдәшев- атаклы композитор (презентация)

Атаклы композитор Салих Сәйдәшевның тормыш һәм иҗат юлы турында....

Программа к научно-практической работе «Исследование и оценка экологического состояния города Тарко-Сале. Составление экологической карты.»

          Программа   «Исследование и оценка экологического состояния города Тарко-Сале. Составление экологической карты.»  посвящена изучению вопр...

Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы һәм иҗаты.

5 нче сыйныф укучыларын күренекле композитор Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы һәм иҗаты балән таныштыру....

Халкыбызның тургае - Салих Сәйдәшев. Дәресэшкәртмәсе.6 сыйныф.

Халкыбызның тургае- Салих Сәйдәшев.Максат:Укучыларны күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның тормышы   һәм иҗат юлы белән кыскача таныштыру.Композиторның  туган илебезгә, ха...

Салих Сәйдәшев - күренекле татар композиторы

С.Сәйдәшев багышланган сыйныфтан тыш чара. 9-11 сыйныф укучылары өчен....