Концерт
методическая разработка на тему

Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы

Концерт алып бару өчен ярдәмлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kontsert.doc55 КБ

Предварительный просмотр:

1 а.б Татар кызы … Бу исемдә

Күпме мәгънә, күпме сер.

Нечкә билле бу сылуга,

Сокланып син бакчы бер.

Җырлый Камилә Ситдикова “Бәйрәм бүген”.

1 а.б Сәхнә артында кемнәр шау – гөр килә анда?

 а.б 5 класс укучылары, биеп күрсәтәбез дип ашкынып йөриләр иде.

 1 а.б Эх матур итеп биючелэрне күрсәм, үзеннэн – үзе биюгә кушылып биеп китәсе килә. Әйдә, тизрәк сәхнәгә чакырыйк әле үзләрен    

2а.б Сезнең каршыгызда  5 класс укучылары “Черный кот”биюе

1 а.б Хөрмәтле тамашачылар!Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм. Җавабын белсәгез, кычкырып әйтерсез.

Күңелегезгә - юаныч,

Күңелегезгә - куаныч,

Нәрсә ул?

Әйе, дөрес җыр.

2 а.б Сандугачлы аяз таң атканда,

Кояш сибә алсу таңнарын.

Күңелгә дәрт, йөрәккә ямь бирә

Тыңласак без татар җырларын.

Җырлый мәктәбебезнең нәни сандугачы – Илшат Файзрахманов.”Күңелне ачыйк әле”

1 а.б.  Башлангыч класс бию.

1 а.б 4 класс укучысы    башкаруында шигырь

Илназ Нәҗипов һәм Данил Фәләхетдинов башкаруында җыр

 1 а.б Әйе, дәртле биюләр күрсәң – йөрәк җилкенә, моңлы җыр ишетсән күңелне наз, рәхәтлек биләп ала, ә булдыклы балаларны күрсәң – эх шулар кебек булсаң иде дип уйлыйсын.

2 а.б.Килешәм синең белән ... булдыклы балалар безнең мәктәптә күп. Менә 7 класс кызларын гына алыйк. Тырышып укыйлар, спорт ярышларында катнашалар, бииләр,җырлыйларАлай гынамы соң! Әле гайбәт сатып алырга да өлгерәләр. Ышанмыйсызмы? Менә хәзер күрерсез.

1 а.б.  7 класс кызлары башкаруында Гайбәтчеләр биюе

1 а.б.  Җырлар булса шундый булсын

Җиргә шатлык сибәрлек.

Күңелләргә бәйрәм булып,

Язлар булып килерлек.

2 а.б 2 класс укучылары башкаруында татар халык көйләренә тезмә.Рәхим итеп тыңлагыз

 1 а.б Без күп милләтле Татарстан җирендә яшибез. Үзебезнең татар булуыбыз белән горурланабыз. Ләкин , башка халыкларның гореф-гадәтләре, бию- җырлары безгә ят түгел, киресенчә, без аларны бик рәхәтләнеп өйрәнәбез, һәм матур итеп биибез.

 1 класс укучылары башкаруында “Ламбада”биюе.

4 класс укучылары. Җыр

1 а.б Әйбәт җырлыймы?

2 а.б Тамашачылар шулай алкышлагач, әйбәт димәк

1 а.б Мин өйрәттем бит аны.

2 а.б Ә сине мактанырга кем өйрәтте?

1 а.б Ансына үзем өйрәндем.

2 а.б Без тамашачыларыбызны сүз белән генә сыйламыйк әле. Бүгенге концертка нәни дусларыбыз күчтәнәчкә бию алып килгәннәр. Әйдә тизрәк шул күчтәнәчне тапшырырга кирәк.

1 а.б башлангыч класс укучылары башкаруында бию

 1 а.б Җырныңда  иң татлысы синдә генә

Уйларның да иң яктысы синдә генә

Туган илем, туган җирем матурлыгы

Якты илһам бирми кемгә.

2 а.б Әти өе,әни көе

Изге булсын һәркем өчен

Җан җылысы,җир җылысы.

Бирсен безгә сихәт,көчен.

Алинә Хәйруллина башкаруында җыр

2 а.б Зөһрә Сабитова башкаруында шигырь

1 а.б Җырсыз җирнең яме юк,

Җырсыз тормыш тәме юк,

Җыр сулар һава кебек,

Җыр яши, җыр мәңгелек.

Регина Газимова башкарунда җыр

11 класс чыгышы.

 

1 а.б Үскәч безнең егетләр

Кыю солдат булырлар

Солдат булып, сакчы булып

Ил чигендә торырлар.

Чын солдатка охшаганнар

Куанып туймый күңел

Атлыйлар алар – тип- тигез

  Сокланмый мөмкин түгел

Сезнең каршыгызда 9 класс егетләре.Каршы алыгыз.

1 а.б.Суы тәмле, юлы ямле,йөзе якты

Җырларымны моңлы итәр чишмәм кайда?

2 а.б.Ә ул моң чишмәсе Илзия Зарипова күңеленнән ургылып чыгып бүгенге кичәдә сезгә сәлам булып ташый.

Күмәк бию

1 а.б ... әйт әле, кем безне бишек көйләрен җырлап, баккан, тәүфыйклы, булдыклы булсын дип, бар көчен куеп үстергән?

2 а.б Әлбәттә, әниләр! Аларның безгә күрсәткән изгелекләрен уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Без гомер буе әнкәйләрнең ягымлы карашларын, яратуын тоеп яшибез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, әнкәйләр!

1 а.б Бишек тирбәтергә әни кирәк,

          Йөрергә өйрәтергә әни кирәк.

          Кулына алып чәбәкләргә әни кирәк

           Усал малайларны эләкләргә әни кирәк.

  2 а.б Гашыйк иткән мине җиргә,

           Чәчәкләргә, арыш исенә

           Лаек булсын, дигән, минем бәбкәм

           Кеше дигән бөек исемгә.

  2 а.б Газиз әниләребез, Илмир Зайнуллин һәм Рүфинә Таҗетдиновалар башкаруында  “ Рәхмәт сезгә,әнкәйләр” җыры сезнең өчен. Рәхим итеп тыңлагыз.

         

10 класс бию

2 а.б.Азан моңы,иман нуры,

Сеңсен җиһан – җаныбызга.

Җырлы бәйрәм булсын гомер

Кушылыгыз барыгыз да.

Җырлый Ясминә Габидуллина”Рәхмәтлемен язмышка”.

1 а.б ...әйт әле миңа, әгәр син яңадан балалар бакчасына йөргән вакытыңа кайту мөмкинлеге булса, син риза булыр идеңме?

2 а.б Нигә кирәк ул сиңа, әллә авырый башладың инде?

1 а.б Авырмадым мин. Әй сез егет халкы җиңел уйлыйсыз инде. Ә менә мине үскән саен тормышның катлаулыгы, аның өермәсе бераз куркыта. Бәләкәй вакытта бик рәхәт бит ул. Бернинди проблема юк, көннэр буе уйныйсың…Белмисең бит ул рәхәтлекләрнең кадерен. Бармакаларыңны бөгә- бөгә санап тизрәк үскәнеңне көтэсең.

2 а.б Я,я артык хисләнеп торырга вакыт бик кысан, калганын кайткач хыялланырсың . Концертны дәвам итәргә кирәк.

1 а.б. Әйе шул. Алкышлар белән каршы алыгыз. 

Сәхнәдә “Яшьлек” бию төркеме кызлары башкаруында “Голубая лагуна”биюе   

1 а.б Үзем генә калдым бит әле мин, хөрмәтле тамашачылар! Калганын кайткач хыялланып бетерерсең дигәч, әллә кайтып киткән инде. Ярый, нишләрсең, сынатмаска кирәк.

Синен җырың – язгы ләйсәннәрдә,

Синен җырын – кояш нурында.

Синен җырың бөре булып тула,

Кушкаенның җылы куенында.

Җырлый Зәлидә Нәҗипова “Мама”

1 а.б Кызларыбыз җыр – биюгә бик оста. Кирәк икән өздереп җырлыйлар, кирәк булса йөрәкләрне җилкендереп бииләр.

2 а.б Һәр кешенен күңелен биеп уят,

Биюеңнән бар дөньяга шатлык тарат.

Шат музыка яңгырасын бөтен җиргә

Тартынмыйча чык уртага, бие әйдә.

1 а.б Сәхнәдә 6 класс укучылары башкаруында бию

1 а.б.Акма, елга,

Тукта,жилкэй,исмэче.

Челтерэмэ урман чишмәсе.

Урман –кырлар уйга калып тынласын. Җырлый Нәргизә Зиятдинова

1 а.б Әйбәт җырлыймы?

2 а.б Тамашачылар шулай алкышлагач, әйбәт димәк

1 а.б Мин өйрәттем бит аны.

2 а.б Ә сине мактанырга кем өйрәтте?

1 а.б Ансына үзем өйрәндем.

2 а.б Без тамашачыларыбызны сүз белән генә сыйламыйк әле. Бүгенге концертка нәни дусларыбыз күчтәнәчкә бию алып килгәннәр. Әйдә тизрәк шул күчтәнәчне тапшырырга кирәк.

1 а.б башлангыч класс укучылары башкаруында бию

2 а.б Әйдә әле, дускайларым,
Әйдә биеп алыгыз,
Идәннәрне җимерткәнче
Биеп, таптап калыгыз!

Сезнең каршыгызда 9 класс укучылары. Татар халык биюе.

Кадерле әтиләр!

Тормышыбызның сез – терәге,

Ару белмәс йөрәге,

Урап узсын кайгы хәсрәт,

 Иминлек – җан терәге!

Җәй гөлләре үскәндә дә

Яз яфраклар ярганда да,

Көз җилләре искәндә дә

Җиргә карлар яуганда да

Сөйкемле булыгыз,

Бәхетле булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Родительское собрание-концерт "Наша школьная жизнь"

Привлечь родителей в школу всегда нелегкая задача. Поэтому я провожу собрания с привлечением детей, которые по-новому раскрываются своим родителям.  Родительское собрание-концерт проходит в...

Сценарий концерта "Число восьмое - непростое"

Концерт на 8 марта это прекрасно!...

Методическая разработка: Урок-концерт "Песни огненных лет"

Данный урок является реализацией проекта в рамках программы по литературе по теме "Песни огненных лет".В методической разработке представлены:план-конспект урокасценарийвидеоролик (см. видеозапись)пре...

Концерт современных композиторов в практике детских музыкальных школ на примере Концерта №1 для фортепиано с оркестром О.Буровой

1. Вводный раздел2.Основной раздела) Методический анализ Концерта №1 для фортепиано с оркестромб)Биография композитора3.Заключительный раздел4. Приложение (нотные примеры)...

Открытый урок Назлымовой Э.А. Тема:"Освоение концертного жанра в младших классах ДШИ и ДМШ. Роль фортепианного концерта в раскрытии творческого потенциала учащихся. Работа над "Легким концертом" Н.И.Сильванского G-dur 1 часть

28 сентября 2017г прошел открытый урок преподавателя Назлымовой Э.А. с уч-ся 3-го класса Чуль Лия-Сарой.Тема: "Освоение концертного жанра в младших классах ДШИ и ДМШ. Роль фортепианного концерта ...

Методическая разработка сценария открытого занятия - концерта класса вокального ансамбля. Концерт-репетиция «Маме дорогой»

Данный материал может быть полезен для педагогов, работающих в областивокала, вокального ансамбля. Представленная методическая разработка может быть взята за основу для подготовки отчетного концерта к...

Методическая разработка сценария открытого занятия - концерт класса вокального ансамбля Концерт «Музыкальный калейдоскоп»

Данный материал может быть полезен для педагогов, работающих в области вокала, вокального ансамбля. Представленная методическая разработка может быть взята за основу для подготовки отчетного конц...