Укытучылар көне
методическая разработка на тему

Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы

Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukytuchylar_kone.docx20.23 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучылар көне

Бергә:  Безнең өчен иң кадерле булган укытучыларыбыз !                  

Нинди  матур  сүзләр  табыйк

Сезне  котлап  бүген  кичәдә.

Иң  зурысы  сәламәтлек  кирәк  

Тормыш  күперләрен  кичәргә.

Бәйрәм  белән  сезне, укытучым!

Йөрәгемнең  якын  кешесе

Дөнья  серен  миңа  өйрәтүче

Яшь  җаннарга  ходай  илчесе.

  1. а.б.

 Хөрмәтле  укытучыларыбыз! Сезне  профессиональ  бәйрәмегез  белән  чын  күңелдән  котлыйбыз. Авыр, ләкин  мактаулы  һәм  җаваплы  эшегездә  зур  уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, озын  гомер  телибез. Барлык Сосна  урта  мәктәбе  укучылары  исеменнән сезгә олы рәхмәтебезне  белдерәбез.

( Чәчләре тузгыган, өс-башы таушалган, сумкасының бер читеннән бөгәрләнгән дәфтәрләр күренеп торган бер малай керә.)

М: Нәрсә, әллә сез укытучыларны мактыйсызмы? Бүген сиңа тагын бишлеләр куйдылармы?

А.Б. Нишлисең син, бүген зур бәйрәм – Укытучылар көне бит.

М:   Ха, сумкаларына икеле тутырып киләләр дә, көн саен дәрес башлануга син ничек килеп җиттең, йокың туйдымы, кичә уеннан бик арып кайтмадыңмы, дип сорап та тормыйча, өй эше тикшерәбез дип тотыналар. Менә геометрия укытучысын гына алыйк. Теорема исбатла, дип үзәкләремә үтә. Пифагор исбатлаганы гына җитмәгәнме инде аңа? Тарих укытучысы:”Ни өчен алай, ник болай”, дип алҗытып бетерә. Туйдым...

А.б.  Юк син дөрес әйтмисең. Менә тыңла......

5 класс  Шигырь  “ Сайладым, ялгышмадым ”

    Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Сынарга үземдә сабырлык көчен!

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

    Исән – сау үссен дип һәр сабый кешем!

                         

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Һәр бала күрсен дип хезмәт җимешен!

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Күрмәсен дип беркем ана рәнҗешен!

  Нигә мин сайладым укытучы эшен?

  Гыйлем наданның ексын дип бишен!

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Намуслы явыздан булсын дип өстен!

   Мин нигә сайладым укытучы эшен?

   Булмасын дип көнче, көндәшем!

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Киңәшкә керсен дип миңа бар күршем!

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Һәрбер җирдә хаклык җиңсен өчен!

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Яшәргә, эшләргә  яшьнәтеп яшен!

   Сорыйм олыгая барган саен

   “Бир тагын ходай, сабырлык көчен!”

              Укытучым! Гүзәл бәйрәмеңә

                   Телим шигырь бүләк итәргә.

    Күңелемдәге олы рәхмәтемне

    Изге теләгемне әйтергә.

   Укытучы өчен уку елы –

  Урак өсте, уңыш үстерү.

  Мәшәкатьләр, борчу-шатлык белән

  Һәрбер уку көнен уздыру.

              Укытучы, өмет Һәм мәхәббәт

   Саласыз Сез безнең йөрәккә.

   Һәр сүзегез, акыл-киңәшегез

   Зур ышаныч безгә, терәк тә.

     Хәерле юл сиңа,укытучы,

    Изге булсын кылган гамәлең,

    Булдыргансың, рәхмәт, молодец! дип,

    Гел “бишлеләр” тезсен каләмең!

М: Сез бит, дәресләр буе укытучының авызына карап утырасыз. Өегезгә кайткач та китапка ябышасыз. Менә миңа нишләргә? Укытучылар сезне түгел, мине ачулана. Минем уенга чыгып киткәч, кайтасым килми, арып кайткач йокым туймый. Өй  эшен дә әзерләмим, шуңа дәресләрдә игътибарсыз мин.

  - Теләсәң без сиңа ярдәм итәрбез. Тәртибеңне үзгәртсәң, укытучылар сине гафу итәрләр. Алар һәрвакыт безнең кечкенә генә уңышыбызга чын күңелдән шатланалар, барлык ялгышларыбызны төзәтәләр.

М: Кичер мине, укытучым,

     Тынычлыгың алганым өчен.

     Тырышлыгыңны бәяләми

     Битараф булганым өчен.

        Кичер, сөйкемле йөзеңә

        Җыерчыклар салган өчен

        Дәресләргә әзерләнми.

        Икелеләр алган өчен.

     Рәхмәт сиңа, укытучым,

     Сабыр булып калган өчен,

     Бар явызлыкны оныта,

     Гафу итә алган өчен.

           

              Без беләбез сезгә җиңел түгел,

Күпме язмыш сезнең кулларда.

Ләкин, ышан һәрчак без булырбыз

Сез күрсәткән тугры юлларда.

 

Башлыйсыз сез тәүге уку елын,

Теләкләргә, гөлгә күмелеп,

Китәр сукмакларда юлдаш булып,

Саулык килсен сезгә иң элек.

 Аннан килеп камил акыл белән

Туры зиһен сездән калмасын.

Күңелегезгә тулган игелекле

Изгелекне һичкем алмасын.

 Үз кулларыбыз белән без

Тик Сезгә диеп кенә

Әзерләдек бүләгебезне “Бәхет агачын”

Бик зур көч куеп менә.

          Хәерле юл сезгә, хәерле юл,

Зур уңышлар – шушы юлларда!

Онытмагыз:

Илнең генә түгел, хәтта Җирнең

Киләчәге сезнең кулларда!

             Җыр

           

           Котлыйбыз! Котлыйбыз! Котлыйбыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

укытучылар көненә карата сценарий

Ветеран укытучылар белән очрашу үрнәге....

МӘКТӘП ЯНЫ ЛАГЕРЬЛАРЫНДА ЭШЛӘҮЧЕ УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН “КЕЧЕ САБАНТУЙ”

МӘКТӘП ЯНЫ ЛАГЕРЬЛАРЫНДА ЭШЛӘҮЧЕ УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН “КЕЧЕ САБАНТУЙ”...

гуманитар фәннәр өлкәсенә кергән укытучылар берләшмәсенең эш планы

гуманитар фәннәр өлкәсенә кергән укытучылар  берләшмәсенең  2008- 2009 уку елына эш планы...

Укытучылар көне.

Татарча материал табу бик авыр. Укытучылар көненә бәйрәм  кичәсе тәкъдим итәм....

Укытучылар көненә багышланган бәйрәм.

    А.Б. Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, интернатыбызда эшләүче барлык хезмәткәрләр! Сезнең барыгызныда укытучылар көне белән ихлас күңелдәнкотлыйбыз. Авыр әммә җаваплы һәм мактаулы...

Тест. Татар теле һәм әдәбият укытучылары өчен

Тест. Татар теле һәм әдәбият укытучылары өчен...