Күңел сандыгында ниләр бар? (Хәлимә Гыймазова белән очрашу кичәсе)
методическая разработка (7 класс)

Бурганова Гульнара Насимовна

Кичә укучыларны авылыбызның күренекле кешеләре белән таныштыру максатыннан үткәрелә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Күңел сандыгында ниләр бар?

(Хәлимә Гыймазова белән очрашу кичәсе)

Үткәрү урыны: Калмаш урта мәктәбе

Чараны үткәрүче: Калмаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бурганова Нәсим кызы

Аудитория: 6 нчы сыйныф укучылары, районның татар теле укытучылары, әдәбият-сәнгать сөючеләр, чакырылган кунаклар.

1 а.б. Сез кайдан дип сорасагыз – без Калмаштан,

          Моңнар алдык чишмәләрдән, сандугачтан.

          Татар моңы ишетелә һәр тарафтан,

           Моңлы илем туган җирем “Татарстан”.

  1. а.б. Тау астында моңлы чишмә ага,

                      Бәллүр чишмә – исеме “Әллүки”.

                      “Әллүки”гә кушылып моңнар ага,

                      Татар моңы безнең “Бәллүки”.

1а.б. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар! Бүген бездә кунакта сез яңа гына тыңлап үткән шигырьнең авторы, Калмаш авылында яшәп иҗат итүче акъәбиебез Хәлимә Сәлимулла кызы Гыймазова. Әйдәгез аны алкышлап каршы алыйк. Рәхим итегез, Хәлимә апа. Хөрмәтле Хәлимә апа. Иҗат кешесе өчен үзенең әсәрләрен бастыру, аны укучыларга тәкъдим итү, аларның фикерләрен ишетүдән дә зур сөенеч булуын күз алдына китерүе кыен. Сез шундый шатлыклы мизгелләр кичерәсез. Без дә сезнең сөенечегезне уртаклашабыз, иҗади уңышлар, яңа үрләр телибез.

2 а.б. Шатланыр өчен сәбәпләр чыннан да күп бүген. Залда күңел түреннән чыккан шигъри авазлар яңгырый, галиҗәнап шигърият дөньясы безне үзенә дәшә.

1 а.б. Ирексездән Бөек Тукай сүзләре күңелгә килә:

Нәрсәдән бу? Мин беләм!

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

2 а.б. Әйе, бездә – бәйрәм. Китап бәйрәме, шигърият бәйрәме.

1 а.б.        Шигырь – канатлы ат.

Синеке ул,

Тезгененнән әгәр

Тота алсаң.

Шигырь - зәңгәр киңлек,

Очар кош ул,

Аның белән тигез

Оча алсаң.

Шигырь – шатлык, сагыш,

Сөю, нәфрәт...

Синең күзләреңнең

Анда моңы.

...Үзең тою кирәк.

Сүзләр белән

Мөмкин түгел

Аңлатуы моны.

1 а.б. Шакирянова Айсылу “Калмашым” шигырен сөйли.

2 а.б.Хәлимә Гыймазова  Тукай районы Калмаш авылының әнә шундый матур табигать кочагында дөньяга килә.

        “Минем сағышлы да, моңлы да әче язмышлы үткән яшьлегем, шиғьри юллар булып, үтә дә нечкә күңелемә килеп керде һәм ак кәғазь битләренә сәйлән булып тезелеп қалды. Бала чакта мин бәхетле идем, бик тәртипле ғаиләдә үстем. Әти-әнием бар.  Намаз укыйлар иде. 6 яшемнән укырга кердем, апаға ияреп. 7 ел бер партада утырдык. 1939 нчы елны җиденче классны бетердем. Сәнғатькә тартыла идем. Җырдан гел «отлично» билгесе генә ала идем. Авылдағы җидееллык мәктәпне бетергәч, Минзәләгә укырга кермәкче булдым. 14 яшьтән яшь дип мине алмадылар. Күзкәйдә сигезенче класста укый башладым. Ләкин миңа анда укырға, дәвам итәргә насыйп булмады. Сигезне укығач, суғыш чыкты. Әниебез чирләп үлеп китте. Аннары мине урман кисәргә җибәрделәр. Урманнан кайткач, Вагыйз исемле егеткә кияүгә чыгтым. Көттереп кенә улыбыз туды. ”, - дип яза ул бер истәлегендә.

1.а.б. Яше 80 нән узып китсә дә, күңеле белән һәрчак яшь калган чибәр әби ул. Яшьлеге иң авыр сугыш елларына туры килсә дә, бик күпләр кебек, ул да сынмаган, сыгылмаган. Фронт өчен иң авыр хезмәтләрне башкарган кызлар алар. Сугыштан соңгы авыр елларда Хәлимә апа колхозда сыер сава башлый һәм, лаеклы ялга киткәнче, 43 ел шунда намуслы хезмәт куя.

    2.а.б.Яшьли тол калып, туган апасы Маһинур белән алар уллары Илсурны карап үстерәләр. Намуслы, хезмәт сөючән, яшьтән үк мөстәкыйль булган Илсур үзенең гаиләсен булдырып, тормыш иптәше Фирдания белән 2 кыз үстерә башлагач та, Хәлимә апа гаиләдә иң яхшы киңәшче, булышчы, хөрмәтле әни, әби булып тора.

    Бергәләп кызлары Чулпан белән Илүзәне зур тормышка әзерлиләр, белем бирәләр. Озак еллар авырган Маһинур апаны тәрбияләп, кадерләп, соңгы юлга озаталар. Хәзер Хәлимә апа оныклар үстерергә дә ярдәм итә.

  1.а.б. Гомере буена күңеле белән иҗат кешесе булып калу һәркемгә дә бирелмәгән. Авыл клубы сәхнәсендә, фольклор түгәрәк эшчәнлегендә үзенең матур җырлары, шигырьләре белән куандырса, район газетасы битләренә ул күп төрле язмалары белән чыга. Һәрчак пөхтә, зәвыклы киенүе, ачык йөзле, чиста күңелле булуы да куандыра. Ак яулыгын бәйләп, намаз укырга да, Рамазан аенда уразасын тотарга да өлгерә ул.

 

2 а.б. Гомерем буе сәхнәгә чыгып җырлап, шигырьләремне сөйләп, бу көнгә кадәр сәхнәдән чыгышлар ясадым. Фольклор ансамблен 1986 нчы елны оештырдык, Казанда Габдулла Тукайның йөз еллыгына багышланган фестивальдә катнашып лауреат медале белән бүләкләндек. Ел саен иҗат отчетларында катнашып сценарийлар язам, яздым һәм без мактаулы урыннар алып бардык. Район газетасына «Саргайган рәсемнәрдә язмышлар» рубрикасына язам. Анда үзәкләрне өзәрлек әче язмышлы дусларым турында язып, сугыш чорындагы үткәннәрне искә төшереп, авылдашларымны елаттым. Менә шулай үтте дә китте гомерләр… - ди ул.

1 а.б. Лотфуллина Гөлназ башкаруында татар халык биюе.

       

       

2 а.б.

           Сары яфрак – сары сагыш,

           Ачы хәсрәт, ачы язмыш.

           Сагышымны ак кәгазьгә язам,

            Күңелемнең сандыгына салам.

Хәлимә апа, әңгәмәбезне шушы шигъри юллардан башлыйк әле. Җыентыкның исеме шушы шигырь белән бәйле. Җыентыкта матур атамалар, күңелне айкап ала торган юллар байтак. Бу исемгә тукталуыгызны ничек аңлатасыз?

Автор:

1 а.б. Хәлимә апа еллар агышын кирегә борып, үткәннәргә  кайтыйк әле. Кайчан каләм көчен сыный башладыгыз. Бу сәләтнең ачылуына нәрсә сәбәпче булды? Бәлки Сез мәктәп елларыннан ук та язгансыздыр?

Автор:

2 а.б. Хәлимә апа, сезнең яшьлегегез Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән. Сезнең һәр шигырьдән авыр язмыш, авырлыклар һәм киләчәккә өмет тоясың. Язмыш шагыйрәне авыр сынаулар белән сынаган. 12 яшеннән әнисез калган кыз өчен бу хисләр күңеленең иң түреннән шигъри юлларга тезелә.

9 класс укучысы Хамидуллина Алия башкаруында “Җиңү көне” шигыре.

1 а.б. Хәлимә апа, Сезнең “Уйлама син” дигән шигырегезгә Рубис Зарипов көй дә язды.Әйдәгез, шул җырны тыңлап китик.  Ә ничек сез җыр да язып карарга булдыгыз?

Автор:

1 а.б. Хәлимә апа, Сез һәр елны “Мөнәҗәтләр кичәсе”ндә катнашасыз. Мөнәҗәтләр, бәетләр язасыз. Кайчан һәм ни сәбәпле сез каләмегезне әлеге жанрда чарлап карарга булдыгыз? Берәр мөнәҗәтегезне башкарып китмәссезме икән?

Автор:

1 а.б. Аның шигырьләрендә шагыйрь күңелен тоясың. Бу шигырьләрне укыганда сине тормышның бер генә вакыйгасын да күңел кыллары аша үткәрми калмаган, башкаларның борчуларын уртаклашырга омтылган, ярдәм кулын сузарга ашыккан, гаделсезлекләрне күреп көенгән, язгы бөреләргә, җылы кояш нурларына, яңа яуган ак карга сөенгән, Тукай теле – татар теле өчен, милләт өчен ут йоткан мөгаллимә күңеле аша аккан хисләр ташкыны чолгап ала. Моның шулай булуын 8 нче класс укучысы Адиева Айсылу укыган шигырь раслап бирә.(“Милләт өчен” шигыре)

2 а.б. Хәлимә апа, сезнең шигырьләрегездән һәрвакыт моң һәм яшьлекне сагыну хисләре бик актив чагылыш таба. Ни өчен һәрвакыт яшьлеккә әйләнеп кайтасыз!

Лотфуллина Гөлназ “Яшьлегем хатирәсе” шигырен сөйли.

1 а.б. Хәлимә апа, онытылган халык җырлары урын алган. Халык җырларына игътибарыгызны юнәлтүегезнең сәбәбе нәрсәдә?

Автор: 

Җыр "Калмашым" (презентация  күрсәтелә) 

А.Б.  Хәлимә Гыймазова шигырьләре үзенчәлекле. Аларда шигъри җанлы шәхеснең тормыштагы җан әрнеткеч ачы хакыйкать белән күзгә-күз очрашуы, рухи һәм иҗади табышлары чагыла. “Бу дөньяда мин кем, мин ни өчен яшим, миңа нишләргә?” – дигән мәңгелек фәлсәфи сорауларга җавапны ул, нечкә хатын-кыз җаны аша уздырып, өзлексез эзли.

1 а.б. Кадерле дуслар, әдәби очрашуыбыз ахырына якынлашты.

А.Б. “Уфтанмыйк әле бу гомерләр үтә, дип,

Яшәүдән дә рәхәт нәрсә бар соң тагын” – дип яза Хәлимә апа. Әйе, Хәлимә апа, яшәп бер дә туймагыз әле, иҗат чишмәгез бер дә саекмасын, каләмегез кулыгыздан төшмәсен! Сезгә исәнлек, иминлек, иҗади уңышлар телибез. Киләчәктә дә безне яңа китапларыгыз белән сөендерегез. Шушындый матур теләкләр белән кичәбезне тәмамлыйбыз. Кабат очрашуларга кадәр. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган як җырчысы" К.Булатова белән очрашу кичәсе

Кичәнең максаты: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез К.Булатованың иҗаты белән таныштыру,кызыксыну уяту.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү....

Галәмдә очрашу

Бүгенге көндә кайбер балалар, кеше белән аралашканда, үзләренең шәхси чикләрен (личное пространство в общении)билгели дә, кора да белмиләр. Әлеге дәрес эшкәртмәсе нәкъ менә шушы сыйфатларны булдыруга...

Зиһен сандыгында ниләр бар?

Сүзтезмә, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр турында алган белемнәрне ныгыту.              Туган телгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.        ...

Күңел сандыгында ниләр бар? (презентация)

Гыймазова Хәлимә апа белән очрашу кичәсенә презентация...

Авторлык дәрес проекты "Туган телнең серле сүзләр сандыгында ниләр бар?"

 Бу дәрес 5-6 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән олимпиадаларга әзерләгәндә, татар теле лексикасыннан белемнәрне ныгыту һәм тирәнәйтү өчен тәкъдим ителә....

Авторлык дәрес проекты "Туган телнең серле сүзләр сандыгында ниләр бар?". Презентация.

Бу дәрес 5-6 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән олимпиадаларга әзерләгәндә, татар теле лексикасыннан белемнәрне ныгыту һәм тирәнәйтү өчен тәкъдим ителә. Дәрес,яшь үзенчәлекләрен искә алып, туган тел...

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...