Сыйныф сәгатьләре
классный час на тему

Дуслык һәрвакыт бөтен нәрсәдән дә әһәмиятлерәкме?

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кама Тамагы муниципаль районы

Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе

Сыйныф сәгате

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарәфиева Кадрия Галимулла кызы

Дәрес барышы

  • Хәерле көн, укучылар. Бүген көн шундый матур, кәефләребез дә яхшы.

                  (әзрәк музыка яңгырый)

    -      Зәңгәр күк - кояш белән дус

Иген кыр белән,

Җәйләр җылы яңгыр белән

Чишмә җыр белән

Күлләр- аккошлар белән дус

Май - сирень белән

Төн якты йолдызлар белән

Мин сезнең белән.

- Әйе, укучылар, мин тагын сезнең белән. Сезнең белән аралашуыма мин бик шатмын.

Мин менә Резедә Вәлиеваның бер матур шигыре белән тәрбия сәгатебезне башлап җибәрдем. Әлеге шигырьгә нинди исем куярга мөмкин?

(Дуслык)

- Әлбәттә, дуслык. Бүген без, укучылар, сезнең белән  “Дуслык һәрвакыт  бөтен нәрсәдән дә әһәмиятлерәкме?”  дигән темага әңгәмә үткәрербез.  Дуслык һәм иптәшлек турындагы фикерләребезне баетырбыз; диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерербез, камилләштерербез; кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуын ачыкларбыз.

                                     

 Эпиграф.                 Дуслык ул- яхшылык,

                                  Дуслык ул-яктылык,

                                  Дуслык ул-кояштай нур чәчә. (Р.Вәлиева)

 

Дәреснең девизы.

     Дустың булмаса-эзлә

                                           Тапсаң- югалтма.

Рольле уен.

1 укучы. Яле, Әминә, син миңа булышып җибәр әле. Дустым, кичә бездә кунаклар               булды. Мин математикадан өй эшен эшли алмадым, күчерергә биреп тор әле.

2 укучы. Хәзер, хәзер, дустым, менә дәфтәрем, күчер тизрәк. Миннән күчергәнеңне генә әйтмә яме.

1 укучы. Фәлән, бүген Марат авырып дәрескә килә алмады. Равилә Равилевна хәлен белеп чыгарга кушты. Өй эшләрен дә аңлатасы бар. Без аның якын дуслары бит. Барабызмы?

2 укучы. Юк, минем тренировкага барасым бар. Тренер да, әти дә ачулана. Теләсә нишләт, мин бара алмыйм.

1 укучы. Анысы, минем дә музыка түгәрәгенә барасым бар. Ярар инде музыкадан өйдә генә әзерләрмен. Маратны ялгыз калдырырга ярамый, мин барам.

Балалар, сез бу ситуациядә кайсы очракта чын дуслыкны күрәсез? Чын дус нинди булырга тиеш? Укучылар, сез дөрес уйлыйсыз. Өй эшен күчертүче Әминә дөрес эшләмәде. Ул өй эшен аңлатырга гына тиеш иде. Чын дуслыкны ялган дуслыктан аера белергә кирәк. Чын дуслык һәрвакытта да мөһим. Икенче очракта да сез дөрес бәя бирдегез. Чын дуслык бер-береңә авырлык килгәндә сынала.

- Нәрсә соң ул дуслык? Бу сүзнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Бу, сорауга җавап бирү өчен җитезрәк булыйк, уйнап алыйк.

(ул кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, бергәләп уйнау, түгәрәккә йөрү, бер - береңә булышу, ярдәм итү серләреңне бүлешү-уртаклашу)

- Дөрес, укучылар. Ә иң кадерле серләреңне бөтен кешегә дә сөйләп буламы соң?

(Юк! Аны бары тик якын дустыңа гына сөйләп була.)

- Ә кем соң ул якын дус?

(Якын дус авыр чакларда булыша, ярдәм итә, киңәшләрен бирә, сиңа яхшылык кына тели, синең өчен борчыла)

- Бик яхшы.

- Без сезнең белән дус, татумы?

(Белмибез?)

- Әйе, сез мине белмисез. Минем дә укучыларым  сезнең кебек 5 нче сыйныфта укыйлар. Алар  белән мин бик дус, алар да мине яраталар. Менә мин сезгә бер күчтәнәч тә алып килдем.

(5 нче сыйныфлар тарафыннан әзерләнгән “Яраткан сыйныф җитәкчесе” видеоязмасы күрсәтелә)

- минем укучыларым сезгә ошадымы соң?

                                                  (әйе)

-Сез дә сыйныф җитәкчегез белән дус яшисезме?

               (Без дә сыйныф җитәкчебез белән дус)

- Ә сез дуслыкның төрләрен беләсезме? Дуслык кемнәр арасында булырга мөмкин?

(укучылар тактага язалар: кызлар дуслыгы; малайлар дуслыгы; кызлар һәм малайлар дуслыгы; халыклар дуслыгы; табигать белән дуслык; хайваннар белән дуслык; китап белән дуслык; дәүләтләр, илләр белән дуслык, төрле милләт кешеләре арасындагы дуслык).

Нәтиҗә. Сез әти-әниләрегез, туганнарыгыз, хайваннар һәм башкалар дус. Ә бүгенге әңгәмәдән соң сез минем һәм минем укучыларым белән дус булып калырсыз. (чәчәкләр таратыла)

 (Музыка яңгырый.)

Җирне саклап кала алмабыз,

Дуслашмаган килеш без.

Шуңа күрә барыбыз да,

Дус булырга тиешбез.

Без яшибез бер үк җирдә,

Без- күршеләр

Без- әйдәгез дуслар булыйк

Без- кешеләр

(“ Гүзәл Кама Тамагы” китабы һәм картина бирелә)

  • Укучылар, дуслыкны сез кирәк дип саныйсызмы?

(әйе)

Мәкальләр башы бирелгән, дәвамы кайсыгызда?

  • Дуслыктан башка тормыш була алмый.
  • Кеше тормышта дусларсыз яши алмый.
  • Үзе өчен генә кеше чын дус була алмый.
  • Чын дус буласың килсә, иптәшеңне авыр чакта ташлама.
  • Дустың булмаса - эзлә, тапсаң – югалтма.
  • Дустың үзеңнән яхшы булсын.

(Балалар парлашып басалар.)

- Менә әңгәмәбез ахырына якынлашты. Без бүген дуслыкның бөтен нәрсәдән дә әһәмиятлерәк булуын белдек. Хәтта мәкалләрдә дә дуслык зур мәгънә аңлата. Менә сезнең дә якын дусларыгыз бар, сез аларга якын дуслар булуыгызны ничек белгертер идегез?

(Укучылар кайсы йөрәк сурәтли, кайсы кул кысу күренешләре, һ.б. күрсәтәләр. Соңыннан укучылар түгәрәкләнеп басалар да, җыр белән бетерәләр. Түгәрәк уен.)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Дуслык һәрвакыт бөтен нәрсәдән дә әһәмиятлерәкме?

Слайд 2

Зәңгәр күк - кояш белән дус Иген кыр белән, Җәйләр җылы яңгыр белән Чишмә җыр белән Күлләр- аккошлар белән дус Май - сирень белән Төн якты йолдызлар белән Мин сезнең белән.

Слайд 3

Дуслык ул - яхшылык, Дуслык ул - яктылык, Дуслык ул - кояштай нур чәчә.

Слайд 4

Дустың булмаса - эзлә Тапсаң - югалтма.

Слайд 5

"Яраткан сыйныф җитәкчесе"

Слайд 6

Дуслык төрләре Табигат ь белән дуслык Китап белән дуслык Төрле район кешеләре белән дуслык Төрле милләт кешеләре арасында Хайваннар белән дуслык Башка район укучылары белән дуслык Кызлар дуслыгы Малайлар дуслыгы Кызлар, малайлар дуслыгы Халыклар дуслыгы

Слайд 7

Җирне саклап кала алмабыз, Дуслашмаган килеш без. Шуңа күрә барыбыз да, Дус булырга тиешбез. Без яшибез бер үк җирдә, Без- күршеләр Без- әйдәгез дуслар булыйк Без- кешеләр.

Слайд 8

Бир кулы ңны, бир кулыңны, Булсын әле түгәрәк. Әйе шул, әйе шул, Булсын әле түгәрәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы (сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68сәг ать)

Аңлатма язуы Эш программасы статусы.            Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм ...

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

Сыйныф сәгатьләре

Сценарии и презентации к классным часам...

Кешелек мәнфәгатьләрен кайгыртучы ватанпәрвәр галим

Кешелек мәнфәгатьләрен кайгыртучы ватанпәрвәр галим...

Сыйныф сәгатьләре

Сыйныф сәгатьләре өчен язмалар...

Сыйныф сәгатьләре

Балаларга сыйныф сәгатьләре вакытында үткәрелгән материал...