Сыйныф сәгатьләре
классный час (10 класс) на тему

 Сыйныф сәгатьләре өчен язмалар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syynyf_sgatlre.doc83 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Кичер әнкәй кайта алмавымны ....”

 /Әфганстанда һәм Чечняда хезмәт иткән якташларыбыз белән очрашу/

 Максат: Әфганстанда һәм Чечняда хезмәт иткән якташларыбыз белән очрашу, хәрби хезмәт кешеләрен олылау, укучыларда гражданлык хисләре тәрбияләү.

 Җиһазлау:

-        магнитафон

-        сугыш халәтен чагылдырган тавышлар

 

 Тәрбия сәгате барышы

Укытучы: Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Соңгы елларда ил сакчысы булып хезмәт итәргә теләүче яшьләребезнең саны кимегәннән кими, армиягә һәм хәрби хезмәтләргә ихтирам да элеккечә югары түгел. Кораллы Көчләргә һәм хәрби хезмәткә мондый мөнәсәбәтнең сәбәпләре мәгълүм: Әфганстан һәм Чечня җирендәге сугыш хәрәкәтләре, хәрби промышленностьны үстерүгә тиешле игътибар итмәү, хәрбиләрнең хезмәтен тиешенчә бәяләмәү, шулай ук РФ Кораллы Көчләре сафларында уставка каршы гамәлләрнең еш булып торуының вакытлы матбугатта чагылышы ...

         Әлеге очрашу хәрби хезмәт кешеләрен олылау, армиядә һәлак булган егетләребезне искә алу, балаларда гражданлык хисләре тәрбияләү максатыннан уздырыла.

 

/Магнитофон язмасында сугыш халәтен чагылдырган тавышлар яңгырый. Ике укучы симфоник музыка барышында Р. Фәйзуллинның “Кичер әнкәй кайта алмавымны” шигыреннән өзек укый/

1 нче укучы:

Кичер, әнкәй, кичер

Кайта алмавымны!

Чит ил туфрагында

Ятып калганымны.

2 нче укучы:

Язмышымны белми

Озак көткәнсеңдер.

“Кайтмый калмас ул”,- дип

Өмет иткәнсеңдер.

1 нче укучы:

Барсын илгә бирдем,

Ни бар көчем булды.

Һәлак булуым да

Халкым өчен булды.

2 нче укучы:

Кичер, әнкәй, кичер

Кайта алмавымны!

Чит ил туфрагында

Ятып калганымны ...

1 нче укучы:

Кайтырыма бер ай калганда

Дошман тубы өзде гомерне.

Кичерегез, газиз туганнарым,

Әйталмадым соңгы гозерне.

2 нче укучы:

Әфганстан, ташлы туфрагыңа

Ятып калды тәнем мәңгегә.

Мәңгелеккә ятып калганыма

Гаепле соң хәзер кем генә?

Әнкәемнең ап-ак чәчләренә

Гаепле соң хәзер кем генә?

1 нче укучы:

Түз, күз нурым, тиздән күрешербез, дип

Язган идең соңгы хатыңда.

Хуш, Әнкәем, сине күралмыйча

Ятып калдым таулар артында,

Ятып калдым таулар артында.

Укытучы: Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомеренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең исемен, алар турындагы мәгълүматны җентекләп укысак, туган илгә беркайчан да әйләнеп кайтмаячак якташларыбызга карата сагыш һәм әрнү хисе түгел, бәлки аларның “намус” һәм “хәрби бурыч” төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану хисе кичерәбез.

5 нче укучы: Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти.

6 нчы укучы: 1979 елның 27 декабрендә Советлар Союзы хөкүмәте карары нигезендә Әфганстан территориясенә чикләнгән күләмдә гаскәрләр кертелде.

         Сугыш ... Ун ел буе дәвам иткән сугыш ...

         Күпме кешеләрнең гомерен өзгән каһәр суккан сугыш

         Безнең Республика территориясеннән чакырылган 9 меңнән артык солдат һәм офицер әфган җирендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашты. Күп кенә каһарман һәм батыр егетләр бүләкләргә лаек булды. 250 сугышчы – төрле орденнар, 1415 кеше медальләр белән бүләкләнде.

         Әфган вакыйгаларыннан соң 2 дистәдән артык ел үтеп китте. Бу вакыт эчендә төрле үзгәрешләр булды. Ләкин 10 ел буе дәвам иткән сугыш нәтиҗәсендә һәлак булган, хәконтузия, җәрәхәт, авырулардан үлгән, хәбәрсез югалган меңләгән сугышчы һәм хезмәткәрнең исеме хәтердән беркайчан да җуелмас.

 

 3 нче укучы: Сугышлар бүген дә дәвам итә. Күпме япь-яшь егет Чечня җирендә ятып калды. Меңләгән ата-ана газиз улларын югалтты. Якты дөньяның һәр таңына сөенеп яшәргә дә яшәргә тиеш булган күпме сөлектәй егетне сугыш алып китте ...

4 нче укучы:

Мин зиратка керәм,

Алда – каберлекләр ...

Берәү, икәү, өчәү ... егерме ...

Тукта, Кызыл йолдыз куелганы

Солдат каберлеге түгелме?

     Яшь агачлар үсә өстендә,

     Ак чәчәкле венок куелган.

     Ә исеме җуелмаслык итеп

     Мәрмәр ташка тирән уелган.

Якынрак килеп укыйм,

Дулкынлана минем йөрәгем.

Мондый тыныч көндә ник үлде икән? –

Мин ни уйларга да белмәдем.

7 нче укучы: Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк!

8 нче укучы: Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан, Чечня җирләрендә сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбыз, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлеге алдында баш иябез!

9 нчы укучы: Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен!

ТЕМА:ТОРМЫШЫҢА КУРКЫНЫЧ ЯНАСА

Максат: Укучыларның алаларның үз-үзләренең һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышына янаган куркынычны тиешенчә бәяли белергә өйрәтү; фатир талауны булдырмый калу, мондый хәл булган очракта, үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә төшендерү, кирәк булса, матди байлык, саләмәтлек, тормышны саклап калуга сәләтле итеп тәрбияләү.

Җиһазлау:

       Карточкалар

       Тест биремнәре

 Тәрбия сәгате барышы:

/Соңгы вакытта илебездә барган вакыйгаларның тискәре йогынтысы нәтиҗәсендә, җинаять кылулар саны күбәйде. Шуны истә тотып без сигезенче сыйныф укучылары белән фатир талаучылар белән күзгә-күз очрашканда саклану чараларын карап китәрбез/

Укытучы: Сезнең гаилә 4 нче катта балконлы фатирда яши. Әти-әниегезгә фатирның исән-имин торуын тәэмин итү йөзеннән, нинди киңәш бирер идегез?

Сайлап алу өчен җаваплар:

1.    Күршеләрегездән сез өйдә югында почта әрҗәсеннән газета-журналларны даими алып торуларын үтенергә

2.    Китәр алдыннан, форточкаларны ачып куярга

3.    Балконга кер элеп калдырырга

4.    Радионы яки берәр бүлмәдә ут кабызып калдырырга

5.    Теле-, видеоаппаратураның алына торган өлешәрен салдырып алырга

6.    Телефонны өзәргә

7.    Кран, газ, ут приборларының сүнгән булуына инанырга

8.    Кыйммәтле әйберләрне бикләнә торган шкафка куярга

9.    Туганнарыгыздан әледән-әле фатирга килгәләп торуларын үтенергә

10.                      Үтә кыйммәтле әйберләрне вакытлыча туганнарыгызга илтеп торырга

 Укытучы: Фатир талауны булдырмый калуда ярдәм итүче кайбер кагыйдәләрне искә төшереп үтә:

-         кыйммәтле әйбер, акча, байлык белән мактанмаска

-         яңа гына танышкан дусларыңны өйгә алып кайтмаска

-         фатир ачкычын келәм астында, почта әрҗәсендә һ.б. шундый урыннарда калдырмаска

-         күршеләрегездән сез югында почтаны алып торуларын үтенергә

-         радионы кабызган килеш калдырырга (ләкин утны түгел)

-         эт өргән тавыш чыгаручы кыңгырау куярга

-         тәрәзәләргә тимер рәшәткә урнаштырырга

-         ишекләрне ныгытырга

Укытучы: Ә хәзер “Урлау” һәм “талау” сүзләрнең мәгънәләрендәге охшашлык һәм аерманы ачыкларга кирәк.

-         “Урлау” дигәннән укучылар сез нәрсә аңлыйсыз? “Урлау” һәм “Талау” сүзләре бер-берсеннән ничек аерыла?

“Урлау” – кеше – кара күрмәгәндә бүтәннәр байлыгын үзләштерү

“Талау” (кычкыртып талау) – шулай ук урлау, ләкин кеше күз алдында мал-мөлкәтне тартып алу.

Укытучы: укучылар, әгәр дә җинаятьче алдау юлы белән фатирга үтеп керсә? Мондый хәлләр гадәттә өлкәннәр өйдә юк чакта була. Өйдә ялгыз калганда үтәргә тиешле төп кагыйдәне балалар барысы да белә: “Чит кешегә ишек ачмаска!”

         Ләкин тормышта төрле очраклар, хәтта чит кешене өйгә кертергә ярый торганнары да булырга мөмкин. 

1.    Мәсәлән, әти-әнисе эштә чакта яшүсмер өйдә берүзе генә шаулап аккан суны туктата алмый. Ул телефон аша слесарь чакырта. Слесарь килә, ишек шакый.

2.    Кинәт кенә күршегезнең хәле начарланды, ди. Аның янына килгән табибның тиешле даруы юк. Табиб ишек шакый һәм хастаханәгә кирәкле дару сорап шалтыратырга рөхсәт итүне үтенә.

Бу очракларда нишләргә? /Укучылар нәтиҗә ясыйлар/

Укытучы: Беренче очракта ишек ачканчы, сантехникның фамилиясен сорарга һәм, телефоннан аның эш урынына шалтыратып, шундый фамилияле кешене чакыру буенча җибәрү-җибәрмәүләрен белешергә. Телефон булмаган очракта, сантехникны өйгә берәр яхшы таныш булган күрше белән бергә генә кертергә мөмкин.

Бирем: Өйдә берүзегез булган вакытта сантехник, электрик һ.б. килеп ишек шакыса, нишләргә? Тәкъдим ителгән җаваплар арасыннан сез дөрес санаганнарын билгеләргә

Җаваплар:

1.    Бу кешене фатирга кертергә һәм эшләгәнен карап торырга

2.    Ишек “күз”еннән карап, килгән кешенең беүзе булуына инанырга

3.    Алгы бүлмәдән кыйммәтле әйберләрне алып куйгач кына ишек ачарга

4.    Өйдә берүзегез булуны әйтеп, сантехникка кич белән килергә кушарга

5.    ЖКО га шалтыратып, аларда бу кешенең эшләү-эшләмәвен белешергә

6.    Ишекне ачып килгән кешенең документларын сорарга

7.    Килгән кешене күршеләр белән генә өйгә кертергә

8.    Бу кешене өйгә кертеп, үз эшләрең белән шөгыльләнүне дәвам итәргә

Укытучы: Әйтик, сез өйдә берүзегез генә булган чакта ишекне вата башладылар, ди. Җинаятьченең өйдә кеше юк дип уйлаган булуы мөмкин. Димәк, аңа ялгышканын белдергә кирәк. Сез бу очракта нәрсә эшләр идегез?

/Радио һәм телевизорны бар көченә кабызып куярга; өйдә тагын кемдер бар дигән фикер тусын өчен, “кемгәдер” кычкырып мөрәҗәгать итәргә кирәк. Куркып, каракның китеп баруы ихтимал. Ләкин җинаятьченең алдан ук әзерләнеп килгән талаучы булуы да мөмкин. Шулай икән аңа фатир эченә керергә хәлдән килгәнчә комачауларга кирәк: ишек чылбырын эләргә, берничә йозакка бикләнергә һ.б. Шуннан соң милициягә шалтыратып, төгәл адресны әйтергә; телефон булмаса, суүткәргеч торбаны шакып шакып яки форточкадан кычкырып, якын-тирәдәгеләрне ярдәмгә чакырырга кирәк. Инде милекне саклап калу мөмкинлеге юк икән, гомереңне саклап калу өчен тырышу мөһим. Чөнки талау нияте белән килгән җинаятьче – кызгану хисләренә ия булмаган рәхим-шәфкатьсез зат. Җиңеп чыгарга көчең җитмәсә, каршылык күрсәтүдән дә мәгънә юк. Соңыннан милициягә ярдәм итү максатыннан, җинаятьченең тышкы билгеләрен (йөзе, чәче, тавышы, буе һ.б.) хәтерләп калу мөһим. (Тышкы билгеләрне бер укучы мисалында күрсәтергә мөмкин)

         /Үтелгән материал тест сораулары ярдәмендә ныгытыла./

Сорау: Милекне һәм иминлегеңне саклап калу өчен нишләргә?

Җаваплар:

1.    тимер әйбер белән торбага шакырга

2.    ишекне авыр әйбер белән терәтеп куярга

3.    музыка, телевизор кабызырга

4.    акча һәм кыйммәтле әйберләрне яшерергә

5.    тиз генә ишекне ачып, чыгып йөгерергә

6.    балконга чыгып бикләнергә

7.    үз-үзеңне саклау йөзеннән, берәр очлы тимер әйбер белән коралланып, ишекне ачарга һәм: “Гафу итегез, сез адресны бутагансыз!” – дияргә.

Укучылар дөрес җавапларны билгеләгән вакытта тактага үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган плакат эленә:

-         таныш булмаган кешегә ишек ачмагыз

-         кемдер ишек ватып фатирга керергә омтылса, өйдә кеше барлыгын сиздерә торган тавышлар чыгарыгыз (кычкырыгыз, радио, телевизор кабызыгыз)

-         ишекне авыр әйбер белән терәтегез яки чылбырын элегез

-         “02” телефоны белән милициягә шалтыратып, төгәл адресны әйтегез

-         форточкадан кычкырып, тирә-юньдәгеләрне ярдәмгә чакырыгыз

-         көчегез җитмәсә, җинаятьчегә каршылык күрсәтегез

-         һөҗүм итүчеләрнең тышкы билгеләрен хәтерләп калырга тырышыгыз.

Өй эше: Сез авылда торасыз ди. Өйгә кайтып кергәндә, ишекнең ватып ачылган булуын күрдегез һәм өй эчендә ят тавышлар ишеттегез, ди. Бу очракта нишләрсез? Шушы сорауга җавап әзерләп килергә.

 Ф. И. О. __________________________________

1. Сезнең гаилә 4 нче катта балконлы фатирда яши. Әти-әниегезгә фатирның исән-имин торуын тәэмин итү йөзеннән, нинди киңәш бирер идегез?

Сайлап алу өчен җаваплар:

1.     Күршеләрегездән сез өйдә югында почта әрҗәсеннән газета-журналларны даими алып торуларын үтенергә

2.     Китәр алдыннан, форточкаларны ачып куярга

3.     Балконга кер элеп калдырырга

4.     Радионы яки берәр бүлмәдә ут кабызып калдырырга

5.     Теле-, видеоаппаратураның алына торган өлешәрен салдырып алырга

6.     Телефонны өзәргә

7.     Кран, газ, ут приборларының сүнгән булуына инанырга

8.     Кыйммәтле әйберләрне бикләнә торган шкафка куярга

9.     Туганнарыгыздан әледән-әле фатирга килгәләп торуларын үтенергә

10. Үтә кыйммәтле әйберләрне вакытлыча туганнарыгызга илтеп торырга

 

Ф. И. О. ________________________________________

2. Өйдә берүзегез булган вакытта сантехник, электрик һ.б. килеп ишек шакыса, нишләргә? Тәкъдим ителгән җаваплар арасыннан сез дөрес санаганнарын билгеләргә

Җаваплар:

1.     Бу кешене фатирга кертергә һәм эшләгәнен карап торырга

2.     Ишек “күз”еннән карап, килгән кешенең беүзе булуына инанырга

3.     Алгы бүлмәдән кыйммәтле әйберләрне алып куйгач кына ишек ачарга

4.     Өйдә берүзегез булуны әйтеп, сантехникка кич белән килергә кушарга

5.     ЖКО га шалтыратып, аларда бу кешенең эшләү-эшләмәвен белешергә

6.     Ишекне ачып килгән кешенең документларын сорарга

7.     Килгән кешене күршеләр белән генә өйгә кертергә

8.     Бу кешене өйгә кертеп, үз эшләрең белән шөгыльләнүне дәвам итәргә

  

Ф. И. О. ______________________________________

3. Сорау: Милекне һәм иминлегеңне саклап калу өчен нишләргә?

Җаваплар:

1.     тимер әйбер белән торбага шакырга

2.     ишекне авыр әйбер белән терәтеп куярга

3.     музыка, телевизор кабызырга

4.     акча һәм кыйммәтле әйберләрне яшерергә

5.     тиз генә ишекне ачып, чыгып йөгерергә

6.     балконга чыгып бикләнергә

7.     үз-үзеңне саклау йөзеннән, берәр очлы тимер әйбер белән коралланып, ишекне ачарга һәм: “Гафу итегез, сез адресны бутагансыз!” – дияргә.

ТЕМА: Сезнең тормыш үзе бер батырлык

          Бүгенеге очрашуны яшьлекләре сугыш чорына туры килгән, җиңү көнен якынайту өчен алны, ялны белми тылда эшләгән, тыл ветераннарына багышлыйбыз.

Табигатьтә кыш,

Илем туфрагына

Карлар шаулап яуганда

Чал тарихның теләге шул

Кешелеккә язсын тагын мең ел

Үткәннәрне барлап яшәргә.

         Мин 41 нче еллар пәрдәсен ачам. Әйдәгез үткәннәргә күз салыйк. Менә сезнең алдыгызда 41 елның җәй башы. Авылларда сабан туйлары гөрли. 1941 нче ел 22 июнь иртәсе. Илебезнең аяз күген кара болыт каплый. Кешелек тормышындагы нәкъ 1418 көнгә сузылган авыр көннәр башлана. Шушы аяусыз көрәштә авылыбыз ..... улын югалта. Бик күпләр имгәнү ала. Сугыш ирләрне дә, хатын-кызларны да, карт корыны да, яшь-җилкәнчекләрне дә сындырып сыный. Ләкин халкым сынатмый.

Хөрмәт итәм татар хатыннарын,

Ихтирамым олы йөрәктә.

Ярата һәм яраттыра алар,

Ирләр була белә кирәктә.

Олы җанлы алар, иң нык заттан

Андый ныклык юктыр ташта да,

Күңеле тулса бер капланып елый

Яшь күрсәтми генә башкага.

Чыдамлылар алар, чыдамлылар

Иңгә салып авыр елларын

Күпме хатын әнә әле булса

Яудан көтә ирен, улларын.

Ничек инде хөрмәт итмисең ди,

Алихәдәй шундый хатынны.

Табигате белән шундый тыйнак алар

Табигате белән акыллы.

         Авылыбыз халкы, сугыш чорында барысы да фронт өчен дип эшләде. Бөтен авырлык хатын-кызлар һәм яшь балаларның көчсез иңнәрендә булды. Игенен дә үстерделәр, урманын да кистеләр, торфын да чыгардылар. Ачы күз яшьләре аша ач – ялангач килеш булсалар да, алар үзләренең фидакарь хезмәте белән, минуты, сәгате, көне, елы белән җиңү көнен якынайттылар.

         Безнең бүгенге очрашуның иң төп кунагының да җиңү өчен өлеше зур булды. Апайларның үзләрен тыңлап китик әле.

         Менә сугыш чорларында булып, андагы вакыйгаларга күз төшереп алдык.

Ак чулпыларын чыңлатып

Таң кызы суга бара.

Киләчәктән үткәннәргә ерак, бик ерак ара.

Чулпы таңнарында чыңлый

Үткәннәрнең авазы.

Ниләр алып килер икән?

Киләчәкнең азагы?

Йокла ай, чулпыларга

Көмеш суга карап ал.

Чагыштырып гасырларны

Киләчәккә күзен сал.

         Бүгенге очрашуда катнашкан өчен зур рәхмәт! Сугыш чорларында һәм сугыштан соңгы авыр елларда бөтен мәшәкать сезнең иңнәрдә булды. Сезнең язмыш данлы. Сезнең язмышлар онытылмас батырлык. Ачы михнәтләр күреп тә, сез сынмадыгыз, сыгылмадыгыз.

         Фидакарь хезмәтегез белән җиңү көнен якынайтканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.

ТЕМА:       Этикет һәм без

 Максат: 

       үз-үзеңне тотуда төп этикет кагыйдәләрен өйрәтү

       аралашу культурасы тәрбияләү

 Сораулар:

1.     Кеше белән кайсы очракта ничек исәнләшәсе? (баш кагу, кул хәрәкәте, кул кысу, кочаклау. Иң еш кулланылганы “Исәнмесез”, дип эндәшү, баш кагу һәм кул хәрәкәте – транспортта очрашканда яки урамда бер-береңнән ерак арада булганда, кочаклау бик якын кешеләрең,  туганнарың белән очрашканда)

2.     Берәр урынга кергәч иң беренче кем исәнләшергә тиеш? (һәрвакытта да керүче кеше исәнләшергә тиеш)

3.     Танышкан вакытта үзе белән кем иң беренче таныштырырга тиеш? (Һәрвакыт мондый кагыйдә саклана: башта олы кеше – кече кешегә, хатын-кыз – ир-атка, җитәкче – хезмәткәргә кулын бирә)

4.     Урамда иң беренче булып кем исәнләшергә тиеш: басып торучымы әллә үтеп баручымы? (үтеп баручы)

5.      Ишектән беренче булып кем керергә тиеш: ир-атмы, хатын-кызмы? (һәрчак беренче хатын-кыз керә)

6.     Транспорка кем беренче утырырга тиеш? (беренче булып хатын-кыз утыра, чыкканда киресенчә)

7.      Баскычтан беренче кем менәргә тиеш? (ир-ат)

8.     Кинога яки театрга соңга калган очракта нишләргә? Залдан үз урыныңны эзләү дөресме? (якындагы буш урынга утырырга кирәк)

9.     Телефоннан сөйләшкәндә кем беренче булып исәнләшә? (беренче булып кем шалтырата – шул)

10. Телефоннан сөйләшкәндә кинәт кенә элемтә өзелсә кабат кем шалтыратырга тиеш? (беренче шалтыратучы)

11.Сез чәчәк һәм бүләкләр алып кунакка киләсез. Бүләкләрне ничек тапшырасыз? Чәчәкне кайсы кулга тотасы? (чәчәкне сул кулга тотарлар, бүләк матур итеп төрелгән булырга тиеш)

12.Хуҗа бүләкне нишләтергә тиеш? (Бүләкне алгач шунда ук ачып карарга тиеш)

 Өстәл әзерләү һәм өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:

1.         Бер минутта сез өстәлдәге әйберләрне дөрес итеп урнаштырырга тиеш. Тәлинкә, чәнечке, пычак, кашык, фужер, рюмка, салфетка бирелә. (Тәлинкәнең уң ягына үткен ягын тәлинкәгә каратып пычак, кашык, ә сул ягына чәнечке куела. Тәлинкә алдына сул якка рюмка, уң якка фужер куела . Салфеткаларны тәлиңкәгә салалар)

2.         Ипи һәм бутербродларны ничек ашыйлар? (Ипине кул белән алып салфеткага яки махсус тәлинкәгә куялар һәм кечкенә кисәкләргә сындырып ашыйлар)

3.         Сезнең тәлинкәгә виноград, апельсин, алма салынган. Аларны ничек ашыйсы? (Виноградны берәр бөртекләп ашыйлар. Алманы пычак белән чистартырга, вак кисәкләргә бүләргә кирәк. Апельсинны шулай ук кисәклисе)

4.         Нәрсә ул “Швед өстәле”? (Өстәлгә төрле ризыклар куела. Кунаклар өстәл янына килеп үзләренә ошаган ризыкны тәлинкәләренә салып алалар һәм читкә китеп урындыкка, диванга һ.б. утыралар)

5.         Тортларны, сумсаларны ничек ашыйлар? (Йомшак тортларны чәй калагы белән вак кисәкләргә бүлеп ашыйлар. Сумсаларны кулга тотып ашыйлар)

6.         Йомырканы кайсы башыннан ватып ашыйлар? (Кайсы башыннан ватсаң да барыбер)

7.         Ашап бетергәч өстәл яныннан ничек кузгалып китәсе? (Өстәл яныннан башкалар белән бергә кузгаласы. Хуҗаларга рәхмәт әйтәсе)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы (сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68сәг ать)

Аңлатма язуы Эш программасы статусы.            Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм ...

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

Сыйныф сәгатьләре

Дуслык һәрвакыт бөтен нәрсәдән дә әһәмиятлерәкме?...

Сыйныф сәгатьләре

Сценарии и презентации к классным часам...

Кешелек мәнфәгатьләрен кайгыртучы ватанпәрвәр галим

Кешелек мәнфәгатьләрен кайгыртучы ватанпәрвәр галим...

Сыйныф сәгатьләре

Балаларга сыйныф сәгатьләре вакытында үткәрелгән материал...