Математик көрәш
материал (5 класс) на тему

Шафигуллина Ильгамия Рамисовна

класстан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematik_korsh.docx44.04 КБ

Предварительный просмотр:

Математик көрәш

(5-6 класслар)

Максат:

1. Укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру;

2. Уйлаган фикерне дөрес итеп формалаштырып әйтеп бирү сыйфатын үстерү;

3. Математика фәненә иҗади кызыксыну уяту;

4. Кызыксынучанлык, эзләнүчәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Исәнмесез кадерле укучылар. Безнең математика атналыгы дәвам итә,  инде 2 нче көнгә дә килеп җиттек. Бүгенге чараның исемен “Математик көрәш” дип атарбыз.

Безнең белән бүген көрәшкә 5 һәм 6 нчы сыйныфлардан математика фәнен яратучы, өйрәнүче, математика белән мавыгучы һәм шөгыльләнүче укучылар җыелган. Әйдәгез аларны каршылыйк. (алкышлар). Кайсы команданың җиңүен билгеләү өчен жюри сайларбыз. Кемнәрне тәкъдим итәрсез. Өч кеше кирәк.

Димәк, башлыйбыз!

  1. Визит карточкасы. Командалар үзләре белән таныштыралар. Исем, девиз, сәламләү.
  2. Безнең беренче  уен “Фикерлибез” дип атала.

Бу уенда сезгә, сез уйлап табарга тиешле сүз турында сорау  бирелә. Әгәр дә сүзне 1 нче тапкырдан белсәгез – 15 очко

                2 нче тапкырдан белсәгез – 10 очко

               3 нче тапкырдан белсәгез – 5 очко  алу мөмкинлегегез бар.

Команда номеры

Белергә тиешле сүз

Сүз турында сөйләүләр

1

НОКТА

1. Ул җөмләдә, картада булырга мөмкин. Кайбер кешеләрнең дәфтәрләрендә, битләрендә дә була ала.

2. Ул төп геометрик фигура.

3. Җөмләнең ахырына куела.

2

КИСЕМТӘ

1. Ул туры һәм тигез.

2. Озын һәм кыска була ала.

3. Башы һәм ахыры бар.

3

ПОЧМАК

1. Өйне, шкафның һәм партаның бар.

2. Анда кайвакыт балалар да булырга мөмкин. Мин кайвакыт булам анда. Аңа бәрелсәң синяк чыгарга мөмкин.

  1. Икенче  уеныбыз исә, “Тизрәк уйла!” дип атала.

Бу уенда командаларга 12 шәр сорау бирелә. 1 минут эчендә сорауларга җавап табарга кирәк. Ничә сүзне дөрес әйтсәгез шулкадәр очко алырсыз.

1 нче командага сораулар:

1. Кайсы үсемлекне сукыр кеше дә күрә (Кычыткан);

2. Ике кулда 10 бармак, 10 кулда ничә бармак? (50);

3. Тәүлек кайчан кыскарак, кыш көнеме, җәй көнеме? (тигез);

4.Беренче рус хатын- кыз математигының исем, фамилиясе (С.Ковалевская);

5. Гаиләдә 6 малай, һәркайсының бер сеңлесе бар. Гаиләдә ничә бала?(7);

6. Яссылыктагы ике кисешмәүче туры ничек дип атала (параллель);

7. Бабай, әби, кыз, Жучка, мәче, тычкан тарта торгач шалканны тартып чыгаралар. Шалканга барлыгы ничә күз караган. (12);

8. Нинди ике санның тапкырчыгышы да, суммасы да бер үк санны бирә (2 һәм 2);

9. Капка астыннан 6 пар ат аягы күренә. Ишек алдында ничә ат бар? (3);

10. Иван Петровичка эшкә бару өчен бер сәг ярым вакыт кирәк. Кайтканда ул шул ук юлны ашыкмыйча 90 мин та кайта. Эшкә барганда тизрәк барамы, әллә кайткандамы? (тигез).

11. Груша алмадан авыррак, ә алма персиктан авыррак булса, груша авырракмы әллә персик мы?
        
Җавап : груша.

12. Әгәр иртәгәге көн кичә булса, ә якшәмбегә кадәр якшәмбедән кичәгеге көнгә кадәр вакыт калса, бүген нинди көн?

        Җавап : среда(чәршәмбе).

2 нче командага сораулар:

1. Гади санның бүлүчеләре ничә? ( 2)

2. Бер туры өстендә ятмаган 3 нокта һәм шул нокталарны пар-пар тоташтыручы 3 кисемтәдән торган геометрик фигура (өчпочмак);

3. Иң кечкенә натураль җөп сан? (2)

4. “Эврика!” сүзен кем әйткән (Архимед);

5. Сәгатьнең чиреге күпмегә тигез? (15минут)

6. Математикада ничә цифр бар? (10)

7. Нинди автомобильнең эмблемасы 4 боҗралы? (ауди)

8. Әйләнәнең теләсә кайсы ике ноктасын тоташтыручы кисемтә (хорда);

9. Санның йөздән бер өлеше? (процент)

10. Яссылыкта ноктаның торышын нәрсә билгели? (координата)

11. Ике малай гитарада, ә өченчесе балалайкада уйный. Миша һәм Петя, Петя һәм Юра төрле уен коралларында уйнаса, Юра нинди уен коралында уйный?

       Җавап : Юра гитарада уйный.

12. Нуль һәм җөп саннар белән тәмамланучы саннар турында нәрсә әйтеп була?

        Җавап :җөп.

Өстәмә сораулар:

- Өч сыерда ничә мөгез ? (6)
- Квартетта ничә музыкант уйный? (4)
- Иң кечкенә ике урынлы сан? (10)
- Бер пот ничә кг? (16 кг)

4. Өченче  уеныбыз  “Бергәләп чишәбез!”  дип атала. Командаларга бер төрле мисал бирелә. Рацианаль юл белән кем тизрәк чишә.

(1218 : 3 + 3785 x 68) x (371 + 23 x 78 – 2165)

Алар чишкән вакытта болельщиклар белән “Кемнең болельщик буласы килә?” дигән уен уйнап алабыз.

5.Капатиннар ярышы. Бу уен “Шигырь яздык утырып” дип атала.

Бу уенда, бирелгән сүзләрдән рифмага туры китереп ике куплет шигырь язарга кирәк. Математик шигырь булса тагын дә әйбәт.

................ ямансу

.............юаныч.

...............Пифагор,

.................. куаныч.

.................... укытучы,

.....................күңелле.

................. тискәре сан,

................... укучы.

Безнең капитаннарыбыз эш белән мәшгуль булганда, без тамашачылар белән уен уйнап алырбыз. 

1 нче тамашачыга – 2 гә бүленә торган сан урынына “Әйтмим” сүзе әйтеп 1 дән 30 га кадәр санарга.

2 нче тамашачыга - 3 кә бүленә торган сан урынына “бик дөрес” сүзе әйтеп 1 дән 30 га кадәр санарга.

6.Киләсе уен “Рәсем ясыйсы килә” дип атала.

Бу уенда сез, төп цифрлар ярдәмендә кеше рәсеме  ясарга тиешсез. Рәсем ясаганда кайсы команда күпме цифр кулланган, шулкадәр очко алачак. Рәсем матур да булырга тиеш.

Безнең ярышучыларыбыз эш белән мәшгуль булганда, без тамашачылар белән уен уйнап алырбыз. 

“Минем альпинист буласым килә” дигән интеллектуаль уен.

7. Киләсе уен “СОБИРАЛКИНО” дип атала.

Бирем: Греческий крест (безнең эрага кадәр 500 ел элек) Борынгы греклар андый крестны ипи өстенә сыза торган булалар. Аны яшәү символы дип йөртәләр. Бирелгән рәсемдә пунктир сызыклар буенча бу крестны кисегез һәм аннан квадрат төзегез. Кем бекренче төзеп бетерә шул команда җиңүче була.

http://festival.1september.ru/articles/312824/img1.jpg

http://festival.1september.ru/articles/312824/img2.jpg

Командалар эш эшләгән арада, без тамашачылр белән “Мәкальне тап!” дигән  уен уйнап алырбыз.

     Мин хәзер сезгә, үзгәртелгән мәкальләр әйтәм, информатика өлкәсенә кагылышлы. Сез аларны дөресләп әйтегез.

Биремнәр

Җаваплар

Скажи мне, какой у тебя компьютер, и я скажу, кто ты.

Скажи мне, кто твой друг, и я скажу, кто ты.

Компьютер памятью не испортишь.

Кашу маслом не испортишь.

Дареному компьютеру в системный блок не заглядывают.

Дареному коню в зубы не смотрят.

В Силиконовую долину со своим компьютером не ездят.

В Тулу со своим самоваром не ездят.

Утопающий за F1 хватается.

Утопающий за соломинку хватается.

Бит байт бережет.

Копейка рубль бережет.

Что из Корзины удалено, то пропало.

Что с возу упало, то пропало.

Вирусов бояться – в Интернет не ходить.

Волков бояться – в лес не ходить.

За одного хакера семь кандидатов наук дают.

За одного битого семь небитых дают.

Всяк Web-дизайнер свой сайт хвалит.

Всяк кулик свое болото хвалит.

8. Киләсе уен “Куып тот!” дип атала.

        Бу уенда ниндидер сүз турында аңлатма әйтелә. Сүзне тапкан команда  кул күтәреп җавапны әйтергә тиеш. Җавап дөрес булмаса фикерләр дәвам ителә. Һәр дөрес әйтелгән җавапка 5 очко

БИЕКЛЕК

Кешеләрнең дә, өйләрнең дә, фигураларның да була. Зурырак һәм кечерәк тә була ала. Сездә дә бар, миндә дә бар.

ӘЙЛӘНӘ

Ул чәшкәдә дә бар. Телевизорда поле чудес уенында да күрәбез без аны. Аны без диаграмма төзегәндә дә файдаланабыз. Аны циркуль ярдәмендә төзиләр.

ЦИЛИНДР

Агач кәүсәсенә охшаган әйбер. Элек шундый исемдәге баш киемнәре киеп йөргәннәр.

ТАМЫР

а) Агачта бар. Суүсемнәрдә юк. Тигезләмәнеке бар.

ТИГЕЗЛӘМӘ.

а) Аның яфраклары, ботаклары бармы, белмим, ләкин аның тамыры бар. Бер булырга мөмкин, хәтта берничә дә. Кайберләрен дә тамыр юк.

б) Кайвакыт мәсьәләләрне аның ярдәмендә чишәләр.

в) Икенче класста алар гади, 7 нче класста сызыкча, 8 класста квадрат, 10 класста тригонометрик була.

ДӘФТӘР.

а) Бу әйбер һәрбер укучыга кирәк. Беренче класс укучысында да, 11 нче классларда да, укытучыларда да, укырга кермәгән детсад балаларында да бар.

б) Югары класс укучыларында ул күбрәк, кайберләрендә берәү генә.

 в) Элеккеге заманнарда ул булмаган. Шуңа күрә кешеләр каен кайрыларына, такталарга язганнар, ә сугыш вакытында газета битләренә. Ә хәзер аны әти-әниләр 1 сентябрь җитүгә һәр балага алалар. Ул юллы да, шакмаклыда була.

Вопрос первой команде: (стартовый балл – 5)

а) Иногда она происходит в жизни человека и даже несколько раз.

б) Она может касаться работы, учебы, места жительства.

в) Особенно их любят ученики, потому что у них они бывают каждый день, причем по несколько раз.

г) Иногда ученики их ждут, не дождутся, потому что боятся двойку получить, иногда из-за лени, иногда, чтобы просто отдохнуть.

д) И тогда звенит звонок и начинается она.

(перемена)

Вопрос второй команде:

а) Некоторым хочется, чтобы он быстро кончался, и они были бы свободны, могли бы играть, бегать, а он все никак не кончается.

б) Кто-то их любит, а кто-то нет, потому что на них надо думать головой, писать, решать, отвечать.

в) Иногда что-то делаешь-делаешь, а когда проверят – двойку поставят.

г) Говорят, что неправильно решил задачу или пример.

д) А может времени не хватило, ведь он всего 45 минут длится.

(урок математики)

9. Өй эше. Командаларга берәр пантомимо әзерләргә кушылган иде. Саннар кергән берәр әйтем, яки мәкальгә.

10. Ахыргы конкурсыбыз “Угадайкино” дип атала. Банкада ничә конфет булуын санамыйча әйтергә. Кайсы команда дөрес җавап бирә бер очко һәм конфетлар шул командага.

Укытучының йомгаклау сүзе.

          Кеше вакланмага ошаган. Санаучы – ул аның турында башка кеше уйлаган яхшы яклары, ә ваклаучы – ул үзе турында үзе уйлаган фикерләре. Шуны онытмагыз: Санаучы зуррак булган саен вакланма да зур дигән кагыйдә математикада гына түгел, ә тормышта да дөрес.  Үзегезнең белемнәрегезне ныгытыгыз, баетыгыз, аны n- нчы дәрәҗәгә күтәрегез. Булган җитешсезлекләрдән, уңышсызлыклардан бары дөрес тамырны гына табыгыз, ә дөньяга  гуманлылык призмасы аша карагыз.

Уңышлар Сезгә!

Пычак урта мәктәбе

 

5 – 6 класслар өчен

Шафигуллина И.Р.,

математика укытучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок-исследование по математике в 6 классе « Здоровьесберегающие задачи математики. Роль математики в борьбе с курением»

Этот урок посвящен  научному исследованию. Одной из самых актуальных проблем современности является увеличение курящих людей, особенно школьников. Какова роль математики в борьбе с курением....

Рабочая программа по математике в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования на основании примерной программы по математики 5-9 классы. Математика 5 класс: И.И.Зубарева, А.

Рабочая программа разработана  на один учебный год:   в основу программы положены педагогические и дидактические принципы (личностно ориентированные; культурно ориентированные; деятельно...

Программа курса "Математика 5, 6 класс" (к учебникам Математика 5, Математика 6, авт. Зубарева И. И., Мордкович А.Г.)

Программа по математике для преподавания предмета в 5 и 6 классах по учебникам Зубаревой И. И., Мордковича А. Г. содержит пояснительную записку, в которой отражены: учебно-методическое сопровождение п...

Авторская программа элективного курса по математике Практикум по математике: математика в задачах

Элективный курс "Математика в задачах" рассчитан на учащихся 11 классов общеобразовательных классов, имеющих слабую математическую подготовку при решении задач. ...

Обобщающий урок по математике в 5 классе."Математика в мире животных и животные в математике"

Данный урок сопровождается показом презентации. Презентация  используется в качестве иллюстрации к уроку математики в 5 классе при повторении курса математики.Цели: развитие вычислительных навыко...