Туган тел көне
материал

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

21 нче февраль - Туган тел көненә багышланган чара

Скачать:


Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районы

гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

“1 нче гимназия”

21 нче февраль – Туган тел бәйрәме

ачык чара

Югары  категорияле

татар теле һәм татар әдәбияты

укытучысы Ильдарханова З.М.

21 нче февраль – Туган тел бәйрәме

әдәби-музыкаль кичә

Тылсымчы (Алсу Имамиева). Исәнмесез, балалар! Мин җир йөзендә барлык илләрне  гизеп йөрүче Тылсымчы булам. Сезне гел күзәтеп тордым һәм гимназия укучылары бик ошагач, Сезнең янга килдем. Мине болай Шигъриназ дип тә йөртәләр әле. Мин бит бик нык шигырьләр яратам. Менә бүген бәйрәм буласын белгәч, Сезнең янга ашыктым, үземнең иң яраткан шигыремне алып килдем.

                       Шигырь сөйли. Г. Тукай “Туган тел”.

        И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

        Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

        Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

        Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

        И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

        Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

         И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

        Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Хода

                                                 

Ә хәзер мин сезнең бәйрәмегезне рәхәтләнеп караячакмын. Сүзне сезгә бирәм. Рәхим итегез, дусларым!

Малай белән кыз чыга.

Ренат. Кара әле, Айзилә, нинди супер уен? Воще крутой уен бу! ( телефонын күрсәтә)

Айзилә. Ренат, ничә мәртәбә әйттем бит, супер түгел, бик шәп! Крутой түгел, ә “заманча”дип.

Ренат. Ну шуннан, әйтмәдем, ди, шул “супер” дигән сүзне! Күңелең булдымы?

Айзилә. Без синең белән сөйләштек бит инде, безнең Туган телебез болай да матур, аһәңле дип. Безгә башка тел сүзләрен катнаштырмасак та, телебез бик бай бит безнең!

Ренат. Анысы белән килешәм дә бит! Менә чыга да китә инде авызымнан. Сизми дә калам.

Айзилә. Ә беләсеңме, Ренат, 21 нче февраль – Туган тел көне. Без бүген шушы мөһим датаны билгеләп үтәргә җыелдык.

Айзилә. Бәйрәм белән котларга Зарипова Гөлназ да килгән. Тыңлыйбызмы?

Җыр. Зарипова Гөлназ.

Нияз. Кая киткән соң бу Ренат белән Айзилә? Үзләре мине бәйрәмгә чакырдылар? Ә үзләре...

                                      Ренат һәм Айзилә чыга.

Ренат. О-о, Нияз дус! Хәлләрең ничек? Килеп җиттеңме? Соңгарак калдың дисәм...

Нияз. Сәлам, сәлам! Әйе, бераз соңгарак калдым. Авылдан әбием килгән иде дә. Һич чыгып китеп булмый. Улым, ди, берүк тәмле телле була күр,ди. Мин әйтәм: “Әби, дим, кәнфит белән торт кына тәмле була, дим. Үзең беләсең бит, Торт белән кәнфит – минем иң йомшак як, эрим дә китәм инде менә.

Ренат. Анысы шулай. Синең эчеңдә “кәнфит корты” утыра бит!

Айзилә. Тик шулай да әбиең бит сиңа бик дөрес әйткән! Ул сиңа кәнфит күп ашарга кушмаган, ә бәлки кешеләр белән матур итеп сөйләшергә кушкан.

Нияз. Ә-ә, шулаймыни?! Мин шуны да аңламаганмын!

Айзилә. Менә син безнең укучыларыбызның чыгышларын тыңлап кара. Алар нәкъ менә тәмле телле балалар!

                                                Шигырьләр сөйлиләр.

Башлангыч сыйныфлар.

Ренат. Нияз, менә син татар җырларына ничек карыйсың?

Нияз.  Мин татар җырларын бик яратып тыңлыйм. Бигрәк тә моңлы көйләрне үз итәм.

Ренат. Алайса, рәхим ит. Сәхнәдә үзенең “Син сазыңны уйнадың” җыры белән Айзилә Вахитова.

Вахитова Айзилә.Җыр. “Син сазыңны уйнадың”  

Нияз. Матур җырлый име, Ренат. Күңел кылларына үтеп кереп, татар халкым белән горурлык хисләре уята.

Ренат. “Милли моң” дигәч, Г. Тукайның “Милли моңнар” шигыре искә төште. “Ишеттем мин кичә берәү җырлый...” Бөек шагыйребез дә татар көе, татар моңы белән чын күңелдән горурланган. Ә бу шигырь белән безне 10 нчы сыйныф укучысы Тимербаев Илназ таныштырыр.

   

                                              Тимербаев И.  Шигырь. “Милли моңнар”

Нияз.Ренат, ә менә син үзең нинди җырларны яратасың?

Ренат. Миңа татар телендәге эстрада җырлары күбрәк ошый. Бигрәк тә яшь артистлар башкаруында. Әйтик, Ландыш, Мәликә, Иркә...

Нияз. Ә Иркә дигәннән, безнең  Айзилә Иркә репертуарыннан бер җыр башкарам, дигән иде бит.

Ренат. О, шәп бит бу! Әйдә үзен бирегә чакырыйк.

Вахитова Айзилә.Җыр “Син янымда булмагач”

Ренат. Туган телем – анам теле. Чыннан да, безнең иң кадерле, иң якын кешеләребез - әниләребез. Беренче авазыбызны ишетеп сөенгән, безне  саф татар телендә сөйләргә өйрәткән - әти -әниләребез, әби-бабайларыбыз.

Нияз. Мең рәхмәт Сезгә! Ә хәзер сәхнәгә 8 нче сыйныф укучысы Гайнатуллина Эльвираны чакырабыз. Ул безне үзе язган шигырҗләре белән таныштырып китәр.

Гайнатуллина Эльвира

Ренат. Без – татарлар!

   Татар исемен без

   Горур йөртә торган бер халык.

   Без – татарлар!

   Татар исемен без

   Иң – иң озак йөрткән бер халык.

   Без – татарлар!

   Шулай диеп белә

   Безне бөтен дөнья илләре.

   

 Айзилә.Без – татарлар!

   Батыр халык дигән

   Зур даныбыз әле сүнмәде.

   Без – татарлар!

   Шушы исем белән

   Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

   Без – татарлар!

   Яшибез без җирдә

   Бар халыклар белән берләшеп.

Җыр. Мазнавиева Алия “                                 “

Нияз.   “Мин татар”

"ТАТАР" ДИГӘН ДАНЛЫ МИЛЛӘТТӘН МИН,

ТУГАН ИЛЕМ, ТОРГАН ҖИРЕМ БАР!

БУЫННАРГА ҖИТӘР МОҢНАРЫМ БАР,

ГОРУРЛАНЫП ӘЙТӘМ:"МИН - ТАТАР!"

Ренат.

 ҖИР ШАРЫНЫҢ БАРЛЫК НОКТАСЫНДА,

КАЙДА БАРМА - БЕЗНЕҢ ТАТАР БАР!

МӘЙДАН ГӨРЛИ ТАТАР БУЛГАН ҖИРДӘ,

ДУЛКЫНЛАНЫП ӘЙТӘМ: "МИН - ТАТАР!"

Айзилә.

ТУКАЙ,ҖӘЛИЛ,АЛИШ ИЛҺАМ АЛГАН,

ТУГАН ТЕЛЕМ - ТАТАР ТЕЛЕМ БАР!

ГАСЫРЛАРГА ИШЕТЕРЛЕК ИТЕП,

КҮКРӘК СУГЫП ӘЙТӘМ: "МИН - ТАТАР!"

Эльвира.

КАЗАН ХАНЛЫГЫНА ҺӘМ БОЛГАРГА,

ИЛТӘ ТОРГАН НӘСЕЛ ҖЕБЕМ БАР!

ХӘНИЯЛӘР, САЛАВАТЛАР СЫМАН

ҖЫРЛЫЙ-ҖЫРЛЫЙ ӘЙТӘМ:"МИН - ТАТАР!"

Ильназ. Тимербаев.

БАБАМНАРДАН КАЛГАН ИМАНЫМ БАР

ИЛҺАМЛАНЫП АТЛАР ЮЛЛАРЫМ БАР.

ХОДАЕМНАН ЯРДӘМ СОРЫЙ-СОРЫЙ,

ЙОЛДЫЗЛАРГА ДӘШӘМ: "МИН - ТАТАР!"

ИЛЕМ ӨЧЕН, ГАЗИЗ ХАЛКЫМ ӨЧЕН

ЯРСЫП ТИБӘР КАЙНАР ЙӨРӘК БАР.

МӘҢГЕЛЕККӘ ҖУЕЛМАСЛЫК ИТЕП,

               АК КӘГАЗГӘ ЯЗАМ: МИН – ТАТАР.

Җыр.

                                     



Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районы муниципаль гомуми

белем бирү бюджет учреждениесе

«1 нче  гимназия»

Гүзәллек дөньясында

(И.И.Шишкин эзләре буйлап сәяхәт)

республика күләмендә ачык чара

       

                                               

Тема:             «Гүзәллек дөньясында”(И.И.Шишкин эзләре буйлап  

                        сәяхәт)

Максат:          1.И.И.Шишкинның тормыш юлы,иҗаты турындагы

                        белемнәрне тирәнәйтү        

                        2.Укучыларның үз фикерләрен булдыру, иҗади  

                         сәләтләрен үстерү

                3.Туган җиргә,аның күренекле кешеләренә карата    

                         горурлык хисләре тәрбияләү

Җиһаз:            И.И.Шишкин портреты,картиналары,укучылар ясаган    

                        рәсемнәр,китаплардан күргәзмә,газета материаллары,

                         магнитофон язмасы,телевизор,таратма материаллар.

Дәрес барышы

Магнитофон язмасыннан көй тыңланыла.Көй астында шигырь укыла.

Мөгаллим:  Нинди хозур,җәйге сихри таңда,

                     Чулмансуның талгын агуы.

                     Көмеш яллы йөгерек дулкыннарның

                     Ярларына килеп кагуы.

                     Нинди матур,Алабугам минем,

                     Тау башында изге мәчетең.

                     Якты маяк булып,юл күрсәтеп,

                      Горур тора басып,нур чәчеп!

                     Нинди зифа,Шишкин урманнарың,

                     Күктә агыла күксу болытлар.

                     Ераклардан үзенә чакырып тора,

                     Сәлам биреп,күркәм ак йортлар.

                     Нинди гүзәл,синең шәхесләрең,

                     Рәссамнарың,язучыларың.

                     Гүзәллеккә, бары гүзәллеккә,

                     Илтә синең олы юлларың!

Хәерле көн,укучылар! “Гүзәллек дөньясында” дип исемләнгән сыйныф сәгатебезне башлыйбыз.Бүген без сезнең белән 1000 еллык Алабугада бала чагы һәм яшүсмер еллары узган рәссам-И.И.Шишкинның тормыш юлы,иҗаты турында сөйләшербез.Юкка гына сыйныф сәгатебез гүзәллек турындагы шигырь белән башланып китмәде. Ә менә ни өчен И.И.Шишкинга багышланган бу сыйныф сәгатен шулай атадык?

Укучы          И.И.Шишкин борынгы, гүзәл Алабуга шәһәрендә туа.Танылган рәссам булып китә. Ул ясаган  картиналарны гына да без гүзәллек дөньясы дип атый алабыз, чөнки монда туган җир табигате,табигать күренешләре шундый матур, нечкә итеп сурәтләнгән.

Мөгаллим    Әйе, укучылар. И.И.Шишкин−бөек рәссам. Түбәндәге шигырь юллары да нәкъ менә аның турында кебек:

                    Тормыш-мәйдан, һәр мизгеле сынау,

                     Гел елмаймый бәхет кояшы

                     Гомер кичкән чакта рухи көчне

                     Кемнәр итә якын юлдашы?

                     Бар икән ул, җиргә ныклап басып,

                     Сынатмыйча үрләр менүче.

                     Үз артыннан әйдәп, башкаларга

                      Юл күрсәтеп, киңәш бирүче.

                      Шундый ирләр тоткан икән ныклап,

                      Кулларында тормыш тезгенен.

                      Бөек эшләр, күркәм гамәл белән

                      Бизи-бизи гомер мизгелен.

                     

                      Үзәге нык имәннәрнең генә

                      Тирән китә җирдә тамыры.

                       Гомер тавын яулый сыгылмыйча,

                       Асыл ирләр, хезмәт батыры.

Ә хәзер, укучылар, И.И.Шишкинның тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясарбыз. Тактага игътибар итик әле. Монда рәссамның 4 картинасы бирелгән.Шушы картиналар аша бүген без Шишкин эзләре буйлап сәяхәт итәрбез.1- тормыш юлы, 2- иҗаты, 3- ирешкән уңышлары, 4- И.И.Шишкин-безнең күңелләрдә.Ә хәзер сүзне укучыларыбызга бирәбез.

 Укучы.    И.И.Шишкин−иң күренекле, танылган рәссамнарның берсе. XIX йөзнең 2 яртысындагы рус сәнгатенең чәчәк атуы аның исеме белән бәйләнгән.

     Ул 1832нче елның 13(25) гыйнварында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Рәссамның бала чагы һәм яшүсмер еллары 2 этажлы таштан төзелгән йортта уза. Әтисе Иван Васильевич үз чорының укымышлы кешесе булган. Фәнне яраткан, үзенең шәһәре тарихын өйрәнгән. И.И.Шишкин үзенең әтисендә бу сыйфатларын күреп үсә. Әтисе улының укымышлы булуын теләп, төрле укытучыларга да йөртә. Ә 1848 нче елда ул улын Казан гимназиясенә алып килә. Иванда укуга карата кызыксыну арта һәм ул, уку белән беррәттән, рәсем сәнгатенә дә тартыла.

Укучы   И.И.Шишкинның үзе турында язган характеристикасы да бар:

      “Уртача гына буйлы, төз, таза да, ябык та түгел, сәламәт һәм матур мин. Йөрешем гадәти, килешле, йөземнән җитәрлек дәрәҗәдә туры һәм тәрбияле икәнлегем күренә. Чәчем кыска гына итеп киселгән. Сакалым һәрвакыт кырылып йөртелә иде. Тавыш һәм сөйләм тоным уртача. Көчлелек турында сөйләгәндә, җитәрлек дәрәҗәдә көчле идем. Характер ягыннан тыныч, дөньяны яратучан. Һәрбер кешегә яхшылык кына теләүче. Шул ук вакытта бер кешенең дә минем яннан ризасызлык белдереп китүен теләми идем. Мактанып та әйтә алам, табигатьтән бирелгән акыл миңа барлык әйберләрне дә тиз төшенергә һәм аның ничек, кайчан килеп чыгуын тиз аңларга ярдәм итте.”

 Укучы   1852нче елда И.И.Шишкин Мәскәү сәнгать училищесына укырга керә. Ә 1856 елда үзенең укуын Петербург сәнгать академиясендә дәвам итә. Яхшы гына укып, уңышларга ирешеп, 1860 нчы елда аны тәмамлый.Тиздән Алабугага кайта. Бу вакытта ул бик күп этюдлар иҗат итә, карандаш белән ясый.

1862 елда ул Мюнхенга китә.(Бу вакытта аңа чит илгә чыгу мөмкинлеге бирелә). Танылган художниклар белән таныша. 1863 нче елда Цюрихка килә.  Профессор Колер җитәкчелегендә бик күп рәсемнәр иҗат итә. Шулай ук Дюссельдорфта, Лейпциг һәм башка шәһәрләрдә була. 1865 елда Шишкин яңадан Алабугага кайта.Гүзәл шәһәренең матурлыгы белән соклана. Шул ук елны Петербургка килә. Рәсәй буйлап сәяхәт итә. Һәр ел саен үзенең иҗат җимешләрен Академиядә тәкъдим итә. Гомеренең соңгы көннәре Петербургта уза.

 Мөгаллим  Рәхмәт, укучылар. Менә без сезнең белән И.И.Шишкинның тормыш юлына күзәтү ясадык. Игътибар иткән булсагыз, рәссамның бала чагы “Жатва” дип аталган картинасына урнаштырылган. Укучылар, бу - И.И.Шишкинның балачакта ясаган рәсемнәренең берсе. Бу вакытта аңа нибары 14-15 яшьләр булган. Инде сезнең рәсемнәрегез белән дә танышып китик.Без сыйныфта “Мин Шишкин кебек ясыйм” дигән бәйге игълан иткән идек.Укучыларыбызның рәсемнәре күргәзмәдә урын алган.

1.Укучыларның рәсемнәре белән танышу.

2. “Агачны бизәү”уены.(Укучыларга агач ясалган рәсемнәр таратыла.Бу агачны И.И.Шишкинга хас характер сыйфатлары белән бизәргә кушыла)

  Мөгаллим Инде хәзер рәссамның иҗаты белән танышып китик.Аның нинди картиналары сезгә таныш?

 Укучы  “Утро в сосновом лесу”, “Рожь», «Корабельная роща».һ.б.

 Укучы. Белгәнебезчә, И.И.Шишкин – табигатьне оста итеп, нечкәлекләренә үтеп кереп сурәтләүче рәссам. Аның тарафыннан иҗат ителгән  картиналар бик күп. “Жатва”, “Шалаш”, “Мельница в поле”,  “Сосновый бор”, “Рожь”, “Берёзовая роща”, ”Утро в сосновом лесу”  һәм башкалар. Аның иҗатында графика зур урын алып тора. 1000 ләп офорт, 68 литография, 39 цинкография бар.

Ә хәзер рәссамның кайбер картиналары турында сөйләп китик.

  Укучы     “Рожь”- рәссамга бик зур бөеклек алып килгән картина.

Ул 1878 нче елда иҗат ителә. Картинада тыныч күк йөзе, әкрен генә агучы болытлар, биек наратлар сурәтләнгән. Бу наратлар алтын икмәк диңгезен саклаучы пәһлеваннар кебек. Арыш – Рәсәй дәүләтенең образы буларак бирелә.

   Укучы   “Корабельная роща” – рәссамның аккош җыры. Бу картинасында ул үзенең туган җиренә дан җырлый,иҗат елларында аны ташламаган Җир-Анага горурлык һәм матурлык хисләрен белдерә.

  Укучы   “Шалаш” картинасында автор табигатьнең гадәти булмаган хәленә кызыксынуын белдерә. Кояш баешы, ай яктысы, яшенле яңгыр алдыннан була торган күк йөзе – картинаны бик нык үзенчәлекле итә.

  Укучы   “Сосновый бор” – премиягә лаек булган картинаның берсе. Рәссам урманның бөтен нечкәлекләрен сурәтләү белән бергә, аның нинди көчле һәм үзенә күрә тантаналы икәнен күрсәтә. Бу – географик урманнар гына түгел, бу – туган җир, туган җирнең характеры һәм бөеклеге. Күктәге бөркет- иреклекнең символы, чиксезлек билгесе.

  Мөгаллим.  Укучылар, рәссамның иң яратып сурәтләгән агачы нинди?

  Укучы.   Наратлар, чыршылар.

  Мөгаллим. Әйе, укучылар. Ә хәзер, әйдәгез ял итеп, уйнап алыйк. Мин сезгә киселгән рәсемнәр таратам. Сез шушы рәсемнәрне җыеп, ничек аталуын әйтегез һәм аңлатып та китегез.

 Мөгаллим.  Хәзер укучылар, әйдәгез, ирешкән уңышларына игътибар итик. Сезнең алда аның ирешкән уңышлары турында мәгълүматлар бар. Игътибар белән укыгыз һәм әйтегез.

1857 – Петербург күренешләре өчен акамедиядә кече көмеш медаль белән бүләкләнә.

1858 – Валаам утравы күренешләре картинасы өчен зур көмеш медальгә лаек була.

1859 – “Вид на острове Валааме” картинасы өчен кече алтын медаль белән бүләкләнә.

1860 – “Вид на острове Валааме. Местность Кукко” картинасы өчен зур алтын медаль ала һәм чит илгә чыгу мөмкинлеге бирелә.

1865 – Дюссельдорфта Акакдемик дәрәҗәсенә ирешә.

1866 – Рәссамнарны бүләкләү җәмгыятендә 1 нче премияне ала.

1873 – “Лесная глушь” картинасы өчен профессор дәрәҗәсенә ирешә.

Мөгаллим. Ә хәзер иҗади эш эшләп алабыз.Сезгә И.И.Шишкин тормыш юлы, иҗатыннан алынган кайбер даталар,сүзләр язылган битләр таратыла.Ә сез шушы мәгълүматлар ярдәмендә хикәя төзергә тиешсез.

1 төркем. 1832, Алабуга,тәрбияле, рәссам, “Рожь”, көмеш медаль,ошады.

2 төркем. Әтисе Иван Васильевич, 1848 ел,  яхшылык кына теләүче, Петербург, “Утро в сосновом лесу”,зур көмеш медаль,бик горурланабыз.

3 төркем. Уртача гына буйлы, характеры ягыннан тыныч, 1852 нче ел, Мәскәү сәнгать училищесы,”Жатва”, кече алтын медаль,музей.

4 төркем. Бала чагы һәм үсмер еллары, табигатьтән бирелгән акыл,Мюнхен, “Березовая роща”,зур алтын медаль,175 ел, һәйкәл.

Мөгаллим: Укучылар, без сезнең белән  И.И.Шишкин музеенда булдык.Әйдәгез,үзегезнең кичерешләрегез белән уртаклашыгыз әле.

Укучы: Мин бу музейда үземә бик күп кызыклы мәгълүматлар алдым.Рәссамның  гаиләсе,йорт эчендәге бүлмәләр,Шишкинның эш бүлмәсе белән таныштым.Аның төрле чорда иҗат иткән картиналары турында белешмәләр алдым.

Укучы: Аның музеенда рәссамның үзен күргән кебек буласың.1000 еллык Алабугада шундый бөек шәхес яшәгәнлеге белән горурланасың.  

 Мөгаллим. Әйе, укучылар. Нинди бөек дәрәҗәләр, исемнәр, премияләр иясе И.И.Шишкин! Үз эшенә бирелеп эшләгәндә генә, туган җиреңне, аның халкын яратканда гына, бу бөек исемнәргә ирешеп була торгандыр. И.И.Шишкин – бөек рәссам. Быел аның тууына 175 ел тулу уңаеннан бик күп чаралар үткәрелде.

Илебезнең төрле читләреннән аның оныклары, сныкларының оныклары искә алу тантанасына җыелды. Бүгенге көндә И.И.Шишкинның тормыш юлы, иҗатына багышланган музей гөрләп эшли, музейдан ерак түгел, “Шишкин буасы” төзелде, мәһабәт Шишкин һәйкәле дә күпләрне үзенә тартып, дәшеп тора. Китапханәләрдә аның яңа китаплары урын алды. Яшь рәссамнар аның артыннан “Мин Шишкин кебек ясыйм” дип үзләренең максатларын тормышка ашыралар.Тиздән Алабуганың 1000 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.Аның тарихында мондый бөек кешеләр урын алган икән инде,аның тарихы онытылмас,мәңге яшәр!

                             Җыр “Гүзәл Алабугам”



Предварительный просмотр:

Әниләргә шигъри тәлгәшләр

(әниләр көне уңаеннан әзерләнгән әдәби чара)

“Сәйлән” бию төркеме “Җиләкле җәй”

Айзилә.                               Әнкәсен бик телсә дә ,

Сайлап алмый кеше

 Әнкәйләрне ходай бирә
Ул – фәкать ходай эше!

Әнкәй ул ят була алмый-

Газиз генә булала!

Әнкәеңә мәхәббәтле

Мәрхәмәтле бул, бала!

Әнкәй күңеле һай сизгер-

Барысын да белә бит ул..

 Әнкәйне сайлап алмыйлар-

Бердәнбер генә бит ул!

Хәерле кич, кадерле әниләр, әбиләр, укытучылар, килгән кунаклар! Бүген без сезнең белән зур бәйрәм - Әниләр көнен билгеләп  үтәргә җыйналдык.

Ренат чыга. 

Ренат. Айзилә! Тукта әле, син нишлисең монда?

Айзилә. Ничек инде нишлисең? Концерт алып барам.

Ренат. Ахрысы, мин дә синең белән! Миңа  бу концертны алып барырга кушкач, йөгереп үк килдем.

Айзилә. Йә, алайса дәвам итәбезме?

Ренат. Кадерле әниләр, әбиләр! Сезнең барыгызны да шушы зур бәйрәм б-н чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә тыныч күк йөзе, үстергән балаларыгызның игелеген күреп, озын – бәхетле гомер кичерүегезне телибез.

Ә хәзер бүгенге бәйрәм белән тәбрикләү өчен сүзне гимназия директоры Лилия Миргасимовнага бирәбез.

Айзилә. Ана! Әни! Инәкәй! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз изге зат юктыр. Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә.
Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк әнисенең йомшак кулларын сизеп, ягымлы карашын тоеп яши. Ана өчен бала җир йөзендә бер нәрсә белән дә тиңли алмаслык йөрәк пәрасе . Еллар үтеп, чәчләргә чал керсә дә, газиз әниләребез өчен без һәрвакыт бала булып калабыз .

Бүген безгә кунакка Өлкәннәр йортыннан әби-бабайлар да килгән. Хәзер сүзне аларга бирәбез.

Хания апа чыгышы.

“Очрашу” театральләштерелгән тамаша.

Ренат.

И ходай, кабул ит
Безләрдән зур гозер .
Әнкәйгә бир саулык ,
Әнкәйгә бир гомер .


Җыр. Вахитова Айзилә “Әни” 

Ренат.

Кайберәүләр кояш бер генә, ди
Юк, килешмим, икәү ул минем.
Аның берсе балкый күк йөзендә,
Икенчесе өйдә - әнием.

Айзилә.

 Җир шарын уртага алыйк та
Биик, җырлыйк, шатланыйк,әле,
Гөр килсен, шатлансын бар дөнья
Бүген бит әниләр бәйрәме.

БИЮ.”Чулпан” бию төркеме башкаруында “_____________”-

Җитәкчесе Галашина Венера Виссарионовна

Ренат.

 Әни! Әни җирдә җиң кирәкле Кеше,
Әниләрнең белик кадерен.
Җил- давылдан саклап үстергән ул,
Кызганмыйча бөтен гомерен.

Айзилә.

Аның киңәшләре көч , дәрт өсти
Илһам бирә миңа яшәргә.
Бәхет- шатлык белән язсын һәрчак
"Әни” диеп аңа дәшәргә.

“Тамчылар” вокал төркеме башкаруында “Чебиләр” җыры  -

Җитәкчесе Тимергалиева Нурия Әхәтовна

Ренат. Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын,  тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын иде!

              Мәңге яшәгез сез, әниләр!

             “Син булганга,әни,без бәхетле,

              Син булганга,якты көнебез.

             Безнең белән син дә бәхетле бул,

             Иң кадерле,якын кешебез!”

БИЮ. “Сәйлән” бию төркеме башкаруында “Мари” биюе

Айзилә. Хатын- кызны Аллаһы Тәгалә йомшак табигатьле, сүзчән, нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы , четерекле вазифаны- бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын – кыз – иң элек ана һәм гаилә учагын саклаучы ул.

Ренат. Әйе,  Ана назын тоеп яшәү- зур бәхет ул. Баланың төп таянычы - аның әнисе. Бала шуны тоеп үсә, үз анасын хөрмәт итәргә өйрәнә. Әниләребезнең хәер-фатихасыннан чыкмыйча, аларны сөендереп кенә яшәсәк иде!

Ә хәзер сүзне  кечкенә артистларыбызга бирәбез.Сәхнәдә “Шатлык” театр төркеме.

Театральләштерелгән тамаша “Акбай нигә күңелсез?”

Ренат.  Давыллы көннәрдә ышыклап җилләрдән
Күкрәгенә кыскан , кем тагын.
Кадерләп үстергән, яшәргә көч биргән,
Әниемнең җылы кочагы.

Айзилә. Йөрәк җылың б-н,
Бишек җырың б-н
Күңел кылларымны чирткәнсең.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Сабый чакларымнан
Бу дөньяга гашыйк иткәнсең.
Якты кояш төсле,
Сулмас яшәү көчен
Биргәнсең син миңа гомергә.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа, Кояш булып миңа
Мәңге яшә бу дөньяда.

Җыр. Тамчылар вокал төркеме “Туган тел”

Ренат. Күземнең төсләрен
Тәүге кат күрүче,
Өзелеп, яратып
Тәүге кат үбүче...

Айзилә.Тәүге кат сүземне
Син генә ишеткәнсең,
Рухыма, хисемә
Җылылык, нур сипкәнсең.

Ренат. Йөрәгем тибешен
Тәүге кат тоючы,
Җаныма, күңелемә
Канатлар куючы,
Әнием - син генә әнием!

               Илназ Тимербаев

Нурия Измайлова”Кеше турында кешегә”

                    Ямьсез күреп, ямьсез дия күрмә-

                    Һәр чәчәкнең аның төсе бар.

                    Сөйкемсез сөяк буламы?-

                    Һәркемнең дә әнисе бар.

                                          Бәләкәйне бәләкәй дия күрмә-

                                          Һәр җимешнең аның төше бар.

                                          Кеше бәләкәй буламы?-

                                          Ул кешеләрнең әниләре бар.

                    Баласына сүз тидермәс өчен,

                    Газиз җанын бирер кеше бар.

                    Бер бәләкәй генә адәмгә дә

                    Берәүләрнең таудай хисе бар!...

                                          “Мәрхәмәтле бул балама!” – диеп,

                                           Дога укып торыр кеше бар.

                                           Кимсетә күрмә кешене-

                                           Ул кешеләрнең әниләре бар.

Айзилә. Бәйрәмебез инде ахырына якынлашып килә. Кадерле әниләребез, әбиләребез! Сезгә тагын бер кат сәламәтлек, озын гомер, бәхетле ана һәм бәхетле әби булып яшәвегезне телибез!

Ренат. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз! Ә “Чулпан” бию төркеме башкаруындагы бию сезгә бәйрәм рухын тагын да озаграк сакларга ярдәм итсен.

                                       



Предварительный просмотр:

КОРБАН бәйрәме

“Изге көндә изге гамәл”

Алып баручы (Сәхнә артыннан)

Һәр көн саен биек манарадан

Моң агыла тирә - якларга.

Азан моңы белән иртә - кичен

Ислам нуры иңә җаннарга.

 

Азан әйтелә. (Мироваев Вадим)

Азан әйтелеп бетүгә сәхнәдә малай һәм бабай  пәйда була. Ут сүнә.

Малай. Я, Мөхәммәд пәйгамбәр, миңа азанның нәрсә икәнен аңлат әле!

Бабай.

Азан – ул намазга чакыру. Аның тәрҗемәсе:

Иң бөеге, иң зурысы – Аллаһы Тәгаләдер!

Мөхәммәд галәйһис- сәлам – Аллаһы Тәгаләнең колы һәм бәндәләргә дин өйрәтер өчен җибәрелгән илчеседер.

Ашыгыгыз намазга!

Ашыгыгыз яхшылыкка!

Иң бөеге, иң зурысы – Аллаһы Тәгаләдер!

Малай.  Хак әйттең Мөхәммәд пәйгамбәр, миңа хәзер ислам турында аңлат инде.

Бабай.

Ислам-Аллаһыдан башка иләһ юк,

Мөхәммәд - Аллаһының илчесе дип белдерүдер,

Намаз укудыр,

Зәкят бирүдер,

Рамазанда ураза тотудыр,

Хәленнән килсә, Кәгъбәгә хаж кылудыр.

Малай.  Син хак әйттең. Хәзер миңа иман турында әйт инде.

Бабай.

. Ул-Аллага, аның фәрештәләренә, аның пәйгамбәрләренә вә кыямәт көнгә ышанудыр.

 

Малай Ә хәзер миң Корбан гаете турында аңлат инде.  

Бабай.

Мөселманнарның зур бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете. Ул Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, Зөлхиҗҗә аеның 1нчы көнендә билгеләп үтелә. Гарәп теленнән Корбан сүзе карубә ягъни якынаю дигән  сүз. Шәригатьтәге мәгънәсе гамәл гыйбадәт белән Аллаһыга якынаю, димәк, без намаз укуыбыз, Корбан чалуыбыз белән Аллаһыга якынаябыз.

Ут яна.  Мөхәммәд пәйгамбәр һәм Малай юкка чыга.

Алып баручы.

Җир йөзендә яшәгән барча  мөселманнар шатланып көтеп алган, елга бер генә килә торган мөбарәк Корбан бәйрәме килеп җитте.

Мөэмин – мөселманнарга фарыз булган уразаны тотып, 70 көн узгач  адәм баласы сынауны үтә алуыннан шатланып, сөенеп бәйрәм итә.

Менә без дә Корбан гаетен  зурлап, бәйрәм итәргә җыелдык.

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

 Хәзер сүзне Алабуга  муниципаль районы имам-мөхиәсибе  Рөстәм  хәзрәткә бирәбез.

( Рөстәм  хәзрәт чыгышы)

  Алып баручы.   

 Безнең борынгы бабаларыбыз безгә рухи байлык, рухи мирас калдырган. Ул - Иман. Без олы буын кешеләреннән ике сүзнең берендә: «Йә, Раббем, иман байлыгы бир, иман байлыгыннан аерма»дигән сүзләрне еш ишетәбез. Иман- гарәп сүзе. Ул ышанычны аңлата. Бер хәдистә болай дигән: «Холкы гүзәл булган мөселман иман ягыннан иң камил мөселмандыр».
                                                                                                           

Иманлы кеше булу өчен нинди сыйфатлар кирәк икән?

Шул турыда мөнәҗәт тыңлыйк

 ( “Иманлы бул” - Мөнәҗәт  башкарыла   Әлфия Хамматовна  Зәйнуллина)

Иман булса, тоткан кыйблаң булса,

Баскан җирең синең нык булыр.

Имансызлар белән илең тулса,

Җирең, суың, халкың юк булыр.

 Иманның 4 асылы, күңел җәүһәре, бар.

4 укучы чыга( кулларында язулар «Ирек, изгелек», «Мәхәббәт, мәрхәмәт»,«Акыл»,«Намус» )
1.
«Ирек, изгелек»  
Дөньяда эзлә син тик яхшылык,
Бисмиллалы булсын һәр эшең.
Кыл яхшылык, чәч син иман нуры,
Бүген чәч, иртәгә соң булыр.

2.
«Мәхәббәт, мәрхәмәт»   
Мин яратам бар җиһанны-
Җиреңне дә, күгеңне дә.
Мәхәббәтнең орлыкларын
Мул сипкәнсең күңелемә.
Әй, Илаһым, рәхмәт сиңа!
-Матурдан матур кем?
-Газиз әнкәем матур.
-Батырдан батыр кем батыр?
-Газиз әткәем батыр.
-Затлыдан затлы ни затлы?
-Динем, йолам затлы.

3. «Акыл» 
Кешенең өченче асылы -гакыл, дигән.
Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр, дигән.
Гакылсызда намус та юк, иман да юк.
Ялганга ант итеп, барын сатар, дигән.

4.
«Намус» 
Кеше өчен иң кирәкле асыл -намус, дигән.
Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.
Байлык өчен илен-көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә явыз, дигән.
Тәбрикләү өчен сүз гимназия директоры Лилия Миргасимовнага бирелә.

Алып баручы

Халкыбыз гомер-гомергә бәйрәмнәр уздырган, гореф-гадәтләрен, йолаларын үтәп килгән. Бу  бәйрәмнәр арасында  корбан бәйрәме  аерым урын тота.  Бу бәйрәм бигрәк тә авыл җирлегендә яшәгән халык өчен изге бәйрәм булып саналган.  Безнеӊ күбебезнеӊ нәсел җепләре авылга килеп тоташа.  Бүгенге изге бәйрәмдә күӊелләребез белән кендек каннарыбыз тамган якларга кайтсак  күӊеллеребез сафланып калыр иде.  Бәйрәм күчтәнәче итеп сезнеӊ хөрмәткә татар халык  җыры  яӊгырый.

(  “Авыл көе”)

 Алып баручы.

                 Менә без дә  акрын-акрын гына

                 Кайтып килешебез динебезгә.

                 Азан моңы, изге Коръән белән

                 Иман нуры иңә өебезгә.

                 Үзенә дәшеп һәрбер мөселманны,                                                    

                  Ишекләрен инде  ачып куйган.

                “Бисмилла”ңны әйтеп түргә уз да

                  Белгәнеңне укы, дия сыман.

Мөнәҗәт әйтелә

 

 Алып баручы.

Аллаһы Тәгалә телләребезне – йомшаклык, күңелләребезне – пакьлек, иманнарыбызны – ныклык белән баетсын.

         Аллаһы Тәгалә безгә көч-куәт, гайрәт бирсен дип сорап калабыз.  

            Җир йөзенә кан-яшь түгелмәсен. Хәләл икмәктән безне аермасын.         Ил – көннәргә иминлек бирсен.        

 Барчагызга муллык насыйп итсен. Әмиин.                              

                                                             

КОРБАН бәйрәме

“Изге көндә изге гамәл”

Шәһәркүләм ачык чара

Гайсина З.М.

2010 нчы ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...