Грамматик КВН
материал на тему

Ямалиева Лайсан Флеровна

7 сыйныф укучылары өчен татар теленнән КВН

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл grammatik_kvn.docx20.39 КБ

Предварительный просмотр:

Грамматик КВН.

Беләге юан берне егар,

Белеме бар меңне егар

Тема: Грамматик КВН «Беләге юан берне егар, белеме бар меңне егар »

Максат:

Укучыларның белемнәрен тикшерү;

Көндәшлеккә сәләтле укучылар тәрбияләү;

Укучыларда татар теленә кызыксыну уяту.

КВНның барышы:

Укытучы.

Хәерле көн, кадерле укучылар!

Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар!

Әби-бабай гадәтләре белән

“Хәерле”, дип башлыйк эшләрне.

Хәерле иртә, хәерле көн телик,

Конкурс.Сәламләү.

команданың исеме

девиз

җыр

каршы як команданы сәламләү.

Конкурс. Кызыклы сораулар.

1 нче команда

2 нче команда

1. Карлыганны карлыгачка әйләндерү өчен нишләргә? (Н хәрефен чбелән алыштырырга )

1. Кабактан кадак ясап буламы? (Сүз уртасындагы б хәрефен д белән алыштырсаң була)

2.Өтерге сүзен 3 шакмакка язып буламы? (,ге)

2. Бер сүздә 100 ә буламы? (йөз-ә)

3. Кайсы ике нотага бер үк авазны кушсаң, ике алмашлык килеп чыга? Шул ук авазны өченче нотага кушсаң, елга исеме ясала ? (Ми-н, си-н, До-н)

3. Кайсы нотага бер аваз кушсаң, шәһәр исеме барлыкка килә? (У-фа)

4. Кара мәче нинди ишектән керә? (Ачык)

4. Тугай кайчан сайрый башлый? (Беренче иҗеккә р хәрефен кушкач)

Конкурс. “Тизәйткечләр.”

Тизәйткеч команданың командирына әйтелә. Сигнал булгач ул икенче утырган кешегә әйтә, алга таба шулай дәвам итә.Соңгы укучы “телефонограмма” ны алгач, басып тизәйткечне кычкырып әйтә. Кайсы команда төгәл итеп җавап бирә, шул команда җиңә.

1 командага - Сара сары савытка су сала.

2 командага- Камилә кара карлыган кайнатмасы кайната.

Конкурс. “Мәкальләр”

Менә син ничегрәк

Башыңны эшләтәсең?

Кызыклар дөньясында

Адашмыйча йөрисең.

Бар яктан да белемлеме?

Шуны тикшереп карыйк.

Зирәклек һәм тапкырлыкта

Үз көчегезне сыныйк.

Командаларга сүзләр җыелмасы бирелә, командалар сүзләрдән татар халык мәкален җыярга тиеш булалар.

Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.

Аю – беләгенә, адәм белеменә ышана.

Конкурс. “Җөмләне күрсәт!”

Һәрбер команда рольләрне бүлеп ала (сүз төркемнәре): бер укучы – исем, икенчесе – фигыль һ.б.

Без урманга җиләк җыярга бардык.

Мин китапханәдән китаплар алып кайттым.

Конкурс. “Тамырдаш сүзләрне тап”

1 команда – көн

2 команда – җил

Конкурс. «Бер исемнән күп исем ясау.»

1 команда – юмартлык

2 команда – күгәрчен

Конкурс. “Ахыры бар, башын тап”

. чык (а)

. чак (у)

.. чык (ян)

.. чак (пы)

… чык (чып)

… чак (кур)

…. Чык (сыер)

…. Чак (бала)

Конкурс. «Урыннарын алмаштыр»

Шигырь бирелә. Иҗекләрне дөрес урнаштырып, шигырьне укырга кирәк. (Попробуйте в каждой строчке поменятьместами слоги так, чтобы получилось осмысленное стихотворение).

Татар телем – тарихлы тел,

Халкым кебек борынгы.

Тел булмаса, ул тарихны

Аңлап, белеп булырмы?

Тар-та лем-те – рих-лы-та лет,

Кым-хал бек-ке гы-бо-рын

Лет са-ма-бул, лу рих-та-ны

Лап-аң, леп-бе мы-лыр-бу?

Конкурс. «Әйтем-сүзнең бизәге, Мәкаль-сүзнең җиләге.

Мин башлыйм-син дәвам ит!»

Ни чәчсәң-

Йөз сум акчаң булганчы-

Эш беткәч-

Күп сүзнең-

Кем эшләми-

Белем алу-

Сөйдергән дә тел-

Җиде кат үлчә-

1) Акылы кысканың теле... (озын).

2) Ялкау атның йөге һәрвакыт... (авыр).

3) Башланган эшнең беткәне... (яхшы).

4)Эше җайлының ашы да... (тәмле)

5)Юмарт кешенең күңеле... (киң).

Конкурс. Командирлар ярышы «Сүзләрне тәрҗемә ит»

Җөмләләр бирелә. Җөмләнең кайбер сүзләре рус телендә, тәрҗемә итеп укырга кирәк.

Вчера (кичә) концерт бик красиво (матур) булды.

Летом (җәй көне) шәһәрдә бик весело (күңелле).

По татарски (татарча) сөйләшергә өйрәнү бик тяжело (авыр).

Татарча разговаривать (сөйләшергә) өйрәнү бик легко (җиңел).

Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа кружка "Занимательная грамматика"

Актуальность работы в школе кружка "Занимательная грамматика" определяется, с одной стороны, необходимостью решать проблемы повышения грамотности учеников, с другой стороны, недостаточностью времени...

Упражнения по грамматике немецкого языка "Сильное склонение прилагательных"

Die Deklination der AdjektiveStarke Deklination MaskulinaNeutraFemininaPluralNominativ      Genitiv      Dativ ...

Английская грамматика "Present Perfect"

Совершенствование употребления настоящего совершенного времени в 6 классе....

Печатное издание Власовой С.А. "Грамматика английского языка. Раздел: имя существительное"

Учебно-методическое пособиепредназначено для учащихся школ с углубленным изучением английского языка. для быстрого и эффективного усвоения материала по разделу "Существителное". Пособие содержитподроб...

Сказочная грамматика английского языка в историях и картинках для начальных классов

Цель работы– повысить усвоение грамматического материала посредством подключения зрительного (рисунки) и слухового (сказочные сюжеты) каналов восприятия ребенка. Создание положительной мотивации...

Факультативный курс "Занимательная грамматика"

Предлагаемый курс поможет учащимся расширить свои знания по истории русского языка, повысить уровень грамотности, культуры речи, расширить общий и лингвистический кругозор....

Метод исследования на уроке английского языка по теме "Введение грамматики прошедшего времени" 4 класс Введение грамматики прошедшего времени на основе грамматики будущего и песни.

На каждом уроке английского языка исследовательская работа представляет собой, в основном , процесс анализа языковых едениц в различных контекстах и умения делать правильный вывод относительно их испо...