Внеклассное мероприятие, посвященное С. Хакиму
методическая разработка на тему

Хафизова Миләүшә Рафхатовна

Внекласснео мероприятие, посвященное С. Хакиму 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vnekl._razrabotka_s._hakim_uzyum.docx30.9 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә районы Иске Өҗем урта мәктәбе муниципаль гомуми  белем бирү учреждениесе

“Минем өчен Сибгат Хәким иҗаты- ул...” иҗади эшләр бәйгесенә.

Туган җирнең газиз җырчысы

(Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби- музыкаль кичә)

Автор: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                 Хафизова Миләүшә Рәфкать кызы

2011-2012 нче уку елы

Кичә  язмада “Башка берни дә кирәкми” җырын (С. Хәким сүзләре, көе, И. Шакиров башкаруында) белән башланып китә.

Беренче алып баручы. Безнең Әтнә ягы- татар әдәбиятына дистәләрчә әдип биргән бәрәкәтле як. Авыл исемнәрен әйтүгә, күңелдә онытылмас исемнәр яңара: Олы Мәңгәр- Габдессәлам, Кызыл Утар- Нәҗип Мәдияров, Мамыш- Хәкимҗан Халиков һәм тагын- тагын бик күпләр... Ә менә Күлле Киме татар шигъриятенә берьюлы ике зур шәхесне биргән: Лена Шагыйрьҗан һәм Сибгат Хәким.

Икенче алып баручы. Россиянең М. Горький, Татарстанның Г. Тукай исемендәге бүләкләре иясе, Татарстанның халык шагыйре С. Хәкимнең тууына быел 100 ел тула. Шагыйрьнең туган көненә багышланган әдәби- музыкаль кичәбезне башлыйбыз.

Беренче алып баручы.

Алтын телле иҗат алып килеп,

Дәртле, моңлы, көчле халыкка,

Азмы гәүһәр өстәдең син, Сибгат абый,

Ук та алмый, туп та ватмый торган

Тукай әйткән рухи байлыкка.

        Икенче алып баручы.

Гөрләп- дөрләп, яна- яна яшәп,

Гаҗәп гүзәл иҗат юлында,

Азмы байлык өстәдең син. Сибгат абый,

Халкыбызның алтын фондына.

 Беренче алып баручы. Сибгат Хәким 1911 нче елның 4 нче декабренда Татарстанның Әтнә районы Күлле Киме авылында игенче гаиләсендә туа.  Башкалар кебек үк урак өсләрендә агач күләгәсендә кабык бишектә ята. Үсә төшкәч, иптәшләре белән болыннарда кузгалак, җиләк җыя; инештә балык сөзә. Әмма Сибгат абый бу елларны күңелле уеннар аша түгел, әтисенең күз яшьләре аша хәтерли.

1 нче укучы. С. Хәким истәлекләреннән. “...Мари ягы- урманлы як. Анда яңгыр күбрәк ява. 1921 нче елгы ачлыкта без шул мари урманнарына сыендык. Шактый бәрәңге ташыдык без ул яктан. Ә бәрәңге булса, ничек тә җан асрап була иде.

Ачлык еллар... өйдә ашарга бернәрәс юк. Әти марига йорт эшли. Балта осталары көнгә кимендә ике ашау хуҗадан дип, алдан ук сөйләшеп куялар. Ул вакытта тамак ялына эшләтсәләр дә бик рәхмәт инде. Әти ара- тирә үзе белән мине дә алып баргалый. Алар эшли, мин йомычкаар арасында уйнап утырам. Алар көндезге чәйгәк ерә, мин ишек алдында калам. Мин бит эшкә ярамыйм. Андый кытлык елны һәр телем исәптә. Шуңа күрәдер инде, әти чәй янына чакырырга кыймаган, ә хуҗалар, бәлки, онытканнардыр.Әмма әти тышта малае барлыгын онытмаган. Онытса, ул миңа тәбикмәк алып чыгып бирмәс иде. Их, ул кайнар арыш тәбикмәге , ансат кына килеп кермәгән икән ул минем кулга. Ул тәбикмәк турындагы вакыйганы инде зурайгач, соңыннан гына әти белән бергә эшләгән балта осталарыннан ишеттем мин.Әти шулай чәй эчкәндә йорт хуҗасы читкә киткән арада яңа табадан төшкән кайнар тәбикмәкне такыр башына каплый да тиз генә иске бүреген кия һәм минем янга йөгерә.Ул вакытта әти ничектер түзә, сиздерми. Әмма эштән бушап, балдта осталары үзләре генә бергә җыелгач. Елый, ачлыкның бөтен газабын тоеп, шушы хәлгә төшүеннән гарьләнеп, кимсенеп елый.”

2 нче укучы “Тәбикмәк” шигырен укый.

Беренче алып баручы. Эш эзләп Украина якларына киткән ире белән олы улы шунда үлеп калгач, тормышның бөтен авырлыгы әниләре Газизә апа җилкәсенә төшә. Җиде баланы аякка бастыру өчен бөтен көчен куя бу сабыр, мәрхәмәтле татар хатыны.

Киндер сукты әнкәй, җебе беткәч,

Шүреләре аска шудылар.

Ачлы- туклы үстек, әйтерсең лә

Идәндәге шул буш шүреләр...

Көне- төне киндер сукты әнкәй,

Нык булсын дип, куллар кысалар,

Чыгар урын тапмый җәтмәдәге

Чабак кебек уйный сусалар...

Җепләр төсле чәбәләнгән юллар,

Артта безнең үткән зман бар;

Мин туздырып мич башын аткан

Бишмәтләрдә күпме ямау бар...[1]

3 нче укучы. Ачлык елны мәктәп укучыларын көнгә бер мәртәбә ашаталар. Аш өләшүче дежур укучыга ул көнне аш күбрәк эләгә. Менә Сибгат абыйның да чираты җитә. Ул тиз генә йөгереп кайтып, әнисен алып килә, үзенә тиешле өлешне бүлдереп алып, өйгә биреп җибәрә.

Икенче алып баручы. Әнисенә булган мәхәббәт, аны чиксез кадерләү, хөрмәт итү Сибгат абыйны гомере буе озатып бара.  Сабыр, киң холыклы татар хатыннарына- аналарга  дистәләрчә шигырьләр багышлый ул.

4, 5 нче укучылар “Кая барсам, кайда йөрсәм дә мин...”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләрен укый.

Беренче алып баручы. Ничек кенә авыр булмасын, тормыш дәвам итә. Сибгат Хәким дә авылда җиде класс тәмамлый, мәктәптә пионержатый булып эшли. Шул елларда әдәби түгәрәк белән җитәкчелек итә, кулъязма журнал чыгаралар. Үзенең дә шигырьләре газеталарда басыла башлый. Авыл мәктәбе булачак шагыйрьне әнә шулай олы юлга әзерли.

6 нчы укучы “Әй, мәктәбем” шигырен укый.

Икенче алып баручы. Сибгат хәким 1931 нче елны Казанга килеп, татрабфакка укырга керә.Икенче курстан аны педагогия институтына күчерәләр. Аны 1937 нче елда тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятында   һәм “Совет әдәбияты”җурналында эшли. Шул елларда ул үзенең гомерлек мәхәббәтен очрта.

7 нче укучы. С. Хәкимнең хатыны Мөршидә апа истәлекләреннән:

“Безнең яшьлек заманның авыр елларына туры килде.икебез дә әтисез ишле семьяда үскән кешеләр. Бик авырлыклар белән Казан уку йортларының ишекләрен ачып керә алдык. Мин фельдшер- акушерлар мәктәбен 1938 нче елда тәмамладым һәм Дөбъяз районының Өнсә авылында эшләдем. Безнең Сибгат белән дуслыгыбыз мин авылга эшкә киткәч тә дәвам итте. Иң матур шигырьләрен, минемчә, шул елларда язды. Мәсәлән, “Яратам мин”, “Зөбәрҗәт, алтыннарың”, “Кышкы салкын иде”... 1938 нче елда яшьләр газетасында “Юксыну” басылып чыкты.  Нинди көчле шигырь! Иңнәремә канатлар чыктымыни- нинди ярата ул мине, нинди бәхет!

“Юксыну” җыры җырлана.

Беренче алып баручы. Әмма бәхетле тормыш озакка бармый. 1941 нче елның июнендә С. Хәким армиягә алына. 1942 нче елның маеннан ул- фронтта. Рота командиры сыйфатында Ржев һәм Курск дугасында барган каты сугышларда катнаша, яралана. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

8, 9 нчы укучылар “Ржев яны, Ржев урманы…”, “...Фронттан бирле салмаган...” шигырьләрен укыйлар.

Икенче алып баручы. Әйе, утлы юллар кичеп, туган ягына кайтып баручы фронтовик шагыйрьгә бәрәңге утырту да сәер бер эш булып тоела. Сугышта ул бик йончып, авыр хәлдә кайта, врачлар да “гомере санаулы” дигән карарга киләләр. Әмма туган туфрагы,  Мөршидәсенең мәхәббәте аңа яшәү көче бирә.

Әминәсен сөйгән Җәлилебез,

Зәйтүнәсен Тукай яраткан...

Мөршидәсен сагынып, Сибгат кайткан,

Гарасатлар кичеп, фронттан.[2]

Ул әдәбиятның алгы сызыгына баса.1946-1950 нче елларда “Совет әдәбияты” журналында эшли. 1950 нче елдан профессиональ язучылык хезмәтендә була.

Беренче алып баручы.

Ходай аның шигъри талантына

Өстәп биргән бөек сабырлыкны:

Йомшак кына елмаюы белән

Җиңеп барган күпме авырлыкны...

Уйчан гына балкып йөрсә дә шул,

Көчле рухлы булган Сибгат ага!

Әле дә булса “Җылы Сүзе” белән

Шигърияткә безнең учак яга.

Гомер буе- шигырь сукмагында,

Дәгъва кылмый һичбер өстенлеккә.

Җылы сүзе белән каршы торган

Тәкәбберлек илә мескенлеккә.

Эчке янулары күзләрендә,

Йөзләрендә балкып  торыр иде...

Сибгат ага- нечкә күңел, әмма

Бөркет кебек җаны горур иде!

Күңел җылысыннан бөреләнеп,

Җылы Сүзе күчкән шигыренә.

Йомшак кына елмаюы белән

Һәйкәл куйды шигъри гомеренә!..[3]

Икенче алып баручы. Сибгат Хәкимнең иҗат дәрьясының башы- туган як чишмәләрендә.

Кемдер җырлый Фазыл чишмәсен.

Шул көйдәге чулпы чыңнарын да,

Тигез аккан сөю моңнарын да

Кабат- кабат килә ишетәсе.

Шул моң кебек чиртеп күңелләрне

 Һаман аксын Сибгат чишмәсе.

“Фазыл чишмәсе” көенә кызлар биюе.

        Беренче алып баручы. Туган ягына сагынып кайткан шагыйрьне авыл урамнары, аның гади генә йортлары каршы ала. Сибгат абыйның үз тавышын да ишетик. Язмада аның “Тыкрык башында иске йорт” шигырен тыңдап үтик.

С. Хәкимнең “Тыкрык башында иске йорт” шигыре тыңлана.

Икенче алып баручы. Сибгат абыйны туган якта һәр нәрсә тәэсирләндерә: туган нигездә моңаеп уйлану... офыктан офыкка йөгерә торган  кыр чәчәкләре...[4]

Яланнарда йөри шагыйрь

Ул тын гына моңлана.

Әллә шагыйрь, әллә кошлар

Бер- берсеннән моң ала?!

Шагыйрьне бу яланнарга

Туачак Моң, Көй дәшә.

Гөлләргә шигырь укый ул,

Урман белән сөйләшә.[5]

10, 11, 12 нче укучылар С. Хәкимнең туган якка багышланган шигырьләрен укыйлар: “Җырларымда телим”, “Атым минем үргә менгән саен...”, “Үрләреңне менгәч”.

“Сусау” җыры башкарыла.

Икенче алып баручы. Сибгат Хәким истәлекләреннән: “Минем туган як- Казан арты... бу тирәдә татар авыллары мари авылларының аркасына арканы терәп утырганнар. Элек- электән алар белән аралашудан туган бу якынлыкның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Мари ягы- урманлы як. Татар агае урманга мари авыллары аша уза. Юлның бит көзге яңгырлары, кышкы ачы суыклары, адаштыргыч бураннары була. Юлчы төннең нинди генә вакытында тәрәзә какмасын, атын куярга, үзенә кунып чыгарга җылы урын таба. Бу күптән килә трган, тартынусыз олы дуслык. Дуслык... Хәзер безнең тормышта иң югары чагылышын тапкан шушы дуслыкның ерак эзләре минем бала чакның да якты истәлекләренә килеп тоташа.  Безнең арага ул хезмәттә бер- берсе белән гомер буе аралашыпкайгыларны уртаклашып яшәгән кешеләрнең туганлык хисләре аша, бәйрәмнәрдә бергә кочаклашып җырлаган җырлары аша килеп кергән. Ул олы хис минем бөтен иҗатыма сибелгән, беренче шигырь юлларым белән бергә үсеп чыккан”.

13 нче укучы “Тарлюк” шигырен сөйли.

Мари халык биюе башкарыла.

Беренче алып баручы. Сибгат Хәким истәлекләреннән: ” минем туган як- Казан арты. Яшьтән үк халык шагыйре Г. Тукайның эзләрен күреп, аның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләрен тыңлап үскәнгәме, аерата матур, аерата сихерле”. Әйе, аның иҗаты Тукай исеме белән, туган тел белән аерылгысыз.

Шагыйрь йөри Кырлай урамында,

Кырлай каеннарын сагынып килгән.

Кояш төшкән урман аланында

Котырып үскән чабылмаган үлән.

Шагыйрь сөйли каеннарга карап,

Йөзе уйчан, ак чәчәләре сирәк.

...Казан юлы белән кайта “Пар ат”

Тукай моңы белән тулы йөрәк.

Шагыйрь эзе буйлап шагыйрь йөри,

Эстафета алган ике куллап.

Күңел тулып, шагыйрь җаны эри,

Ак каеннар тыңлый башын болгап.[6]

Г. Афзал. Сибгат Хәким Кырлайда.

14 нче укучы “Тукай теле, аның туган теле...” шигырен, 15 нче укучы “Тукайның балачагы” поэмасыннан өзек сөйли.

Икенче алып баручы.  Кечкенәдән авырлыклар күреп үскәнгәме, С. Хәким замандашлары хәтерендә искиткеч кешелекле зат булып истә кала. Нурихан Фәттах истәлекләерннән: ”Мин белгән Сибгат Хәким, гомумән, яклаучы булды, дисәм, һич арттыру булмас. Ул гомере буе яклаучы булды. Ул изгелекне яманлыктан яклады һәм ярдәмгә мохтаҗ кешегә ярдәм кулы сузды.  Бик күпләр аны чын күңелдән хөрмәт иттеләр.Кайчан һәм кайда гына очратма, аның янында һәрвакыт кеше булыр. Һәркем аңа үзенең берәр сүзен, фикерен, гозерен әйтергә тырыша. Ул беркемнән баш тартмый- яшьләр белән дә, өлкәннәр белән дә сөйләшергә сүзе, уртаклашырга фикере була”.

Беренче алып баручы. Сибгат Хәким әнә шулай кеше буларак та, шагыйрь буларак та халык күңеленең көзгесе, чын мәгънәсендә, халык шагыйре иде. Минтимер Шәймиев сүзләре белән әйтсәк, “Ватанына, туган= үскән туфрагына шулай нык береккәнлек, Туган илен сагыну, җирсүләргә бай иҗат, халык язмышы өчен җан ату, борчылу сәләте һәкемгә дә бирелми торгандыр. Шундый сирәк шәхесләрнең, шундый тирән хисле шагыйрьләрнең берсе- Сибгат Хәким!”

Син вәзир дә, министр да түгел,

Киңрәк синең

Рухи күләмең:

Антей күтәрмәсне күтәрә бит

Чын шагыйрьнең лирик йөрәге.

Синең хисләр

Халык күңелендәге

Өметләрен җыеп алалар;

Шигъри кошлар булып ул өметләр

Илнең үзенә кайта баралар.

Ил бәгърендә туган теләкләрнең

Вәкиле син- шигъри вәкиле;

Халыктагы тере фикерләрнең

Хәкиме син- тугры хәкиме...

Синең әле иң- иң яшәр чагың

Мәңгелеккә илткән юлларда.

Хәерле юл сиңа, кадерлебез,

Хәерле юл

Ерак чорларга![7]


[1] С. Хәким. Курыкканы суык иде аның...

[2] С. Гәрәева. Шагыйрь мәхәббәте.

[3]Л.  Шагыйрьҗан. Йомшак кына елмаюы белән....

[4] Р. Фәтхерахманов. Җыр язмышы- Сибгат Хәким. Мәктәп китапханәсе сериясе- Казан, “Хәтер”, 2006, 11 нче бит.

[5] Р. Миңнуллин. Яланнарда йөри шагыйрь

[6] Г. Афзал. Сибгат Хәким Кырлайда.

[7] Х. Туфан. Поэзиябез хәкименә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка внеклассного мероприятия, посвященного Году российской космонавтики "Человек открывает Вселенную"

Методическая разработка внеклассного мероприятия,посвященного Году российской космонавтики "Человек открывает Вселенную"сопровождается презентацией о космосе. Предназначена для учащихся среднего звена...

"Пою мою Республику" - внеклассное мероприятие посвященное Дню Республики Башкортостан

«Пою мою Республику»Сценарий, посвященный Дню РеспубликиВступление:Родина.… Как вы представляете её? Это место, где вы родились, впервые увидели мир и начали познавать его. Сначала это был ваш дом, по...

Внеклассное мероприятие, посвященное творчеству А.А.Ахматовой

Внеклассное мероприятие по литературе (11 класс)«Творчество А.А.Ахматовой. Ранняя лирика» Цель вечера:продолжить знакомство с жизнью и ранним периодом творчества А.А.Ахматовой; проникнуть в поэт...

Разработка внеклассного мероприятия, посвященного снятию блокады Ленинграда

Урок  мужества, посвященный снятию блокады Ленинграда...

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...

Методическая разработка Внеклассного мероприятия, посвященного Году театра в РФ для обучающихся 7, 10 классов на тему: литературно-музыкальная композиция, посвященная творчеству У. Шекспира “Shakespeare lives.”

ГБОУ школа № 1 Московского района Санкт-Петербурга является школой с углубленным изучением английского языка, в связи с чем в программе обучения английскому языку уделяется большое внимание не только ...