Балаларның тормыш иминлеген саклау
материал на тему

Бурганова Гульнара Насимовна

Ата-аналар җыелышы өчен доклад

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-analar_zhyelyshy_ochen_doklad.docx26.02 КБ

Предварительный просмотр:

Ата-аналар җыелышы өчен доклад

Балаларның тормыш иминлеген саклау

Хөрмәтле ата-аналар!

    Менә зарыгып көтеп алган җәй дә килеп житте. Алда безнен балаларны өч айга сузылган ял, төрле уеннар һәм рәхәтләнеп күңел ачу көтә.
Укучыларның сәламәтлеге һәм тормыш иминлеге  турында кайгырту-мәктәпнең ,      барлык педагогик коллективның,  ата-ананың һәм баланың үзенең иң мөһим бурычы. Шуңа күрә без балаларга һәртөрле куркыныч очракларда үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтәбез. Бигрәк тә әңгәмәләр оештыру, төрле куркыныч очраклар һәм вакыйгалар  буенча сөйләшүгә әһәмият бирәбез. Әңгәмәләр вакытында куркыныч ситуацияләрне сурәтләүгә, мәсәлән, лифтка ялгызың гына керергә ярамавын искәртү, таныш булмаган кеше белән сөйләшмәскә, аңа ияреп китмәскә кирәклеген аңлату һ.б. игътибар итәбез.

    Һәрбер кеше үзенең гаиләсе, балалары, туганнары, ата-анасы белән дөньяның тәмен белеп, хыялларын тормышка ашырып матур гына яшәп ятканда хәвеф-хәтәр бездән бер адым ераклыкта гына йөри. Бер генә ялгышлык эшләсәң, шунда ук зур бәхетсезлек, зур каза килеп чыгарга мөмкин. Кеше, үзенең гомерен саклап калыр өчен, бик тә сак булырга тиеш. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, игътибарсызлык һәм җавапсызлык күп кенә кешеләрне бәхетсезлеккә һәм фаҗигагә китерә. Менә шундый бәлаләрнең берсе − янгын. Халыкта шундый мәкаль бар: "Карак бер генә нәрсәне ала, ут бөтен нәрсәне көлгә әйләндерә". Янгын үз юлындагы бөтен әйберне кара күмер итә. Иң аянычы шул, социологларның тикшеренүләре күрсәткәнчә, ел дәвамында янгыннардан меңнәрчә кеше һәлак була. Алар арасында ут чыгуда бөтенләй гаепсез кешеләр дә күп: күрше-күләннәр, балалар, карт-корылар һәм янгын сүндерүчеләр...

    Ел башыннан республика буенча   _____ янгын чыгу очрагы теркәлгән,  _____кеше зыян күргән. ____ кеше ут тозагында һәлак булган, _____ кеше коткарылган. Янгын сүзе һәркем өчен йөрәк өшеткеч яңгырый. Тормыш булгач бәла-казалар да чыгып тора. Янгын чыгу куркынычы бигрәк тә җәйге чорда арта. Бигрәк тә йорт-курада янгын чыгу очраклары еш күзәтелә. Моның сәбәбе күпчелек гражданнарның янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәүгә җавапсыз карашыннан килеп чыга.

    Һәр бишенче янгын очрагы балаларның ут белән шаяру нәтиҗәсендә килеп чыга. Төп сәбәп — балаларның караучысыз калуында. Өлкәннәргә бала-чаганың кызыксынучан булуын онытмаска кирәк. Алар бит күпчелек зур кешегә охшарга тырыша. Өлкәннәр кулындагы шырпы ризык әзерләү, яисә бүлмәне җылыту өчен хезмәт итсә, балалар кулына эләккәч ул зур куркыныч яный.

    Татарстанда 70 процент янгын гражданнарның куркынычсызлык кагыйдәләренә саксыз караш, аларның һәр 13е - балаларның шырпы белән уйнау нәтиҗәсендә килеп чыга. Ата-аналар күп очракта тормыш мәшәкатъләренә уралып балаларга игътибар биреп җиткермиләр, аларны өйдә күзәтүсез калдыралар, бала теләсә кайсы мизгелдә  гомерен куркыныч астына куярга мөмкин икәнлеген оныталар.
 Бәхетсезлеккә каршы, практикадан күренгәнчә, янгыннарны китереп чыгаручы һәм аларның корбаннары булып күп очракта мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге балалар тора. Куркыныч икәнен аңламыйча, алар өлкәннәргә охшатып, кулларына шырпы, зажигалка алалар, электр приборларын кабызалар, мич, учак ягарга омтылалар. Кайчакта ваемсыз әти-әниләр үзләре үк әлеге гамәлләргә каршы килмиләр. Балалар утка ияләнәләр, аның куркыныч булуын оныталар. Нәкъ менә шушы хәвеф-хәтәргә китерә дә инде. Шуңа күрә мәктәп әти-әниләр, әби-бабайларны балаларыгызга, оныкларыгызга аеруча игътибарлы булырга чакыра. Фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны йозакка бикләп, үзләрен генә калдырмагыз. Балаларның ут белән уйнауларына катгый рәвештә каршы килегез.  Аларга мичләрне ягарга кушмагыз. Балаларның тәмәке тартмавын, шырпы белән уйнамауларын, корылмалар янында учак якмауларын  катгый күзәтегез.
 Кайвакытта балалар артыннан карап бетереп тә булмый.
 Без барыбыз бергәләп янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәсәк һәм балаларыбызны шуңа өйрәтсәк, республикада балаларның ут белән уйнау очракларыннан килеп чыккан янгыннар саны күпкә кимер иде.
Иминлегебез үзебезнең кулда. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә битараф калмыйк.

    Балаларның ял вакыты хәвефсез үтсен өчен мәктәп балаларга лагерьлар оештыра. Мәктәп яны лагерьларында балалар ял вакытларын файдалы итеп үткәрәләр, сәламәтлекләрен ныгыталар. Шул ук вакытта педагоглар күзәтүе астында булалар, чөнки җәйге каникуллар вакытында балалар үз кулларына тапшырылган булалар. Ә бу үз чиратында балаларның төрле бәлаләргә юлыгуыну бер шарт булып тора.

    Җәйге каникул көннәрендә балаларны юл-транспорт травматизмыныннан саклауда ата-аналар һәм укытучылар өстенә йөкләтелгән.   
Статистика күрсәткәнчә,  балалар катнашындагы юл һәлакәтләре  каникуллар чорында  аеруча еш кабатланалар. Чөнки  балалар буш вакытларын урамда, гадәттә, өлкәннәр күзәтчелегеннән башка үткәрәләр.  Бу чорда автотранспортчыларга  аеруча игътибарлы булырга, тизлек режимын төгәл сакларга кирәк. Балалар уен белән мавыгып, шаярышып кинәт юлга йөгереп чыгулары бар бит. Җәйге чорда, транспортта тәрәзәләр ачык вакытта, тәрәзәгә башны тыгуның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлатырга, баганага яки каршыга килүче транспортка бәрелү мөмкинлеген кисәтергә тиешбез.

    Велосипедта йөргәндә тиешле урыннардан гына йөрергә, транспорт юлына чыкмаска, туп белән бары тик балалар мәйданчыкларында гына уйнарга кирәклеген кат-кат кабатларга кирәк.

    Балаларының гомере, сәламәтлеге турында кайгыртмаган ата-аналарның ваемсызлыгы һич аңлашылмый инде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча балалар өчен махсус утыргычлар юл-транспорт фаҗигаләре вакытында үлем очракларын –54, авыр травмалар алу ихтималын–92 процентка киметә. Шунысын да исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.23 маддәсе 1 бүлеге нигезендә балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен 500 сум күләмендә штраф салына. Безнең район автомобильчеләре арасында да юл йөрү кагыйдәләренең бу пунктын үтәмәүчеләр очрап тора.   12 яшькә кадәр балалар машинада бары тик махсус утыргычларда йөртелергә тиешләр.  Алар авария вакытларында  баланың гомерен, сәламәтлеген саклап калалар. Балаларның куркынычсызлыгы, иминлеге турында иң беренче чиратта  ата-аналар кайгыртырга тиеш, әлбәттә.

    Август ахырында балаларны автотранспортта йөртүчеләр арта. Кемдер баласын киендерергә шәһәрләргә бара, кемдер авылда ял иткән баласын алып кайта. Бу чорда, укытучылар, ата-аналар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, урамда үз-үзләрен тоту тәртипләрен даими өйрәтеп, кисәтеп торсалар яхшы булыр иде әлбәттә. Шулай ук кечкенә яшьтәге балаларны урамда, юл буйларында караучысыз калдырырга ярамый. Җәйге сезонда ике көпчәкле транспорт чаралары катнашында аварияләр саны арта. Беренче чиратта, балигъ булмаган велосипедчылар, скутерчыларюл–транспорт фаҗигасенә сәбәпче булалар. Безнең районда ике дистәгә якын скутер, мопед исәпләнә. Еш кына 16 яше тулмаган малайларда скутерга утырып юлларга чыгалар. Кагыйдәләрне белмәгәнлектән, авария ситуацияләре тудыралар. Бер скутерга икешәрләп, өчәрләп атланып йөрүчеләренә дә тап булабыз. Күп очракта мотошлемнары да булмый.

    Дөрес, двигатель күләме 50 куб.см.га кадәр скутерларны ЮХИДИда теркәргәдә кирәк түгел, аның белән идарә итү өчен таныклык та таләп ителми. ОСАГО полисы да алып торасы юк. Әмма ул бик куркыныч “уенчык”. Аның белән идарә итүнең үз тәртипләре бар. Беренчедән үсмергә 16 яшь тулган булырга тиеш. Скутерга бары тик мотошлем киеп утырыга кирәк. Паспорт белән скутер документларын үзең белән йөртү зарур. Әгәр тиешле документларсыз скутер белән идарә итүче тоткарланса, скутер штраф тукталышка ябыла. Скутер йөртүчегә 16 яшь тулмаган булса, аңа төзелгән материаллар балигъ булмаганнар эше буенча инспекторга тапшырыла. Ул үз чиратында үсмернең ата–анасына карата административ беркетмә төзи.
Дәүләт автомобиль инспекциясе ата–аналарны балаларның куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра. Кечкенә балаларыгыз бар икән, автомобилегезне һичшиксез махсус утыргыч белән җиһазлагыз. Ул балагыз өчен алынган иң кирәкле әйберләрнең берсе булсын. Аңа акча җәлләргә ярамый. Автокресло фаҗига була калса, балагызның гомерен, сәламәтлеген саклап калырга мөмкин бит. Ә бала гомереннән кыйммәтрәк, кадерлерәк бернәрсә юк.

    Кайбер очракларда урамдагы хуҗасыз калган эт-мәчеләр дә балалар тормышына куркыныч тудырырга мөмкин. Гадәттә, балалар мәчеләрне үз итә, кулларына тотып уйныйлар, өйгә алып кайталар,ә мондый хайваннарның йогышлы авырулары да булуы мөмкинлеген бала аңлап бетерми. Шуңа күрә әңгәмәләр үткәргәндә, бу турыда бик тулы итеп аңлату кирәк.

    Урам этләре дә вакыт-вакыт кешеләргә ташлана. Балалар андый этләргә якын барырга тиеш түгел, чөнки ул этләр тешләргә, кайвакыт әгъзаларны нык җәрәхәтләргә, ә котырган булулары сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин. Балаларга урам хайваннары белән аралашуның  нәтиҗәләре турында аерым әңгәмәләр үткәрү планда каралырга тиеш.

Таныш булмаган кешене өйгә кертергә ярамаганны күп балалар аңлыйлар, ләкин начар кешеләрнең төрле оешмалардан килдек дип, мәсәлән, газны, электрны тикшерү сылтавы белән өйгә үтеп керергә мөмкин икәнлекләре турында да балалар бик яхшы белергә тиешләр.

    Җәй көне ата-анадан башка су буйларына барырга һәм суга керергә ярамавын бала һәрчак истән чыгармаска тиеш. Ә моның өчен ата-аналар балаларына һәрвакыт моны искәртеп торырга тиеш.

    “Тирәнлеге һәм төбенең нинди булуы билгеле  булмаган, коенырга яраклы дип табылмаган  сулыкларда коенмагыз. Ялгыз гына коенмагыз. Еракка йөзмәгез – хәлегез бетүе ихтимал.  Коена торган урыннардагы чикләгеч  әйберләрдән узып китмәгез, техник һәм кисәтү әйберләренә  кагылмагыз. Моторлы,  җилкәнле,  ишкәкле көймәләр, баржалар һәм башка транспорт  чаралары янына якын килмәгез – бу бик куркыныч. Иптәшләрегезне ярдан суга этеп төшермәгез”дип атә-аналар балаларын искәртеп торырга тиеш. Ата-аналар, сез, балаларыгызны сулыклар янында үзләрен генә калдырып китмәгез. Аларны йөзәргә өйрәтегез.
Һәр көн балаларга кабатлап торыгыз:

  • Үз өеңнән, ишегалдыннан ерак китмә
  • Таныш булмаган кешедән бер әйбер дә алма
  • өлкәннәрдән башка юлга чыкма
  • санитария кагыйдәләре үтәлмәгән сулыкларда су кермә
  • таныш булмаган яки агулы үсемлекләрдән, бөҗәкләрдән сак бул (урманнарда талпан);
  • җәмәгать урыннарында үз – үзеңне әдәпле  тот
  • шәхси гигиена кагыйдәләрен үтә
  • ташлап калдырылган, таныш булмаган әйберләргә кагылма
  • кичке сәг. 10.00 дан соң урамда йөрмә
  • таныш булмаган кешеләр белән аралашма, чит кешеләрнең төрле күрсәтмәләрен үтәмә;
  •  очраклы рәвештә шундый бәлаләргә юлыксаң,  кичекмәстән өлкәннәргә җиткерер
  • спиртлы эчемлекләр, пиво, тәмәке, наркотик матдәләр кулланма
  • рөхсәтсез ерак юлларга чыкма, чит транспортка утырып китмә
  • үзәк урамнарда велисипедта йөрмә
  • караңгы урыннарда, ташландык өй һәм сарай кырыйларында йөрмә
  • кешеләрдән ярдәм сорарга оялма бәла-каза килгәндә.

Караучысыз калган балаларның ут һәм газ белән җиңелчә уйлап эш итүләре, элементар кагыйдәләрне белмәүләре, кайгысыз һәм ваемсыз булулары - фаҗигале хәлләрнең төп сәбәбе менә шулар.
Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызны караучысыз калдырмагыз!
Балаларыгызның иминлеге турында кайгыртучанлык күрсәтегез, шәхсән үзегез тормыш- көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәргә тырышыгыз. Үз балаларыгызны ут, газ, су, көнкүреш химиясе һәм дарулар белән эш итү тәртибенә төшендерегез.
Сабыегыз белән ачыктан-ачык сөйләшү өчен берничә минут вакыт тапсагыз иде. Исегездә тотыгыз: әлеге минутлар аның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк. Көтелмәгән мизгел бәла-каза белән тәмамланмасын өчен балаларга төрле ситуацияләрдә үз-үзләрен тота белү кагыйдәләрен аңлатып бирергә кирәк.
   Балаларыгызның һәр адымын контрольдә тотыгыз, сез эштә булган вакытта аларның көне буе кем белән аралашуына, нәрсә белән шөгыльләнүенә игътибар итегез. Балаларыгызны кич белән урамда караучысыз йөретмәү чарасын күрегез. Балаларыгызга автомашина яки мотоцикл руле артына үз¬ләре генә, ягъни мөстәкыйль рәвештә утырырга рөхсәт итмәгез. Сабыйларыгызны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өйрәтегез. Балаларның суда вакытта куркы-нычсызлыгын тәэмин итү кирәклеге турында да онытырга ярамый. Су кергән чакта аларны караучысыз калдырмагыз.
   Исегездә тотыгыз: балаларыгызның гомере бары тик үзегезнең кулыгызда!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган илне саклау- ирләр эше

1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия төзелү турында указга кул куела. Бик күп  еллар буе бу көн – Кызыл Армия көне, Совет Армиясе көне итеп билгеләп үтелә. Ә 1991 елдан бирле 23 февраль – В...

Мәктәптә уку-укыту процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану.

Мәктәптә уку-укыту процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану....

Тәрбия сәгате "Табигатьне саклау - изге бурычыбыз!"

Табигатьне саклау, экологик культура тәрбияләүгә юнәлтелгән тәрпбияви  чара....

Белем һәм тәрбия бирү процессында сәламәтлек саклау технологияләре

Бүгенге көндә “сәламәтлек” төшенчәсенә 300 билгеләмә бирелгән. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы билгеләмәсе буенча,  сәламәтлек – авырулар яки физик кимчелекләр булмау гына...

Ватанны саклау-изге бурыч

23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән ачык чара үрнәге...

Мәктәпнең музыка эшчәнлегендә сәламәтлек саклау технологияләрен куллану

       Заманча белем бирү технологияләренең берсе – сәламәтлек саклау технологиясе.         Сәламәтлекне саклауда юнәлешл...