Бишек туе программасы (Праздник имянаречения)
план-конспект на тему

Патеева Альфия Фяритовна

Праздник имянаречения

Скачать:


Предварительный просмотр:

БИШЕК   ТУЕ   ПРОГРАММАСЫ.

Сәхнәдә  авыл өйе күренеше. Сәке, сандык,чигелгән кашагалар, өй уртасында бишек тора.

.Зал караңгы.Талгын гына көй яңгырый.(бу көй Алсу-Фәридә дуэты башкаруында “Балама” җырының минусовкасы булырга мөмкин).Кушымта өлеше җырланганда ана бишек янына чыгып утыра.

Арттан алып баручы сөйли:

А.Б. ( Юля Янборисова)

 Бала туды бүген җиргә,

Фәрештәләр аңа юл ачты.

Күкләр иле садә җаннан булган

Бер баласын җиргә  озатты.

Гаиләгә шатлык булып, өмет  һәм куанычлар өстәп  дөньяга олы зат туды .  Дөньяга яңа кеше туды!Ул үзенә бәхет даулап тәүге авазын салды.Ана назлы күзләрен мөлдерәтеп сабыена елмайды..Сабый үзен дөньяга китергән  әнисенең күкрәгенә сыенды Ана сабыена  иң татлы,иркә сүзләр әйтеп яшәү көченә ия булган күкрәк сөтен бирде,ак биләүгә биләп,тал бишеккә салып җырын сузды.

Татар халкында борынгыдан килгән тал бишек.Элек-электән аны әтиләр үз куллары белән үреп,үзләренең йөрәк җылыларын биреп ясаганнар.Ә матур чыбылдыкларны әниләр әниләр теккән.Ул чыбылдык сабыйны явыз көчләрдән,күзләрдән,салыкыннардан саклаган.

Сездә ничек,бездә бишек талдан,

Җырдан үрелә.

Җырлы бишек,җылы бишек

Эленә өй түренә.

Әйе, чыннан да, нинди иркә,нинди моңлы,ягымлы,назлы, әйтеп бетерә алмаслык тылсымлы бу –бишек җыры!Шушы моң дөньясында тирбәлеп сабый ята.Күңеленең иң җылы,иң изге хисләрен биреп,бишек тирбәлүенә кушылып Ана талгын гына җыр көйли.Ана ул җырларына бөтен күңелен биреп,баласын назлап, иркәләп җырлый.

(Ана бишек җыры башкара) Эльмира Акбулатова

Җыр тәмамлангач өйгә яшь ананың каенанасы (Алсу Акжигитова) белән килендәше (Ильсияр)керә, алар белән кыз бала  да (Лилия  2 класс) керә.

Ильсияр: Исәнме, килендәшем. Исән-сау кайттыңмы?

Каенана (Алсу): Исәнме,килен. Кайда әле безнең батыр.Сөбхан алла, бик матур, та бала булган бу.Тәүфигы, михербаны белән үссен.Кая килен, әйдә, баланы коендырып алыйк әле, үз өендә чиста булып ятсын әле.Әйдә,кызым, җылы су белә комган китер, ләгән әзерләгез.Җылы чүпрәкләр дә булсын. Аллага тапшырдык, бисмилләһи рахман иррахим!

(Бала коендыралар. Бала коендырып бетергәч яшь ана нәни кызга:

Ана (Эльмира): Әйдәгез, кадерле кунаклар, бала йоклаган арада чәйләп алыйк әле.Ә син,кызым, бәбине карап тор яме.?Уянса чакырырсың.

( Почмак якка кереп китәләр)

Кыз бала бәбәи карап кала.

А,Б,  (Юлия)(арттан)  Кем дип исем кушарга,

Барысы да баш вата

Олы дөнья каршысында.

Исемсез бала ята.

Исем кирәк,исем кирәк,

Бирик без аңа исем.

Матурын сайлап куярбыз,

Исем кадерен белсен!

(Ильнар Васильев керә)

Ильнар:Сеңелем, энекешкә исем кушабыз бүген.Ләкин әлегә исем сайламадык,бик матур исем кирәк булыр инде безнең энекәшкә.

Әле мичкә күмәч тә тыкмадык,әлбә дә пешмәгән, тиз булыйк,хәзер кунаклар да килеп җитәр.

Лилия: Кычкырып сөйләшмә,энем,бәби уянды бит.

(Бишек янына килеп 1генә куплет бишек җыры җырлыйлар)

(Кунаклар керә, кунаклар арасындагы бер малаай  (Ринат Канеев) исәнләшә)

Ринат Канеев : Әссәләмәгәләйкүүүүүүм!

Почмак яктан ана чыга.

Эльмира: И-и-и , кунаклар килгән икән.

Ринат Канеев: Исәнмесез, саумысез,

Нигә кәҗә саумыйсыз,

Каршылагыз хөрмәт белән,

Күчтәнәч булыр тулы әрҗә.

(Анага күчтәнәч тапшыра)

Эльмира: Килдегезме, кунаклар,

 Түрдән узыгыз,әйдә,

Мичтә күмәч, җамаякта

Изелеп пешкән әлбә.

Динара 2 класс : Күчтәнәчне е е е е е е   җәлләмәдек,

Алып килдек мул итеп.

Бәбине күрсәтсеннәр дип,

Аналарына – чите е е е к.

Эльмира: Күз тимәскә шомырт куйдык,

Салдык олы имезлек.

Бүген мунча юындыргач,

Көчек күлмәк кидердек.

Балалар: Нинди күлмә ә ә ә к?

Эльмира:: Баланың беренче күлмәген көчек күлмәк дигәннәр элеккеләр.

Балалар: Әә-ә-ә-ә-ә!   Ә исеме ничек бәбинең?

Эльмира: Ә менә исемне бергәләп уйларбыз инде.Ягез әле,исемнәр уйлашыйк.Әллә иң элек  бармак уены уйныкмы?

(балалар түгәрәкләп басалар)

Ильнар: Бармак уены чыккан диләр.

                   Оталсам ярар иде.

                   Иң  матур затлы исемне

                   Мин таба алсам иде.

Уртага бер баланы чыгара, бала уйланып тора да:

Айрат! Шат күңелле,ачык дигән сүз!

Балалар: Кит әле, безнең бәби бит кыз!

Ильнар тагын саный: Бармак уены чыккан диләр,

                                        Оталсам ярар иде.

                                        Иң матур,затлы исемне

                                        Мин таба алсам иде.

Ринат: Мөхәммәтгариф! Укымышлы дигән сүз!

Ильнар: Авылыбыз да Гарифлар болай да күп.  

Бала: Ярар алайса.

2нче бала: Мин таптым, мин таптым.Айсылу булсын!

Бергәләшеп: Булсын, булсын, бик күркәм,

                      Туры килсен үзенә.

                      Бай күңелле кызчык булсын,

                      Үссен безнең кечкенә!

Эльмира: Аллага шөкер, исем дә уйлап таптык бит. Инде хәзер барыгыз да  табынга рәхим итегез.Мулла бабай да килеп җиткән.Озак көттермик.

(Барысы да кереп китәләр)

А.Б (Юлия).  Исем баланың киләчәк тормышында бик зур әһәмияткә ия.Балага мәгънәле исемнәр кушу турында  Илдус хәзрәтебез тәкъдимнәрен тыңлап китик.Рәхим итегез,хәзрәт.

10 мин. чыгыш. Хәзрәт балага исем кушу йоласы турында сөйли.

А.Б (Юлия).  . Үз милләте көен ишетеп үссә

Халык хәтерен саклар буыннар.

Тарихлардан килгән гореф-гадәт,

Туган  телен көйли бу җырлар.

   Сак-Сок бәете.

Лилия   Бишек җырлары – кеше күңеленең иң нечкә кыллары алар.Шуңа да аларны һәр кайсыбыз сабый чакның якты истәлеге итеп гомер буена күңел түрендә  саклый.Ул җырлар Туган ил, газиз ана, туган төшенчәләре белән бергә йөри.Татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукай да бит : “ ...иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән”-дигән.

Ильнар.  Саклыйк буыннарга рухи хәзинәне,

Бишек җыры-күңел көзгесе.

Киләчәктә шәхес булыр өчен

Тәүге адым,яшәү өлгесе.

ДинараМилләтемнең җыелмас моң аһәңе

Бишек җырларыннан салына.

Милләт моңын көйлик без сабыйга

Ул бишектә яткан чагында.

А.Б (Юлия).  Бишек җырлары-безнең киләчәгебезгә нигез сала.Балаларны шул могҗизалы җырлардан мәхрүм итмәсәк иде!Җырларыбыз учагы сүнмәсен,алга таба дәвам итсен!

Кызлар  “Туган тел” җырын җырлап чыга, аңа балаларны җитәкләп  Ана кушыла.Барлык катнашучылар сәхнәгә чыга һәм зал белән берлектә “Туган тел” җыры башкарыла.

      Т   Ә    М    А    М.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

Имянаречение.

как проходит обряд наречения в татарской семье....

Мероприятие "Обряд имянаречения у древней мордвы"

Сценарий внеклассного  мероприятия...

Внеклассное мероприятие по ОРКСЭ на татарском языке на тему: «Исем туе, бәби мунчасы, бәбинең беренче чәчен алу йолалары һәм алар белән бәйле ырымнар» («Традиции имянаречения, первой бани для младенца, первой стрижки волос и связанные с ними ритуалы и пре

Методическая разработка внеклассного мероприятия по ОРКСЭ с привлечением родителей на татарском языке «Традиции имянаречения, первой бани для младенца, первой стрижки волос и связанные с ни...