Роберт Минуллин
методическая разработка (7 класс) на тему

Ильясова Каусария Зуфаровна

Халык шагыйре Роберт Миңнуллинның  балалар өчен язган шигырь китаплары минем күп еллык педагогик хезмәтемдә аерылмас дусларым булдылар. Мин аларга мөрәҗәгать итеп, һәрвакыт эш өчен кирәкле материал таптым. Аның шигырьләре минем тәрбия сәгатьләремне баеттылар, балаларга төрле яклап тәрбия бирүдә әһәмиятле роль уйнадылар. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл trbiya_sgate._robert_minnullin_izhatynda_hlak_trbiyase.docx31.66 КБ

Предварительный просмотр:

Дәүләт бюджет гомуми белем бирү  учреждениесе

 “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп-интернаты”

Район мәктәпләре директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары семинарында

үткәрелгән тәрбия сәгате

Т Е М А:

Халык шагыйре

Роберт Миңнуллин иҗаты-

тәрбия чарасы 

              I группа тәрбиячесе Ильясова Кәүсәрия Зөфәр кызы

Максат:

  • халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәм аның иҗаты белән таныштыру;

 

  • Роберт Миңнуллин иҗаты аша балаларда туган нигезгә, туган авылга , әниләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; туган ягыбыз гүзәллеген күрергә өйрәтү; аның белән горурлану хисләре тәрбияләү; әхлакый сыйфатлар формалаштыру;

     

  • балаларның сөйләмен камилләштерү, сәнгатьле сөйләм алымнарына өйрәтү.

Җиһазлау:  Презентация, Роберт Миңнуллин китапларыннан күргәзмә”Мин мактанчык түгел”, “Алма бабай”,”Татарларым”, “Уфа-Казан юллары”, “Әнкәмнең догалары”

Тәрбия сәгатенең барышы

Оскар Усмановның Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Талбишек” җыры тыңлана.

Тәрбияче:  Хәерле кич, балалар! Менә без сезнең белән бик матур җыр тыңладык. Җыр тыңлаганда сезгә рәхәт булдымы? Әйе, барыбызга да рәхәт булды. Җыр безне тынычландырды,  тәэсирләндерде, хисләндерде, өлкән кешеләрнең күңелендә бик изге хатирәләр уятты, күңелләрне нечкәртте. Менә бу инде балалар, сәнгатьнең көче дип атала. Гомумән, әдәбият һәм сәнгать кеше күңелендә иң җылы хисләр уята, кешене сокландыра, матурлыкны күрергә өйрәтә, югары зәвык тәрбияли.

  Бүген без сезнең белән әдәбиятның бер өлкәсе булган Шигърияттә кунакта булырбыз. Бүген аның хуҗасы – Татарстанның халык шагыйре Роберт абыегыз Миңнуллин . (1нче слайд – Портрет) 

Әле генә тыңлаган җырның сүзләрен Роберт Миңнуллин язган. Җырда нинди елга исеме телгә алына балалар?(Сөн)

2 нче слайд - Сөн  Шагыйрьнең балачагы Татарстан белән Башкортстанны аерып торучы  җырларда җырланган гүзәл елга – Сөн буендагы Шәммәт дигән авылда үтә . Бу авыл Башкортстанның  Актаныш районы белән чиктәш Илеш районына керә. Кечкенәдән үк әдәбиятка гашыйк Роберт, мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетына укырга керә. Тыйнак кына авыл малае Роберт Миңнуллин тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе булып җитешә. Халык шагыйре исеменә лаек була. Нинди генә олы дәрәҗәләргә ирешмәсен, Роберт Миңнуллин туган ягы белән арасын өзми. Туган ягын өзелеп яраткан Роберт Сөн елгасына чынлап торып гашыйк була. Ә туган авылына аның һәр кайтуы   Сөн елгасы аша була. Шагыйрь иҗатында бормаланып агучы, ярында бөдрә таллар тирбәлүче Сөн елгасы зур урын алып тора. Су коенып, балык сөзеп үскән Сөн елгасын сагынуын да, аның белән горурлануын да шагыйрь иҗатында чагылдыра. Хәзер шундый шигырьләренең берсен тыңлап китәрбез “Салават күпере” шигыре

3 нче слайд – салават күпере. Шигырьне укый Хәдичә Раджабова

Сөнгә кунган-матур булган                    

Салаватның күпере.

Тора күзнең явын алып,

Дугаланып, күпереп.

Теге очы – теге якта,

Ә бу очы – бу якта.

Бизәкләре аллы-гөлле...

Әй куйганнар буяп та!

Сөнне мин күп кичкән инде,

Сөн аша күп йөрелгән.

Ә бу юлы чыгып киттем

Салават күпереннән.

     Роберт Миңнуллин зурлар өчен дә, балалар өчен дә иҗат итә. Аның балаларга багышлаган иҗаты балаларга һәрьяклап тәрбия бирә.  Аның шигырьләре җиңел укыла, истә кала. Аларда бишек җырыдай  табигый, ихлас хис-тойгылар ярылып ята. Шагыйрьнең “Иртән иртүк” шигырен уку өчен сүзне Сумаяга бирәбез  4 нче слайд – табигать

Уятыйм әле кояшны-

Көннәрем якты булсын!

Уятыйм әле бакчаны-

Көннәрем татлы булсын!

Уятыйм әле әнине-

Көннәрем җылы булсын!

Уятыйм әле кошларны-

Көннәрем җырлы булсын!

Уятыйм әле дусларны-

Көннәрем ямьле булсын!

Уятыйм әле Җир шарын-

Көннәрем гөрләп торсын!

 

Балалар, туган ягын, аның табигатен чын күңеленнән яраткан кеше генә шундый матур шигырьләр яза ала.

      Аның шигырьләре беренче карашка бик гади сыман тоелса да, шул гадилек артында без еш кына әйтеп бетерә алмый торган фикер тирәнлеге, киная белән төрттереп куя белү, үз-үзеңә тәнкыйть күзлегеннән карый белү дә  бар.  5нче слайд – карбыз.  Хәзер Аяз безгә “Пешмәгән” шигырен укып китәр.

Сатып алдым мин карбыз,

Тәмле микән? Карарбыз!

Турадым өйдә ваклап.

Ә эче...эче ап-ак.

Тукта, тукта, туктагыз_

Пешмәгән бит бу карбыз...

Ә бит күпме сайладым?!

Бик-бик күпне сайладым.

Чирткәләгән дә идем,

Төрткәләгән дә идем,

Каккалаган да идем,

Суккалаган да идем...

Менә бит нишләгәнмен-

Үзем дә пешмәгәнмен!

     Әйтерсең, автор һаман балачакта яши. Балачакның матур хатирәләрен үтемле, ышандырырлык  итеп, оста итеп тасвирлый. Эльмар безгә шуны раслап күрсәтә. Ул “Күркә” шигырен укый. 6 нчы слайд – күркә

Малайларны

Һәм кызларны

Әй йөгертә

Усал күркә-

Урам буйлап

Куып йөртә,

Өйләренә

Куып кертә!

Аннан хәтта акбай өркә.

Курыкмасаң-

Син дә үртә!

Күрсәтер ул

Сиңа күркә!

     Роберт – авыл малае. Ул гомере буе авылын, туып үскән йортын сагынып яши. “Без үскән кечкенә өй юк инде хәзер, ләкин мин ул өйнең һәр идән сайгагын, һәр бүрәнәсен, бүрәнәсендәге һәр ярыгын сагынам. Әнкәем тегеп кигергән күлмәк-чалбарны киеп, малайлар күзен кыздырып, һай бер урам әйләнәсе иде, - дип яза ул. Шуңа күрә дә авыл  темасына кагылган шигырьләрен ул бигрәк яратып яза. Андый шигырьләрне уку хәтта шәһәр балаларына да авыл тормышын күзалларга ярдәм итә. Хәзер безгә Аяз шагыйрьнең “Кыр кәҗәсе” исемле шигырен укып күрсәтә. 7нче слайд – кәҗә

Нишләтергә

Кәҗәбезне?

Аптыратты

Кәҗә безне.

Бер генә дә

Тыеп булмый,

Бер дә ябып

Куеп булмый.

Ача- кача,

Ача-кача.

Аптыратты

Кача-кача.

Ялан кырдан

Кайтып керми,

Куркыталмый

Аны берни!

Нигә куркып

Торсын ди ул?

Нидән куркып

Торсын ди ул?

Мин бит аның

Көчен беләм.

Кирәктә ул

Бүре белән

Сөзешергә

Хәтта әзер-

Кыр кәҗәсе

Бит ул хәзер!

Хайваннарга багышланган шигырьләрендә ул, аларга карата миһербанлы булырга, алар белән дус яшәргә өнди.  

Ә хәзер сүзне Зинфирга бирәбез. Ул “Акбай” шигырен укый.

8 нче слайд -  Акбай

Акбай белән бик дуслар без,

Мин аның телен беләм.

Ул үзе дә нәкъ кешечә

Сөйләшә минем белән.

Ул миннән берни яшерми,

Сиңа бер сер сөйлим, ди.

Мин бит безнең урамдагы

Малайларны сөйймим, ди.

Урамга да чыгып булмый,

Мине рәнҗетәләр, ди.

Я миңа таш аталар, ди,

Я үртәп үтәләр, ди.

Үртәсеннәр әле, әйдә,

Мин әлегә түзәм, ди

Әгәр тагын үртәсәләр,

Чабуларын өзәм, ди.

Анда да туктамасалар,

Аякларын тешлим, ди

Алар миңа нишләсәләр,

Мин дә шуны эшлим, ди.

Урамга да чыгармыйм, ди.

Тагын усаллансагыз!

Әнә, үзеннән сорагыз,

Әгәр ышанмасагыз!

Роберт Миңнуллин чынбарлыкны юмористик планда, баланың садәлеге, хыялыйлыгы белән бәйләп бирә. Балар өчен образлы фикерләүгә, шигъри фантазиягә юл ача, чөнки гади генә вакыйгада да ул балаларча көтелмәгән кызык таба. Хәзер Илдус безгә “Почмакта торам” шигырен укып күрсәтә. 9 нчы слайд

Әни почмакка

Бастыра мине,

Нигә икәнен

Беләсез инде!

Чыкмый тыным да,

Еламыйм хәтта.

Елау турында

Уйламыйм хәтта.

Торам төз генә,

Телләшми генә,

Сер бирми генә,

Сөйләшми генә.

Әзер мин монда

Көн дә торырга-

Өйрәнәм  бит мин

Солдат булырга!

Солдат булырга-

Сакта торырга!

     10 нчы слайд – Роберт әнисе белән Балалар, Роберт Миңнуллин иҗатында бик изге бер тема бар. Ул Әнкәйләр - әниләр темасы. Ул гомере буе үзенең әнисе Гөлҗәүһәр апаны хөрмәтләп, зурлап яши . Әтисе үлгәндә гаиләдәге 4 баланың иң зурысы булган Робертка 11 яшь була. Шул көннән башлап Роберт әнисенең таянычына, уң кулына әйләнә. Замана авырлыкларын әнисе белән бергәләп үз җилкәсендә кичерә. Еллар үтә, Роберт шагыйрь була.  Шагыйрь Роберт үзенең шигырьләрендә әниләрнең бөеклегенә дан җырлый . Аның иҗатында әниләр турындагы шигырьләр иң матур гөлчәчәк кебек нур сирпеп торалар. Әниләр турындагы шигырьләреннән генә дә ул ике җыентык бастырып чыгара. Шагыйрь Әнкәй сүзен һәрвакыт зур хәрефтән яза. Шундый затлы-зыялы ул үстерүе бнлән Гөлҗәүһәр апа үзе дә бик бәхетле әни була. Шагыйрьнең байтак шигырьләре җырларга әйләнә. Мәсәлән, Сара Садыйкова көй язган “Әнкәмнең догалары”. Әнкәйнең ак чәчләре”, “Әни кирәк” дигән һәм башка җырлары бик еш яңгырыйлар.  Әниләр турында балалар өчен дә бик матур шигырьләр яза. Сумая безгә “Кара инде бу гөлне!” дигән шигырь укып күрсәтә. 10 нче слайд – гөлем ак чәчкә аткан

Бөтен бүлмә

Ап-актан,

Гөлем ак чәчәк

Аткан!

Моңарчы ник

Атмаган?

Мөгаен, җай

Тапмаган.

Бүлмәдә бик

Күңелле!

Кара инде

Бу гөлне!

Хәйләкәрләнеп

Яткан,

Чәчәк атар чак

Тапкан-

Нәкъ әни

Туган көнне

Тоткан да

Чәчәк аткан!

Я Л   М О М Е Н Т Ы

Балалар, шагыйрьнең бик күп шигырьләренә композиторлар көй язганнар, аларны җырга әйләндергәннәр, чөнки аның күп шигырьләре көй сорап тора, махсус җыр өчен язылган диярсең.  Хәзер без роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Әйлән – бәйлән” җырына кушылып, ял итеп алырбыз.

Сез дә безгә кушылыгыз,

Без шатлык таратабыз.

Тирә-якны яңгыратып

Җырларга яратабыз.

     Әйлән-бәйлән,

     Әйлән-бәйлән.

     Безнең белән,

     Безнең белән

     Әйлән.

    Җыр – ул шатлык

    Җыр – ул бәйрәм!

Без биибез тыпыр-тыпыр,

Без биибез тып та тып.

Бер башласак, бик тиз генә

Булмый безне туктатып

        Әйлән-бәйлән,

        Әйлән-бәйлән.

        Безнең белән,

        Безнең белән

        Әйлән.

       Җыр – ул шатлык

       Җыр – ул бәйрәм!

Сез дә безгә кушылыгыз,

Утырмагыз, торыгыз!

Җырлый-җырлый биик әле,

Сез кул чабып торыгыз

        Әйлән-бәйлән,

        Әйлән-бәйлән.

        Безнең белән,

        Безнең белән

        Әйлән.

       Җыр – ул шатлык

       Җыр – ул бәйрәм!

11 нче слайд  - сабантуй  Халык шагыйре Роберт Миңнуллин шигырьләрендә үз милләтебезгә хас үзенчәлекләрне, милли гореф-гадәтләрне, традицияләрне бик яратып яктырта. Хәзер Ислам безгә  “Сабантуйда” шигырен укый.

Колга тора мәйданда-

Биегрәктер айдан да!

Әтәч – колга башында,

Кызыктыра барсын да!

Тик меналмый беркем дә,

Мин дә бар шул төркемдә,

Менә миңа да чират,

Менәм,

Мин дә бит ир-ат!

Менеп киттем тиз генә,

Тиз генә, җитез генә!

Һәм карадым түбәнгә-

Ай-яй биек менгәнмен,

Ничек менә белгәнмен?!

Ничекләр төшим җиргә?

Куркыта карарга да,

Торам шулау, килалмый

Бернинди карага да.

Үч иткәндәй, әтәч тә,

Бөтен көчкә кычкырып,

Китте кулдан ычкынып!

Ычкынды, җиргә очты,

Йоны гына учымда.

Әтәч урынына мин

Калдым колга очында.

Кирәкми әтәчегез,

Кирәкми бүләгегез-

Мине алырга гына

                                                                                    Менегез берәрегез!

12 нче слайд – ипи Роберт Миңнуллин шигырьләре  - тәрбия чарасы дидек. Чынлап та аның шигырьләре балаларда  уңай сыйфатлар булдыруга, өлкәннәргә, хезмәт кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләргә булыша.

Хәзер Илбина “Ипекәй” шигырен укый

Ипинең бар карасы!

Күмәче бар, калачы!

Бер капсаң шул карасын,

Күмәчен йә калачын,

Тагын кабасы килә,

Тагын бергенә кабат

Кабып карасы килә!

Ай-яй тәмле карасы!

Ай-яй тәмле калачы!

Ипекәйне әтием

Безнең өчен үстерә.

Ипи безне үстерә-

Рәхәтләнеп үс кенә!

Бигрәк тәмле карасы,

Бигрәк тәмле агы да,

Күмәче дә – бары да...

Бигрәк тәмле – аз гына

Җитми калды тагы да!

Ипикәйнең кайсы да

Ризыкның

Хөрмәтлесе!

Җирдә иң кыйммәтлесе!

        Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин милләтебезнең чын патриоты. ”Татарларым” дигән китабындагы шигырьләрендә халкыбызның бөек үткәне белән горурлану да, хәзерге асылын ачып бирергә тырышу да, киләчәк турында әрнүле уйланулары да урын алган. Китапка сүз башын Республикабызның беренче президенты Миңтимер Шәрип улы Шәймиев язган һәм болай дигән: “Роберт кайчакларда президентлар әйтә алмаганны да шигырь юллары белән әйтеп бирә. Чын шагыйрь менә шундый булырга тиеш!”

 Менә шундый шагыйрь икән без белгән, зурлар һәм балалар өчен 30 дан артык китап чыгарган  Халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин!

   Ә хәзер Ислам безгә үзенең яңа җырын бүләк итә.

 

     

Дәүләт бюджет гомуми белем бирү  учреждениесе

 “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп-интернаты”

I группада үткәрелгән ачык тәрбия сәгате

Шигъри

т ә л г ә ш л ә р

I группа тәрбиячесе Ильясова Кәүсәрия Зөфәр кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие: "Роберт Бёрнс"

Внеклассное мероприятие посвящённое дню рождения великого поэта.Цель: Развитие навыков устной речи учащихся.Задача: Активизация навыков учащихся во внеурочной деятельности....

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Robert Burns. Вечер, посвященный Роберту Бернсу

Вечер, посвященный Роберту Бернсу.Учитель английского языка СОШ им.Т.Жарокова ЗКО Жунусова Гульсара Айткалиевна....

Роберт Бернс

Методическая разработка и презентация о жизни и творчестве Шотландского поэта...

Вечер посвященный Роберту Бернсу

Выступление учащихся нашей школы на вечере, посвященному шотландскому поэту Роберту Бернсу. Выступление включает в себя песню "Auld Lang Syne" и перевод, выполненный ученицей нашей школы....

Клара и Роберт Шуманы

Данный материал используется при изучении темы "Первая любовь" в 10 классе....

Роберт Миңнуллин иҗаты

6 нчы сыйныфта Р.Миңнуллинның "Энекәш кирәк миңа", "Әни мин көчек күрдем" шигырьләрен өйрәнгәндә ярдәм итәрлек презентация...