Сценарий мероприятия: Гаилә көне
план-конспект на тему

Гаязова Айгуль Нильсоновна

Сценарий мероприятия: Гаилә көне

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail_kone.docx70.67 КБ

Предварительный просмотр:

         15 май – Халыкара гаилә бәйрәме

А.Б. - Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әтиләр, әниләр, балалар, апалар һәм абыйлар. Бүген без сезнең белән Гаилә бәйрәменә җыелдык. 15 май – Халыкара гаилә бәйрәме дип билгеләнеп үтә. А.Б. - Гаилә - ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны.

А.Б. - Бәйрәмне ачу өчен сүзне гимназиябезнең директоры Гаязова Айгөл Нильсон кызына бирәбез.

                                                          (Айгөл Нильсоновна чыгышы)

 А.Б. - Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

А.Б. -  Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, хөрмәтләп яшәргә кирәк. 


                                                                               (Парлы бию)

А.Б. - Бүгенге гаилә бәйрәмебез «Парлы Бию» белән башлап җибәрүебез дә юкка гына түгел. Табигать һәр нәрсәне парлы итеп яраткан. Шуңа күрә кошлар да, җәнлекләр дә, хәтта бөҗәкләр дә үз парын таба, оя кора.

           Әгәр ике яшь йөрәк бер-берсен таба икән, гаилә туа…

А.Б. - Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше турында минем аерым әйтәсем килә. Ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә,гаиләнең йөрәге.  

А.Б. - Ни куаныч, безнең гимназиядә дә да пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр күп. Менә алар бүген бәйрәмдә катнаша.

А.Б. - Ата-бабаларыбыздан килгән язылмаган кануннарыбызны кулланып, бала тәрбияләүдә дөрес юлны сайлаган, милли җанлы  бик күп гаиләләр арасыннан Хафизовлар, Гайнемөхәммәтовлар, Ганеевлар, Карповлар, Шәймардановлар гаиләләрен  бәйрәмгә чакырдык. Бу үрнәк гаиләләр белән якыннан танышырбыз, аларның бәхетле яшәү серләрен ачыкларбыз.

А.Б. - Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Җыр халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Халык әйтә: “Җыр күңелгә куаныч, күңелсезгә юаныч”. Җыр яраткан кеше матурлыкны аңлый. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә нечкә күңелле, матурлыкны аңлаган кеше беркайчан да начарлык эшләми: кешеләрне, әти- әнисен хөрмәтли, туган авылны ярата, йомшак бәгырьле, кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була.

А.Б.-  Шәһәребезнең горурлыгы,республикада дан тоткан,сокланып туя алмаслык җырга - моңга гашыйк “Сандугачлар оясы”, “Ләззәт” халык эстрада ансамблен оештыручы һәм җитәкләүче, «Россиянеӊ алтын гаиләсе», «Татарстанның үрнәк гаиләсе» исеменә лаек булган, «Татарстанның 100 гаиләсе» китабына кертлгән  музыкаль гаилә – Гәйнемөхәммәтовлар гаиләсе. Ел саен Федераль Сабан туйларында чыгыш ясап, милләтебезнеӊ бизәге һәм горурлыгы булып торалар. Хөрмәтле Флүр абый,Рәзинә апа,..... сәхнәгә рәхим итегез.

(Гәйнемөхәммәтовлар гаиләсе чыгышы)

   

А.Б. -  Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак-җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Яратырга, яратылырга, оя корырга, очарга... “Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр...”- борынгылар әнә шулай җырлаган. 
А.Б. - Бүген бездә әнә шундый пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче матур гаиләләрнең берсе Марс абый һәм Мәдинә апа Хафизовлар гаиләсе. Бик күп популяр җырлар авторы, мәхәббәт җырчысы, танылган шагыйрь, «Татарстанның атказанган табибы” Марс Хафизов һәм алтын кул остасы, матурлыкны тудыручы,барыбыз өчен дә үрнәк Мәдинә Минхаметовна гаиләсенә сокланмаган  кеше юктыр.  

А.Б. - Оныклары Динара быел 11 нче сыйныфны тәмамлый. Оста биюче,матур сүз остасы, акыллы, зыя, чая, “Яз гүзәле” бәйгесенең җиңүчесе. Гаиләләре исеменнән ...бию башкара.

(Гареева Динара биюе)


А.Б. - Яшь буынга мәдәни тәрбия бирүдә халык мәдәнияты,сәхнә сәнгатенең әһәмияте гаять зур. Халкыбызның милли уллары тудырган рухи байлык, драма әсәрләре милли төсмерләре белән аерылып тора, анда халыкның тормыш-көнкүреш үзенчәлекләрен,гореф-гадәтләрен күрергә мөмкин.

А.Б. – Сәхнәгә театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен “Т.Г.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры” артисты  Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исемгә лаек  Карпова Дилә Кәлимулла кызын чакырабыз.

(Карповлар гаиләсе чыгышы)

А.Б. - Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләр нинди шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, гел матур, гүзәл сыйфатлар гына тәрбиялиләр алар бездә. Тәрбияне алар үзләренең шәхси хезмәтләре белән дә дәлилләп күрсәтәләр, чөнки әби белән бабай, әти белән әни – бала өчен беренче укытучы, үрнәк булып тора. 

А.Б. -Шәһәребезнең күренекле шәхесе,  талантлы, милли җанлы шагыйрәсе, гимназиябезнең хөрмәтле укытучысы,кадерле дәү әни – Шәймәрдәнова Фәридә Шамил кызы. Үзенең шигырьләре белән укучыларда Туган ил, торган җир, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итә, аларда патриотлык, үз илең белән горурлану хисләре тәрбияли. Дәү әнисенең шигырь язу сәләте осталыгы оныгы  Каринага да күчкән.

           Карина,рәхим ит сәхнәгә.

А.Б. - Гаилә - тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Шуңа күрә гимназиябездәге һәр укытучы балаларда һәр милләт кешесенә, һәр милләт халкының гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләргә тырыша. Укучыларыбызда үзебезнең гореф-гадәтләр, җырлар, милли биюләрне дәвам иттерергә тырышабыз.

А.Б. - Милләтебез язмышы,теле  өчен җан атып йөрүчеләр бүген дә бар икән, димәк, татар халкының рухи тормышы сүнмәгән. Шундый шәхесләрнең берсе- Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама муниципаль районы бүлеге рәисе, шәһәр советы депутаты, “Шинник” спорт комплексы директоры Рөстәм Мәҗит улы Ганиев. Халкыбыз өчен башкарган хезмәтләре бихисап,шуларның иң күренеклкесе – халкыбызның милли җырларын үстерү. Сәнгать аша телне саклау һәм рухи байлыкны яшь буынга җиткерү максатыннан укучылар өчен “Көйле ,моңлы татар җыры ” бәйгесе менә инде 10 ел дәвам итә.

Кызы Лилия,улы .... гимназиябезне тәмамлап,инде хәзер  үзләренең балаларын монда укыталар.

А.Б. – Сүзне Рөстәм абый ,Сезгә бирәбез.

(Ганеевлар гаиләсе)

А.Б.- Һәр гаиләнең традицияләре,үз бәйрәмнәре булган кебек гимназиябезнең дә үз традициясе бар. Күңелләргә милли рух, моң, дәрт өстәүче, бәйрәмнәребезгә ямь бирүче, гимназиябезнең горурлыгы булып, Фәридә Шамил кызы язган “Гимназия җыры”

(“Гимназия җыры”)

А.Б. - Хөрмәтле кунаклар! Бу бәйрәмдәге якты теләкләребез тормышка ашсын! Балаларыгыз сезгә карата рәхим-шәфкатьле булсыннар иде. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшегездә җиңелрәк булыр. Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда дәвам итсен. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез (бүләк бирү).  Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез. Саубулыгыз!

     


 

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий мероприятия посвященного закрытию лагерной смены

 Конспект воспитательного мероприятия«Новые приключения Буратино или В поисках ключика от летнего лагеря…» Тема мероприятия:закрытие 2 смены 2009 г. ЛГОЛ «Улыбка» при МОУ лицей г.о. ЭлектрогорскЦель: ...

Сценарий мероприятия, посвящённого Великой Победе

Это сценарий литературно - музыкальной композиции под названием "Одна Победа". На этом мероприятии звучат строки о войне и учащиеся исполняют песни военных лет.  К сценарию прилагается презентаци...

Сценарий мероприятия "200 дней и ночей Сталинграда"

Сценарий мерпориятия, посвященного Сталинградской битве....

Сценарий мероприятия "Наполним музыкой сердца!"

Сценарий внеклассного мероприятия в форме презентации «Наполним музыкой сердца» для учащихся 6 – 8 классов Цели: 1. Приобщение и привлечение учащихся к миру музыки, расширение кругозора детей; ...

Сценарий мероприятия, анализ воспитательного мероприятия" Без друзей меня чуть - чуть"

Мероприятие направлено на то, чтобы научить детей ценить друзей, дружбу, заботиться о близких людях....

Методические разработки сценариев мероприятий по проведению спортивных и культурно-массовых мероприятий.

Методические разработки сценариев мероприятий по проведению спортивных и культурно-массовых мероприятий....

Открытое внеурочное мероприятие по СБО по теме «Питание» Сценарий мероприятия «Кулинарный поединок».

Цели:Дидактические: знать - ТБ при кулинарных работах;- санитарные требования при приготовлении пищи;- способы нарезки различных продуктов;- сервировку стола.Уметь – применять правила ТБ при выполнени...