"Гимназия гүзәле" бәйгесе
материал

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

8 нче март уңаеннан "Гимназия гүзәле"  бәйгесен уздыру өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_gimnaziya_guzele-2018.docx20.12 КБ

Предварительный просмотр:

«Гимназия гүзәле» бәйгесе

 Сәхнә матур итеп бизәлгән. Сәхнә түренә плакатлар эленгән. Салмак кына көй яңгырый.

1 нче алып баручы.

Бөтен дөнья бәйрәм белән тулы
Бөтен дөнья якты нур гына
Йөрәкләрдә, җырда, урамнарда,
Бәйрәм ташый, бәйрәм ургыла.

 2 нче алып баручы.

Йөрәкләрдә бәйрәм,
Бәйрәмнең дә,
Иң бөеге һәм иң кыйммәте
Шатлыкларны тотып тыеп булмый
Бәйрәм килә дөнья иңләтеп.

 1 нче алып баручы.

— Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм килгән кунаклар! Буген бездә зур бәйрәм. Гимназиябездә 8 нче март уңаеннан “Гимназия гүзәле -2018” бәйгесе үткәрелә.  Кичәбезнең үзәгендә мәктәбебезнең иң булган, иң уңган, иң чибәр кызлары җыелды. Әйдәгез, көчле алкышлар белән аларны сәхнәгә чакырыйк.

5 А –

5 Б –

6 А –

6 Б –

7 А –

7 Б –

8 А –

8 Б  -

2 алып баручы.

Ә безнең кызларыбызның уңганлыгын, булганлыгын бүген мәртәбәле жюри бәяләячәк:

Вәгыйзова Ләюзә Гыйлембаяновна

Миннегалиева Нурия Вакиловна

Галиуллина Әлфия Мөнәвировна

 Хәзер дуслар, көч сынашыйк,
Кыюлар алга чыксын.
Һәр сылукай бәйгебездә осталыгын,
Зирәклеген, тапкырлыгын,
Булганлыгын күрсәтә алсын.

1 нче бәйге – “Таныш булыйк”. (Кызлар 5-7 минут эчендә  шигъри формада яки җыр-бию аша үзләре белән таныштыралар).

2 нче алып баручы.

Элек-электән милләтебезнең уңган кызлары кул эшләре белән шөгыльләнгән. Оста чигүчеләр көмеш җепләр, сәйлән, энҗе белән калфак, түбәтәй һ.б. әйберләр чиккәннәр. Болар — безнең мәңге сүнмәс рухи хәзинәбез. Безнең кызлар да буш вакытларында нинди шөгыльләр белән мәшгуль икән? Әйдәгез, карап китик.

2 нче бәйге — “Оста куллар”. (Кызлар кул эшләрен күрсәтәләр, аларның мәгънәләре турында аңлатма бирәләр).

1 нче алып баручы

Татар җыры… Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан да, инсаф, ягымлы ул

Yзе салмак, үзе акрын.

Шул җыр белән сәфәр чыгып,

Тарих үрләреннән килгәнбез.

Татар җырын тыңлап таралганбыз,

Татар җырын җырлап җиңгәнбез.

2 нче алып баручы.

«Кыз бала эшкә оста, сүзгә кыска булырга тиеш»- дигәнннәр халыкта. Безнең кызларыбызның һәряклап оста һәм сәләтле икәнлекләре миндә бер генә дә шик тудырмый. Сездә дә шулайдыр. Ә хәзер әйдәгез әле, аларга сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек биреп, алдагы бәйгене игълан итик.

3 нче бәйге — “һөнәри осталык"

1 нче алып баручы.

Әбиләрнең сандыгында

Сакланмый ниләр генә?

Әйдәгез сорыйк кызлардан

Сөйләсеннәр безгә дә.

"Әбием сандыгы" бәйгесе

2 нче алып баручы.

Хөрмәтле дуслар! Менә бәйгебез ахырына якынлашты. Йомгаклау өчен сүзне хөкемдарларга бирәбез.

Номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнә:

Гран-при

1 урын

2 урын

3 урын

«Иң сәләтле кыз»

«Иң булган кыз»

«Иң зәвыклы кыз»

«Иң гүзәл кыз»

1 нче алып баручы.

Татар дисәм, мине бөтен дөнья белә,

Ул исем бит ташка сырланган.

Шушы исем белән халык гомер иткән,

Шатланган да, янган, сызланган!

Татар кызы, татар уллары без,

Саклыйк, яклыйк туган илебезне.

Без көч биреп, яшәтергә тиеш

Җандай газиз туган телебезне.

— Хөрмәтле тамашачылар! Шуның белән безнең бәйгебез тәмам . Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм шатлык теләп саубуллашабыз. Көннәрегез имин, дөньяларыгыз тыныч булсын. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературно-музыкальная гостиная «А.Дементьев: «Я последний романтик ушедшего века…», разработанная учителем русского языка МАОУ гимназия г. Белореченска Бондаревой Н.В. и учителем музыки МАОУ гимназия Джемилевой С.А.

Презентация посвящена поэту Андрею Дементьеву. В этом мероприятии участвуют и учащиеся старших классов и народный ансамбль академического пения "Элегия". В литературно-музыкальной гостиной звучат лучш...

Договор об обмене школьниками между гимназией Нойс Германия и гимназией №2072 ВОУО ДО города Москвы Россия

Основные цели заключения Договора состоят в том, чтобы обучающиеся обеих Сторон, подписавших Договор, знакомились с обычаями и традициями, культурой стран-партнёров, жизнью и процессом обучения молодё...

Сетевое взаимодействие гимназий (статья для сборника "Гимназия как открытое образовательное пространство", материалы Пятой научной практической конференции Ассоциации нижегородских гимназий, 30 сентября 2015 года).

В послании Президента РФ Д.А.Медведева Федеральному собранию сформулирована образовательная инициатива «Наша новая школа». За этой инициативой выступает понимание образования как сис...

Сценарий к юбилею гимназии «Пусть свет добра в гимназии не гаснет никогда»

Данная разработка подготовлена для празднования юбилейного мероприятия образовательного учреждения....

Сценарий деловой игры в гимназии "Выборы президента гимназии"

Сценарий деловой игры в гимназии "Выборы президента гимназии"...