Туган тел көне
классный час

Салимова Линара Гависовна

Туган тел көне

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_tel_kone.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Иң татлы тел – туган тел»

21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган кичә   (1, 2 нче слайдлар)

1 нче укучы. (3 нче слайд)

  Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем, туган илем,

Мин бит синнән илһам алам.

Хәтта кошның да туган теле бар,

Теле булганның гына иле бар.

Бабаларымның иң зур мирасы,

Чиксез галәмнең гүя моңы син.

Яшә мәңгегә    И туган телем,

Былбыл моңыдай,  И матур телем.

2 нче укучы. (4 нче слайд)

  Һәркемнең бар мәңгелектән    

 Дөньяга бар булган көне.

 Кайсы чорда, кайчан микән

 Халкыбызның туган көне –

 Туган телнең туган көне?   (Шәүкәт Галиев)

  3 нче укучы. (5 нче слайд )

1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте.  Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә  Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.  

4 нчы укучы.  (8 нче слайд) 

Туган телләр була бер генә –

 Туган телнең  кадрен бел генә.

Татар теле – туган тел,
Безнең газиз булган тел.
Әти-әни, әби-бабай
Безне сөя торган тел.  (Шәйхи Маннур)

5 нче укучы.

 (9 нчы слайд)  Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья   халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.  Татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.

1 укучы “Мин татар малае”шигыре

Чатнатып сөйләшәм

Үз ана телемдә.

 Оялмыйм, курыкмыйм,

 Мин бит үз илемдә!

  

 Башымда – чигүле,

  Каюлы түбәтәй.

  Догалар укырга

  Өйрәтә картәти

  Тәүфыйклы булырга  

   Кирәген беләм мин.

   Чын татар малае

   Йөрәгем белән мин.                           Г. Гыйльманов

2 укучы “Танышу “шигыре

Күрсәтим дигән идем

 Русча белгәнемне,

Әтәч тә аңламады

«Привет» дигәнемне.

 — Ки-ке-ри-күк! — диде дә

Очты кунды киртәгә.

Акбай әйтә: «Татарча

Исәнләш, — ди, — иртәгә!»                         Рәшит Бәшәр

3 укучы “Яхшы бел”

Татарча да яхшы бел,

 Русча да яхшы бел.

Икесе дә — безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

Тел кешене дус итә,

Бер-беренә беркетә.

 Бел, балам, син рус телен

 Һәм онытма үз телең!                              Шәйхи Маннур

4 укучы Ә мин сезне җәнлекләрнең дә үз ана телләрендә сөйләшүләре турында шигырь белән таныштырырмын.

Русларда да бар казлар,

Татарда да бар казлар.

Рус казлары: га-га-га, ди,

Татар казы: кыйгак, ди.

***

Русларда да үрдәк бар,

Татарда да үрдәк бар.

Русныкылар: кря- кря, ди,

Татарныкы: бак-бак, ди.

***

Русларда да бар әтәч,

Татарда да бар әтәч.

Русларныкы: кукареку!

Татарныкы: кикрикүк!

***

Руслардада бар маэмай,

Татарда бар маэмай,

Рустагысы: гав-гав, ди,

Татарныкы: гау-гау, ди.

***

Гав, гавларга юлыксам мин,

Русча гына эндәшәм.

Һау, һауларны күргән чакта,

Гел татарча сөйләшәм.                                 (Шәүкәт Галиев “Рус казлары га-га-га”)

Укучы: Заманында Г.Тукай начар тәрҗемәләрдән көлеп шундый бер мәкалә язган:

Русча: Я перешел через мост.

Тәрҗемәсе: Мин чыктым аркылы күпер.

Русча: Это глухое место.

Тәрҗемәсе: Бу чукрак яисз саңгырау  урын.

Русча: Лев Толстой умер.

Тәрҗемәсе: Арыслан юан үлде.

Русча: Җили-были дед да баба.

Тәрҗемәсе: Торды булды бабай да әби.

Русча: Дай сюда поднос!

Тәрҗемәсе: Бир монда борын астына!  һ.б.

Бу тәрҗемәләр безгә татар телен бик яхшы белергә кирәклеген күрсәтеп тора,сүзләрнең купмәгънәлелегенә игътибар итәргә кирәк!

1 укучы: Халкыбыз элек – электән  тапкыр, зирәк булган.  Телебез турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр  уйлап чыгарган. Без сезне мәктәп темасына язылган мәзәкләр белән таныштырабыз.

 Укытучы:

-Антонимнарга  мисаллар китерегез әле.

-Ганиев, Вәлиев...

- Бу сүзләр ничек капма – каршы мәгънәле була соң?

- Ник булмасын. Ганиев “бишле”гә, Вәлиев “икеле” гә укый бит.

Укытучы:

- Мәчеләр сыерчык ояларына менеп йөрмәсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Аларның үзләренә оя ясап куярга кирәк.

Укытучы:

- Бигрәк начар язасың_____.Бер сүзеңне дә танып булмый. Үскәч кем генә булырсың инде...

- Кайгырма._____ Врач булачакмын мин. Үзең бит бер көнне врачлар начар яза дидең!

Укытучы:

- Әйт әле, _______, ни өчен Г. Тукай портреты астына “1886 – 1913” дип язылган. Бу саннар нәрсәне аңлата?

- Минемчә, бу саннар аның телефон номеры булырга тиеш.

 Укытучы:

— Әй ______, бигрәк озак уйныйсың, башкалар әллә кайчан кайтты ич инде.

— Алары кайтса, икенчеләре килде, алары белән дә уйнап каласы килә.

Укытучы:

Кем белән утырырга телисең?

 — Миңа кем булса да ярый, тик язуы гына хатасыз һәм мин танырлык булсын!

1 укучы: татар теле дәресендә без хикәя-бикәяләр дә язырга тырыштык. Без сезгә берничәсен укып үтәбез.

Кыш көне Кадрия карчык Казан каласына кызына кунакка киткән. Кунакта кызы Кафия Кадрия карчыкка кызыл күлмәк кидергән. Карчыкның капкасын кар каплаган. Күршесе Камил кереп, карны көрәгән. Кунактан кайткач, Кадрия күршесенә күчтәнәч керткән. Күршесе Камилнең кәефе күтәрелгән.

Кәҗә, каравылчы күрмәгәндә,кәбестәгә кергән. Кәбестәне кимергән, кишергә күчкән.

Көтмәгәндә кара карга килгән. Кычкыра –кычкыра каравылчыга киткән.

Каравылчы кояшта кызынган. Карга килеп кычкыргач, кабалана –кабалана киенеп, кәҗәне куарга киткән.

Килеп караса, кәҗә качкан. Кара карга киртәгә кунган. Каравылчы каргага караган, карганы куган.

Каравылчының каршысына кәҗә килгән, күзенә күтәрелеп караган, кишерне, кәбестәне кара карга кимерүен кабатлаган.

Каравылчы каргаларны куалап калган.

УКЫТУЧЫ: Милләтнең киләчәге – бүгенге яшь буын. Ә милләт телдән башка милләт була алмый. Бар өмет сездә - яшьләрдә.

Аңла, балам...

Илләр, телләр, диннәр алмашына –

Ниләр көтә адәм баласын?

Аңла, балам, сине үзең итеп

Туган телең саклап каласын.

                          Куштым сиңа сайлап матур исем –

                         Җисемеңә туры килсен ул.

                        Милләтеңнең бер мирасы итеп,

                        Әткәң - әнкәң биргән исем ул.

Вакыт белән бергә үзгәрә бел

 Телләр өйрән, балам, дөнья күр.

 Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:

 Бу – Ватанны сату белән бер.

                      Син тугач та, ана сөте белән

                      Иренеңә тамган туган тел.

                      Туган телең җуйсаң, әнкәеңне

                     Онытуың булыр, балам, бел!

                                                           (С. Әхмәтҗанова.)

Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...