Татарлыгың белән горурлан. Реферат
творческая работа учащихся

Татарлыгың белән горурлан. Реферат

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarlygyn_beln_gorurlan._referat.docx30.09 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы  Әлки  муниципаль районының “Юхмачы урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

 

Реферат

                 “Татарлыгың белән горурлан!” .

 

Эшне башкарды:                                                            

 Родионова Алинә

10 нчы сыйныф укучысы

Тикшерде :

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гыйльфанова Л.Р.

2017 ел

Кереш

         Кеше томышында аның бөтен гомере  буена аерылгысыз  төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә.  Кеше дөньяга беренче аваз салуга,  аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә “балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең                          иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар  рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.
       Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Тел турында яңадан –яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән  кызыклы тапшырулар алып барыла,  интернет челтәрендә яңадан-яңа ресурслар барлыкка килә. Болар барысы да халыкта телнең тарих, үсеше, яшәеше, төзелеше һәм башкалар турында күп санлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре,  йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан. Туган телнең кешегә тәэсир көче дә көчлерәк. Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искиткеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора. Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана.    Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятын, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың.                                                                                                                                                                                                                     Үткәннәргә күз салсак, телебез нинди зур кыенлыкларга дучар булган. Халкыбызның башыннан ниләр генә үтмәгән бит. 500 еллык тарихка кайтып карасаң, зур басымнар булган, халкыбызны юкка чыгару сәясәте алып барылган, халыкны   мәҗбүри чукындырып та, хурлап та, үз телеңдә сөйләмә дип тә куркытып караганнар.  Аны юк итәргә теләп, күпме көрәш барган. Татар гаиләләрендә хәтта үз телендә балалар белән сөйләшергә ярамаган. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре факультатив кына булып укытылган. Урамнарда , җәмәгать урыннарда татар халкы рус телендә сөйләшкән, татар балалары үз телен белмәгән. Шулай булуга карамастан, халкыбыз нык рухлы булган.  Еллар үткән, телебез халык тырышлыгы белән  яңадан  үсеш алган, милләтебез сакланып калган. Милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле, чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә. Безнең телебез – бик моңлы тел. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да, үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра. Татар халкы борынгыдан ук мәдәнияткә, телгә, сәнгатькә гашыйк милләт булган.

                                 

                                     Төп өлеш

       Татар теле... Тугач та иң газиз кешенең ишетә башлаган , күп гасырлык тарихы булган ,  7 миллион халык сөйләшкән , дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән ,чит илләрдә дә өйрәнелә торган ,  утларга – суларга салсалар да ,чукындырсалар да , ассалар – киссәләр  дә исән калган ,иң – иң авыр кимсетүләргә дә  түзгән, сынмаган – сыгылмаган ,баш имәгән горур татар теле! Шушы телдә сөйләшә,аралаша, укый-яза,  шушы телдә фикер йөртә алуыма, шушы телдә аңлаша, аралаша алуыма чын күңелдән горурланып яшим.  Һәркемгә үзенең  туган теле якын һәм  газиз. Мин үзем  тумышым белән катнаш гаиләдән. Әбием –татар, ә бабам –рус  милләтеннән иде. Без гаиләдә рус телендә аралаша идек. Ләкин миңа 10, кечкенә  еңлемә 1,3 ай вакытта без ятим калдык һәм безне тәрбиягә башка гаилә алды.  Без бу гаиләдә инде алты ел яшибез.Тәрбиягә алган әтием белән әнием татар кешеләре. Әнием Юхмачы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Ул-беренче квалификацияле укытучы. Без -аның  ун  баласы , әниебез белән горурланабыз.Ул матур итеп татар телендә сөйләшә һәм безне дә шул телне яратырга, шул тел белән горурланырга өйрәтә. Минем  телем рус телендә ачылса да,  татар телен туган телем дип саныйм. Без гаиләдә татар телендә аралашабыз, сөйләшәбез. Әниебез бик матур итеп җырлый, әтиебез баянда уйный. Без гаилә ансамбле бар. Без районда оештырылган төрле конкурсларда катнашабыз, матур итеп татарча җырлар җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез. Ләкин бүгенге көндә телебезгә саксыз, кимсетеп карау, аны санга сукмау очракларын адым саен очратып торабыз. Көндәлек тормышта телебезнең куллану даирәсе кимегәннән - кими бара, үзебезнең булган сүзләрне кысрыклап чыгару, аларны урыс телендәге сүзләр белән алыштырып куллану нәтиҗәсендә телебез ярлылана бара. Телебезгә игътибарсыз, ваемсыз караш, күңелне рәнҗетә торган фактлар аеруча соңгы елларда көчәйде.   Туган телләрен белмәүчеләргә, шул телдә сөйләшергә, аралашырга теләмәүчеләргә һәрвакытта да гаҗәпләнеп карыйм.  Миңа төрле конкурсларда   еш катнашырга туры килә. Шунда татар егет һәм кызларының чытакланып русча гына аралашуларына гаҗәпләнеп кайтам. Әнгам Атнабаев мондыйлар  турында:

Күкрәк сөтедәй саф ана телен                                                                                                            Әйдәндердем мама теленә.                                                                                                                                                                      Ни урысча, ни татарча белмәс                                                                                                                               Имгәтелгән буын тилерә, - дип язган.                                                                                        

Ничек инде үз телеңне шул дәрәҗәдә яратмаска , хөрмәт итмәскә мөмкин?! Мин моны авыз эчендәге телне өзеп төкереп ташлауга тиңлим.   Ана телен ватып-бозып сөйләп, кешелегең генә төшә бит! Корама тел, яман чир булып, яңа буыннарга күчә бит! Туган телне белмәү проблемасы, татар теленең югала баруы киң җәмәгатьчелекне күптән борчый. Соңгы елларда әнә шул хаталарны төзәтү өстендә эшли халкым. Әмма бик авырлык белән бара. Ата-бабаларыбызның дан һәм намус варислары булган  яшьләрдә Туган телгә кимсенеп карауны тиз көннәрдә бетерәсе иде. Моның өчен Татарстан хөкумәте дә көч куя. Бу өлкәдә кыю адымнар ясала. Туган телнең мәсьәләләрен яктырткан язмаларга вакытлы матбугатта урын бирелә. Бүгенге көндә Татарстан һәм Европа   илләре арасындагы элемтәләрнең ныгуы да куанычлы хәл. Сабан туе бәйрәмен үткәрү матур гадәткә әйләнде. Бу татарлар өчен генә түгел, башка күп халыклар өчен уртак бәйрәмгә әверелде. Гомумән, татар телен саклап калуда республикабызның, мәктәпләрнең, галимнәрнең роле зур. Әмма – минем ассызыклап шуны әйтәсем килә - ана телен өйрәтү иң элек гаиләдән башланырга тиеш. Тормышта кеше нинди генә югарылыкларга күтәрелмәсен, ул нигездә балачакта, гаиләдә алган гадәтләрне, күнекмәләрне ташламый диярлек. “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, - дип юкка гына әйтмәгән бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Ә бит телнең нечкәлекләрен белү һәм саклау өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Бөек шәхес Садри Максуди  менә нәрсә дигән:“Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып  тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз” Үз йөзен югалтырга теләмәгән татар кешесе хәзерге заманда туган телен дә, урыс телен дә, кирәксә инглиз, немец, француз телләрен дә белергә тиеш. Русия төбәгендә яшәсә, шул төбәкнең туган телен дә үзләштерергә кирәк. Мин бүген дөнья - күләм интернет челтәренә, шуның аша аралашуга зур өметләр баглыйм. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар интернет   аша менә дигән аралашалар бүген. Татарлар тарафыннан оештырылган сайтлар да байтак. Ләкин ул сайтларның шактые урыс телле. Шулай да минем үземне борчыган, уйландырган берничә мәсьәләгә тукталасым килә. Туган телнең хәзерге вакыты һәм киләчәге күпләрне борчыйдыр ул. Борчый: нигә татарлар татарча сөйләшсә дә, нигә телне   бозалар? Нигә теге яки бу сөйләмдә урынлы кулланылмый? Аралашу чарасы буларак, телнең бүген тоткан урыны, киләчәге өчен дә борчылам мин. Тигез хокуклы тел дигән Законыбыз бар. Шунысы аеруча борчу тудыра: телне гарипләндерүгә татар телеведениесе һәм радиолары аеруча зур өлеш кертә. Бер яктан, татарча сөйләүче радиотапшыруларның күбәюе шатлыклы күренеш, “афәрин!” диясе генә кала. Әмма, икенче яктан, татар телен җимерүче шундый җөмләләр, сүзләр ишетергә туры килә ки, ачудан радио - телевизорны сүндереп куясы килә. Булсын иде әле, урысча эшләгән кебек, дүрт-биш каналыбыз! Берсен – берсе уздырып, тагын да ярышыбрак эшләрләр иде. “Татарлар”, “Халкым”, “Аулак өй”  кебек тамашачы күңелен яулап алган яңадан – яңа, төрледән – төрле тапшырулар барлыкка килер иде. Соңгы вакытта еш күрсәтелә башлаган татарча спектакльләрне дә, бәлки, көн саен карау бәхетенә ирешер идек. Күп акыл ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтәләр.  “Тел ул - бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзенә ошаганча бозарга беркемнең дә хакыюк.” /Р.Йосыпов/ Тел - халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы. Без- татарлар. Шушы телебезне киләчәк буыннарга да тапшыру, туачак балаларыбызга гореф-гадәтләребезне сеңдерү – милләтебезне саклауның мөһим шарты. Татар милләтенең өмете безгә – киләчәк буынга төбәлгән. Безгә телне сакларга, бердәм сафка тезелеп,аны якларга да кирәк булачак.”Син кем?” – диеп сорау биргәндә, күкрәкләрне киереп, көр тавыш   белән: Мин- татармын!”- дия белергә кирәк.                                   Әйе, чынлап та, минем әбием-тәрбиягә алган әниемнең әнисе, районыбызның шагыйрәсе Наилә Алимованың “Татарлыгың белән горурлан!” дигән шигыре монда бик урынлы булыр иде.

Бер гөнаһсыз сабый бала туа

Үз телендә дәшә,сөйләшә,

Тик татарның бик күп балалары

Папа,мама диеп эндәшә.

Иң кадерле,ягымлы сүзләр бит

Әти ,әни диеп эндәшү,

Оят түгел бит ул үз телендә

Алла биргән телдә сөйләшү.

Татар халкы илгә бүләк иткән

Эшчән кызлар,батыр улларны

Безнең халык жырга-моңга бик бай

Тик тыңлыйсыз чит-ят моңнарны.

Кайсы  халык тыңлый татар җырын

Инглизмы,немец,урысмы ?

Онытасыз бит ана телегезне

Хәтта уегызны дөресме?

Кайда гына яшәсә дә татар

Тапкыр телле ,эшчән куллары.

Сугыштамы, иген кырындамы

Сер бирмәсләр татар  уллары.

Купме хәзмәт,сугыш геройлары

Күкрәгенә орден кадалган,

Үзе тора бит Муса Җәлил

Даны бөтен илгә таралган .

Укы Тукай,Туфан шигырьләрен

Чын күңелдән укып хозурлан,

Мин татар дип нык басып йөр җиргә

Татарлыгың белән горурлан!

Әбиебезнең бу шигьри юллары аның  биш баласы һәм14 оныгы  өчен генә түгел, ә һәр татар баласының күңеленә үтеп керсен иде.

Йомгаклау

Әйдәгез, милләтебез киләчәктә дә чәчәк атсын өчен булдыра алганның барысын да эшлик.   Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы һәм туган тел! Яратыйк аны, пычратмыйк! Безнең буыннар да саф, чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде

                                           Әдәбият

 

1. Ватаным Татарстан  газетасы, №236, ноябрь, 2010.  

2. Гараев Ф.М. Языковая политика на современном этапе // Татар теле һәм этносы тарихи мәсьәләләре. – Казан: ИЯЛИ, 2000.

3. Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. – Казан: Татарстан китап нәшрияте, – 1987.-16б.

 4. Ф.С.Сафиуллина. Татар теленә өйрәтүнеә фәнни – методик нигезләре. – Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2001.-6 -15б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

реферат "Фигурные числа"

реферативная работа ученика 6 класса для ознакомления на внеурочных занятиях...

Реферат "Метод проектов на уроках английского языка".

Выполнение проектов на уроках способствует реализации основных целей и задач обучения иноязычной культуре,предоставляет возможность участия каждого обучающегося в создании общего продукта деятельности...

Учимся писать тезисы, конспекты и рефераты.9 класс.

На данном уроке подробно рассматриваются  структура и требования к оформлению реферата....

РЕФЕРАТ СПЕЦИФИКА ЛОГОПЕДИЧЕСКОЙ РАБОТЫ С ДЕТЬМИ, ИМЕЮЩИМИ НАРУШЕНИЯ ЗРЕНИЯ

В реферате раскрыта актуальность данной темы, её цели и задачи. Дано объяснение тому, что специфика, содержание занятий, формы организации, приемы, способы и средства коррекционного воздействия, опред...

КАК СДЕЛАТЬ УЧЕНИЧЕСКИЙ РЕФЕРАТ ИЛИ ТЕХНОЛОГИИ НАПИСАНИЯ УЧЕНИЧЕСКОГО РЕФЕРАТА.

Данная статья содержит рекомандации по работе над рефератом по историии в старших классах....

Үткәнем белән горурланам, киләчәкне төзим ( Эссе)

“Үткәнен белмәгән, милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк,” – ди күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани. Ә тәрбиянең нигезендә, әлбәттә, аралашу чарасы буларак туган тел ята....

Квест-уен «Мин хәтерлим! Мин горурланам!» (Җиңүнең 75 еллыгына багышлана)

Квест-игра посвящается 75-летию Победы. В игре могут участвовать учащиеся 5-9 классов....