Үткәнем белән горурланам, киләчәкне төзим ( Эссе)
материал на тему

Гилязиева Альбина Николаевна

“Үткәнен белмәгән, милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк,” – ди күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани. Ә тәрбиянең нигезендә, әлбәттә, аралашу чарасы буларак туган тел ята.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Үткәнем белән горурланам, киләчәкне төзим

Эссе

Туган йортым – тормышым башы. Хәтер сандыгымда иң кадерле вакыйгалардан торган бәхетле Балачак. Янәшәмдә - олы йөрәкле, кайгыртучан, һәр баланың кечкенә генә  уңышына да ихластан сөенүчән, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган әнием. Ул - иҗади уңышларга рухландырып, күпләрне олы юлга чыгарган, халкыбызның гореф-гадәт, йолаларын укучыларга, әти-әниләргә армый-талмый җиткергән Татарстанның атказанган татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Бүгенгедәй күз алдымда: кичләрен әнием өем - өем дәфтәрләр тикшерә. Апам дәресләрен хәзерли, ә мин янәшәләрендә бөтереләм. Дәфтәрләргә күз салам да “5”ле билгеләрен күреп сөенәм, әнием кызыл төс белән хаталарны төзәтсә - борчылам. Үскәч, мин гел “5”ле билгеләре генә куярмын дип хыялланам.

Мәшһүр мәгърифәтче –галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин: “Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья  халкы да үзгәртә алмас,” – ди. Бу сүзләрнең дөреслегенә тагын бер кат инандым. Апам укытучы һөнәрен сайлады. Әниемә охшарга тырышып, мин дә шул сукмактан киттем. Хезмәт юлымның биш елын әнием янәшәсендә үттем. Мин аннан дәресләр, күңелле чаралар үткәрергә, балалар күңеленә белем орлыклары салырга өйрәндем. Балалар, әти - әниләр, хезмәттәшләрем тарафыннан ихтирам казандым.

Укытучы һөнәре кайсы чорда да, кайсы заманда да җиңел булмаган һәм хәзер дә җиңел димәс идем мин. Ансат яшәргә теләгән кеше чын укытучы  була алмыйдыр ул. Минем аңлавымча, укытучы һөнәре – башка  һөнәрләр арасында иң кызыклысы, җәмгыятьтә иң кирәклесе һәм гаять җаваплысы. Ул кеше күңеле, кеше җаны турында кайгырта.

Бүгенге намуссызлык, гаделсезлек, әхлаксызлык колач җәйгән тормышта әле чиста кәгазь кебек пакъ, керсез, ышанучан бала күңеленә ата-бабаларыбыздан килгән әдәп, әхлак кагыйдәләре белән бергә, мәгърифәтче  галим Риза Фәхреддин нәсыйхәтләрен дә салырга кирәк дип эш итәм, шуңа күрә балаларда уңай әхлак сыйфатлар тәрбияләүдә һәм ул сыйфатларны күнекмәгә әйләндерүдә аның “Тәрбияле малай”, “Тәрбияле кыз” нәсыйхәтләре аеруча зур роль уйный дип саныйм.

Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән. Бала үзен Кеше итеп тойсын өчен, аңарда милли горурлык, туган телгә мәххәбәт хисе тәрбияләргә кирәк. Бүген без, балаларны туган телдә сөйләшергә, укырга һәм язарга өйрәтү белән генә чикләнмичә, һәр яктан камил шәхес тәрбияләүнең бер юнәлеше булган милли культура формалаштырырга, аларга халкыбызның милли–мәдәни рухын сеңдерергә тиешбез.

Балаларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру - туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу; халык авыз иҗатын белү; җырлар, шигырьләр өйрәнү; туган телдә китаплар уку, музыка тыңлау, халык уеннарын уйнау; милли символика белән танышу; халыкка хас әдәп кагыйдәләрен белү, туган як табигатен саклау – баларның барысы белән дә горурлану дигән сүз ул.

Милли үзаң тәрбияләүдә укытучы эшчәнлеге зур әһәмияткә ия. Бала кечкенәдән үк үз теленең бөтен матурлыгын белеп үсәргә тиеш. Бу - укытучылар алдында торган бурычларның иң мөһиме. Укытучылар  һәрвакыт яңалыклар белән танышып торырга, эштә гадәти булмаган алымнардан киңрәк файдаланырга, фикер йөртүдә тәнкыйтьчел була белергә, даими рәвештә эшчәнлеккә яңарышлар, үзгәрешләр кертергә тиеш. Әлеге бурычлар укытучыны даими эзләнергә, яңа методик алымнар, заманча технологияләр белән эшләргә мәҗбүр итә.

“Үткәнен белмәгән, милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк,” – ди күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани. Ә тәрбиянең нигезендә, әлбәттә, аралашу чарасы буларак туган тел ята. Милли үзаң формалаштыруда туган телнең әһәмияте әйтеп бетергесез зур, чөнки тел – халык байлыгы. Балаларга “тел ачкычы” бирүне ата – ана үзе башкара. Кызганычка каршы,  хәзерге әти - әниләрнең туган телне белү дәрәҗәсен искә алсак, хәтта татар балаларына да туган  телләрен өйрәтү һәм үстерү эше укытучы җилкәсенә төшүне озаклап дәлилләп торырга кирәкмәгәнне күпләребез аңлар. Ни аяныч: татар халкында телен, тарихын, мәдәниятен, динен белмәгән буын тәрбияләнгән һәм бүген алар үзләре -  әти-әниләр.

Балаларның урамда өлкәннәр белән яки үзара татар телендә сөйләшкәннәрен  ишетсәм сөенеп куям, димәк, хезмәтемнең нәтиҗәсе бар. Татарстанда яшәп, татарча да, русча да, кирәксә- инглизчә яки алманча да матур итеп сөйләшә белгән баланың киләчәктә  Ватаны, милләте белән горурланып яшәвенә ышанам.

Балаларсыз тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Хезмәтемә иртүк ашкынып барам. Эшемне сөеп  башкарам, шул кылган эш-гамәлләремнән илһам алып яшим. Минем белән татар телендә исәнләшеп, хәлләремне сорап, үзләренекен сөйләп пакъ җанлы, итагатьле балалар миңа тагын да илһамланып, иҗади эзләнеп эшләргә зур этәргеч бирә.

Минем үзмаксатым: “Таләпчәнлек. Башта үзеңнән таләп ит, соңыннан укучыдан”. Минемчә, бары таләпчән укытучыны гына укучылар да, әти – әниләр дә хөрмәт итәләр, югары бәялиләр. Укытучы өчен бу бик мөһим.

Мин һәрвакыт үз өстемдә эшлим, күп укыйм, яңалыкка омтылам.

Рәхмәт Сиңа, остазым, әнием! Мең рәхмәт! Сиңа охшарга тырышып, укытучы һөнәрен сайладым. Балалар янына керер алдыннан иң беренче Сине күз алдыма китерәм. Син бу очракта нишләр идең икән дип, үз-үземә сорау бирәм...  Син һаман да миңа балаларның “Ник? Нигә? Ничек?”ләренә җавап бирергә ярдәм итәсең. Синең алда оят булмасын дип, үз-үземне алга таба үстерүгә этәрәсең, алган дәрәҗәләремнең куанычы белән уртаклашасың...

Ходаем, миңа тормыш юлы бүләк итүең өчен мең рәхмәт сиңа! Мондый бүләк һәр кешегә дә тәтеми шул...  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Татарлыгың белән горурлан. Реферат

Татарлыгың белән горурлан. Реферат...

Квест-уен «Мин хәтерлим! Мин горурланам!» (Җиңүнең 75 еллыгына багышлана)

Квест-игра посвящается 75-летию Победы. В игре могут участвовать учащиеся 5-9 классов....