Л.Н. Толстой
презентация к уроку (10 класс)

Нугуманова Миляуша Салимовна
ТемаЛев  Николаевич  Толстойның   педагогика  өлкәсендәге  эшчәнлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon l.n._tolstoy.ppt2.39 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема: “Лев Николаевич Толстойның педагогика өлкәсендәге эшчәнлеге” Максат: Л.Н. Толстойның педагогик эшчәнлеген өйрәнү; Педагогик карашларын һәм фикерләрен педагог эшчәнлеге буларак күзәтү . Бурычлар: Л. Н. Толстой мәктәбе эшчәнлегендәге метод һәм алымнарны өйрәнү һәм анализлау. Тикшеренү объекты : Л. Н. Толстойның халык мәктәбе. Башкаручы: Әгерҗе шәһәре 4 урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Ногманова Миләүшә Сәлим кызы

Слайд 2

Лев Толстой -бик кызыклы шәхес Л. Н. Толстой – бөек рус язучысы , бөтен гомерен балаларга, педагогикага, белемгә багышлаган фикер ияләренең иң күренеклесе. Мәгърифәтче , публицист, фәлсәфәче .

Слайд 3

Л. Н. Толстойның педагогик концепциясе “ Халык мәгарифе” мәкаләсендә : “Земство да, министерство да түгел , ә крестьяннар үзләре укытучыны сайларга, мәктәп төзү эшләрен дә үзләре хәл итәргә тиешләр. Земство педагогик яктагы эшчәнлекне тикшереп торырга тиеш “,- дигән фикерне әйтә .

Слайд 4

Ясная Поляна мәктәбе бинасы 19 нчы гасыр уртасында Россиядә мәктәпләр бик аз була.Авыл халкы укый- яза белми. 1859 нчы елда Л.Н. Толстой крестьян балалары өчен үз утарында мәктәп ача.Мәктәптә уку түләүсез була һәм физик җәзалау тыела.

Слайд 5

Л. Н. Толстой мәктәбе Толстой мәктәпләре үрнәгендә крестьяннар, балаларны физик яктан кыерсытмый торган мәктәп булу мөмкинлегенә ышаналар. Толстой мәктәбенең бурычы булып, балаларны мөстәкыйль һәм иҗади яктан үстерү торган. Толстой баланың эчке дөньясын, аның кызыксынуларын һәм теләкләрен өйрәнү мәҗбүри булырга тиеш дип саный.

Слайд 6

Халык мәктәбе Ирекле- көчләүсез үзара мөнәсәбәтләр, балаларның мөстәкыйльлеге һәм иҗадилыгы, Толстой методикасы буенча грамотага 2 айда ирешү дә - мәктәпнең данын үстерә .

Слайд 7

Л.Н.Толстой дәреслекләре 19 нчы гасырда балалар өчен китаплар бик аз була. Бөтен дөньяга танылган рус язучысы Л.Н. Толстой 1872 нче елда « Азбука» дәреслеген бастыра. Анда ул иң яхшы әкиятләрне, мәкальләрне, әйтемнәрне туплый.

Слайд 8

Л. Н. Толстойның педагогик карашлары Л. Н. Толстой үз вакытында төрле методлар кулланган. Аларның кайберләренә тукталыйк: 1.Укытуда күрсәтмәлелек методы; 2.Сөйләү методы; 3.Кыенлык тудыру алымы; 4.Укучыга шәхси якын килү алымы; 5. Эмоциональ тәэсир итү методы; 6.Сочинение белән эш алымы. Үз доктринасының үзәгенә бала шәхесен куеп,түбәндәге принципларны күрсәтә : 1. Аңлылык принцибы. 2. Укытуның активлыгы принцибы. 3. Үтемлелек принцибы. 4. Укытуны тормыш белән бәйләү принцибы һ.б

Слайд 9

Толстой методикасы Толстой баланың эчке дөньясын, аның кызыксынуларын һәм теләкләрен өйрәнү мәҗбүри булырга тиеш дип саный. Мәктәптә укучылар 3 класска бүленгән: кечкенә,урта, өлкән.Өй эшләре бирелмәгән. Бар эш тә дәрестә эшләнгән,төп укыту методы булып - укытучының тере сүзе ( аңлату- сөйләү) булган . Балаларны уку белән куркытмаганнар. Укытучы аларны хөрмәт иткән. Шуңа күрә мәктәптә балаларга күңелле һәм рәхәт булган.

Слайд 10

Л.Н. Толстой балалар белән Л.Н. Толстой балаларны яраткан,алар дөньясын аңлаган,укучылары белән табигатьтә ял иткән . Аларга кызыклы хәлләр сөйләгән, төрле уеннар өйрәткән.

Слайд 11

Л.Н. Толстой – публицист Ул үз карашларын төрле елларда чыккан “ Тәрбия һәм мәгариф “, “Халык мәгарифе”,”Тәрбия турында”, “ Ясная Поляна” журналында һәм башка мәкаләләрендә ачып бирә.

Слайд 12

Педагогика турында

Слайд 13

Л.Н. Толстой балаларга Балалар өчен Л.Н. Толстой төрле жанрда 629 әсәр иҗат итә.

Слайд 15

Нәтиҗә 1.1859 нчы елда Л.Н. Толстой үз утарында крестьян балалары өчен мәктәп ача. Мәктәптә уку түләүсез була һәм алар физик җәзага тартылмый. 2.Л. Н. Толстой Ясная Поляна мәктәбендә үз методикасы буенча эксперимент үткәрә. 3. Халык мәктәбендә укучы шәхесе хөрмәт ителә, аның кызыксынулары игътибарга алына. 4.Ул мәктәп активлык, мөстәкыйльлек, иҗадилык принципларына нигезләнеп төзелә. 5. Укучыларга билгеләр куелмый. Өй эшләре бирелми.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Л. Н. Толстой. "Война и мир". 2-й урок. "Принципы изображения Толстым великосветского общества".

Конспект урока по роману Л. Толстого "Война и мир". Принципы изображения Толстым великосветского общества....

Презентация для урока литературы по роману Л.Н.Толстого "Война и мир" в 10 классе по теме: "История создания, жанр и проблематика романа Л.Н.Толстого"

Презентация предназначена в помощь учителю для проведения первого урока литературы по изучению романа-эпопеи Л.Н.Толстого "Война и мир" в 10 классе....

Тест по творчеству А.К. Толстого и Л.Н. Толстого

Тест по творчеству А.К. Толстого и Л.Н. Толстого...

Урок литературы в 10 классе «А.К.Толстой. Жизнь и творчество. Основные темы и образы поэзии А.К.Толстого»

Урок знакомит учащихся с личностью, биографией и творчеством  великого писателя и поэта, направлен на формирование  у учащихся представления  о жанрах, образах поэзии А.К. Толстого....

Презентация "Моя Ясная" - заочная экскурсия по музею-усадьбе Л.Н.Толстого для урока Биография Л.Н.Толстого

Презентацию удобно использовать на уроках знакомства с биографией Л.Н.Толстого...

"Философия истории Л. Н. Толстого" (Презентация к уроку анализа эпизода из романа-эпопеи Л. Н. Толстого "Война и мир" (том 3, часть 1, глава 1)

Для понимания точки зрения Л. Н.Толстого как историка следует остановиться на глубоком смысловом анализе предлагаемого эпизода. Тогда учащимся будет понятен образ М. И. Кутузова и Багратиона, Наполена...