текстовые задачи
материал по алгебре (6 класс) по теме

Текстовые задачи для 6 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zadachi_6_klass.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

К – 1             6 кл.

Беренче тәүлектә поезд барлык юлның 3  ен,

                                                                    8

икенче тәүлектә беренче тәүлектә үткән юлның 1

                                                                                   6

енә кимрәк узган. Бу ике тәүлектә поезд юлның нинди өлешен үткән?


К – 2                6 кл.

Һәрберсе 7  дән зуррак һәм 8 дән кечерәк  булган

                 9                            9

ике вакланма табыгыз.


 

К – 3.               6 кл.

Беренче көнне болынның 5 ен чабып алганнар, ә

                                            12

икенче көнне беренче көнгә караганда болынның

1 енә кимрәк чапканнар. Бу ике көнне болынның

8

күпме өлешен чабып алганнар?                                                                                                                                                                                                  


К – 4.            6 кл.

Беренче көнне әрҗәдәге кадакларның 4 ен, икенче  

                                                                  9

көнне беренче көнгә караганда әрҗәдәге кадак-ларның 1/ 12 енә кимрәк кадак тотканнар. Бу ике көндә кадакларның  күпме өлешен тотканнар?

К – 5                    6 кл.                      

Колхоз дәүләткә планнан тыш 960 т ашлык тапшырган. Тапшырылган ашлыкның 75 % ын бодай, ә калганының 5 ен арыш тәшкил иткән.

                                     6

Колхоз планнан тыш ничә тонна арыш тапшырган


К – 6.         6 кл.

Бер пакетка 1 2 кг шикәр салганнар, ә икенчесенә

                        5

4 тапкырга артыграк. Икенче пакетка беренчесенә караганда күпмегә күбрәк шикәр салганнар?


К – 7.          6 кл.

Казның массасы 4 2 кг, ә тәвә кошының массасы

                               15

7 тапкырга артыграк. Казның массасы тәвә кошы массасыннан ничә килограммга кимрәк?


К – 8.          6 кл.

Беренче сәгатьтә автомобиль билгеләнгән юлның 5 ен узган. Әгәр автомобиль беренче сәгатьтә  

7

70 км узган булса, билгеләнгән юлның озынлыгы нинди?

К – 9.           6 кл.

Хуҗа хатын1 1 сәг тә ашарга әзерләргә һәм 2 2 

                        6                                                    5

сәг тә керләрне юып бетерергә исәп тоткан. Әмма ул барлык эшләрне 3  сәг кә тизрәк башкарган.

                                  4

Барлык эшләрне эшләү өчен, хуҗа хатынга күпме вакыт кирәк булган?


К – 10.     6 кл.

Газ, электр энергиясе һәм телефонны кулланган өчен бер елга 150 сум түләгәннәр. Электр энергиясе өчен түләү бу сумманың 60 % ын, ә телефон  өчен түләү калган сумманың 2 сен

                                                                  3

тәшкил иткән. Телефон өчен түләү нинди булган?


К – 11.     6 кл.

Завод планнан тыш 120 телевизор эшләгән. Бу телевизорларның 3 ен гидростанция төзүчеләренә,  

                               4

ә калганның 80 % ы дөге игүче хуҗалыкка җибәрелгән. Дөге игүче хуҗалыкка күпме телевизор җибәрелгән?


К – 12.   6 кл.

Болынның    ен чабып алганнар. Әгәр 21 га чапкан

булсалар, болынның мәйданын табыгыз.                  

К – 13. 6 кл.

Бердәй ике савыт сыеклык белән тулы. Беренче савыттан андагы сыеклыкның 7 сен, ә икенче са-

                                                   16

выттан андагы сыеклыкның 8 ен салып алганнар.  

                                                17

Савытларның кайсында күбрәк сыеклык калган?


К – 14.   6 кл.

Юлның 83% ын асфальтлаганнан соң янәдән 51км асфальтлыйсы калган. Барлык юлның озынлыгын табыгыз.


К – 15.   6 кл.

Марат 5,6 км җәяү һәм 12,6км автобуска утырып барган. Аның җәяү барган юлы автобуска утырып барган юлыннан ничә тапкырга кимрәк? Барлык юлның нинди өлешен Марат автобуска утырып барган?


К – 16.   6 кл.

Эшкәрткәннән соң агач кисәгенең массасы 12,5 кг нан 9,4 кг га кадәр кимегән. Бу агач кисәгенең массасы ничә процентка арткан?

К – 17.   6 кл.

Узган ел кырның гектарыннын 32 ц уңыш җыйган булсалар, быелгы уңыш гектарыннан 40 ц чыккан. Уңдырышлык ничә процентка күтәрелгән?


К – 18.   6 кл.

Эшкәртү нәтиҗәсендә детальнең массасы 2,5кг нан 2,2 кг га кадәр кимегән. Детальнең массасы ничә процентка кимегән?


К – 19.   6 кл.

1200 сум тәшкил иткән премиядән 750 сумга төсле телевизор һәм 240 сумга магнитафон сатып алганнар. Телевизор сатып алу өчен премиянең нинди өлешен тотканнар? Магнитофон телевизорга караганда ничәтапкырга арзанрак? Телевизор белән магнитафон сатып алганнан соң премиянең ничә проценты калган?


К – 20.   6 кл.

Бер банка варенье 1,2 сум тора. Әгәр буш банка 15 тиен торса, варенье бәясе белән банка бәясенең ничә процентын тәшкил итә?


К -21.   6 кл.

Товарның бәясе 5,2 сумнан 5,33 сумга кадәр күтә-релгән. Товарның бәясе ничә процентка күтәрелгән

К -22.    6 кл.

Йөк күтәрүчәнлеге 7,5 т булган машина йөкне ташып бетерү өчен 12 рейс ясаган. Шундый ук йөкнеташып бетерү өчен йөк күтәрүчәнлеге 9т булган машинага ничә рейс ясарга кирәк булыр ид?.


К – 23.    6 кл.

Башта әйбернең бәясе 12% ка күтәрелгән, ә бер елдан соң әйбернең яңа бәясе 12% ка төшкән. Әйбер баштагы бәясеннән кыйммәтрәкме яки арзанракмы?


К – 24.   6 кл.

Бердәй 8 прибор җитештерү өчен 12кг төсле металл кирәк. Шундый 6 прибор җитештерү өчен күпме металл кирәк булыр?

 __________________________________________

К – 25 .  6кл.

Буш бидоннның массасы 1,6 кг, ә бидондагы көнбагыш маеның массасы 4 кг га тигез.  Майның массасы буш бидон массасыннан ничә тапкыр зуррак? Буш бидонның массасы май белән бидонның гомуми массасының нинди өлешен тәшкил итә?

К – 26.    6кл.

Юлны асфальтлаганнан соң  бу юлдан бару вакыты 2,4 сәг тән 1,5 сәг кә кадәр кыскарган. Бару вакыты ничә процентка кыскарган?


К – 27.   6 кл.

Бирелгән участокны агач бакчасына һәм яшелчә бакчасына бүлгәннәр. Агач бакчасы 5,6 а, ә яшелчә бакчасы 3,2 а биләп тора. Яшелчә бакчасының мәйданы агач бакчасы мәйданыннан ничә тапкырга кечерәк? Яшелчә бакчасы барлык участокның нинди өлешен алып тора?


К – 28.    6 кл.

Беренче тукталыштагы автомашиналар саны икенче тукталыштагыдан 4 тапкырга кимрәк. Беренче тукталышка 35 автомашина килеп, икенчесеннән 25 автомашина киткәннән соң, ике тукталышта да автомашиналар саны бертигез булган. Иң башта тукталышларның һәрберсендә ничәшәр автомашина булган?


К – 29.   6кл.

Ике санның суммасы 48 гә тигез. Әгәр ул саннар-ның берсенең 40% ы икенче санның 2 сенә тигез  

                                                               3

булса, бу саннарны табыгыз.

К – 30.    6кл.

1,2 кг конфет һәм 0,8кг печенье өчен барлыгы 5,96 сум акча түләгәннәр. 1кг печеньеның 1кг конфеттан 1,3 сумга кыйммәтрәк булуы билгеле. 1кг конфет күпме тора?


К – 31.   6 кл.

Фабриканың өч цехында 480 кеше эшли. Икенче цехта эшләүче кешеләр саны беренче цехтагы кешеләрнең 36%ын тәшкил итә, ә өченче цехта эшләүчеләрнең саны икенче цехта эшләүче кеше-ләр санның 2 сен тәшкил итә. Цехларның һәрбер-
                    3

сендә ничәшәр кеше эшли?


К – 32.   6 кл.

Гаражда өч төрдәге 340 автомашина булган. «Москвич» автомашиналары «Жигули» машина-ларының 45 % ын тәшкил иткәннәр, ә «Запорожец» машиналары саны «Москвич» машиналары санының 5 ен тәшкил иткән. Гараж-
                                       9

да һәр төрдәге ничәмашина булган?

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Методические рекомендации обучения учащихся решению задач с кратким ответом. Текстовые задачи»

«Методические рекомендацииобучения учащихся решению задач с кратким ответом.Текстовые задачи»...

Построение многоуровневой системы задач по теме: «Текстовые задачи»

Многие со мною согласятся, что на итоговой аттестации по математике основной школы учащимся трудно даётся решение текстовых задач. В связи с этим следует создать систему многоуровневых заданий, котора...

Сборник задач."Использование дробей при решении текстовых задач в 5-8классах"

Сборник  предназначен для использования при повторении пройденных тем по дробям, и особенно, по решению задач. В ней даются в виде математических моделей: схем, таблиц, числовых и буквенных выраж...

Тема 32. ТЕКСТОВЫЕ ЗАДАЧИ. Теория. Ключевые методы решения задач. Упражнения.

Уважаемые коллеги!Актуальной задачей на сегодняшний день является качественная подготовка учащихся к государственной итоговой аттестации (ГИА) и единому государственному экзамену (ЕГЭ) по математике, ...

«Применение технологии подводящих задач при подготовке обучающихся к государственной итоговой аттестации в 9 классе по теме: «Текстовые задачи на движение»

Суть технологии подводящих задач - это планомерная корекционная работа с любым учащимся по любой теме для подготовки к ГИА, и не только. В данной статье приводится метод технологии подводящих задач пр...

БАНК ЗАДАЧ «МАТЕМАТИЧЕСКИЕ ТЕКСТОВЫЕ ЗАДАЧИ ИЗ СЕЛЬСКОХОЗЯЙСТВЕННОЙ ПРАКТИКИ»

В данном разделе составлены текстовые задачи, связанные с сельскохозяйством....