рабочая программа 6 класс математика Виленкин
рабочая программа по алгебре (6 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбе”
МБ утрышында каралды һәм раслауга тәкъдим ителде: беркетмә №1, 28 август 2012 ел МБ җитәкчесе Н. М. Гыйльфанова_________ | Килешенгән: Укыту-тәрбия эшләре буенча Директор урынбасары Р.З.Нуруллин_________ “____”_________2012 ел | Раслыйм: Мәктәп директоры Р. В. Зайнуллина_________ Приказ №___”____”______2012ел _____________________ |
Математика 6 класс курсы буенча
эш программасы.
Бу программа төп гомуми мәктәпнең 6 нчы сыйныф өчен математика фәненнән төп гомуми белем дәүләт стандартларының федераль компонентлары нигезендә төзелде (Программа.Планирование учебного материала.Математика .5-6 классы \(автор – составитель В.И.Жохов).- 2-е издание, стер._М.:Мнемозина, 2010.-31с.)
Эшләнү вакыты: 2012
Программаның үтәлү вакыты: 2012-2013 ел
Программаны төзеде: Гильфанова Нәҗибә Мирзанур кызы
Аңлатма язуы
Бу программа төп гомуми мәктәпнең 6 нче сыйныф өчен математика фәненнән төп гомуми белем дәүләт стандартларының федераль компонентлары нигезендә төзелде (Программа.Планирование учебного материала.Математика .5-6 классы \(автор – составитель В.И.Жохов).- 2-е издание, стер._М.:Мнемозина, 2010.-31с.)
- “Белем турында” Рәсәй Федерациясенеӊ законы нигезендә
- 2012-2013 нче уку елы өчен Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбенеӊ укыту планы нигезендә
Программа 6 нчы сыйныф дәреслеге өчен (авторлары Н.Я.Виленкин, В.И. Жохов, А.С.Чесноков,С.И.Шварцвурд., - Казан :“Мәгариф” нәшрияты”, 2007) туры килә һәм укучылар бу дәреслекләр белән тулысынча тәэмин ителгән.
Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мәктәпләренең базис укыту планы нигезендә төп белем бирү баскычында математика фәненә 875 сәгать каралган. 6 нчы сыйныфта Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбенеӊ укыту планы нигезендә мәктәп компонентыннан атнага 1 сәгать булып 35 дәрес өстәлә. Шунлыктан программа елга 210 сәгатькә (атнага 6 сәгать) исәпләнеп төзелә. Шулардан:
- комбинаторикага 5 сәгать
- ГИАга әзерлек максатыннан 35 сәгать
- Кабатлауга 13+1=14 сәгать.
Резерв 1 сәг
Мәктәптә математика фәне түбәндәге максатларны билгели:
-математик белем һәм күнекмәләр системасы белән тәэмин ителү, ягъни аларны практик эшчәнлектә куллана алу, белемнеӊ дәвамчанлыгы;
-укучыларныӊ интеллектуаль үсешен, ягъни хәзерге җәмгыятьтә кеше тормышы өчен кирәк булган математика эшчәнлеге белэн бәйле шәхес сыйфатларын формалаштыру: уйларныӊ төгәллеге һәм ачыклыгы, фикерләүнеӊ¸интуициянеӊ, логик фикер йөртүнеӊ критиклыгы, алгоритмик мәдәниятнеӊ элементлары, пространстволы күзаллау, авырлыкларны җиӊеп чыгу сәләте;
- Математик идеяләрне һәм методларны күзаллауны формалаштыру;
- Шәхес культурасын тәрбияләү, ягъни җәмгыять үсешендә төп рольне уйнаган кешелек культурасы өлешенә нинди караш булса, математикага да шундый караш булырга тиеш
Математика фәнен өйрәнгәндә дәүләт стандартына таянып түбәндәге бурычлар һәм мәсьәләләр куела
- Белем алуны дәвам итү , практик эшчәнлекне куллану өчен кирәк булган математик белем һәм күнекмәләр системасын белү;
- Логик фикер, интуиция, аң ачыклыгы һәм төгәллеге, авырлыкларны җиңеп чыгу кебек кешегә кирәк булган иң мөһим шәхес сыйфатларын үстерү;
- Процесслар һәм күренешләрне модельләштерү алымнары, фән һәм техниканың математик методларын күзаллауны формалаштыру;
- Җәмгыять үсеше өчен математиканың мөһимлеген аңлау, үзебезнең һәм чит ил укымышлы математикларының эшчәнлеген, тормыш юлы белән танышу, шәхеснең мәдәни яктан математика алымнары белән тәрбияләү.
Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мәктәпләренең базис укыту планы нигезендә 6 класста математика курсын өйрәнү өчен 175+35 сәгать бирелә, атнага 5+1 әр сәгать.
Укыту курсында темаларның эчтәлеге
№ | Бүлекнең исеме | Дәрес саны | Шулардан | |
Дәрес | Контроль эш | |||
1 | Кабатлау | 1 | 1 | |
2 | Саннарның бүленүчәнлеге | 20 | 19 | №1 |
3 | Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кушу һәм алу | 22 | 20 | №2,3 |
4 | Гади вакланмаларны тапкырлау һәм бүлү | 31 | 28 | №4, 5, 6 |
5 | Чагыштырмалар һәм пропорцияләр | 18 | 16 | №7, №8 |
6 | Уңай һәм тискәре саннар | 13 | 12 | №9 |
7 | Уңай һәм тискәре саннарны кушу һәм алу | 11 | 10 | №10 |
8 | Уңай һәм тискәре саннарны тапкырлау һәм бүлү | 12 | 11 | №11 |
9 | Тигезләмәләрне чишү | 15 | 13 | №12,13 |
10 | Яссылыктагы координаталар . | 10 | 9 | №14 |
11 | Кабатлау | 13+1 | 13 | 15 (йомгаклау) |
12 | Комбинаторика | 5 | 5 | |
13 | Резерв | 1 | 1 | |
14 | Тирәнтен үзләштерү(ГИА га әзерлек) | 35 | 35 |
БАРЫСЫ 210 195 15
Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мәктәпләренең базис укыту планы нигезендә 6 класста математика курсын өйрәнү өчен 210 сәгать бирелә.
Укыту курсында темаларның эчтәлеге
- Кабатлау ( 1 сәг.)
Унарлы вакланмалар белән гамәлләр.Тигезләмә. Процентлар. Мәсьәләләр чишү.
Белергә: унарлы вакланмаларны кушу, алу, тапкырлау һәм бүлү кагыйдәләре;
- тигезләмә һәм аның тамырына билгеләмә;
- процентны унарлы вакланмага һәм унарлы вакланманы процентка күчерү кагыйдәсе;
- тигезләмә чишкәндә билгесез компонетты табу кагыйдәсе.
Эшли алырга: унарлы вакланмаларны кушу, алу, тапкырлау һәм бүлүне;
тигезләмә чишәргә, процентны унарлы вакланмага һәм унарлы вакланма-ны процентка күчерә, мәсьәләнең шарты буенча тигезләмә төзергә.
- Саннарның бүленүчәнлеге (20 сәг.)
Саннарның 10 га, 5 кә. 2 гә бүленүчәнлеге, 3кә. 9 га, 6 га, 15 кә бүленү-чәнлеге. Гади һәм төзелмә саннар. Саннарны гади тапкырлаучыларга таркату. Иң зур уртак бүлүче. Иң кечкенә уртак кабатлы. Үзара гади саннар.
Контроль эш темасы “Санның бүлүчәнлеге”
Белергә: санның бүлүчәнлеге, бирелгән санга кабатлы төшенчәләрен бирү. Саннарның 10 га, 5 кә. 2 гә бүленүчәнлеге, 3кә. 9 га, 6 га, 15 кә бүленүчәнлеге.Җөп һәм так саннар билгеләмәсе. Гади һәм төзелмә саннар билгеләмәсе. Саннарны гади тапкырлаучыларга таркату алгоритмын. Иң зур уртак бүлүче, иң кечкенә уртак кабатлы. үзара гади саннар билгеләмәсен.
Эшли алырга: санның бүлүчеләрен, бирелгән санга кабатлы саннарны табарга, саннар 10 га, 5 кә. 2 гә 3 кә. 9 га, 6 га, 15 кә бүленәме икәнен ачыклый алырга, гади саннар таблицасын куллана белергә, сан гадиме, төзелмәме икәнен белергә, саннар билгеләмәсе, саннарны гади тапкырлаучыларга тарката белергә; саннарның иң зур уртак бүлүчесен, иң кечкенә уртак кабатлысын таба алырга.
- Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кушу һәм алу (22 сәг)
Вакланманың төп үзлеге. Вакланмаларны кыскарту. Вакланмаларны уртак ваклаучыга китерү. Ваклаучыларны төрле вакланмаларны чагыштыру. Катнаш саннарны кушу һәм алу.
Контроль эш темасы “Ваклаучылары төрле вакланмаларны кушу һәм алу”
Контроль эш темасы “Катнаш саннарны кушу һәм алу”
Белергә: вакланманың төп үзлеген, вакланманы кыскарту , кыскармый торган вакланмалар төшенчәсен, вакланмаларны иң кечкенә уртак ваклаучыга китерү кагыйдәсен, ваклаучылары төрле булга вакланмаларны чагыштыру, кушу, алу кагыйдәләрен, катнаш саннарны кушу һәм алу кагыйдәсен.
Эшли алырга: вакланманың төп үзлеген куллана белергә, вакланмаларны кыскарта белергә, вакланмаларны уртак ваклаучыга китерергә, ваклаучылары төрле булга вакланмаларны чагыштыру, кушу, алу , катнаш саннарны кушу һәм алу күнекмәләрен булдыру.
- Гади вакланмаларны тапкырлау һәм бүлү (31 сәг)
Вакланмаларны тапкырлау.Санның вакланмасын табу. Тапкырлауның тарату үзлеген куллану. Үзара кире саннар. Вакланмасы буенча сан табу. Бүлү. Вакланмалы аңлатмалар.
Контроль эш темасы “Вакланмаларны тапкырлау һәм бүлү”
Контроль эш темасы “Вакланмалы аңлатмалар”
Белергә:вакланманы натураль санга, гади вакланмаларны, катнаш саннарны тапкырлау кагыйдәләрен; санның вакланмасын табу кагыйдәсен, тапкырлауның тарату үзлеген, үзара кире саннар билгеләмә-сен; вакланмасы буенча сан табу, бүлү кагыйдәләрен; вакланмалы аңлатмалар билгеләмәсен.
Эшли алырга: вакланманы натураль санга, гади вакланмаларны, катнаш саннарны тапкырлый белергә; санның вакланмасын таба, тапкырлауның тарату үзлеген куллана, үзара кире саннарны таба; вакланмасы буенча сан таба белергә, бүлү кагыйдәләрен; вакланмалы аңлатмаларның санаучысын һәм ваклаучысын исәпли алырга
- Чагыштырмалар һәм пропорцияләр ( 18 сәг.)
Чагыштырмалар. Пропорцияләр. Туры һәм кире пропорционоль бәйләнешләр. Масштаб. Әйләнә озынлыгы һәм түгәрәк мәйданы. Шар.
Контроль эш темасы “Чагыштырмалар һәм пропорцияләр”
Контроль эш темасы “Туры һәм кире пропорционоль бәйләнешләр. Масштаб. Әйләнә озынлыгы һәм түгәрәк мәйданы”
Белергә:нәрсә ул ике санның чагыштрмасы, пропорция, пропорциянең төп үзлеген, нинди бәйләнеш туры һәм кире пропорционоль бәйләнешләр дип аталуын, әйләнә озынлыгы һәм түгәрәк мәйданын табу формулаларын; шар, сфера төшенчәләрен.
Эшли алырга:а саны в санының нинди өлешен тәшкил итүен, бер сан икенчсенең ничә процент тәшкил итүен, пропорциянең буыннарын әйтә, дөрес пропорциягә мисал китерә алырга; пропорциянең төп үзлеген куллана алырга; туры һәм кире пропорционоль бәйләнешләргә мисал китерергә, масштабны ачыклый алырга, масштаб буенча урындаы ераклыкны таба алырга, әйләнә озынлыгы һәм түгәрәк мәйданын табу формулаларын куллана белергә.
- Уңай һәм тискәре саннар (13 сәг.)
Турыдагы координаталар. Капма-каршы саннар. Санның модуле. Саннарны чагыштыру. Зурлыкларның үзгәрүе.
Контроль эш темасы: “Уңай һәм тискәре саннар”
Белергә: тискәре сан, координаталар турысы төшенчәләре, капма-каршы саннар, бөтен саннар билгеләмәсе, санның модуле, саннарны чагыштыру төшенчәләре, уңай һәм тискәре санга зурлыкларның үзгәрүен
Эшли алырга: уңай һәм тискәре саннарны координаталар турысында күрсәтә алырга; бирелгән санга капма - каршы сан таба алырга, санның модулен табарга, саннарны чагыштырырга, саннарның үзгәрүен таба алырга.
- Уңай һәм тискәре саннарны кушу һәм алу (11 сәг.)
Саннарны координаталар турысы ярдәмендә кушу. Тискәре саннарны кушу. Төрле тамгалы саннарны кушу. Алу.
Контроль эш темасы: “ Тискәре һәм төрле тамгалы саннарны кушу һәм алу.
Белергә: а санына в санын кушу нәрсәне аңлатуны, капма – каршы саннарның суммасы 0 гә тигез икәнен, тискәре саннарны , төрле тамгалы саннары кушу, алу кагыйдәләрен.
Эшли алырга: саннарны координаталар турысы ярдәмендә куша, тискәре һәм төрле тамгалы саннарны куша, алу гамәлен башкара алырга.
- Уңай һәм тискәре саннарны тапкырлау һәм бүлү ( 12сәг.)
Тапкырлау. Бүлү. Рациональ саннар. Рациональ саннар белән гамәл үзлекләре.
Контроль эш темасы “Уңай һәм тискәре саннарны тапкырлау һәм бүлү”
Белергә: ике тискәре санны тапкырлау, төрле тамгалы ике санны тапкырлау, тискәре санны тискәре санга бүлү, төрле тамгалы саннарны бүлү кагыйдәләрен, рациональ саннар билгеләмәсен, рациональ саннар белән гамәл үзлекләрен.
Эшли алырга: ике тискәре санны тапкырлый, төрле тамгалы ике санны тапкырлый, тискәре санны тискәре санга бүлә, төрле тамгалы саннарны бүлә белергә, аңлатмаларны гадиләштергәндә рациональ саннар белән гамәл үзлекләре куллана белергә.
- Тигезләмәләрне чишү ( 15 сәг.)
Җәяләрне ачу. Коэффициент. Охшаш кушылучылар. Тигезләмәләр чишү.
Контроль эш темасы “Җәяләрне ачу”
Контроль эш темасы “Тигезләмәләр чишү”
Белергә: җәя алдында “+” , “-“ тамгалары торганда җәяләрне ачу кагыйдәсен, коэффициент, охшаш кушылучылар, сызыкча тигезләмә билгеләмәләрен, тигезләмәне чишү.
Эшли алырга: җәя алдында “+” , “-“ тамгалары торганда җәяләрне ача, аңлатмаларны гадиләштерә, охшаш кушылучылары берләштерә, сызыкча тигезләмәләрне чишә белергә.
- Яссылыктагы координаталар ( 13сәг.)
Перпендикуляр турылар. Параллель турылар. Координаталар яссылыгы. Баганалы диаграмма. Графиклар.
Контроль эш темасы “Яссылыктагы координаталар”.
Белергә:перпендикуляр турылар, нурлар, кисемтәләр; Параллель турылар, нурлар, кисетәләр билгеләмәсен, координаталар яссылыгы төшенчәсен, ноктаның координаталарын язу һәм аларның исемнәрен белергә.
Эшли алырга: перпендикуляр турылар һәм параллель турылар төзи белү, координаталар яссылыгынтөзи белү, координаталар яссылыгында нокталарны билгели алу, координаталар яссылыгындагы ноктаның координатасын таба белергә, баганалы диаграмма төзи белергә, графикны укый алырга.
- 6 класс математика курсын кабатлау (13 сәг.+1)
Ел дәвамында алган белемнәрне кабатлау һәм системалаштыру.
Саннарның бүленүчәнлеге. Гади вакланмалар белән гамәлләр. Чагыштырмалар. Пропорцияләр. Рациональ саннар белән гамәлләр. Тигезләмәләрне чишү. Модуль тамгасын эченә алган тигезләмәләрне чишә өйрәнү.
12.Комбинаторика (5 сәг) Комбинаторика мәсьәләләрен чишә өйрәнү
Фәнара һәм курсара бәйләнешләр:
Эш барышында кулланылалар:
Биология – тема “Баганалы диаграммалар”, “Туры һәм кире пропорциональ бәйләнешләр”;
География – тема “Масштаб”;
Рәсем – тема “Перпендикуляр һәм параллель турылар”;
Хезмәт – тема ““Перпендикуляр һәм параллель турылар”.
Укыту процессын оештыру формалары:
Шәхси, төркемләп, шәхси-төркемләп, фронталь, сыйныф һәм сыйныфтан тыш.
Тикшерү ысуллары:
Мөстәкыйль эш, контроль эш, күзәтү, карточкаларда эш.
Укыту процессын оештыру төрләре:
Мөстәкыйль эш, контроль эш, күргәзмә.
Укучыларны әзерләү өчен таләпләр:
Укыту нәтиҗәләре беренче чиратта эшлекле һәм шәхескә якын килү таләбен тормышка ашыруга; укучыларның фикерләү сәләтен һәм гамәл эшчәнлеген үзләштерергә; танып белү һәм осталыкны үзләштерергә, көндәлек тормышта куллануга, әйләнә-тирәдә ориентлашырга ярдәм итүгә нигезләнә.
“Белергә-аңларга” өлеше укыту белешмәләренең таләпләрен үз эченэ ала, таләпләр үз чираттында укучыларга аңлаешлы.
“Белергә” өлеше тагы да катлаулырак эшчәнлек таләпләрен үз эченә ала, шул исәптән иҗадилык: аңлатырга, өйрәнергә, тасвирларга, чагыштырырга, билгеләргә, анализларга һәм бәя бирергә, мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат эзләргә һ.б.
“Алган белемнәрне көндәлек тормышта куллану” өлеше укыту процесыннан чыгып, тормыш мәшәкатьләрен чишүгә кайтып кала.
Математиканы өйрәнү нәтиҗәсендә укучы белергә тиеш:
Белергә-аңларга:
- Математик исбатлау, аңа мисаллар.
- Алгоритмга аңлатма бирү, мисаллар китерү;
- Математик формула һәм тигезләмәнең кулланылышы; аларның кулланылышына мисаллар.
Белергә:Алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану:
- Исәпләгәндә кирәк вакытларда белешмә материаллардан, калькулятордан һәм компьютердан файдалану;
- Нәтиҗәләрне тикшергәндә төрле ысуллар куллану.
Гомумуку осталыкларын һәм күнекмәләрен үстерү:
- Эшләгән эшнең сыйфатына үзбәя куерга;
- Мөстәкыйль, парлап, төркемдә эшли белергә;
- Тиз һәм аңлап уку;
- Тексттан иң әһәмиятлесен сайлап алырга;
- Материалны тәртипкә салырга;
- Схема һәм диаграммалар төзергә;
- Укытучының һәм укучыларның сөйләгәнен тыңлау, төп фикерне сайлау, алар арасындагы бәйләнешне табырга;
- Укучыларның җавапларын анализларга;
- Өстәмә мәгълүмат табырга;
- Темалар арасында бәйләнеш табырга.
Укыту өчен программалар:
1.Программа.Планирование учебного материала.Математика .5-6 классы \(автор – составитель В.И.Жохов).- 2-е издание, стер._М.:Мнемозина, 2010.-31с
2.Норматив документлар җыентыгы. Математика. Дәүләт стандартының федераль компоненты. Федерал план. Мәскәү. Дрофа, 2006.
3.Контрольно – измерительные материалы Математика 6 класс Москва “ВАКО” 2011 год
Укытучының уку-методик комплексы
- Математика 6 класс :дәреслек /автор: Н.Я.Виленкин, В.И. Жохов, А.С.Чесноков,С.И.Шварцвурд., - Казан :“Мәгариф” нәшрияты”, 2007
- Электроный учебник.Математика Поурочные планы 5-6 классы. По учебникам Н.Я.Виленкина,В.И.Жохово
- Онлайн тесты по математике 6 класс
- Контрольно – измерительные материалы Математика 6 класс Москва “ВАКО” 2011 год
- Т.М.Ерина рабочая тетрадь по математике 6 классМосква 2012 год
- Под редакцией Ф.Ф.Лысенко С.Ю.Кулабухова Математика 9 класс Подготовка к ГИА -2011 2010 год
- Сборник тестовых заданий для тематического и обобщающего контроля. Математика 6 класс. (к учебнику по математике Н.Я. Виленкина, В.И. Жохова и.т.д.) Крайнева Л.Б., под редакцией Татура А.О. – М.: «Интеллект-Центр», 2007.
- Газета «Первое сентября» приложение «Математика» 2006-2010 годы издания
- Математика - итоговые уроки.5-9 кл /авт-сост.О.В.Бощенко – Волгоград: Учитель,2007
- Математика 5-7 классы: таблицы – тренажеры /авт-сост. С.В.Токарева - Волгоград: Учитель,2009
- Нестандартные уроки математики 5-6 классы. Поурочные планы./сост. Е.А.Ким – Волгоград: Учитель – АСТ,2005
- Попова Л.П. Поурочные разработки по математике: 6 класс.-М.:ВАКО,2012
Укучының уку-методик комплексы
Математика :дәреслек /автор: Н.Я.Виленкин, В.И. Жохов, А.С.Чесноков,С.И.Шварцвурд., - Казан :“Мәгариф” нәшрияты”, 2007
Теория укыту материаллары:
- Математика 6 – дәреслек.Авторлары: Н.Я.Виленкин һ.б. Казан: Мәгариф, 2008.
- Контрольно – измерительные материалы Математика 6 класс Москва “ВАКО” 2011 год
Математика фәненнән укучыларның белем, күнекмәләрен бәяләү критерие һәм нормалары
- Математикадан язма контроль эшләрне бәяләү.
Язма эшләр “5” билгесе белән бәяләнә:
- эш тулысынча башкарылса;
- биремнәрне башкаранда логик фикерләү һәм нигезләүдә пробеллар һәм хаталар булмаса;
- чишелештә математик хаталар булмаса (укыту материалын белмәү һәм аңламауга нигезләнмәгән бер төгәлсезлек булырга мөмкин);
“4” билгесе түбәндәге очракларда куела:
- эш тулысынча башкарылган, ләкин нигезләмәләрдә төгәлсезлекләр бар;
- бер хата җибәрелгән яки рәсемдә, сызымда, графикта ике, өч төгәлсезлек бар (әгәр алар тикшерүнең төп объектлары булмаса);
“3” билгесе түбәндәге очракларда куела:
- бердән артык хата җибәрелгән яки рәсемдә, сызымда, графикта ике, өчтән атыграк төгәлсезлек бар, ләкин укучының өйрәнелә торган тема буенча минималь белеме бар;
“2” билгесе түбәндәге очракларда куела:
- өйрәнелгән тема буенча минималь белеме җитми
“1” билгесе түбәндәге очракта куела:
- өйрәнелгән тема буенча минималь белеме бөтенләй юк, эшләнелгән эше мөстәкыйль рәвештә башкарылмаган.
- Математикадан телдән җавапларны бәяләү.
Укучы җавабы “5” билгесе белән бәяләнә:
- программада,дәреслектә күрсәтелгән материалны тулысынча ачып бирә алса;
- өйрәнелгән материалны фәнни һәм дөрес логик эзлеклелектә алса;
- җавап өчен кирәк булган рәсем, сызым, графикларны дөрес башкара алса;
- алган белем күнекмәләрен фәнни яктан дәлилли һәм аның практик кулланылышын күрсәтә алса;
- өйрәнелгән теманы алда алган белемнәргә таянып нигезли һәм өйрәнелгән кагыйдәләрне дөрес куллана алса;
- җавапны укытучы сорауларыннан башка мөстәкыйль ача алса;
- җибәрелгән бер,ике төгәлсезлекне укытучы кисәтүеннән соң үзе төзәтә алса;
Укучы җавабы “4” билгесе белән бәяләнә, әгәр нигездә “5” таләпләренә туры килеп, ләкин җавапта бер тәбәндәге типтагы хатасы китсә:
- җавапта математик эчтәлектәге зур булмаган төгәлсезлекләр китсә2
- теманың төп эчтәлеген ачканда бер яки ике төгәлсезлек китеп, утытучы кисәтүеннән соң төзәтә алса;
- өстәмә сорауларга җавап вакытында бер хата яки бер, ике төгәлсезлекне утытучы кисәтүеннән соң төзәтә алса;
Укучы җавабы “3” билгесе белән түбәндәге очракларда бәяләнә:
- теманың эчтәлеге тулысынча ачылмый (эчтәлек аерым фрагментлар белән эзлексез ачылса), ләкин укучының нигездә теманы аңлавы күренсә һәм программада күрсәтелгән минималь белем таләпләренә туры килсә;
- теманы ачканда укучы авырыксынса һәм математик терминнарның билгеләмәсендә төгәлсезлекләр җибәрелсә, сызымнардагы хатаны укытучының берничә өстәмә сорауларыннан соң гына төзәтә алса;
- яңа өйрәнелгән теорияне практик ситуацияләр вакытында хаталанса, программада күрсәтелгән биремнәрнең минималь белем дәрәҗәсен үти алса;
- теоритик белемне яхшы аңлатып та, практик биремнәрне башкарганда хаталанса.
Укучы җавабы “2” билгесе белән түбәндәге очракларда бәяләнә:
- укыту материалының төп эчтәлеге ачылмаса;
- укучының укыту материалының төп һәм мөһим өлешен белмәве ачыкланса;
- математик терминнарның билгеләмәсендә хаталар җибәрелсә, сызым һәм график төзегәндә җибәрелгән хаталарны укытучының берничә өстәмә соравыннан соң да төзәтә алмаса.
Укучы җавабы “1” билгесе белән түбәндәге очракларда бәяләнә:
- укучы укыту материалын бөтенләй үзләштермәсә һәм укытучының өстәмә сорауларына да җавап бирә алмаса.
Хаталарның гомуми классификациясе
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләгәндә барлык хаталар: тупас, тупас булмаганы, төгәлсезлекләр аерым исәпкә алына.
Хаталар тупас булып исәпләнә:
- төп төшенчәләрнең билгеләмәсен, законнарны, кагыйдәләрне, теорияләрнең төп положениләрен, формулаларны, зурлыкларның гомуми тамгаланышын, зурлыкларны үлчәү берәмлекләрн белмәү;
- зурлыкларны үлчәү берәмлекләрн белмәү;
- иң төп сорауга җавапны таба белмәү;
- мәсьәләләр чишүнең алгоритмын белмәү;
- нәтиҗә ясый һәм йомгаклый белмәү;
- графикларны төзи һәм укый белмәү;
- белешмәләр белән эшли белмәү;
- тигезләмәнең тамырын югалту яки чит тамырны саклау;
- аңлтусыз бер тамырны төшереп калдыру;
- исәпләү хаталары җибәрү;
- логик фикерләү хаталары җибәрү;
Тупас булмаган хаталар булып исәпләнә:
- билгеләмә, формулировкалар, төшенчәләр, теориядә төгәлсезлек;
- графикларның төгәлсезлеге;
- мәсьәлә чишүнең рациональ булмаган методы сайланган яки җавапка килүнең уйланылып бетмәгән планы очракта;
- мәсьәләне чишү юлын бутаганда, биремнәрне гомуми очрак өчен эшли алмаганда;
Төгәлсезлек булып санала:
- исәпләү һәм гадиләштерүнең рациональ юлын сайлау;
язмаларны, сызымны, схема һәм графикларны төхтә эшләмәү
№ | Дәреснең темасы | Сәг саны | Төп төшенчә | Укыту материалын үзләштерү нәтиҗәләре | Тикшерү төре | Өй эше | Үткәрү вакыты | |
план буенча | чынлыкта | |||||||
1. | 5 нче класста үткәннәрне кабатлау | 1 | 5 нче класста үткәннәрне кабатлау | №19, 30(б, г) | 1.09 3.09 | |||
2. | Бүлүчеләр һәм кабатлылар | 1 | Санның бүлүчесен табу, бирелгән санга кабатлы сан-нар табу | Санның бүлүчесен табу, бирелгән санга кабатлы сан-нар таба өйрәнү | №28(а,б), 25 | 4.09 | ||
3. | Бүлүчеләр һәм кабатлылар | 1 | Санның бүлүчесен табу, бирелгән санга кабатлы сан-нар таба өйрәнү | №29,30(а,в) | 509 | |||
4 | Бүлүчеләр һәм кабатлылар | 1 | Санның бүлүчесен табу, бирелгән санга кабатлы сан-нар табу | Санның бүлүчесен табу, бирелгән санга кабатлы сан-нар таба өйрәнү | М.эш | №27 | 6.09 | |
5 | 10 га, 2 гә, 5 кә бүленүчәнлек билгеләре | 1 | 10 га, 2 гә, 5 кә бүленүчәнлек билгеләре | 10 га, 2 гә, 5 кә бүленүчәнлек билгеләре табу күнекмәләре булдыра өйрәнү | №55, 59(а,б) | 7.09 | ||
6 | 10 га, 2 гә, 5 кә бүленүчәнлек билгеләре | 1 | №56, 58, 60(б) | 809 | ||||
7 | 10 га, 2 гә, 5 кә бүленүчәнлек билгеләре | 10 га, 2 гә, 5 кә бүленүчәнлек билгеләре | 10 га, 2 гә, 5 кә бүленүчәнлек билгеләре табу күнекмәләре булдыру | №54 | 10.09 | |||
8 | 9 га, 3 кә бүленүчәнлек билгеләре | 1 | 9 га, 3 кә бүленүчәнлек билгеләре | 9 га, 3 кә бүленүчәнлек билгеләре белергә, аларны кулланып күнегүләр эшләү күнекмәләре булдыру | №82, 83 | 11.09 | ||
9 | 9 га, 3 кә бүленүчәнлек билгеләре | 1 | М.эш | №№91(а,в) 92 | 12.09 | |||
1 | Саннарның 4. 6 га бүленүчәнлек билгеләре | Саннарның 4. 6 га бүленүчәнлек билгеләре | Саннарның 4. 6 га бүленүчәнлек билгеләрен белергә | Тест№2 1 вариант КИМ | 13.09 | |||
2 | Саннарның 6 га. 15 кә, 45 кә бүленүчәнлек билгеләре | Саннарның 6 га. 15 кә, 45 кә бүленүчәнлек билгеләре | Саннарның 6 га. 15 кә, 45 кә бүленүчәнлек билгеләрен белергә | Тест№2 2вариант КИМ 6,7 бит | 14.09 | |||
10 | Гади һәм төзелмә саннар | 1 | Гади һәм төзелмә саннар | Гади һәм төзелмә саннар билгеләмәсе белергә | №108(т), 137 | 15.09 | ||
11 | Гади һәм төзелмә саннар | №138 | 17.09 | |||||
12 | Гади тапкырлаучыларга таркату | 1 | Гади тапкырлаучыларга таркату | Гади тапкырлаучыларга таркату күнекмәләре булдыру | №141, 143 | 18.09 | ||
13 | Гади тапкырлаучыларга таркату | 1 | М.эш | №124(в,г), 142 | 19.09 | |||
14. | Иң зур уртак бүлүче . Үзара гади саннар. | 1 | Саннарның иң зур уртак бүлүчесен, үзара гади сан-нарны табу күнекмәләре | Саннарның иң зур уртак бүлүчесен, үзара гади сан-нарны табу күнекмәләре булдыру | №169, 170(а,б) | 20.09 | ||
15 | Иң зур уртак бүлүче . Үзара гади саннар. | 1 | №170(в,г), 175 177 | 21.09 | ||||
16 | Иң зур уртак бүлүче . Үзара гади саннар. | 1 | М.эш | №171, 190(в,г,д) | 22.09 | |||
17 | Иң кечкенә уртак кабатлы | 1 | Саннарның кечкенә уртак кабатлысы | Саннарның кечкенә уртак кабатлысын табу күнек-мәләре булдыру | №202(а,б), 203, 204 | 24.09 | ||
18 | Иң кечкенә уртак кабатлы | 1 | №202(в,г), 206(а,в) | 25.09 | ||||
19 | Иң кечкенә уртак кабатлы | 1 | №201, 208 | 26.09 | ||||
20. | Иң кечкенә уртак кабатлы | 1 | №231, 230(1) | 27.09 | ||||
21 | Үткәннәрне кабатлауга күнегүләр эшләү. Тест. | 1 | Бүленүчәнлек билгеләрен | Бүленүчәнлек билгеләрен ныгыту | Тест. | №230(2) | 28.09 | |
22 | Контроль эш №1 Бүлүчеләр һәм кабатлылар | 1 | Контроль эш | Белемне тикшерү | Контроль эш | 29.09 | ||
23 | Иң зур уртак бүлүче . Үзара гади саннар. Иң кечкенә уртак кабатлы | 1 | Иң зур уртак бүлүче . Үзара гади саннар. Иң кечкенә уртак кабатлы | Иң зур уртак бүлүче . Үзара гади саннар. Иң кечкенә уртак кабатлыларны ныгыту | Тест№3 1 вариант | 1.10 | ||
24 | Иң зур уртак бүлүче . Үзара гади саннар. Иң кечкенә уртак кабатлы | 1 | Иң зур уртак бүлүче . Үзара гади саннар. Иң кечкенә уртак кабатлы | Иң зур уртак бүлүче . Үзара гади саннар. Иң кечкенә уртак кабатлыларны ныгыту | М.эш | Тест№3 Вариант2 | 2.10 | |
3 | Комбинаторика мәсьәләре чишү | 1 | Очраклылыкны эченә алган мәсьәләләр чишү күнекмә-ләре өстендә эшләү | Очраклылыкны эченә алган мәсьәләләр чишү күнекмә-ләре өстендә эшләү | №24 КИМ 8,9 бит | 3.10 | ||
4 | Комбинаторика мәсьәләре чишү | 1 | №80 КИМ 9,10 бит | 4.10 | ||||
25 | Вакланманың төп үзлеге. | 1 | Вакланманың төп үзлеге | Вакланманың төп үзлеген вакланмаларны яңа ваклаучыга китерүдә куллану | №237, 238, 233(г) | 510 | ||
26. | Вакланманың төп үзлеге. | 1 | 236,240(а,в) 241(а) | 6.10 | ||||
27. | Вакланмаларны кыскарту. | 1 | Вакланманың төп үзлеге | Вакланмаларны кыскарту күнекмәләре булдыру | №268.269, 273(өст) | 8.10 | ||
28 | Вакланмаларны кыскарту. | 1 | №270,271, 272 | 9.10 | ||||
29 | Вакланмаларны кыскарту. | №273 | 10.10 | |||||
30 | Вакланмаларны уртак ваклаучыга китерү. | 1 | Вакланманың төп үзлеге | Вакланманың төп үзлеген вакланмаларны яңа вак-лаучыга һәм уртак ваклаучыга китерүдә куллану | №297.299 | 11.10 | ||
31 | Вакланмаларны уртак ваклаучыга китерү. | 1 | №300(а,б.г) | 12.10 | ||||
32 | Вакланмаларны уртак ваклаучыга китерү. | 1 | №300(в,д) 301 | 13.10 | ||||
5 | Вакланмаларны уртак ваклаучыга китерү. | 1 | тест | №300(е-з), 351 КИМ 12,13 бит | 15.10 | |||
33 | Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны чагыштыру. | 1 | Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны чагыштыру | Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны чагыштыру күнекмәләре булдыру | мөстәкыйль эш | №359(а-е), 361 | 16.10 | |
34 | Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны чагыштыру. | 1 | тест | №359(е-з), 362,371 | 17.10 | |||
35 | Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кушу һәм алу. | 1 | Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кушу һәм алу Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кушу һәм алу Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кушу һәм алу | Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кушу һәм алу күнекмәләре булдыру | №360(а-в). 361 | 18.10 | ||
36 | Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кушу һәм алу. | 1 | Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кушу һәм алу күнекмәләре булдыру | №360(делм) 363 355(өст) | 19.10 | |||
37. | Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кушу һәм алу. | 1 | Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кушу һәм алу күнекмәләре булдыру | Мөстәкыйль эш | №369, 365, 373(а) | 20.10 | ||
38 | Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кушу һәм алу. | 1 | Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кушу һәм алу күнекмәләре булдыру | №367, 368(г) | 22.10 | |||
39 | Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кушу һәм алу. | 1 | Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кушу һәм алу күнекмәләре булдыру | тест | №368. 373(б) | 23.10 | ||
6 | Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кушу һәм алу | 1 | Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кушу һәм алу | Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кушу һәм алу күнекмәләре булдыру | №374 КИМ 14,15 бит | 24.10 | ||
40 | Контроль эш №2 Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны | 1 | Контроль эш | Белемне тикшерү | Контроль эш | Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кабатла | 25.10 | |
41 | Катнаш вакланмаларны кушу һәм алу | 1 | Катнаш вакланмаларны кушу һәм алу Катнаш вакланмаларны кушу һәм алу Катнаш вакланмаларны кушу һәм алу Катнаш вакланмаларны кушу һәм алу Катнаш вакланмаларны кушу һәм алу Катнаш вакланмаларны кушу һәм алу | Катнаш вакланмаларны кушу һәм алу күнекмәләре булдыру | №414 | 26.10 | ||
42 | Катнаш вакланмаларны кушу һәм алу | 1 | Катнаш вакланмаларны кушу һәм алу күнекмәләре булдыру | №415(г-и) | 27.10 | |||
43 | Катнаш вакланмаларны кушу һәм алу | 1 | Катнаш вакланмаларны кушу һәм алу күнекмәләре булдыру | №416(а), 417(а,в) | 29.10 | |||
44 | Катнаш вакланмаларны кушу һәм алу. | 1 | Катнаш вакланмаларны кушу һәм алу күнекмәләре булдыру | Мөстәкыйль эш | №416(в),422, 420(өст) | 30.10 | ||
45 | Катнаш вакланмаларны кушу һәм алу | 1 | Катнаш вакланмаларны кушу һәм алу күнекмәләре булдыру | №419, 421, 426(а) | 31.10 | |||
46 | Катнаш вакланмаларны кушу һәм алу | 1 | №423, 424 | 1.11 | ||||
7 | Катнаш саннарны кушу һәм алу | 1 | Катнаш вакланмаларны кушу һәм алу күнекмәләре булдыру | №1589 КИМ 14,15 бит | 2.11 | |||
47 | Катнаш вакланмаларны кушу һәм алу. Тест | 1 | Катнаш вакланмаларны кушу һәм алу күнекмәләре булдыру | тест | №409 | 12.11 | ||
48 | Контроль эш №3 Катнаш саннар | 1 | Контроль эш | Белемне тикшерү | Контроль эш | Катнаш саннарны кабатла | 13.11 | |
49 | Гади вакланмаларны тапкырлау | 1 | Гади вакланмаларны тапкырлау Гади вакланмаларны тапкырлау | Гади вакланмаларны тапкырлау күнекмәләре булдыру | №472(з-м). 482(а) | 14.11 | ||
50 | Гади вакланмаларны тапкырлау | 1 | №473. 474 | 15.11 | ||||
51 | Гади вакланмаларны тапкырлау | 1 | №472(е-и), 475 | 16.11 | ||||
52 | Гади вакланмаларны тапкырлау | 1 | Мөстәкыйль эш | №4789(г,д, з) | 17.11 | |||
8 | Аңлатмаларны гадиләштерү | 1 | Вакланмалар белән гамәлләр Вакланмалар белән гамәлләр | Вакланмалар белән гамәлләр эшләү күнекмәләрен ныгыту | №1585 | 19.11 | ||
53 | Беренче чиректә үткәннәр буенча кабатлау. Зачет. | 1 | Вакланмалар белән гамәлләр эшләү күнекмәләрен ныгыту | зачет | Карточка | 20.11 | ||
54 | Саннан вакланма табу. | 1 | Саннан вакланма табу | Саннан вакланма табу күнекмәләрен булдыру һәм ныгыту | №523,524, 525 | 21.11 | ||
55 | Саннан вакланма табу. | 1 | №526,527, 528 | 22.11 | ||||
56 | Саннан вакланма табу. | 1 | №530. 534(б) | 23.11 | ||||
57 | Саннан вакланма табу. | 1 | Мөстәкыйль эш | №532, 533 | 24.11 | |||
9 | Процент һәм вакланма | 1 | Процентка | Процентка карата мәсьәлә-ләр чишү | № 791 ГИА 128-129бит | 26.11 | ||
58 | Тапкырлауның тарату үзлеген куллану. | 1 | Тапкырлауның тарату үзлеген кулланып, аңлатмаларны гадиләштерү, тигезләмәләр чишү Тапкырлауның тарату үзлеген | Тапкырлауның тарату үзлеген кулланып, аңлатмаларны гадиләштерү, тигезләмәләр чишү күнекмәләрен ныгыту | №567, 559 | 27.11 | ||
59. | Тапкырлауның тарату үзлеген куллану. | 1 | М.эш | №568(В,г) 569(а, б) | 28.11 | |||
60 | Тапкырлауның тарату үзлеген куллану. | 1 | Тапкырлауның тарату үзлеген куллана белү күнекмәсе булдыру | тест | №568(д), 569(в) | 29.11 | ||
61 | Тапкырлауның тарату үзлеген куллану. | 1 | №569(г) 573 576(а) | 30.11 | ||||
62 | Тапкырлауның тарату үзлеген куллану. | 1 | тест | №574,565(г) | 1.12 | |||
63 | Контроль эш №4 Гади вакланмалар | 1 | Контроль эш | Белемне тикшерү | Контроль эш | Гади вакланмаларны кабатла | 3.12 | |
10 | Процентка карата мәсьәләләр чишү | Процент | Процентка карата мәсьәлә-ләр чишү | №1550 ГИА 128-129бит | 4.12 | |||
64 | Үзара кире саннар. | 1 | Үзара кире саннар төшенчәсе | Үзара кире саннар төшенчәсе бирү, аларны күнекмәләре булдыру | №591, 593 | 5.12 | ||
65 | Үзара кире саннар. | 1 | М.эш | №594, 595 | 6.12 | |||
66 | Гади вакланмага бүлү | 1 | Саннарны гади вакланмага бүлү | Саннарны гади вакланмага бүлү күнекмәләре булдыру | №633(а-г) 634(а) 638 | 7.12 | ||
67 | Гади вакланмага бүлү | 1 | тест | №633(д-з) 639, 640 | 8.12 | |||
68 | Гади вакланмага бүлү | 1 | №634(а.б) 635, 641 | 10.12 | ||||
69 | Гади вакланмага бүлү | 1 | Мөстәкыйль эш | №634(в,г), 642 | 11.12 | |||
70 | Гади вакланмага бүлү | 1 | №635(б,е) | 12.12 | ||||
11 | Вакланмалар белән гамәлләр | 1 | Гади вакланмалар белән гамәлләр | Гади вакланмалар белән гамәлләр эшләү күнекмәләрен ныгыту | №№636(б) 635(г) | 13.12 | ||
12 | Вакланмалар белән гамәлләр | 1 | №637 | 14.12 | ||||
71 | Контроль эш №5 Вакланмалар белән гамәлләр | 1 | Контроль эш | Белемне тикшерү | Контроль эш | Вакланмаларны кабатла | 15.12 | |
72 | Вакланмасы буенча сан табу | 1 | Вакланмасы буенча сан табу | Вакланмасы буенча сан табу күнекмәләре булдыру | №623,691. 678(а) | 17.12 | ||
73 | Вакланмасы буенча сан табу | 1 | №680. 681 | 18.12 | ||||
74 | Вакланмасы буенча сан табу | 1 | №682, 685 | 19.12 | ||||
75 | Вакланмасы буенча сан табу | 1 | Мөстәкыйль эш | №687.684 | 20.12 | |||
13 | Вакланмасы буенча сан табу | 1 | №716(г-е)720 | 21.12 | ||||
76 | Вакланмалы аңлатмалар | 1 | Вакланмалы аңлатмалар төшенчәсен бирү, аларны исәпләү | Вакланмалы аңлатмалар төшенчәсен бирү, аларны исәпләү күнекмәләре булдыру | №716(а-г) | 22.12 | ||
77 | Вакланмалы аңлатмалар | 1 | №716(з) 719 | 24.12 | ||||
78 | Вакланмалы аңлатмалар | 1 | Мөстәкыйль эш | №716(и) 721 | 25.12 | |||
79 | Контроль эш №6 Вакланмалы аңлатмалар | 1 | Контроль эш | Белемне тикшерү | Контроль эш | Вакланмалы аңлатманы кабатла | 26.12 | |
80 | Чагыштырмалар | 1 | Ике санның чагыштырмасы нәрсә икәнен күрсәтү мәсьәләләр чишү | Ике санның чагыштырмасы нәрсә икәнен күрсәтү, аны мәсьәләләр чишүдә куллану | №751.759(а) | 27.12 | ||
81 | Чагыштырмалар | 1 | №754. 759(б) | 28.12 | ||||
82 | Чагыштырмалар | 1 | тест | №755,756 | 11.01 | |||
83 | Чагыштырмалар | 1 | №759(в,г) | 12.01 | ||||
84 | Чагыштырмалар | №753 | 14.01 | |||||
14 | Мәсьәләләр чишү | 1 | мәсьәләләр чишү күнкмәсе булдыру | №737 | 15.01 | |||
85 | “Гади вакланмалар” темасы буенча зачет | 1 | Гади вакланмалар | Гади вакланмалар | зачет | карточка | 16.01 | |
86 | 2 нче чиректә үткәннәрне кабатлау | 1 | 2 нче чиректә үткәннәрне кабатлау | карточка | 17.01 | |||
87 | Пропорция | 1 | Пропорция төшенчәсе бирү, аның төп үзлеге | Пропорция төшенчәсе бирү, аның төп үзлеген белү һәм аны күнегүләр эшләүдә кулану күнекмәләре булдыру | №776,777(а) 778 | 18.01 | ||
88 | Пропорция | 1 | №777(в,г) 781(а) | 19.01 | ||||
15 | Пропорция | 1 | Мөстәкыйль эш | №780 Раб тетрадь 112 бит | 21.01 | |||
16 | Пропорция үзлекләре | 1 | №7 (34,35 бит) ДМсс | 22.01 | ||||
89 | Туры һәм кире пропорциональ бәйләнешләр | 1 | Туры һәм кире пропорциональ бәйләнеш төшенчәләре бирү, аларны аера алу, | Туры һәм кире пропорциональ бәйләнеш төшенчәләре бирү, аларны аера алу, аларны кулланып мәсьәләләр чишүдә куллану күнекмәләре булдыру | №811, 812 | 23.01 | ||
90 | Туры һәм кире пропорциональ бәйләнешләр | 1 | №815. 816,817 | 24.01 | ||||
91 | Туры һәм кире пропорциональ бәйләнешләр | 1 | Мөстәкыйль эш | №818, 819(а) | 24.01 | |||
92 | Масштаб | 1 | Масштаб төшенчәсе бирү, | Масштаб төшенчәсе бирү, аларны кулланып мәсьәләләр чишү күнекмәләре булдыру | №841.840 | 25.01 | ||
93 | Масштаб. | 1 | №842 844. 846 | 26.01 | ||||
94 | Контроль эш №7 Пропорция | 1 | Контроль эш | Белемне тикшерү | Контроль эш | Пропорцияне кабатларга | 28.01 | |
17 | Саннарны бирелгән чагыштырмада бүлү | 1 | Саннарны бирелгән чагыштырмада бүлү | Саннарны бирелгән чагыштырмада бүлү күнекмәләре булдыру | №809, 839(2) Раб тетрадь 105 бит | 29.01 | ||
95 | Әйләнә озынлыгы, түгәрәк мәйданы | 1 | Әйләнә озынлыгы, түгәрәк мәйданын исәпләү күнекмәләре | Әйләнә озынлыгы, түгәрәк мәйданын исәпләү күнекмәләре булдыру | №868, 869, 873(а) | 30.01 | ||
96 | Әйләнә озынлыгы, түгәрәк мәйданы | 1 | № 870, 872, 873(б) | 31.01 | ||||
97 | Әйләнә озынлыгы, түгәрәк мәйданы | 1 | №871. 874 | 1.02 | ||||
98 | Шар. | 1 | Шарның кисем мәйданынисәпләү күнекмәләре | Шарның кисем мәйданынисәпләү күнекмәләре булдыру | №886, 887, 884(2) | 2.02 | ||
18 | Шарның кисем мәйданы | 1 | №1054 Раб тетрадь 130 бит | 402 | ||||
99 | Үткәннәрне кабатлау, күнегүләр эшләү | 1 | “Әйләнә озынлыгы, түгәрәк мәйданы” темасы буенча мәсьәләләр эшләү | №888, 781(а) | 5.02 | |||
100 | Контроль эш №8 Әйләнә озынлыгы түгәрәк мәйданы | 1 | Контроль эш | Белемне тикшерү | Контроль эш | Әйләнә озынлыгы, түгәрәк мәйданын кабатла | 6.02 | |
101 | Турыдагы координаталар | 1 | Тискәре сан төшенчәсе бирү, | Турыдагы координаталарны өйрәнү | №920, 919 | 7.02 | ||
102 | Турыдагы координаталар | 1 | №921,925 | 8.02 | ||||
103 | Турыдагы координаталар | 1 | Мөстәкыйль эш | №918, 922. | 9.02 | |||
104 | Капма – каршы саннар. | 1 | Капма- каршы саннар төшенчәсе бирү | Капма- каршы саннар төшенчәсе бирү, аларны саннар турысында күрсәтү күнекмәләре булдыру | №943. 944,942(өст) | 11.02 | ||
105 | Капма – каршы саннар. | 1 | №945, 946, 948(а) | 12.02 | ||||
106 | Санның модуле | 1 | Санның модуле төшенчәсе бирү, аларны саннар турысында күрсәтү | Санның модуле төшенчәсе бирү, аларны саннар турысында күрсәтү күнекмәләре булдыру | №967. 968. 969 | 13.02 | ||
107 | Санның модуле | 1 | №970, 973 | 14.02 | ||||
108 | Санның модуле | 1 | Математик диктант | №971.972 | 1502 | |||
109 | Саннарны чагыштыру | 1 | Саннарны чагыштыру | Саннарны чагыштыру күнекмәләре булдыру | №995 | 16.02 | ||
110 | Саннарны чагыштыру | 1 | №996,997.998 | 18.02 | ||||
111. | Саннарны чагыштыру | 1 | Тест | №994(а), 1010 | 19.02 | |||
112. | Зурлыкларның үзгәрүе | 1 | Саннарны чагыштыру күнекмәләре булдыру | Зурлыкларның үзгәрүен өйрәнү | №1015,1016 | 20.02 | ||
113. | Зурлыкларның үзгәрүе | 1 | №1017 | 21.02 | ||||
114. | Контроль эш №9 Зурлыкларның үзгәрүе | 1 | Контроль эш | Белемне тикшерү | Контроль эш | Зурлыкларның үзгәрүен кабатла | 22.02 | |
115. | Хаталар өстендә эш Саннарны координаталар турысы ярдәмендә кушу. | 1 | Саннарны координаталар турысы ярдәмендә кушу | Саннарны координаталар турысы ярдәмендә кушу күнекмәләре булдыру | №1020,1021, 1022 | 25.02 | ||
116. | Саннарны координаталар турысы ярдәмендә кушу | 1 | тест | №1039(е-з), 1041, 1042 | 25.02 | |||
117. | Тискәре саннарны кушу | 1 | Тискәре саннарны кушу | Тискәре саннарны кушу күнекмәләре булдыру | №1056.1057 | 26.02 | ||
118. | Тискәре саннарны кушу | 1 | 1059,1060(а) | 27.02 | ||||
119. | Төрле тамгалы саннарны кушу | 1 | Төрле тамгалы саннарны кушу күнекмәләре | Төрле тамгалы саннарны кушу күнекмәләре булдыру | №1081(а-з) .1085 | 1.03 | ||
120. | Төрле тамгалы саннарны кушу | 1 | Мөстәкыйль эш | №1083,1086 | 2.03 | |||
121. | Төрле тамгалы саннарны кушу | 1 | №1084, 1087 | 4.03 | ||||
19 | Модуль тамгасын эченә алган аңлатмалар | 1 | Модуль тамгасын эченә алган аңлатмаларның кыйммәтен табу | Модуль тамгасын эченә алган аңлатмаларның кыйммәтен табу | ДМ С19* Раб тетрадь 141 бит | 5.03 | ||
122. | Алу | 1 | Төрле тамгалы, тискәре саннарны алу, алуны кушу гамәле аша башкару | Төрле тамгалы, тискәре саннарны алу, алуны кушу гамәле аша башкару күнекмәләре булдыру | №1109(а-е), 1115 | 6.03 | ||
123 | Алу | 1 | №1109(з-м), 1116 | 7.03 | ||||
124. | Алу | 1 | Мөстәкыйль эш | !096(б.г,е,з) | 8.03 | |||
20 | Алу | 1 | тест | №1108 Раб тетрадь 54 бит | 9.03 | |||
125. | Контроль эш №10 Төрле тамгалы саннар | 1 | Контроль эш | Белемне тикшерү | Контроль эш | Төрле тамгалы саннарны кабатла | 11.03 | |
126. | Тапкырлау | 1 | Тискәре саннарны тапкырлау кагыйдәсе | Тискәре саннарны тапкырлау кагыйдәсен белергә | №1143(а-з), 1147 | 12.03 | ||
127. | Тапкырлау | 1 | №1144, 1145(а,б) | 13.03 | ||||
128. | Тапкырлау | 1 | Мөстәкыйль эш | №1145(в,г,д), 1148 | 14.03 | |||
129. | Бүлү | 1 | Тискәре саннарны, төрле тамгалы саннарны бүлү күнекмәләре Бүлү | Тискәре саннарны, төрле тамгалы саннарны бүлү күнекмәләрен ныгыту Бүлүне өйрәнү | №1172(а-е), 1174(а,б) | 15.03 | ||
130. | Бүлү | 1 | №1172(з-к), 1173(а,г), 1174(в,г) | 16.03 | ||||
131 | Бүлү | №1175 | 18.03 | |||||
21. | Бүлү | 1 | №1173(б,в) 1174(б,е), 1177(а) | 19.03 | ||||
22 | Бүлү | 1 | №1174(з), 1176, 1177(б) | 20.03 | ||||
132. | Рациональ саннар | 1 | Рациональ саннар | Рациональ саннарга билгеләмә бирү | №1196. 1199 | 21.03 | ||
133 | Рациональ саннар | 1 | Тест | №1197, 1197, 1200(а) | 22.03 | |||
134. | Рациональ саннар белән гамәл үзлекләре | 1 | Рациональ саннар белән гамәл үзлекләрен белергә, аны кулланып, күнегүләр эшләү күнекмәләре | Рациональ саннар белән гамәл үзлекләрен белергә, аны кулланып, күнегүләр эшләү күнекмәләре булдыру | №1226(а,б,) 1230, 1232(а) | 2.04 | ||
135. | Рациональ саннар белән гамәл үзлекләре | 1 | №1226(г,д) 1227(а-г), 1231 | 3.04 | ||||
136. | Рациональ саннар белән гамәл үзлекләре | 1 | №1229(г,д) | |||||
23 | Рациональ саннар белән гамәлләр | Контроль эшкә әзерләнергә Раб тетрадь 176 бит | 4.04 | |||||
137 | Контроль эш №11 Рациональ саннар | 1 | Контроль эш | Белмне тикшерү | Контроль эш | Рациональ саннарны кабатла | 5.04 | |
138. | Җәяләрне ачу | 1 | Җәяләрне ачу кагыйдә | Җәяләрне ачу кагыйдәсен балаларга җиткерү, аны кулланып күнегүләр эшләү күнекмәләрен ныгыту | №1254(а-в) 1258 | 6.04 | ||
139. | Җәяләрне ачу | 1 | №1255(а-в) 1256(а,б) | 8.04 | ||||
140. | Җәяләрне ачу | 1 | 1256 (г.д), 1255(г-д) 1258(в) | 9.04 | ||||
141 | Җәяләрне ачу | 1 | Мөстә-кыйль эш | №1256(д), 12589г), 1259 | 10.04 | |||
142 | Коэффициент | 1 | Коэффициент төшенчәсе бирү, аны табу күнекмәләре | Коэффициент төшенчәсе бирү, аны табу күнекмәләрен булдыру | №1275 | 11.04 | ||
143 | Коэффициент | 1 | Коэффициент төшенчәсе бирү, аны табу күнекмәләре булдыру | Тест | №1276(а.б) | 12.04 | ||
144. | Охшаш кушылучылар | 1 | Охшаш кушылучылар | Охшаш кушылучыларны күнекмәләре булдыру | №1304(а-в) №1305(а-в) 1306(а-г) | 13.04 | ||
145. | Охшаш кушылучылар | 1 | №1306(д-з) 1308(а.б) | 15.04 | ||||
146. | Охшаш кушылучылар | 1 | Мөстә-кыйль эш | №1307(е-з) 1308(а,г) | 16.04 | |||
24 | Охшаш кушылучылар | 1 | №1307(б-г) 1308(б,в) | 17.04 | ||||
147. | Контроль эш №12 Охшаш кушылучылар | 1 | Контроль эш | Белемне тикшерү | Контроль эш | Охшаш кушылучыларны кабатла | 18.04 | |
148. | Тигезләмәләр чишү | 1 | Кушылучыны тигезлекнең бер кисәгеннән икенче кисәгенә күчерү, тигезлекнең ике кисәген дә бер үк санга тапкырлау кагыйдәләрен белергә, аларга таянып тигезләмәләр чишү | Кушылучыны тигезлекнең бер кисәгеннән икенче кисәгенә күчерү, тигезлекнең ике кисәген дә бер үк санга тапкырлау кагыйдәләрен белергә, аларга таянып тигезләмәләр чишү күнекмәләрен ныгыту | №1341(а-в) 1342(а,б) | 19.04 | ||
149. | Тигезләмәләр чишү | 1 | №1342(в,г) 1343, 1344(өст) | 20.04 | ||||
150. | Тигезләмәләр чишү | 1 | №1342(д-з) 1346 | 22.04 | ||||
151 | Тигезләмәләр чишү | №1347 | 23.04 | |||||
25 | Тигезләмәләрне чишү | Мөстә-кыйль эш | №1342(и-м), 1350 | 24.04 | ||||
152. | Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү | 1 | Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү күнекмәләре | Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту | 1348(а), 1349 | 25.04 | ||
153 | Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү | 1 | №1512(1), 1517(1) | 26.04 | ||||
154 | Контроль эш №13 Тигезләмәләр | 1 | Контроль эш | Белемне тикшерү | Контроль эш | Тигезләмәләрне кабатлау | 27.04 | |
26 | Хаталар өстендә эш | 1 | Белемне ныгыту | карточка | 29.04 | |||
155 | Перпендикуляр турылар | 1 | Перпендикуляр турылар төзү | Перпендикуляр турылар төзү күнекмәләре өстендә эшләү | №1365 | 30.04 | ||
156. | Перпендикуляр турылар | 1 | Җ м.эш | №1366 1367 | 1.05 | |||
157. | Параллель турылар | 1 | Параллель турылар төзү | Параллель турылар төзү күнекмәләре өстендә эшләү | №1385, 1386 | 2.05 | ||
158. | Параллель турылар | 1 | тест | №1387, 1389 | 3.05 | |||
159. | Координаталар яссылыгы | 1 | Координаталар яссылыгында ноктаның кооринатасын табу, координатасы буенча нокта билгеләү | Координаталар яссылыгында ноктаның кооринатасын табу, координатасы буенча нокта билгеләү күнекмәләре булдыру | №1417 | 4.05 | ||
160 | Координаталар яссылыгы | 1 | Координаталар буенча рәсем | 6.05 | ||||
161 | Координаталар яссылыгы | 1 | Мөстә-кыйль эш | Координаталар буенча рәсем | 7.05 | |||
27 | Ноктаның координаталары буенча төрле рәсемнәр ясау | 1 | Ноктаның координаталары буенча төрле рәсемнәр ясау | Ноктаның координаталары буенча төрле рәсемнәр ясау | Карточка Раб тетрадь 200 бит | 8.05 | ||
28 | Ноктаның координаталары буенча төрле рәсемнәр ясау | 1 | Карточка Раб тетрадь 200 бит | 9.05 | ||||
162 | Баганалы диаграмма | 1 | Түгәрәк һәм баганалы диаграммалар төзү | Түгәрәк һәм баганалы диаграммалар төзү күнекмәләре булдыру | №1437(б) 1439 | 10.05 | ||
163 | Баганалы диаграмма | 1 | М.эш | №1437(а) 1438 | 11.05 | |||
164 | Графиклар | 1 | График төшенчәсе бирү, график буенча сорауларга җавап табу | График төшенчәсе бирү, график буенча сорауларга җавап табу күнекмәләре булдыру | №1462, 1463 | 13.05 | ||
165. | Графиклар | 1 | 1468, 1464 | 14.05 | ||||
166. | Графиклар | 1 | Мөстә-кыйль эш | 1465,1467 | 15.05 | |||
29 | Графиклар буенча биремнәр үтәү | 1 | №1466 Раб тетрадь 204 бит | 16.05 | ||||
30 | Координаталар яссылыгы” темасы буенча зачет | 1 | Координаталар яссылыгы” | Координаталар яссылыгы темасы буенчабелемне тикшерү | зачет | Карточка Раб тетрадь 200-204 бит | 17.05 | |
167. | Контроль эш №14 “Координаталар яссылыгы” | 1 | Контроль эш | Белемне тикшерү | Контроль эш | Координаталар яссылыгы темасы буенча | 18.05 | |
31 | Модуль тамгасын эченә алган тигезләмәләр чишү | 1 | Модуль тамгасын эченә алган тигезләмәләр | Модуль тамгасын эченә алган тигезләмәләр чишү күнекмәсе булдыру | №1582 | 20.05 | ||
32 | Модуль тамгасын эченә алган тигезләмәләр чишү | 1 | Карточка Раб тетрадь 141 бит | 21.05 | ||||
33 | Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү | 1 | Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү | Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү күнекмәсе булдыру | №1591,1592 ГИА157-158бит | 22.05 | ||
34 | Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү | 1 | №1593,1594 ГИА157-158бит | 23.05 | ||||
35 | Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү | 1 | М.эш | №1587 ГИА157-158бит | 24.05 | |||
168 | Комбинаторика | 1 | Комбинаторика төшенчәсе | Комбинаторика төшенчәсен үстерү,өйрәнү | №355 | |||
169 | Комбинаторика | 1 | №410 | 25.05 | ||||
170 | Комбинаторика | 1 | №462 | 27.05 | ||||
171 | Комбинаторика | 1 | №517 | 28.05 | ||||
172 | Комбинаторика | 1 | Комбинаторика төшенчәсе | Зачет | №585 | 29.05 | ||
173 | 6 нчы класс курсы буенча зачет | 1 | зачет | Ел буена үтелгән тема ларны кабатла | 29.5 | |||
174 | Еллык контроль эш | 1 | Контроль эш | Контроль эш | Ел буена үтел гән темаларны кабатла | 30.05 | ||
175 | Йомгаклау дәресе | 1 | кабатлау | 31.05 |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа по математике в 5 классе. Учебник "Математика 5 класс", авторы: Виленкин Н.Я., Жохов В.И., Чесноков А.С., Шварцбурд С.И.
Рабочая программа по математике в 5 классе. Учебник "Математика 5 класс" , авторы: Виленкин Н.Я., Жохов В.И., Чесноков А.С., Шварцбурд С.И....
Рабочая программа по математике (Виленкин Н.Я., Жохов В.И., Чесноков А.С. и др. ) в 6 классе
Рабочая программа составлена на основе примерной учебной программы авторов Н.Я.Виленкина, В.И.Жохова, А.С.Чеснокова, С.И.Шварцбурд «Математика 6 класс», где учитывается соответствие федера...
Рабочая программа по математике Виленкина Н.Я. 5 класс( по ФГОС)
Рабочая программа разработана на основе Примерной рабочей программы по математике, в соответствии с требованиями к результатам основного общего образования, представленными в федеральном государственн...
Рабочая программа по математике Виленкин 5 класс
Рабочая программа по математике Виленкин 5 класс по фгос с деятельностью учащихся...
Рабочая программа по математике 5-9 классы с КТП (математика 5-6 класс Виленкин Н.Я., алгебра 7-9 Колягин Ю.М, геометрия 7-9 Атанасян Л.С.)
Рабочая программа разработана на основе требований к результатам освоения основной образовательной программы основного общего образования . К рабочей программе прилагается календарно-тематическо...