Игра Что?Где?Когда?
творческая работа учащихся по алгебре (7 класс) на тему

КАЛИМУЛЛИНА ИЛУСА ИЛЬДУСОВНА

Игра Что?Где?Когда?

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Нэрсэ?Кайда?Кайчан?-уен18.46 КБ

Предварительный просмотр:

Что? Где? Когда?

Кадерле укучылар,укытучылар,килгэн кунаклар!

 Без Нэрсэ?Кайда?Кайчан?уенын башлыйбыз.Уенда катнашалар:1)Ибрагимова Алсу 2)Калимуллина Йолдыз 3)Сафина Алсу4)Гайнетдинов Ришат 5)Хамидуллин Нияз6)Габдрахманова Ландыш 7)Сираева Альфина8)Гараев Салават. Команданын капитаны-Сираева Альфина.

Уен башланганчы барлык шушында утырган энилэрнэ энилэр кэнэ белэн котлап китэсэ килэ: аларга сэлэмэтлэк,бэхэт,шатлык телим. Сезнен эчен жыр башкара: Нигматуллин Рәсим.

-Рәхмәт Рәсим.

Э Хәзер уеныбызны башлыйбыз. Барабанны эйләндереп җибәрик,сорауны алыйк.

1)Сорауны Коркачык авылыннан ,шушы мәктәптә эшләп чыгып,пенсиягә киткән укытучы Мортазина Рузалия апа бирә:”7 кат үлчә –бер кат кис”,”семеро одного не ждут”,”Один с сошкой-семеро с ложкой”,”семь бед-один ответ”. Әйтемнәрдә һәм мәкальләрдә  җиде саны нишләп еш очрый?

/Чүмеч йолдыз җиде йолдыздан тора,атна җиде көннән тора һ.б./

2) Бу сорауны география укытучысы Фидания Вагизовна бирә:

“ни өчен атнада җиде көн?”

/борынгы кешеләр күзәткәннәр:яңа ай туганнан соң,бер атнадан,айның яртысы гына кала,тагы җиде көннән ай бөтенләй күренми,тагы бер атнадан ярты ай күренә,тагы бер атнадан ай тулысынча яктырта/

3)Сорау ны тарих укытучысы Ильшат Исхакович бирә:Борынгы кешеләр Римда җиде аллага табынганнар ,нинди аллалар алар?

/Венера –матурлык алиһәсе,Меркурий-сату-алу алласы,Марс-сугыш алласы,Сатурн-чәчү алласы,Юпитер –яшен алласы,Кояш һәм ай да аллага керткәннәр/

4)Сорауны әдәбият укытучысы Чулпан Ильсуровна бирә:

40 саны әкиятләрдә күп кулланыла.Гарәп әкиятендә Али-Баба һәм 40 разбойник турында сүз бара.Грек  шагыйре Гомернын “ Илиада”сында да дошманга каршы сугышка патша 40 корабль белән бара. Ни өчен 40 саны әкиятләрдә еш кулланыла?

/борынгы кешеләргә 40 аюга кадәр генә үтерергә мөмкин булган,41нчесе харәм була.Бу алар белгән ин зур сан./

Команда бу сорауга җавапны уйлый торганда сүзне Галаутдинов Ниязга бирәбез. Ул сезне бәйрәм белән котлап китә.

5)Сорауны 11 нче сыйныф укучысы Закирова Гөлүсә бирә:

“1685 елда Парижда ,газетада типографик хата нәтиҗәсендә яңа математик билге барлыкка килгән,ул нинди билге?

/% ,билгесе/

6)Сорауны математика укытучысы Фәридә Хадиевна бирә:

Әлеге галим Самос утравында туган,бик акыллы,дэрэслек яратучы кеше була.Ул беренче булып философ терминын кертә.Кем ул дип сорау биргәч,ул җавап биргән:”Минакыл иясе түгел,мин белем яратучы”-дип җавап биргән.”

Бу математик  кул көрәшендә чемпион була.

  Бу галимнең әтисе бик бай сәүдәгәр була, аңа корылык елында халыкка икмәк өләшкән өчен бу илдә гражданство бирелә.Бу  галим кем ул?

/Пифагор/

7)Сорауны 10кл. Укучысы Сәмигуллина Ләлә бирә:

Бу бөек француз галиме 1596нчы елның 21 мартында туган.Әлеге математик урта хәлле дворяннар токымыннан. Турыпочмаклы координаталар системасы да аның исемен йөртә.

/Рэне Декарт/

8)Мәктәптә техничка булып эшләүче Рәмзия апагыз сорау бирә:

Мәктәпнең 1нче этажынан 3нче этажына кадәр ничә баскыч бар? (33)

9) Блиц-уен:

Бу сораулар бары тик капитанга гына бирелә:

А) 1 метрның 1% күпмегә тигез? (1см.)

Б) Кайсысы зуррак? Барлык саннарның суммасымы, әллә тапкырчыгышмы? (сумма)

В) Кайсы айда кешеләр азрак сөйли? (февраль)

10) Физкультура укытучысы Идрис Сәетович соравы:

Бер карттан сорыйлар: “ Сиңа ничә яшь?-дип. Карт әйтә: “Миңа 100 яшь һәм берничә ай,-ди- ләкин минем 25 кенә туган көнем булды”-ди. Ни өчен? (Чәнки туган көне 29нчы февральдә булган)

11) Бу сорауны авылыбызның аксакалы Илсур Әхмәтов бирә:

Бервакыт король үзенең казнасы бушап баруын белеп ала. Димәк, калган акчаларны бик саклык белән генә тотарга кирәк булачак. Король тиз генә үзенең ярдәмче аксакалларын җыя. Алар барсы да бик затлы киемнәрдән, хәтта төймәләре дә алтыннан. Табын янында да аппетитлары бик яхшы икән. Корольгә аларның санын киметергә кирәк,чөнки барсын да туйдырып торса, казнадагы байлык бик тиз бетәчәк. Тик аксакалларның барсын да куарга ярамый, чөнки борынгы заманнардан ук килгән канун буенча, сарайдагы аксакалларның саны түбәндәге шартны канәгатьләнлерергә тиеш.

   Җидесенең ике күзе дә күрми,

   Икесе бер күзгә сукыр.

   Биш кешенең ике күзе дә күрә

   Ә тугызының бер күзе күрә.

Бу канунны бозмас өчен корольгә ничә аксакалны калдырырга кирәк?

/Король болай фикер йортә: 7 сукыр һәм 5 ике күзе дә күрүче барлыгы 12 була. Кемнең ике күзе дә сукыр, ул бер кузе сукырга да санала,ә кем ике күзе белән дә күрә, димәк ул бер күз белән дә күрә ала. 9-5=4, 12+4=16 Җавап: 16 аксакал/

а)Команда сорауга җавапны уйлый торганда Батталова Алинә үзенең әниләр турында җыры белән сезне котлап китә.

б) Хәнафиева Алия һәм Зиннатуллина Гөлназ башкаруында испан биюе.

Уеныбыз бетте игътибарыгыз эчен рэхмэт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Обобщающий урок по информатике в виде игры "Своя игра"

Урок повторения и закрепления основного программного материала по школьному курсу предмета «Информатика» за 10 класс; проверка общего уровня эрудиции; подготовка учащихся к экзамену по информати...

Подвижные игры; Фонетические игры; Лексические игры

формирование и совершенствование  речевых навыков, активизация  лексики...

Игра-соревнование между учащимися 4 и 5 классов « Малые олимпийские игры», посвященная зимним олимпийским и параолимпийским играм «Сочи- 2014»

Цели:Познакомить детей с новыми играми, обучать действовать по правилам, слажено дружно.Учить чувству сопереживания , радости за победу команды.Воспитывать здоровый образ жизни....

«МУЗЫКАЛЬНОЕ РОНДО». Автор: Хозяинова Татьяна Геннадьевна Интеллектуальная игра проводится в рамках недели искусства в школе. Игра продолжается 5 туров. После каждого тура игрок, набравший наименьшее количество баллов, выбывает из игры. Первы

«МУЗЫКАЛЬНОЕ    РОНДО».Автор: Хозяинова Татьяна ГеннадьевнаИнтеллектуальная игра проводится в рамках недели искусства в школе.Игра продолжается 5 туров. После каждого тура игрок, набрав...

XII Чемпионат Европы по "Что? Где? Когда?" 1 место 2018 и XV Кубок Европы по "Что? Где? Когда?" два 2 места- в "Своя игра" и "Медиа Игры". XIV Кубок Европы по "Что? Где? Когда?" среди школьников 3 место " Своя игра" команда " КРУГ ДРУЗ*ей"- 2017 г.

Успешный Дебют наших гимназистов на  КУБКЕ ЕВРОПЫ 2017 по интеллектуальным играм среди школьников.Чемпионат Европы по "Что? Где? Когда?" и одновременно "Кубок Европы"...

Методическая разработка на тему "Игра. Игра? Игра!" (в жизни младшего школьника)

Задача воспитателя группы продленного дня:- добиться того, чтобы наши дети выросли не только  сознательными и здоровыми членами общества, но и, обязательно, инициативными, думающими, способными н...

«Игра, игра, Игра»

Цель мероприятияПоказать возможности игровых технологий для развития познавательного интереса учащихся на занятиях.Задачи:Осознание возможностей технологии игрового обучения для активизации познавател...