Бүлү һәм вакланмалар.
план-конспект урока по алгебре (5 класс)

Ахатов Марат Габделбарович

Тема: Бүлү һәм вакланмалар.

Максат: Вакланмалы саннар белән мәсъәләләр, мисаллар чишүне,исәпләү күнекмәсен ныгыту.Логик фикерләү сәләтен үстерү. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

Материал: дәреслек.

Җиһазлау: Буратино, төлке Алиса, Мальвина, бүре, куян, ишәк Иа,мәче Базилио, ачкыч, юлбасарлар өе, мәктәп, урман рәсемнәре.

Дәрес барышы.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_kl_urok.docx17.61 КБ

Предварительный просмотр:

MБОУ «Кунгерская СОШ» Атнинского района РТ

Бүлү һәм вакланмалар

 ( урок математики в 5 классе)

Ахатов Марат Габделбарович

2018-2019 уч.год.


Тема: Бүлү һәм вакланмалар.

Максат: Вакланмалы саннар белән мәсъәләләр, мисаллар чишүне,исәпләү күнекмәсен ныгыту.Логик фикерләү сәләтен үстерү. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

Материал: дәреслек.

Җиһазлау: Буратино, төлке Алиса, Мальвина, бүре, куян, ишәк Иа,мәче Базилио, ачкыч, юлбасарлар өе, мәктәп, урман рәсемнәре.

Дәрес барышы.

│ Оештыру өлеше.

Балалар, бүген без сезнең белән әкияти Могҗизалар иленә сәяхәткә барырбыз. Безне бу илгә Буратино алып барыр. Ләкин аны безгә килгәндә явыз юлбасарлар тоткынлыкка алган.Аны алар тоткынлыгыннан азат итәргә кирәк.Әйдәгез,Буратиноны коткару өчен юлга чыгыйк. Безнең алда – лабиринт.(алдан тактада сызып куела) Өйгә таба күп юллар сузылган, ләкин аларның берсе генә юлбасарлар йортына барып җитәргә ярдәм итә. Әйдәгез, бу юлны эзләп карыйк. Бәлки, Буратино шул өйдәдер.( балалар бер-бер артлы өйгә юлны эзлиләр) Өйгә таба юлны табучы, ишекне ачып, Буратиноны коткарачак. Ләкин ни гаҗәп,өй бикле, ә ишекне ачу өчен ачкычтагы биремне үтәргә кирәк. Андагы биремне үтәмичә торып, без ишекне ача алмаячакбыз.

││Актуальләштерү,телдән исәпләү.

№ 1035(а,б ачкычтагы бирем)

│││Дәрес материалы өстендә эш.

-Менә Буратиноны да коткардык.Инде тизрәк Могҗизалар иленә юл тотыйк. Карагыз әле, безне кемнәр каршы ала?

- Төлке Алиса, Мальвина,ишәк Иа, бүре,куян, мәче Базилио.

- Сез, аларны беләсезме?

- Әйе.

Әлеге әкият геройлары сезнең белән дә дуслашырга телиләр. Ләкин алар сезне башта сынап карамакчылар, һәм үзләре хәзерләгән биремнәрне эшләүне сорыйлар. Әйдәгез, аларны тыңлыйк.

Төлке Алиса сездән китабыгыздагы №1031 мәсьәләне чишүне сорый.

Балалар,Мальвина нинди бирем хәзерләгән икән? №1041(тактада берәм- берәм чишәләр)

Ә хәзер куянны тыңлыйк әле. Ул ни өчен борчулы икән, безгә нинди бирем хәзерләде икән? (Карточкалар өләшенә)

(Карточкадагы бирем:

-Өлешләрне вакланма рәвешендә языгыз:

5 : 9 18 : 13 11 : 6 139 : 100 һ.б. )

V Физкультминутка.

Хәзер бераз ял итеп, уйнап алыйк.

Монда ничә чәчәк? (җыю тасмасына күрсәтеп)

1, 2, 3, 4, 5 (бергә саныйлар)

Әйдәгез, шулкадәр сикереп алыйк.

Монда ничә түгәрәк?

1, 2, 3, 4(бергә саныйлар)

Әйдәгез, шулкадәр чүгәләп алыйк.

Балалар, ишәк Иа безгә нинди бирем хәзерләде икән? Ул безгә №1043 дагы мәсьәләне чишәргә куша.

Инде яңа дусларыбыз белән хушлашып, кайтыр юлга кузгалыйк. Ләкин юлда безне бик зур сынаулар көтеп тора икән. Бу биремнәрне безгә бүре белән мәче Базилио әзерләгән. Алар ни эшләргә куша икән?

№1042 (б)

(½ сәг= ?мин ¾ сәг= ? мин 5/6сәг= ?мин 1/10 сәг = ? мин )

Рәхмәт,балалар , биремнәрне дөрес эшләдегез. Хәзер юлны да дәвам итә аласыз.

V Йомгаклау.

Менә, без кире мәктәбебезгә дә кайтып җиттек. Безнең Могҗизалар иленә сәяхәтебез тәмамланды.

Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек. (Укучыларның җаваплары тыңлана)

Өй эше: кабатларга.

Билге кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Вакланмалар 5 класста математика дәресе

5 класста математикадан дәрес эшкәртмәсеТема : Вакланмалар....

Унарлы вакланмалар

Максат:              1.Вакланмалар белән арифметик операцияләрне эшли белү     күнекмәләрен үстерү...

"Вакланмалар илендә"

Разработка урока для 6 класса...

Бүлү һәм вакланмалар

Дәрес эшкәртмәсе...

Бүлү һәм вакланмалар

"Бүлү һәм вакланмалар" темасына презентация...

6 класста "Гади вакланмалар. Контроль эш №2"

Дәрес темасы: Гади вакланмалар. Контроль эш №2Дәрес максаты: үткән материаллар буенча укучыларның белем дәрәҗәләрен тикшерү; укучыларны имтиханга әзерләү максатыннан рус телендә бирелгән  биремнә...

5 класс - Унарлы вакланмалар темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәрес планы.1.Оештыру моменты.2.Актуальләштерү.3.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.4.Яңа дәрес материалын аңлату.5.Яңа дәрес материалын ныгыту.6.Физкультминут.7.Мөстәкыйль эш.8.Дәресне йомгаклау.9.Өй эш...