Внеклассное мероприятие
методическая разработка по биологии (7 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Химия-биология укытучысы
Сагитова Ләйсән Рәхим кызының
класстан тыш чара эшкәртмәсе
Жыр. «Яз килә»
1 а.б. Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы,
Сагынып көткән яз килә
2 а.б. Кошлар кайта каңгылдашып,
Казлар кычкыра.
Ә кояш көне буена
Гел көлеп тора.
1 а.б Яз килә, яз белән бергә туган якларыбызга кошлар кайта. Мәгълүм булганча, кошлар – Җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның 9 меңгә якын төре бар, җирдә барлыгы 100 млрд чамасы кош яши, дип әйтә галимнәр. Россиянең иксез-чиксез киңлекләрендә 700ләп төр кош Яши. Татарстанда исә җәй көннәрендә 200дән, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошларның иң күбе Көньяк Америкада: мәсәлән, кечкенә генә ил саналган Эквадорда 1700 төр кош яши.
2а.б. Кошлар һавада очарга җайлашкан. Шуңа да аларны кырыс Антарктида да, биек тау кыяларында да, диңгез өсләрендә дә очратырга мөмкин. Кошлардан иң кечкенәсе – колибри, ул берничә грамм авырлыкта гына, ә иң зурысы – Африкада тәвә кошы. Аның озынлыгы 3 метрга , ә авырлыгы 90 кг га җитә. Тәвә кошлары иң җитез йөгерүче дә әле, ә бөркетләр – иң көчлесе.
1 а.б. «Кызыл китап»ка 287 төр кош теркәлгән. 17нче гасыр ахырыннан безнең көннәргәчә 76 төр кош кырылып беткән. Бөтенләй юкка чыгарга торган кош төрләре дә бар, ләкин без аларны саклап калу өчен барысын да эшләргә тырышабыз, диләр орнитологлар. Канатлы дусларыбыз безнен бик кечкенә ярдәмгә дә шатлана. Җимлекләр кую, өстәмә ашату, бала чыгару чорында оялар ясап элү дә алар өчен бик кирәк. Бүген без кошларны сәламлибез һәм шушы матур бәйрәмебезне аларга багышлыйбыз.
1нче укучы. Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып
Җырчы кошлар килә.
2а.б. Сәхнәгә командаларны чакырабыз. Бүген бездә Сыерчык һәм күгәрчен командалары ярыша. Аларга ярдәмгә башка кошлар да килгән бит. Аларны ярышка кабул итәбезме соң?
1 а.б. Танысак кабул итәрбез.
1нче укучы. Кошлар – безнен дусларыбыз,
Сайрасалар танырбыз.
Кошлар. Ярар, ярар, сайрарбыз,
Танырсызмы, карабыз.
Күке. Мин кычкырсам сирәк кенә,
Сагынуымны сөйләп кенә,
Ку-ку, ку-ку.
1 укучы. Сине ничек танымыйсың,
Син бит күке!
Кара карга. Мин әйтермен карр-карр,
Монда кемдер бар, бар.
Танып кара: карр, карр.
1 укучы Син бит кара карга,
Җир сөргәндә майда
Кортлар чүпләп басуга,
Китерәсең зур файда.
Сыерчык. Фью,фью,фью,фью,
Чу-ить, чу-ить!
Тиу-лиу!
Фиу-лиу, вау-вау, муя!
1 укучы. Шундый матур сайрый бу
Танытмаска тели бу.
Елтыр канат сыерчык,
Оя кордык, монда чык!
Күгәрчен. Гөлдер-гөлдер гөлдергү,
Күк күгелҗем миндер бу.
1укучы. Әйе, әйе, таныдык
Күк күгәрче, син бит бу!
Тукран. Тук-тук, тук итәм,
Агачтагы кортларны
Юк итәм.
1 укучы. Тукран бит бу.
Урман докторын, әнә,
Бар агачлар дус итә.
Сандугач. Чу-ить, чу-ить! Чут-чут!
Фи-о, ти-о, фи-ф!
1 укучы Шәп сайрый соң сандугач,
Дөньясы тугәрәк булгач!
Көртлек. Бур-бур, бур.
1 укучы. Ай-яй, нинди кош соң бу?
Нигә мине бур ди бу?
Көртлек. Көртлек җыры бур-бур,
Булдың хәзер бур-бур,
Булдың хәзер хур-хур.
Чыпчык. Чык-чырык, чык-чырык,
Ник көләсең шырык-шырык?
1 укучы. Көлмичә түзим ничек?
Таныдым, син бит чыпчык!
Жюри сайлана.
1 а.б. Менә командалар җыелып бетте, хәзер сүзне аларга бирик.
( Командаларның бер-берсе белән танышуы)
2 а.б. Беренче бәйге өй эше итеп бирелде, һәр команда үзе сайлап алган кошка яклау әзерләргә тиеш иде. Сүзне командаларга бирәбез.
Командаларның чыгышлары.
1 а.б. Икенче бәйгедә һәр командага 5әр сорау бирелә, сорауларны жирәбә рәвешендә алалар.
- Ни өчен сыерчыклар ат, сыер, сарык өстенә куналар?
- Ни өчен каргалар, сыерчыклар җир сукалаучы трактор артыннан очып
- йөри?
- Кунган кошны куркытмыйча гына ничек итеп агач ботагын кисеп
- ташларга ?
- Кайсы кош салкынга иң чыдам?
- 2 яшь тулгач, каз нишли?
- Дөньяда иң кечкенә кош кайсы?
- Нинди кош оя кормый?
- Песнәкләр кошларга кайсы илгә китә?
- Дөньяда иң зур кош кайсы?
- Нинди кошны барабанчы кош диләр?
2 а.б. Өченче бәйгебезне игълан итәбез. Без сезгә кошлар турында мәкальләр өйрәнеп килергә кушкан идеек. Хәзер болай итәбез. Без сезгә мәкальнең башын әйтәбез, ә сез дәвам итегез.
- Карга килсә - ( кар китә)
- Күршеңнең тавыгы да (күркә булып күренә)
- Сүз чыпчык түгел (очырсаң тота алмассың)
- Тавык төшенә (тары керә)
1 а.б. Дуртенче бәйгедә командаларга кроссворд чишергә туры килер. Кроссвордларның берсенә - бездә кышлаучы, ә икенчесенә күчмә кошлар исемнәре язылырга тиеш. Дөрес тутырылган очракта вертикаль баганада «утрак» яки «күчмә» дигән сүзләр килеп чыгарга тиеш.
Җыр. «Кара карга»
2 а.б. Бишенче бәйгедә һәр командага табышмаклар әйтелә. Беренче команда җавапны белмәсә, икенче команда җавап бирә ала.
1. Сайрар кошлар патшасы ул,
Җырчылар көнләшерлек.
Бер җырлап җибәрсәң идее
Шул кошка тиңләшерлек. (Сандугач.)
2.Җылы яктан кайтуына
Өйләр ясап куябыз.
Хәтта кереп тә карамый
Ошамаса оябыз. (Сыерчык.)
3.Түшләрендә кояш төсе,
Аркасында яз төсе.
Кышын тәрәзәмә килеп:
«Таныйсыңмы?- ди төсле. (Песнәк.)
4.Төп шөгыле- Караклык,
Төсе аклы-каралы.
Ә койрыгы сиртмәле,
Күрсәң исең китмәле. (Саескан)
5. Тук-тук дип утыра ул,
Тук түгелдер, ачтыр ул.
Агачлардагы кортларны
Чүпләргә бик мачтыр ул. (Тукран)
6. Сайрамый да, җырламый да,
Тик кычкырып моңлана.
Ул кычкыргач, су керергә
Вакыт җитә, соңлама. (Күке)
- Җепшек бураны да бар,
Тәмле боткасы да бар.
Аның карасы да бар,
Хәтта аласы да бар. (Карга)
- Жәй дә гөр-гөр, кыш та гөр-гөр,
Гөрли дә гөрли генә.
Түбә астында яши ул
Михнәтләр күрми генә. (Күгәрчен)
- Бәбкә фәлән күрмәмме дип
Әйләнә баш очында.
Күзен дә йоммый ата каз,
Менә шуның өчен дә. (Тилгән)
- Зәңгәр дулкыннар өстендә
Йөзәләр я очалар.
Әллә шуны да белмисең,
Балык тоа ич алар. (Акчарлак)
- Канатлары кашың кебек,
Оялары балчыктан.
Чебен-черки тотып кайта:
Балалары ачлыктан. (Карлыгач)
- Мин үзем усал да тугел,
Тик тоталар читлектә.
Сезнең кебек сөйләшергә
Өйрәнермен ничек тә. (Тутый кош)
1 а.б. Безнең ярышлар тәмам. Жюрига нәтиҗә чыгарырга вакыт бирәбез. Бу вакыт эчендә «Сыерчык» дигән җыр башкарыла.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"
Цель данного мероприятия в занимательной форме показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...
Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"
Цель данного мероприятия в занимательной форме показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Методическая разработка уроков и внеклассного мероприятия «Проектная деятельность учащихся на уроках развития речи и внеклассном мероприятии по теме «Русские народные промыслы»
Проектная деятельность – один из лучших способов для совмещения современных информационных технологий, личностно-ориентированного обучения и самостоятельной работы учащихся. Главное – продумать ...

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.
Аннотацияк учебно-методическим разработкам внеклассных мероприятий по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Внеклассное мероприятие Разработка внеклассного мероприятия по теме: «Я выбираю здоровый образ жизни».
Разработка внеклассного мероприятия и презентация....
Методическая разработка внеклассного мероприятия по математике «Что такое коррупция». (8-9 классы) Внеклассное мероприятие по математике «Что такое коррупция»
Данная методическая разработка внеклассного мероприятия «Что такое коррупция?» составлена и применялась как внеклассное мероприятие по дисциплине “Математика» для обучающ...

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).
-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием школьников -развивать у детей мотивацию к занятию спортом - формирование спортивных к...