"Кошлар"
план-конспект урока по биологии (7 класс) по теме

Хабиров Газинур Анзяпович

План-конспект открытого урока "Кошлар" содержет материалы об уникальном мире птиц.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon koshlar.7kl.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш районы Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы Хабиров Газинур Анзяпович.

7ласс биология.

Тема:Кошларның экологик төркемнəре, аларның табигатьтəге роле.

Максат:1)Укучыларның алган белемнəрен ныгыту,системага салу;

2)Укучыларга компьютер кулланып өстəмə информация бирү;

3)Укучыларда табигатькə мəхəббəт һəм коллективизм хисе тəрбиялəү.

Җиһаз:Дəреслек,плакатлар,таблицалар,тест, компютерда мультимедия һ.б.

Дәрес тибы-сәяхәт дәрес.

Дəрес барышы.

1.Уңай халəт тудыру:

1)Исəнлəшү,барлау.

2)-Бүген безнең дəрес  гадəти дəрес түгел ,ə ачык дəрес.Безгə укытучы абый-апаларыгыз кунака килде. Əйдəгез əле , елмаеп алар белəн исəнлəшик…Лəкин  безгə алар белəн озаклап утырырга туры килмəячəк, чөнки без бүген класс белəн белем иленə сəяхəткə чыгып китəчəкбез.Ə алар безгə хəерле юл һəм уңышлар телəп калырлар.

     Сəяхəтчелəр ,гадəттə, төркемнəр белəн хəрəкəт итə.Без дə сезнең белəн 3төркемгə бүленербез.1нче рəт -1нче төркем, 2нче рəт-2нче торкем ,3нче рəт -3нче төркем.Ə хəзертөркем җитəкчелəрен билгелəп китик: 1- Закирҗанов Ф. ,2- Саматов Б.,3- Шайхуллина Г. Килешəсезме?.Төркемнəрдə киңəшкəннəн соң , бер сəяхəтче җавап бирə.Җавапны тулыландырырга мөмкин.

      Сəяхəткə чыгып китү өчен безгə ныклы теоретик белем һəм əзерлек кирəк. Əйдəгез, алган белемнəребезне искə төшереп китик. Шулай ук,  сəяхəт барышында кирəк булачак мəгълумат запасы белəн багажыбызны тулыландырырбыз .Һəр укучы сəяхəт барышында үзенең эшчəнлегенə тукталыш саен эш картасына бəя куя.

     Шулай итеп ,беренче тукталышыбыз- белем иленə сəяхəт итүчелəрнең төп базасы- «Мəктəп»тукталышы.

Ə хəзер сорауларга җавап бирегез:

-Кошлардагы каурый япмасы нинди өлешлəрдəн тора?

-Кошларның скелеты төзелешендəге нинди үзенчəлеклəр аларның очарга сəлəтле булулары белəн бəйлəнгəн?

-Кошларның нинди сизү органнары яхшырак үсеш алганнар.

-Кошлар ничек сулый?

-Кошларның сөйрəлүчелəрдəн килеп чыкканын нəрсə раслый?

 Ə хəзер тест эшлəп алыйк…

1.Күкрəк сөягендə урнашкан киль сөяге:

а)кош тəненең уңай агышлы формасын тəэмин итə;

б)очу мускулларының берегү урыны булып тора;

в)суда йөзгəндə тотырыклылык бирү өчен.

2.Хəзерге барлык кошларның:

а)тешлəре юк;

б)үсеп җиткəннəрендə генə була;

в)кошчык чорында гына була.

3.Кошларның ашкайнату системасына керə:

а)үңəч,бүксə,ашказаны,бөер,нечкə һəм юан эчəк;

б)үңəч, бүксə,үпкə,ашказаны, нечкə һəм юан эчəк;

в)үңəч,бүксə, ашказаны,нечкə һəм юан эчəк, клоака.

4.Алгы очлыклар поясы сөяклəре:

а)карга,калак,умрау;

б)бер кулбаш,ике белəк,берничə чук,өч бармак;

в)бот, тоташып үскəн балтыр,шүре һəм дүрт  бармак.

5.Арткы очлык сөяклəре:

а)карга,калак,умрау;

б) бер кулбаш,ике белəк,берничə чук,өч бармак;

в)бот, тоташып үскəн балтыр,шүре һəм  дүрт  бармак.

Жавап:б,а,в,а,в.

(Дөрес булмаган җавапларны ручка белəн төзəтəбез, эш картасына балларны куябыз һəм тестларны җыеп бирəбез.)

          - Сəяхəткə чыгып китəр алдыннан нинди мөһим эш бар əле?

-Дөрес, инструктаж үтəргə кирəк.

1)Юлда сак булырга;

2)Сулык буйларында сак булырга;

3)Ут-күздəн сак булырга;

4)Табигатькə зыян салмаска, пычратмаска;

5)Кошлар безнең дуслар булса да, аларга кагылмаска! «Кош гриппы» авыруы булырга мөмкин;

6)Кулны юып ашарга һəм чиста су гына эчəргə һ.б. Килештекме?!

          -Укучылар , кошларны авыр чакта ташламыйк.Алар өчен ясаган ояларны урманда элеп куяр өчен үзебез белəн алыйк. Əйдəгез , киттек!

-Укучылар, карагыз əле , көн нинди матур, кояшлы.Көньяктан җылы җил дə исеп тора. Безнең сəяхəт озын булу сəбəпле, тукталышларны ешрак ясарбыз. Менə авылны да чыгып киттек. -Карагыз ,əле ! Авыл тирəсендə күп төрле кошлар очып йөри. Əйдəгез , тукталыш ясап ,аларны күзəтик.

(Тактага кошлар рəсеме эленгəн.) 

Кем бу кошларның исемен əйтə?

( Чыпчык, песнəк, тукран,ала карга, чəүкə, саескан)

- Бу кошларны нинди төркемгə кертергə мөмкин?

(Яшəү рəвеше буенча утрак кошларга керəлəр).

Димəк, безнең 2нче тукталыш-«Утрак кошлар». Бу кошларның яшəү рəвеше ,əһəмияте турында кем сөйли?....Рəхим итегез….Рəхмəт. Бу кошларга ничек ярдəм итеп була?....

         

-Физкультминут ясап алыйк.(Киерелү,гəүдəне бору,аяк очына басып алу ,урында атлау .)

         Туктагыз əле, укучылар. Кемдер сызгыра түгелме? Игътибар белəн тыңлагыз əле… Юк икəн, бу бит – сыерчык!  Тагын ерактарак ниндидер кошлар да күренə.

(Тактага кошлар рəсемнəре эленгəн).

- Кайсыгыз таныды?Əйдəгез кем əйтə?..

(Кара карга, карлыгач, тургай,сандугач, торна,кыр казы, кыр үрдəге…)

- Бу кошларны без нинди төркемгə кертəбез?

(Күчмə кошлар).

 -Дөрес. Шулай итеп, без 3нче «Күчмə кошлар»  тукталышына килеп җиттек. Алар турында кем сөйли? …Яхшы,рəхмəт.

       Укучылар бераз ял итеп алдык .Сəяхəтебезне дəвам итəбез.Ə хəзер безнең юлыбыз төрле табигый шартларда яшəүгə яраклашкан кошлар төркемнəре яныннан узар.Икенче төрле əйткəндə , кошларның экологик типлары белəн танышырбыз.

- Нəрсə соң ул «экология» дигəн сүз?

Ул- латинчадан алынган «Ойкос»-йорт, «логос»-фəн, ягъни без яши торган тирəлек турындагы фəн.Хəзерге вакытта Җир шарында төрле экологик проблемалар барлыкка килде. Алар турында алдагы дəреслəрдə сөйлəшербез.

          Шулай итеп, 4нче тукталыш-«Дала һəм чүл кошлары».(Тəвə кош, дүдəк, дала карчыгасы һ.б.).Кайсыгыз сөйли?. . Рəхмəт.

         5нче тукталыш-«Сулыклар һəм яр буе кошлары». (Казлар,үрдəклəр, аккошлар…)….

          6нчы тукталыш—«Сазлык кошлары».(Лəклəклəр, челəннəр, безборын…)

          7нче тукталыш-«Көндезге ерткыч кошлар».( Бөркетлəр, грифлар, карчыгалар,лачыннар һ.б.)

           8нче тукталыш-«Төнге ерткыч кошлар».(Мəче башлы ябалак,колаклы ябалак,сазлык ябалагы,соры ябалак,чырайсыз ябалак һ.б.)

         

       9нчы тукталыш-«Урман кошлары». (Тукраннар, кəккүклəр…)

       10нчы тукталыш-«Жир өстендə яшəүче киль сөякле кошлар»-тавыксыманнар:фазан,күркə,тавык,көртлек,бытбылдык,суер.

        11нче тукталыш-«Йөзə торганнар-пингвиннар» (Император,бүрекле,Адель…).

Шулай итеп,без сезнең белəн кошларның яшəү рəвешен,əһəмиятен  һəм төрле экологик төркемнəрен карап киттек.Əйдəгез, искə төшереп китик…

      Алган белемнәрне ныгыту.Ə хəзер калган вакыт эчендə кошлар белəн танышуны дəвам итəбез:

      1) «Моны белү кызыклы!» Кошлар турында кызыклы фактлар…

       2)Кошларның сурəтлəрен компьютер аша күрсəтү,аңлатма бирү. (Русча исемнəрен атау, татарчасын ачыкларга тəкъдим итү).

       3) Мультимедия программадан кошлар турында видеофайллар күрсəтү.

       Шуның белəн безнең сəяхəт тəмам.Ниһаять, барыбыз да исəн сау мəктəбебезгə кайтып җиттек. Ə хəзер һəрберегез сəяхəт барышында алган белемнəрегезне баллар белəн бəялəгез.Жавап бирүдə актив катнашучыларга билгелəрне түбəндəгечə куям...Төркемдə эшлəүчелəргə билгене үзбəягə нигезлəнеп куярмын.

        Өй эше: кошлар турында  кызыклы мəгълүматлар язып алып килергə.

          Дəрес тəмам. Актив катнашуыгыз өчен рəхмəт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар безнең дусларыбыз

Кошларның үз - үзләрен  тотышлары белән таныштыру...

Кошлар - безнең дусларыбыз.

Кошларга багышланган кичә....

Кошлар-безнең дуслар.

Кошлар-безнең дуслар. 5нче сыйныф өчен(рус төркеме) әдәбият дәресе....

"Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз"- кичә

Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.Кошлар көненә х...

"Кошлар-безнең дусларыбыз"-кичә

Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.Кошлар көненә х...

кошлар көненә презентация

Дәресләр формасында үткәрелгән кошлар көненең презентациясе. Кичә үткәргәндә файдаланыла....

Викторина Кошлар

викторина для проведения ко дню птиц....