Туган ягым - гөлләр иле.
методическая разработка по биологии (5, 6, 7 класс) на тему

Разработка внеклассного мероприятия по биологии, посвященного природе родного края.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yagym_-_gollr_ile.docx25.67 КБ

Предварительный просмотр:

Туган ягым – гөлләр иле

(Шагыйрә Гөлшат Зәйнашева шигырьләренә, җырларына нигезләнгән күренеш)

Максат. Укучыларны якташыбыз шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның балалар өчен язылган шигырьләре белән таныштыру; шул шигырьләргә нигезләнеп балаларда туган як табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү; укучыларда мавыктыргыч шигърият дөньясы белән кызыксыну уяту.

Җиһазлау.  Кичә буласы зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнә түренә шагыйрәнең портреты һәм  “И гүзәл туган ягым,

                           И ямьле туган ягым...” , “Туган ягым – гөлләр иле” дигән язулар эленә. Залда туган як табигатен чагылдырган декорация. Ул урман аланын хәтерләтә. 

Катнашалар: Алсу, Гүзәл, Алмаз, Илгиз – авыл балалары

                         Регина – шәһәр кызы

                         Урман кошы – тукран

Балалар күмәкләшеп “Сәяхәтче җыры”  (Гөлшат Зәйнашева сүзләре,

Зиннур Гыйбадуллин музыкасы) җырлап керәләр

Регина. (хозурланып)  Ой, нинди матур монда!

Алсу. Әйе, дуслар! Безнең туган ягыбыз шундый матур, гүзәл!

Гүзәл. Менә шушы гүзәллекне шигъри юллар белән әйтеп бирсәң иде ул!

Алмаз. Бирсәң иде дә, һәркем дә шигырь теле белән сөйләшә алмый шул.

Илгиз. Ә нигә һәркем? Шигырь теле белән шагыйрьләр  сөйләшә, туган якның гүзәллеген шигырь юлларына салып бары тик алар гына бирә ала, минемчә.

Гүзәл. Гөлшат апа Зәйнашева кебекме? Хәтерлисезме аның  “Шундый безнең туган як “ дигән шигырен?

 Алсу. Әйтеп бирсәм җыр белән,

           Шундый безнең туган як:

           Талга былбыл кунган як;

           Былбыллар да үзебезчә

           Моңлы сайрый торган як.

Илгиз. Язгы сабан туенда

           Тулпар атлар чапкан як.

           Өзелеп сөя белгәннәр

           Мәхәббәтен тапкан як.

Гүзәл. Чишмә суын мөлдерәп

           Көмеш сулар тулган як,

           Суы татлы булган як;

           Эштә уңган хезмәт сөяр

           Халкы затлы булган як.

Алмаз. Язын җылы, шифалы,

           Ләйсән яңгыр яуган як,

           Кышын сулар туңган як;

           Ләйсән яуган туфрагында

           Күкрәп иген уңган як.

Регина. Шундый матур шигырь!

Алсу. Гөлшат апа Зәйнашеваның матур шигырьләре бик күп.

Алмаз. Ә беләсезме нигә?

Илгиз. Сузма инде, Алмаз, белсәң сөйләп бир. Әнә бит кунак кызы да ничек кызыксынды!

Алмаз. Чөнки Гөлшат Зәйнашева безнең якта туып үскән, белмәсәгез белегез менә!

Гүзәл. Чыннан да Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварында Татарстанның Тукай (элекке Сарман) районы Иске Теләнче авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа.  Авыл халкын күмәк хуҗалыкларга көчләп берләштерү чорында, 1930 елда, гаиләләрне кулак сыйфатында авылдан сөргәндә, әти-әниләре, ике яшьлек Гөлшатны өлкәнрәк башка балалары белән берлектә ерак юлга алып чыгарга җөръәт итмичә, аны безнең Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында яшәүче, әтисе ягыннан туган апасы тәрбиясенә биреп калдыралар. Гөлшат апаның бала чагы шул авылда уза, шунда ул башлангыч мәктәпне, күрше Хуҗамәт авылына йөреп җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары укуын Минзәлә педагогия училищесында дәвам иттерә.

Алсу. Шулай булгач, безнең Минзәлә ягының һавасын сулап, саф суларын эчеп, моңлы сандугачларыбызның җырын тыңлап үскәнгә, аның шигырьләре шулкадәр матур яңгырашлы, бай эчтәлекле.

Илгиз. Дуслар, әйдәгез болай килешик: бүген өйләребезгә әйләнеп кайтканчы  Гөлшат апа Зәйнашева шигырьләрен искә төшереп, гел аның теле белән сөйләшик. 

Алмаз. Булдырып булырмы соң, Илгиз?

Илгиз. Нигә булмасын! Бер шигырьне искә төшердек инде. Калганнары да ерак йөрмәс, искә төшеп, күңелләребезгә килер.

Гүзәл. (як-ягына каранып) Дуслар, без сөйләшеп килә-килә урман аланына якынлашканбыз икән бит!

Алсу. Нинди матурлык! Мондый матурлыкны шәһәр кешесе күрми бит, дуслар!

Регина.  (уйланып) Күрәсезме, монда күпме җан иясе бар?! Аларның һәрберсе дә яшәү өчен тырыша, һәрберсенең кояш астында үз урыны бар.

Алсу.  Бөҗәкләр, күбәләкләр, кошлар, бал кортлары, чәчәкләр, үләннәр, агачлар..

Гүзәл. Нәкъ шигырьдәгечә...  (“Иртәнге җыр “ шигырен укый)

Таңны мактап, талларда

Кошлар канат кактылар.

Тамчы гөлләр, тибрәнеп,

Алкаларын тактылар.

Күбәләкләр, уянып.

Канатларын җилпеде.

Кондызлар җемелдәвек

Ефәк күлмәген киде.

Чәчәкләр чык суында

Коенып юындылар.

Бал кортлары, безелдәп,

Чәчәкләргә кундылар.  

Урман эченнән тукран тавышы ишетелә

Регина. Ой, нинди тавыш ишетелә ул? Кем тукылдый анда?

Илгиз. “Кем” түгел, “нәрсә”, Регина. Рус телендә генә ул барлык җанлы әйберләргә “Кто?” диләр, ә татар телендә бары кешегә генә “Кем?” диләр, ә калганнары “Нәрсә?” була. Аңладыңмы?

Регина. Аңладым. Нәрсә тукылдый анда?

Алмаз. Тукран ул, юләр кызый!

Регина. Ә ул анда нишли?

Алмаз. Анысын үзеннән сора инде. Тукран дип эндәшсәң, җавап бирер. Сөйләшергә бик ярата ул. (Тукран үзе күренми, тавышы гына ишетелә)

Регина. -Тавышың бар, үзең юк,

          Кайда син, тукран?

Тукран. -Эшем бар, вакытым юк,

           Агачта утырам.

Регина. -Нишлисең агачта,

         Тук-тук-тук тукып син?

Тукран. -Килеп күр эшемне,

          Арсаң күп укып син.

Регина. -Кем тишеп агачның

         Кайрысын куптарган?

Тукран. -Мин шулай чистартам

               Зарарлы кортлардан.

Регина. -Күпме корт чүплисең

              Көн буе, тукран?

Тукран. -Нормамны һәрвакыт

               Арттырып тутырам!  (“Тукран белән сөйләшү”шигыре)

Илгиз. Мин күптән түгел  бер китап укудым, анда тукран кәүсәгә секундына 8-10 тапкыр сугып ала дигән...(Бик бирелеп сөйли башлый. Шулвакыт Регина кычкырып җибәрә).

Регина. Ай,ай! Авырта! Мине нәрсәдер кадап алды...

Алсу. Гөлҗимеш ич ул! Кара әле, ничек таралып үскән!

Регина. Ә нигә ул шул кадәр авырттырып кадый?

Гүзәл. Энә-энә чәнечкеле

Безнең усал гөлҗимеш

Борын-борын заманнарда

Бик юаш булган, имеш.

Гөлҗимешне сындырырга

Килсә бер явыз кеше,-

Каршы тормаган гөлҗимеш.

Булмаган чәнечкесе.

Чәнечке үстермәгән ул,

Кирәк дип санамаган.

Үзе киң холыклы булган,

Беркемгә янамаган.

Аның алсу чәчәкләрен

Кем теләсә, шкл үзгән.

Гөлҗимеш бик әрнесә дә,

Сүз әйтәалмаган, түзгән.

Көз җитмәс борын җимешен

Кем теләсә, шул җыйган.

Гөлҗимеш каршы тормаган,

Көрсенеп кенә куйган.

Өзгән, сындырган саен, ул

Буйга кыскара барган.

Елдан-елга сирәкләнеп,

Җирдә азаеп калган.

Алмаз. Көннәрдән бер көн гөлҗимеш

Болай уйлаган, имеш:

     -Явыз бәндәләргә каршы

     Мин көрәшергә тиеш!..

Шулай дигән дә гөлҗимеш

Чәнечкеләр үстергән.

Чәнечкесе булгач, кинәт

Аңа усал төс кергән.

Явыз ният белән килгән

Бәндәләргә ул хәзер

Очлы энәләре белән

Чәнчеп алырга әзер.

Шулай да аның җимешен

Туры килә җыярга.

Явыз ният белән түгел,

Дару ясап куярга.

Кыш җитеп, кар төшкәч кенә,

Баллана ул, өлгерә.

Камыр кебек җимешләргә

Шикәр кебек тәм керә.

Алсу. Усал кебек күренсә дә,

Усал түгел гөлҗимеш.

Гөлҗимеш агачын, дуслар,

Һәркем сакларга тиеш!

Үзен саклап җиталмый ул

Үз чәнечкесе белән.

Агачлар да озак яши

Бергә тик кеше белән!  (“Гөлҗимеш” шигыре)

Регина. Кара син аны, нинди кызык үсемлек икән гөлҗимеш...  Мин дә бит яттан бер шигырь беләм, сөйлимме?

Гүзәл. Яле, тырышсаң килеп чыгар ул.

Регина. Чәчтем шалкан, чыкты кишер,

               Җыеп алдым чөгендер.

               Кып-кызыл эре чөгендер,

               Һич тә ялган түгелдер.

               Чөгендерне кайнаттым да

                Ясадым ап-ак шикәр.

               Шундый тәмле шикәр чыкты.

               Исең-акылың китәр!

               Шикәрнең вак-вак кисәген

               Чәчтем җиргә мин кабат.

               Түтәл, түтәл, түтәл булып

               Үсте җирдә шоколад!

               И йөрим, йөрим бакчада,

              Ашап шоколад кына.

              Һич тә ялган сөйләмимен,

             Арттырамын чак кына!

Илгиз. Син бигрәк шыттырдың инде. Түтәлдә нинди шоколад үссен ди!  

Регина. Соң мин аны үсә димим бит, шигырдә шулай язылган ич!

Алсу. Ул шигырьне синең ише шәһәр кызларын, малайларын шаяртып Гөлшат апа язган. Шуны да аңламыйсыз мени!

Алмаз. Ә чынында менә болай ул. (Г.Зәйнашеваның “Безнең бакча” дигән шигырен укыйлар).

Безнең бакча бик зур түгел,

Ләкин матур һәм ямьле.

Бакчабызда үскән һәрбер

Җиләк-җимеш бик тәмле.

Җиләк-җимеш үссен өчен

Тырышып эшләргә кирәк.

Әби әйтә. Кулыңда, ди

Ут уйнап торсын көрәк!

Гүзәл. Бакчабызда түтәл-түтәл

Кызыл-кызыл помидор.

Кызыл булмыйча помидор,

Гел кояшка карыйдыр?!

“Кояш нурында кызардым,

Ай нурында алландым.

Дусларымны сыйлар өчен

Шикәрләндем, балландым”.

Шулай диде дә помидор

Сикереп төште кәрзингә.

Әти-әнигә булышам,

Помидор җыям мин дә!

Алсу. Яшел яфрак арасында

Елмаеп ята кыяр.

Уйлый булса кирәк кыяр:

“Кем мине тизрәк җыяр?..”

Вакытында җыймасаң бит,

Кыяр саргаеп китә.

Тикмәгә саргаймый кыяр,

Димәк, картаеп китә.

Ямь-яшел килеш өлгерә,

Яшь килеш тәмле кыяр.

Иң оста бакчачы аны

Нәкъ вакытында җыяр!.

Илгиз. Дуслар, без бик озак йөрдек инде. Кайтырга вакыт. Бакчабыздагы кыяр-помидорларга су сибәргә, көтү җыярга кирәк.

Регина. Сез мине бүген шулхәтле кызыклы, матур үсемлекләр, кошлар белән таныштырдыгыз. Әллә нихәтле матур шигырьләр укыдыгыз! Рәхмәт сезгә, дуслар!

Алсу. Без сиңа тагы бик күп кызыклы нәрсәләр сөйли алабыз әле...

Алмаз. Кызлар, соңга калабыз, кайта-кайта сөйләшерсез.

 Балалар “Гөлләр иле” (Гөлшат Зәйнашева сүзләре, Сәлимә Шәмсина музыкасы) җырын җырлап чыгып китәләр. 

Кулланылган әдәбият

  1. Гәлшат Зәйнашева . Җырлап яшик!..: шигырьләр, җырлар.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. —79 б.
  2. Гәлшат Зәйнашева . Гөлләр иле: шигырьләр, җырлар, — Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. — 192 б.
  3. Гәлшат Зәйнашева . Илле җыр: җырлар (ноталары белән). — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 120 б.
  4. Гәлшат Зәйнашева . Әбиемне яратам: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 54 б.
  5. Гәлшат Зәйнашева . Сайланма әсәрләр: җырлар, шигырьләр, пьесалар / төз. В.Шәрипова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 383 б..
  6. Гәлшат Зәйнашева: истәлекләр, мәкаләләр/төз.: Ә.Хөсәенов, Р.Шакирова.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. — 3168 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

Туган ягым – хәзинә

С.Хәким шигырьләрен иҗади-үстерешле технология ярдәмендә өйрәтү...

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем

Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем...