Тэмэке тарту
классный час по биологии (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс) на тему

Тэмэке тартунын зыяны белэн танышу

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tmke_tartu.docx24.88 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Тыелган гамәлләр. "Тәмәкенең зыяны”.
Максат : Укучыларда сәламәт яшәү рәвешен алып бару теләге уяту; тәмәке тартуның кешенең эчке дөнясына һәм тышкы кыяфәтенә начар тәэсир итә торган зарарлы гадәт икәнлеген аңлауларына ирешү.

Җиһазлау : “Тәмәке төтене һәркем өчен зарарлы” дигән темага укучылар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе, викторина сораулары язылган карточкалар, сәламәтлек турында мәкальләр язылган карточкалар; 

                                                                  Барышы
1. Оештыру өлеше.


- Укучылар,чын булган бер вакыйганы сөйлим- бүгенге дәреснең темасын шуннан чыгып үзегез ачыкларсыз.

      Бик ашыккан аркасында яшь әни баласын коляскага салган килеш кибетнең ишек төбендә калдыра да, кибеткә кереп китә. Тиз чыгам дигәч тә, күпмедер вакыт ризык алып, чиратта тырып, кибеттән чыкса, төтрәндергеч хәл күрә: кемдер аның сөекле баласының авызына кабызылган тәмәке каптырган. Бала соска урынына аны сурган да сурган. Әнисе аны күргәндә инде ул сулышны кечкә ала иде.Нәнине больницка реанимацияга алып барсалар да, врачлар  баланы коткара алмаганнар.

- Димәк, дәреснең темасы...

2. “Сәламәтлек турында мәкальләр.

 Саулык- зур ... байлык.
 Байлык бер айлык- саулык ... гомерлек.

 Сәламәт тәндә - сәламәт ... акыл.
Сәламәтлек ул- кул астындагы ... хәзинә.

Баш сау булса, таш та ярып ... була.

Байлык - бер айлык, башка бүрек табылыр.
Байлыкның башы - чирдән яман дошман юк.


3. Кызыксыну гәдәткә эйләнмәсен.

- Сез инде тәмәкенең сәламәтлеккә зыяны турында күп тапкыр ишеттегез. Бүген без кешелекнең иң куркыныч дошманы – никотин турында сөйләшербез.
- “Ни өчен тартасыз?” – дигән сорауга өлкәннәр еш кына : “Гадәт”, - дип җавап бирәләр. Ләкин бу - начар гадәт.
    Кайбер балалар, өлкән булып күренергә тырышып, тәмәке тартып, вино эчеп карыйлар. Начар гадәткә ияләнү җиңел, әмма, бу гадәтләрдән арыну күпкә авыррак.

4. Тәмәкенең организмга булган зыяны.
- Тәмәке тартучы үзенең организмын ничек агулавын башта аңламый.Тәмәкедә бит бик көчле агу – никотин бар.Ул канга җиңел үтеп керә, эчке органнарда туплана һәм әкренләп аларны тарката. Ләкин кеше моны тиз генә сизми. Әйе, беренче сигарет күңелне болгата, башны әйләндерә. Бу - организмның киләчәк авырлыкны тоеп сигнал бирүе. Күп кенә укучылар тәмәкене тартасы килеп түгел, ә өлкән булып күренер өчен тарта. Ләкин аларның һәркайсы да көчле характерлы булып, сигареттан баш тарт а алмый. Һәм, берничә ел үткәннән соң, тартучы кеше йөткерә башлый. Аның йөгергәндә, хәтта җәяү йөргәндә дә тына бетә. Ул тиз арый.Тәмәке тартучы кешене сулыш юлы авырулары : астма, туберкулез, үпкә рагы һ.б. сагалап тора.
       Тәмәке тартучылар янында басып тору да зыянлы, чөнки агулы төтен суларга туры килә бит. Тәмәке төтенен иснәүне икенче төрле “пассив тарту” дип тә атыйлар. Кеше тәмәке тарткан вакытта тәмәке әкренләп янып көлгә әйләнә.Төтен зарарлы матдәләр күплегеннән тора. Алар арасында 30 төрле агулы матдә, шул исәптән, никотин, исле газ һәм тәмәке сумаласы бар.

        Никотин йөрәк эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый, йөрәк тиз таушала. Исле газ организмга кислород керүне авырлаштыра, ә тәмәке сумаласы үпкәне зарарлый. 
Галимнәр шуны ачыкладылар, биш сигареттан чыккан төтен кроликны үтерә, ә йөз сигарет төтене – атны.

5. Тарих битләреннән.       

     - Нәрсә соң ул тәмәке? Тәмәке – пасленчалар семьялыгыннан берьеллык үсемлек, аның яфракларында никотин бар.
      Европада әле күп еллар тәмәкенең нәрсә икәнен дә белмиләр. Аның белән иң беренче Христофор Колумб экспедициясендә катнашучылар таныша. Алар индеецларның яфракларны бөтереп трубкага беркетеп куюларын, очында ут күренгән трубканы суырып, авызларыннан төтен чыгаруларын күргәннәр. Бу трубканы индеецлар “сигаро” дип атаганнар.

       Тәмәкене Европага 1493 нче елда Колумбның икенче экспедициясе вакытында испан монархы Роман Панно алып кайта.1560 нчы елда тәмәке Франциягә эләгә. Португалиядәге Франция илчесе Жан Нико аны баш авыртуы (мигрень) белән интегүче Екатерина Медичига бирә. Нико тәкъдиме белән королева тәмәкене ваклый һәм исни. Чынлап та, берникадәр вакытка бу аңа җиңеллек китерә, һәм Жанно Нико хөрмәтенә бу дәва чарасын Екатерина Медичи никотин дип атый. Шулай итеп, тәмәкене һәртөрле авырулардан дәвалану чарасы итеп куллана башлыйлар. Ләкин бу озак дәвам итми.                

            Тәмәке белән еш агулану, тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан пожарлар кешеләрне аптырашта калдыра. Ниһаять, алар тәмәкенең зарарлы әйбер икәненә төшенәләр.
          Россиягә тәмәкене инглиз сәүдәгәрләре алып килә.Ул вакытларда тәмәкене тарту һәм иснәү катгый рәвештә тыела.Тотылган кешеләрне төрлечә җәзалыйлар, камчы белән кыйныйлар, ә тәмәке сатучыларның борыннарын кисәләр һәм ерак шәһәрләргә сөргенгә җибәрәләр.

           Властька Петр I килгәннән соң тәмәкене тыю турындагы законны юкка чыгара. Шуннан соң әкренләп кешеләр тәмәке тартуга тартыла башлый. Тәмәке составында үзенә бәйле итә торган матдәләрнең булуы тәмәке тартучылар санының тиз арада күпләп артуына китерә.


6. Сорауларга җавап:
1.Тәмәкенең туган иле? (Көньяк Америка)
2. Тәмәке үләнме, үсемлекме? (Үлән)
3.Тәмәкене иң беренче булып Европага кем алып кайткан? (Жан Нико)
4.Нәрсә ул никотин?(Агу)
5.Ни өчен аны никотин дип атаганнар?(Жан Нико хөрмәтенә)
6.Никотин организмнан ничек чыгарыла? (Берничек тә)

7. Викторина “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз”. 
Класс ике группага бүленә. Алып баручы командаларга чиратлап сораулар бирә. Дөрес җавап өчен командаларга баллар бирелә.
Сораулар :
1.Аны бернинди акчага да сатып алып булмый(сәламәтлек).
2.Вакытның рациональ бүленеше (режим).
3.Чисталык турындагы фән (гигиена)
4.Тәмәкедә була торган агулы матдә (никотин).
5.Яшел елан (аракы).
6.Яшелчә һәм җиләк-җимештән сыгылган файдалы сыеклык(сок).
7.Кыш көне су коенучы кеше (морж).
8.”Ак үлем”(наркомания).
9.Бүлмәдәге Һаваны чистартуның иң гади ысулы (җилләтү).
10.Организмны салкынга ияләштерү(чыныгу).
11. Нинди җиләкне температура төшерү өчен кулланалар (кура җиләге).
14.Үзең теләп никотин белән агулану (тәмәке тарту).

8. Анкета сорауларына җавап бирү. Эшнең нәтиҗәсен чыгару.                                                                                               Анкета                     Класс

1. Курите ли вы?  (Да, курю; бросаю курю, пробовал(а) курить, но не курю).

2.  Курят ли ваши родители? (отец, мать, бабушка, дедушка, брат, сестра).

3.  Когда вы пробовали курить в первый раз и где (в …лет,  дома, на улице).

4. Причины (Модно, типа крутые, я люблю курить, чтобы успокоиться,  любопытство, за компанию, хочется быть взрослым).

5.Сколько сигарет в день вы курили сначала?(0,5; 1,2,3,4,5,10).

     6. Сколько сигарет Вы курите сейчас?_______________________________

     7. Где берете деньги на сигареты?__________________________________

     8. Пытались ли Вы бросить курить? (да - нет)  

     9. Смогли бросить курить? (да - нет)

    10. Считаете ли ВЫ, что курение опасно для вашего здоровья? (да- нет)

    11. Хотели бы Вы быть не курящим? (нет;    да, если бы это было не так трудно)

    12. Согласны ли Вы с тем, чтобы курила Ваша девушка (парень)? (да,  нет,  мне всё равно)?

    13. Хотели бы Вы, чтобы курила Ваша будущая жена? (да,  нет,  мне всё равно).

    14. Что нужно сделать,  чтобы подростки   не начинали курить? ( не курить  родителям, запретить продажу сигарет, повысить цену на сигареты, ввести штраф, больше знать о вреде курения, никаких мер не принимать).

7.Йомгаклау өлеше.
1. Укытучы сүзе. Моны белми калмагыз!
- Көнгә бер кап сигарет тартсаң, бер елга 500 рентгенга якын нурланыш аласың дигән сүз.

- Күп еллар тәмәке тарткан кешеләрнең үпкәсе каралып, череп баручы массага әйләнә.

 - Үпкә белән бугаздан тыш йөрәккә, кан тамырларына зур зыян килә.

- Тәмәкене озак вакыт һәм дәвамлы тарту вакытыннан элек картаюга китерә.

- Тәмәке тартучыларда ашказаны һәм уникелле эчәк җәрәхәте еш очрый.

- Ул иммун системасын зарарлый.

2. Сораулар буенча әңгәмә:
-Кешеләр ни өчен тәмәке тарталар?
-Бу гадәт нинди начар нәтиҗәгә китерә?
-Сигаретта нинди начар әйберләр бар?
-Сигарет организмга нинди зыян китерә?
-Сигаретны тартып карарга ярыймы?
-Әгәр синең яныңда берәр кеше тартып торса нәрсә эшләргә кирәк?
- Ни өчен мөселманнарга тәмәке тартырга ярамый?


3. “Тәмәке тартып карыйк әле”,-  дип әйтсәләр,- сез ни эшләрсез, нинди җавап бирерсез?

       Кеше нинди генә социаль җәмгыятьтә яшәсә дә, үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа күрә тәмәкене бер генә мәртәбә тартып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап – кискен рәвештә баш тарту.
Димәк, тәмәке, аракы, наркотиклар күп бәхетсезлекләр, авырулар тудыралар икән.Укучылар, исегездә тотыгыз, сәламәтлек – кешенең иң төп байлыгы, аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Үзегезнең хыялларыгызны тормышка ашыру өчен сезгә беренче чиратта, әлбәттә, сәламәтлек кирәк булачак.


4.Өйгә эш: газета-журналлардан никотинның зарары турында гыйбрәтле мәкаләләрне укып барырга, гаиләдә әңгәмә корырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Урок татарского языка для  русскоязычных  детей в 4 классе. Учебник: Хайдарова Р.З....

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Урок татарского языка для  русскоязычных  детей в 4 классе. Учебник: Хайдарова Р.З....

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Исемнәрнең тартым белән төрләнешенә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Презентация, правила по татарскому языку.Исемнең тартым категориясе (Категория принадлежности имени существительного).

Правила по татарскому языку представлена в виде презентации для русскоязычных учеников. Исемнең тартым категориясе. ( Категория принадлежности имени существительного)....

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар”. Атаклы мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин язып калдырган бу сүзләр бүген дә кыйммәтен югалтмаган.  Татар телендә әхлак темасына язылган шигырьләр байтак. Әлбәттә, ти...

В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән татар теленнән дәрес конспекты.Исемнең тартым белән төрләнеше.5 нче сыйныф. Рус төркеме.

Иемнәрнең тартым  белән  төрләнешен аңлату; исемнәрнең зат-сан белән төрләнешен, кемнеке?соравына җавап булып килгән алмашлыкларны кабатлау.  Логик фикер йөртүне үстерү;  тар...