Урок
план-конспект урока по биологии (5 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Биология 5 класс
Дәреснең темасы:Күзәнәкнең химик составы.
Дәреснең тибы:Яңа тема белән танышу.
Максат: күзәнәкнең химик составын өйрәнү, органик һәм неорганик матдәләрнең әһәмияте белән таныштыру.
Бурычлар:
-күзәнәкнең химик составын өйрәнү,шулай ук органик һәм неорганик матдәләрнең әһәмияте белән таныштыру;
-анализлау,чагыштыру,гомумиләштерү;тәрибә ярдәмендә күзәнәк составында органик һәм неорганик матдәләрнең булуын ачыклау,укучылар эшчәнлеген оештыру,укучыларга үз фикерләрен әйтергә өйрәтү;
-бердәм эшчәнлеккә уңай фикер булдырырга ярдәм итү;
Дәрестә алырга тиешле белемнәр :
Предмет:
- күзәнәкнең химик составын белү;
-күзәнәктә матдәләрнең күптөрле булуын һәм аларның әһәмиятен ачыклау;
- органик матдәләрне неорганик матдәләрдән аера белү.
Метапредмет:
- регулятив: -мөстакыл рәвештә дәреснең максатын билгеләү,проблеманы чишү юлларын ачыклау;
-проблема буенча үзара фиер алышу,башкаларның фикерен тыңлау,үзеңнекен әйтү;
-коммуникатив:-эш төркемнәрендә информацияне тикшерү;
-иптәшеңнең фикерен тыңлау һәм үзеңнекен иптшеңә җиткерү;
-танып-белү:-дәреслек белән эш;
-аерымлыкны таба белү;
-терәк-схемалар төзү;
- информацион текстлар белән эшләү;
-яңа төшенчәләрнең әһәмиятен аңлату;
-билгеләрне чагыштыру һәм аера белү;
-шартлы билгеләр,схемалар һәм графиклар белән эшли белү;
Шәхси:
-яңа дәрес темасына кызыксыну булдыру;
-максатка ирешү һәм нәтиҗәлелеге арасында бәйләнеш булдыру;
-төркемдә эшләүгә үзеңә билге кую;
Универсаль укыту эшчэнлеген формалаштыру:
Танып-белү эшчэнлеге формалаштыру:
1.Дәреслек белән эшләү күнекмәләрен үстерү.
2.Чагыштыра белү,терәк-схемалар, информацион текстлар белән эшли белү сәләтләрен үстерү,яңа төшенчәләрнең мәгънәләрен аңлата белү.
3.Графиклар белән эшли белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү.
Коммуникатив:
1.Төркемнәрдә эшләгәндә белем алу мөстакыйль булуына ирешү.
2.Иптәшеңнең фикерен тыңлый белергә һәм үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү.
Регулятив универсаль укыту эшчэнлеге :
1.Белем алу процессында проблеманы табарга һәм аны чишә белү күнекмәсен булдырру,дәреснең максатын билгеләргә.
2.Коллективта фикер алышканда башкаларның фикерләрен тыңлый белү һәм үз фикереңне әйтә белү күнекмәсен булдыру.
3. Күзәнәкнең химик составын ачыклау күнекмәләре булдыру.
4.Үзеңә билге куя белү күнекмәләрен булдыру.
Шәхси универсаль укыту эшчэнлеге :
1.Шәхси-иҗади эшләү күнекмәләре үстерү
2.Яңа дәрес темасына кызыксыну уяту.
3.Эшнең максаты һәм аның нәтиҗәсе арасында бәйләнеш булдыру.
4.Төркемнәрдә эшләгәндә үзеңнән өлеш кертү һәм аны бәяләү.
Эшнең төре:мөстакыйль,фронталь,төркемнәрдә.
Методлар:өлешчә-эзләнү
Информацион-технологик ресурслар:дәреслек,эш дәфтәре,бодай һәм көнбагыш орлыклары,бәрәңге,салфеткалар,камыр кисәге, микролаборатория.
Төп терминнар һәм төшенчәләр:күзәнәкнең химик матдәләре: неорганик һәм органик.Минераль тозлар. Органик матдәләр:аксым,углевод,май,нуклеин кислотасы.
Дәрес барышы.
1.Оештыру моменты:
Исәнләшү:
Укытучы:
Бер-берегезгә карап матур итеп елмаегыз әле.Ә хәзер дәресне башлыйбыз.
2.Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
1)Темасы ачыклау.
Слайдка таянып укучылар дәреснең темасын ачыклыйлар.
2) Дәреснең максаты белән таныштыру.
1.Күзәнәкнең химик составын өйрәнү.
2.”Органик” һәм “Неорганик” матдәләр төшенчәләре һәм аларның әһәмияте турындагы белемнәрне формалаштыру.
3)Дәреснең башлангычы
Укытучы:Балалар слайдттагы җөмләгә игътибар итик әле, күп нокталар урнында нинди сүз төшеп калды икән?
Барлык тере организмнарның тәне ............тора.
Балалар:күзәнәк.
Сез шуны беләсезме? Массасы 70 кг авырлыгындагы кешенең организмында 45,5 кг кислород,12,6 кг углерод,7 кг водород,2 кг азот,1,5 кальций,700 г фосфор,һәм калган элементлар тагын 700 г бар.
Үсемлекләрдә водород 60%,кислород 25%, углерод10%,азот 3% тәшкил итә.
Тере организм күзәнәкләре яңадан-яңа ачышлар белән тулылана.Бәлки әле сез дә яңа ачышлар ясарсыз. Сез бүген дәрестә яшь галимнәр булырсыз,тәҗрибәләр ясарсыз.
3.Белемнәрне актуальләштерү һәм өй эшен тикшерү
Укытучы:Без сезнең белән төркемнәргә бүлендек,һәр төркем минилаборатория булыр.Һәр укучы үзенең белемен үзе бәяләр өчен һәр берегез алдында билгеләр куеп барыр өчен карточка өләшенде.
Укучы билгесен куяр өчен индивидуаль карта файдаланасы
Укучының фамилиясе ,исеме…………………………………….........
Барлык баллар…………………………………………….............
| Билгесе |
| |
) Тест ( баллар саны) | |
3. Контроль 1) Биологик диктант_ |
Учитель: Прежде чем приступить к изучению нового материала мы вспомним об особенностях строения клетки растений, с которыми познакомились на прошлых уроках и покажите свои творческие домашние задания.
Творческое домашнее задание представлено на карточке в виде теста
1 вариант
Укытучы:Иң элек яңа дәрескә керешкәнче без сезнең белән үсемлек күзәнәгенең төзелеш үзенчәлекләрен искә төшерик әле.Экранда слайд бирелгән ,анда үсемлек күзәнәгенең өлешләрен күрсәтергә кирәк ,сез аларны төркемнәрдә билгеләп чыгыгыз һәм дөреслеген тикшерү өчен эшегезне күрше төркемгә тикшертеп билгеләрегезне үзегезнең карточкаларга куегыз.
Ә хәзер өй эшен тикшерү өчен тест эшләп алабыз.
1 вариант
Бер дөрес җавапны табарга.
1.Күзәнәк- ул:
а)бөтен тереклекнең иң кечкенә өлеше в)үсемлекнең бер өлеше
б)үсемлекнең иң кечкенә өлеше г)үсемлекне өйрәнү өчен ясалма рәвештә барлыкка китерелгән берәмлек
2.Тубус-ул:
а)зурайткыч прибор в)микраскопның окуляр урнашкан өлеше
б)микраскопта штатив беркетү өчен кирәкле өлеш г) микраскопның окуляр и объектив урнашкан өлеше
3.Үсемлекләрнең яшел төен билгели:
А. Хлоропластлар Б. Хромопластлар В. Лейкопластлар Г. Күзәнәк сыекчасы
4.Туклыклы матдәләрнең күзәнәктән-күзәнәккә күчүе ничек башкарыла :
а) Цитоплазмың хәрәкәте ярдәмендә в)күзәнәкнең ирекле хәрәкәте белән
б)пластидларныңхәрәкәте ярдәмендә г)күзәнәкара матдә хәрәкәте ярдәмендә
5. Күзәнәкара матдә – ул:
А)күзәнәк аралыкларын тутыра в)күзәнәк тышчаларындагы тишемнәрне тутырып тора
Б)күрше күзәнәкләрнең тышчалары арасында урнаша
2 вариант
Бер дөрес җавапны табарга.
- Лупа – ул:
а)микроскопның бер өлеше в)предметөстәленең иң кирәкле өлеше
б)иң гади зурайтып күрсәтә торган прибор г)күзәнәкнең тышкы төзелешен карый торган иң гади зурайтып күрсәтә торган прибор
2.Күзәнәкне беренче булып ачкан:
А. Роберт Гук Б. Антони ван Левенгук B. Томас Мор Г. Чарлз Дарвин
3.Хлорофилл нәрсә составына керә?:
а). Хлоропластлар Б. Цитоплазма В. Күзәнәк согы Г. Вакуолҗ
4.Күзәнәк аралыклары барлыкка килә:
а)күзәнәк тышчасы таркалганда в)күрше күзәнәкләрнең тышчалары өшенгәндә
б)күзәнәкара матдә таркалганда г)күрше күзәнәкләрнеңтышчалары өшенгәндә һәм бу урында күзәнәкара матдә таркалганда
5.Нәселдәнлекинформациясе саклана:
А. Хромосомаларда Б. Хлоропластларда В. Төштә Г. Төшчектә
Җавап:
1 вариант
А.1-а;2-г;3-а;4-а;5-
2 вариант
А. 1-г;2-а;3-а;4-г;5-а;
Тест аваплары экранда ,тестны күршесе тикшереп билгене һәр укучы карточкага кеп чыга.
4.Яңа дәресне аңлату:
Дәреснең проблемасы:Сезнең каршыгызда өстәлдә:углеводлар,майлар,нуклеин кислоталары,аксымнар,минераль тозлар, су дип язылган язулар ята.
Сорау:бу матдәләр нәрсәне аңлатыр икән?Бу сорауга без бары тик теманы өйрәнгәч кенә җавап бирербез.
Уйлап карагыз әле!Күзәнәкне “кечкенә табигый лаборатория “ дип атыйлар моның белән сез килешәсезме?Хәзер без сезнең белән тәҗрибәләр үткәрербез.
1.Күзәнәктә минераль матдәләр һәм су булганын ачыклаучы тәҗрибә ясау.
Бер пробиркага коры бодай орлыклары салабыз һәм аны спиртовка ялкынында җылытабыз.Пробирка стенасында су тамчылары күренер һәм озагырак җылытсаң бодай бөртекләре күмергә әйләнә.
2)Күзәнәктә углевод булуын ачыклаучы тәҗрибә .Крахмалның булуын күзәтү.
А0Бәрәңгене ярып аңа йод тамызыгыз.Нәрсә күзәттегез?(Бәрәңге бүлбесендә зәңгәр таплар күренде)
Тагын бер тәҗрибә ясап карарсыз.
Б)Стакан алыгыз һәм аңа бераз гына су салыгыз, марля кисәгенә бер калак он салыгыз һәм аны бәйләп стакандагы суга салыгыз.Нәрсә күрдегез?(Су болганчыкланды).Шул суга бераз гына йод эремәсы тамызыгыз. Нәрсә күзәттегез?( Эремә зәңгәрләнде).
Укытучы:Моннан нинди тәрибә ясарга була?(Үсемлек күзәнәкләрендә крахмал барлыгын күрәбез,ул йод тәэсирендә зәңгәр төскә керә).
Нинди үсемлек органнарында крахмал бар дип уйлыйсыз?Сез ничек уйлыйсыз шикәрне нәрсәдән ясыйлар?(Дөрес шикәр камышыннан һәм шикәр чөгендереннән).
Ә нәрсә соң ул шикәр камышы һәм шикәр чөгендере?(Үсемлекләр)
Күзәнәктә углеводларның әһәмияте.Крахмал һәм шикәр үсемлекләрнең туклыклы матдәләр запасы булып торалар һәм алар күзәнәкнең тэнергия чыганагы да.Шикәр һәм крахмалдан кала үсемлек организмында целлюлоза или клетчатка (үсемлек аксымы )бар.
Ул күзәнәкнең кайсы өлешендә?(Күзәнәк тышчасында).Алар нинди әһәмияткә ия?(Үсемлеккә сыгылмалылык һәм ныклык бирәләр).
Стакандагы камырны алмыйча гына стаканны читкә куеп торыгыз.
Күзәнәк составында май барлыгын ачыклаучы тәрибә.
Бер кәгъаз бите алыгыз һәм аңа берничә бөртек көнбагыш орлыгы салып аны икгә бөкләгез.Көнбагыш орлыкларын карандаш белән изегез һәм орык чүпләренсавытка бушатыгыз.
Нәрсә күзәттегез?(Кәгъаздә май таплары күренде).
Нинди нәтиҗә ясарга була?(Үсемлек күзәнәкләрендә май бар).
Кеше бик борынгыдан инде составына май кергән үсемлекләрне файдаланган.Аларны майлы үсемлекләр дип атыйлар.Сез нинди майлы үсемлекләрене беләсез?
Сез ничек уйлыйсыз,үсемлекнең кайсы өлешендә май бик күп туплана?(Орлыкларында)
Майның әһәмияте:орлыкларның яралгысы шытканда кирәкле туклыклы матдәләр запасын орыктан файдалана.
Күзәнәк составында аксымның булуын раслаучы тәҗрибә.
Камырны әкрен генә сулы стаканнан алыгыз һәм марляны ачып карагыз.Бармагыгыз белән камырны кысыгыз.Нәрсә тоясыз?(Бармаклар үзара ябыша).Дөрес,камырның бу үзлеге бодай орлыгында үсемлек аксымы –клейковина булудан килә.Үсемлек аксымы барлык кыяклы үсемлекләрнең орлыклары составында була. Шуңа күрә бодайны тартып аның камырын ипи һәм бәлеш ясау өчен кулланалар
5.Физкультминут.
6.Яжа дщресне ныгыту.
Мөстакыль эш.Биолоогик диктант(Төркемнәрдә эш).Биологик диктантның биреме слайдта бирелә , укучылар биремне эшләгәннән соң эшләрне күрше төркемгә биреп тикшерткәннән соң билгеләрен карточкаларына куялар.
1.Крахмалны нинди матдә ярдәмендә ачыклап була?( йод)
2.Күзәнәктә запас булып тупланучы органик матдә?(шикәр)
3.Күзәнәктә якынча 17%. Очрый торган химик элемент(углерод)
4.Бәрәңге бүлбесесендә тупланучы матдә-углевод(крахмал)
5.Күзәнәк составындагы тозлар ничек атала? (минераль тозлар)
6.Энергия өчен кирәкле органик матдәләр (майлар)
7.Минераль тозлар һәм су нинди төр матдәләргә керәләр(неорганик)
8.Күзәнәкнең тереклегендә бик зур әһәмияткә ия булган матдәләр (аксым)
9.Бодай орлыкларын ваклап әзерләнгән матдә(он)
10.Камырны суда чылатканнан соң камырда калган үсемлек аксымы(клейковина)
11.Крахмалның су белән каттнашмасына йод белән тәэсир иткәннән соң эремә нинди төскә керә?(зәңгәр)
12.Крахмалның булуын бәрәңге үсемлегенең кайсы өлешенндә табарга була? (бүлбесеннән)
7. Дәрескә йомгак ясау.
Укучының ндивидуаль картасы
- 13-15 балл “5” ;
- 8-12 балл “4”;
- 5-7 балл “3”.
Әгәр укучының балы 11 дән ким була икән яңа дәресне яңадан кабатлап сөйләргә әзерләнә.
8. Рефлексия.
Проверка уровня понимания учебного материала, психологического состояния учащихся после урока по вопросам:
-Все ли вам было понятно в течение урока?
-Какая часть урока показалась самой интересной?
-Какая часть урока вызвала затруднение?
8.Рефлекция,бәяләү этабы.
Нәрсә белдек?
Нинди нәтиҗәләр ясадык?
Укытучы белән теманы,схемаларны кабатлыйлар.Нәтиҗәләре, ачышлары белән уртаклашалар.Авыр үзләштерүчеләргә киңәшләрен бирәләр.Үзбәя
Комуникатив:узара аралашала,фикерләрен җиткерә,дәлилли,бәяләү күнекмәләре алалар.
9. Өй эше. . Параграф 8 (40-42 бит. укырга),Язма эш дэфтэренэ «Кузэнэкнен химик составы»схемасын тозеп килергэ.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка: предполагаемый план проведения урока - При подготовке к уроку использовать как вспомпгательный ориентир для каждого этапа урока. Презентация отражает создание условий для учебных действий на уроке.
При подготовке к уроку использовать как вспомпгательный ориентир для каждого этапа урока. Презентация отражает создание условий для учебных действий на уроке....

Методическая разработка урока литературы по теме «Творчество Сергея Есенина»(11 класс). Тема урока - «Голубая Русь» Сергея Есенина. Тип урока –урок-исследование.
Знакомство со стихотворениями С.Есенина, посвящёнными теме родины, с творческим методом поэта....

Конспект открытого урока по технологии в 6 классе. Тема урока: Игровые технологии на уроках обслуживающего труда. Одежда и требование к ней. Снятие мерок для построения чертежа юбки. (Презентация к уроку)
Разработка урока с презентацией помогает учителю более доступно и понятно познакомить учащихся с историей юбки. На уроке используются игровые технологии, что помогают учащимся лучше усвоить материал у...

Урок изобразительного искусства в 5-ом классе.Тема урока: « Деревья как люди». Вид работы: рисование по представлению Тип урока: комбинированный, урок – сказка
Тема урока: « Деревья как люди».Вид работы: рисование по представлениюТип урока: комбинированный, урок – сказка Цель урока:ü Средствами изобразительного языка ...

Класс 9 Урок №24. Тема урока: Системы счисления. Перевод чисел Тип урока; Урок «построения » системы знания.
Урок для учащихся 9 класса по теме "Системы счисления. Перевод чисел". Урок в разделе программы по счету третий. Цель:Образовательная: систематизация и расширение знаний обучающихся о операциях п...

Урок обобщающего повторения по теме Южная Америка.Урок-игра.Особый колорит уроку придаёт просмотр ролика"Танго и футбол", вопрос от шеф повара с угощением мамалыгой и синквейн. Легенда рассказанная в начале урока настраивает ребят на работу.
Урок географии в 7-м классе по теме "Южная Америка". Подготовила и провела: учитель географии 1квалификационной категории Васильева Елена Тихоновна в МБОУ СОШ №21 г. Коврова, в рамках подго...

Сходства и различия уроков с метапредметным подходом с интегрированными уроками и уроками с межпредметными связями (на примере уроков русского языка в 8 классе) Метапредметный подход на уроке русского языка в 8 классе
Сходства и различия уроков с интегрированными уроками и уроками с межпредметными связями (на примере уроков русского языка в 8 классе)...
