Серле йөрәк
план-конспект занятия по биологии (8 класс) на тему

Бикмурзина  Фирдавс Искандаровна

внеклассное мероприятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon serle_york.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                              Борнаш урта мәктәбенең

                                                                                             I категорияле биология укытучысы

Бикмурзина Фирдавс Искандаровна

        Биология атналыгында үткәрү өчен кичә үрнәге.

Тема: “ Безнең йөрәкләр”

Максат: Укучыларның дәрестә алган белемнәрен ныгыту, күзаллауларын үстерү,                  шафкатьлелек, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

Җиһазлау: Йөрәк сүрәтләнгән таблицалар, муляжлар, мультимедейный проектор, экран.

Катнашалар: Табиб, физик хәзерлек , татар әдәбияты,рус әдәбияты,биология укытучылары.

Кичә өч өлештән тора:

I өлеш. “Серле йөрәк”

II өлеш. “Йөрәк – искиткеч орган”

III өлеш. “Йөрәк көче...”

I “Серле йөрәк”

Экранда тибеп торган йөрәк сүрәте пәйдә була, йөрәк тибеше ишетелә:

- тук, тук... тук, тук...

Беренче алып баручы( акрын гына музыка астында сөйләп китә)

Борын-борын заманда Көч, Акыл, Йөрәк бәхәсләшеп киткәннәр. Бәхәсне үзләре генә хәл итә алмагач Фәнгә мөрәҗәгать иткәннәр.

Көч: “ Кешегә иң кирәге – мин! Минем белән булганда кеше таулар күчерә!”, - дигән масаеп.

Акыл: “ Кешеләр ничек кенә көчле булмасыннар, миннән башка һәлакәттән, кайгыдан котылу юлларын белмиләр” , - дигән горур гына.

Йөрәк: “ Мин нәрсә кушармын бит әле...”, - дигән серле генә.

Фән исә болай дигән: “ Хөрмәтле Көч! Син әйткәннәр дөрес. Ләкин син дөреслек яклы булмаганда кешегә кайгы килә. Синең файдаң зур, ләкин зыяның да аз түгел.

        Хөрмәтле акыл! Синең дә ялгышкан, хаталанган чакларың җитәрлек. Йөрәк синең яхшы эшләреңне генә хуплый. Әйдәгез, сез берләшегез! Йөрәк сезнең белән идарә итсен!”

Барысы да риза булганнар.

Йөрәк типкән тавыш кабат ишетелә. Тук..тук..

2 нче алып баручы. Йөрәк! Читлектәге нәни кышчыкмы син? Әллә инде олы тормышмы син?  Язмышларны үзеңә җыйган, бар җиһанны буйсындырган олуг патшамы син?

1 нче алып баручы. Мәхәбәттән бөгелеп төшкән, каны сауган, утта янган “ җүләр гашыйк”мы син? Әллә инде серләреңне ачмый торган могҗизалы дөньямы син?

2 нче алып баручы. Әйе, кеше йөрәк кебек яхшы өйрәнгән бер генә орган да юк, ләкин шуңа да карамастан, йөрәк серле булып кала бирә.

“ Серле йөрәк”җырыннан бер өзек яңгырый. ( Риф Гатауллин көе, М. Әгъләмов сүзләре... Һай ул йөрәк, серле йөрәк, яши тирәндәрәк...)

II  “Йөрәк - искиткеч орган”

Укучылар чыгышы ( Укучыларга алдан ук темалар бирелә, алар төрле чыганаклардан эзләп тапкан материал белән таныштыралар, экранда слайдлар курсәтелә)

1 нче чыгыш : “ Йөрәкнең үсеше” (Файдалану өчен мәгълумат:Яралгының башлангыч стадияләрендә кан әйләнеше системасы башта стержнь, анан көпшә формасында була. Кеше яралгысында 3 нче атнада балыкның саңагындагы тамырларга охшаган кан тамырлары барлыкка килә. Йөрәк башта колба формасында була, 25 нче көндә яралгының йөрәге тибә башлый. Йөрәк башта 2 камералы була (балыкныкы кебек),аннан3камералы(сөйрәлүченеке кебек) , икенче айда гына 4 камералы йөрәк формалаша).

2 нче чыгыш:  “ Йөрәк ару-талуны белми”. ( Кыскача мәгълумат:Йөрәк – дөньяда иң сәләтле двигатель. Кеше әлегә туктаусыз 70-80 яки аннан да күбрәк ел эшләп торучы машина уйлап тапканы юк. Бер көнгә ул 100 мең тапкыр, ә бер елга 40 млн. тапкыр тибә. Бер тәүлек эчендә йөрәк 900 кг авырлыктагы йөкне 14 метр биеклеккә күтәргән кадәр эш башкара. Йөрәк ритм белән эшли. Эш вакыты ял вакытына тигез. Йөрәк 0,4 секунд дәвамында эшли, аннан 0,4 секунд дәвамында йомшара. Димәк 60 яшлек кешенең йөрәге 30 ел ял иткән була. Йөрәкнең эшкә югары сәләте булуының тагын бер сәбәбе – йөрәк үзе кан белән яхшы тәэмин ителә. Тыныч хәлдә бер минутта йөрәккә 250-300 см3 , ә авыр физик эш башкарганда 2000 см3 га  кадәр кан килә).

Сүз физик хәзерлек укытучысына бирелә: “ Йөрәкне чыныктыру – сәламәтлекнең нигезе”темасына чыгыш ясый.

Сүз биология укытучысына бирелә: “ Йөрәккә никотин һәм алкогольнең зарары”темасына чыгыш ясый.

Табиб: йөрәкне өйрәнү методлары һәм кардиологоия өлкәсендәге уңышлар белән таныштыра.

( Кыскача мәгълумат: Йөрәктә дәвалап булмый торган авырулар да була. Андый очракларда бердәнбер юл – йөрәкне күчереп утырту кала. Совет галиме Демихов башта бака йөрәген, аннан эт йөрәген күчереп утыртып трансплантациягә нигез сала. 1964 елда Д. Харди хайван йөрәген кешегә кучерә. Пациент 1,5 сәгать яши. 1967 елда К.Барнард Кейптаунда 25 яшьлек автокатастрофада үлгән кеше йөрәген 55 яшьлек  кешегә күчереп утырта, пациент 18 көн яши. СССРда мондый операцияне 1 нче булып Шумаков дигән хирург ясый. Хәзерге вакытта дөньяда андый операцияләр бик куп ясала, иң уңышлысы йөрәкне кешедән – кешегә кучереп утырту. (хайван йөрәге  һәм ясалма йөрәк тугел) Пациентлар уртача 10 ел яшиләр. Дөньяви рекорд- 28 яшендәге Тони Хьюзманга ясалган операция. Хәзер аңа 48 яшь.

Һәр 15 минут саен Җир шарында 370 кеше йөрәк авыруыннан үлә. Йөрәк, кан тамырлары авырулары барлык авырулар арасында 1 нче урында тора. Бу кардиология өлкәсендәге хәл итәсе проблемаларның күп булуына ишарә ясый. Йөрәк авыруларын уңышлы дәвалау – сәламәтлек саклау  өлкәсенең төп бурычларыннан берсе. )

III “Йөрәк көче”

Экранда кабат тибеп торган йөрәк пәйдә була. Тук-тук..., тук-тук...

1 а.б. Әгәр йөрәгең таш булса,

         Хисләрем булыр тамчы.

        Тамармын да, тамармын мин,

        Таш тишелеп чыкканчы.

              2 а.б. Әгәр йөрәген боз булса,

        Ут булырмын, тор белеп.

        Янармын да, янармын мин,

        Бозың беткәнче эреп.

1 а.б. Йөрәгең кыя – тау булса,

        Ургырмын чишмә булып.

        Агармын да, агармын мин,

        Тау төшкәнче убылып.

2 а.б. Әйе, кешеләргә бәя биргәндә аның йөрәге турында фикер йөртәләр: Фәнис Яруллин шигырендәге кебек “ Таш “ йөрәкле, “Туң” йөрәкле, хәтта “йөрәксез” кешеләр дә очрый. Бәхеткә каршы “олы” йөрәкле “саф” һәм “изге” йөрәкле “тугры” яки “батыр”йөрәклеләр тормышта күбрәк.

1 а.б. Укучылар! Йөрәкләрнең йөрәге Ана йөрәге бар. Ул – искиткеч олы йөрәк.

Сүз татар әдәбияты укытучысына бирелә. Ул “ Ана йөрәге” турында легенда сөйли, укучыларга узенең киңәшләрен бирә. “Бар дөньяның изгелеген, мәрхәмәтен узенә сыйдырган аналар йөрәген яраламагыз, ә булган яраларын дәваларга тырышыгыз”, - ди ул.

2 нче а.б. Йөрәк турында бик күп шигырьләр, җырлар, легендалар иҗат ителгән.

Сүз рус әдәбияты укытучысына бирелә. Ул М.Горькийның “Старуха Изергель” әсәреннән үз йөрәген алып, кешеләргә сазлыкны кичү өчен юл яктыртып баручы “Данко йөрәге”  турында сөйли.

Укучы Г. Латыйпның “Данко йөрәге” дигән шыгырен укый.

... Ирдәй ирләр гомер онытылмыйлар,

Гел күңелдә яши батырлар.

Батырларның җаны мәнге янар

“Данко йөрәге” булып балкырлар.

Алып баручы: Бүгенге кичәне Г.Латыйның шигыри юллары белән төгәллисе килә:

... Кирәк булса, йөрәк, хаклык өчен

Бомба булып шартла.

Иминлекне, зәңгәр күкләреңне

Гайбәтләрдән сакла!

Явызлыктан сакла!

Сугышлардан сакла!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физика - табигать серләре ачкычы

Материал включает в себя познавательное мероприятие для младших классов, которую готовят старшеклассники для повышения интереса к знаниям о природе....

Театр – серле һәм гаҗәеп иҗат ул...

1 нче алып баручы. Хәерле көн кадерле кунаклар,укытучылар,укучылар!Бүгенге безнең кичәбез Әлмәт драма театрына багышлана. 2 нче алып баручы. Татар театры туган көннән     Тукай әйтк...

Серле утрау

Викторина в 6 классе по географии....

Тема: Бәхетле булу серләре

Максат: 1. Өйләнү яки кияүгә чыгу проблемасы буенча сөйләргә,                фикер йөртергә өйрәтү....

Әкиятләрнең серле дөньясы

Минем бу Ф. Яруллин иҗатына багышланган әдәби кичә үрнәге башлангыч класслар каршында үткәрелде. Кичә укучыларга бик ошады. Тиздән Фәнис Яруллинның туган көне җитә. Шул уңайдан бу кичәне үткәрергә бик...

Әбиемнең сандык серләре

7 сыйныф укучылары белән әзерләнгән чара...

Урок 10 класса, русскоязычная группа: Дус була белү серләре.

Презентация к уроку 10 класса : "Дус була белү серләре"....


 

Комментарии

Фазулянова Луиза Икрамовна

Укучыларның, барлык катнашучыларның йөрэгенә үтеп керерлек ,истә калырлык кичә. Рәхмәт Сезгә,Фирдавс Искандаровна!