Икеөлешлеләр классы.
план-конспект урока по биологии (6 класс) на тему

Шарипова Ильхамия Валимухаметовна

план конспект открытого урока в 6 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6_kl_-dvudolnye_rasteniya.docx311.1 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ - Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә гомумбелем урта мәктәбе

Тема:            Икеөлешлеләр классы.

Әвернә чәчәклеләр ( Кәбестәчәләр) һәм Розачалар семьялыклары

6 сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе

Укытучы: Шарипова И.В.

13 апрель, 2017 ел

Тема: Икеөлешлеләр классы.  Әвернә чәчәклеләр ( Кәбестәчәләр) һәм Розачалар семьялыклары 

Педагогик максат: Карточкалар, гербарийлар, технологик карталар белән эшләү өчен шартлар тудыру, терәк схема төзергә өйрәтү.

Бурычлар: Әвернә чәчәклеләр ( Кәбестәчәләр) һәм Розачалар семьялыкларына керүче үсемлекләрне карау, тикшерү; семьялыкларга хас булган билгеләрне аерып күрсәтү; гербарийлар белән эшләү нәтиҗәсендә укучыларның гамәли белем күнекмәләрен арттыру, үсемлекләрне танып-белергә өйрәнү

Дәрес тибы: белем- күнекмәләрне комплекслы куллану, практик дәрес

 Көтелгән нәтиҗәләр: Әвернә чәчәклеләр ( Кәбестәчәләр) һәм Розачалар семьялыкларына керүче үсемлекләрнең төп билгеләрен, үзенчәлекләрен билгелиләр; укучылар билгеләү карточкалары ярдәмендә үсемлекләргә морфологик анализ ясыйлар.

Шәхси нәтиҗәләр: белем күнекмәләре формалаша, программа  материалын үзләштерүдә кызыксынучанлык, танып – белүчәнлек арта, иптәшләре һәм укытучы белән аралашканда коммуникатив компетентлык  үсә.  

УУГ : Танып-белү УУГ: усемлекләрнең морфологик билгеләрен билгелиләр (гербарийлар аша); Регулятив УУГ: карточкалар аша үсемлекләрне таныйлар;

Коммуникатив УУГ:  биология кабинетында эшләү кагыйдәләрен белү һәм үтәү.         

Форма һәм методлар: индивидуаль, парлы, күмәк. Методлар: сөйләм, әсбаплар белән эшләү, өлешчә  проблемалы эзләнү,  практик (гербарийлар, таблица, билгеләү каточкалары, технологик карта төзү).   

Җиһаз: проектор,  презентация, таблицалар: «Семейство Розоцветные», «Растения семейства Крестоцветные» гербарийлар: гөлҗимеш,  шомырт, миләш, кура җиләге, каен җиләге, чия, алмагачы; кыргый торма, горчица, кыр яруты, шепкән, редис, көтүче сумкасы, шеббуй, какы, кыркырый.

 

       

                 Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше.

  Укытучы:  - Хәерле көн, укучылар, килгән кунаклар! Урыннарыгызга утырыгыз да, бер – берегезне елмаеп сәламләгез. Елмаю ул – җанга рәхәтлек бирә, тәнгә көч өсти. Урамда яз, кояш көлә, аның елмаюына кушылып безнең җаннарыбыз да көлсен әле. Бүгенге дәрестә бердәмрәк, активрак эшләү өчен  безгә тагы да рәхәтрәк булсын өчен мин сезгә авылдашыбыз Илдар абый Низамовның шигырен укып китәм.

Шау чәчәккә дөнья күмелә,

Җиһан тула кошлар моңына.

Мәхәбәттән ярлар тулып ташый,

Матурлыктан җаннар җылына.                                  (слайд №1)

2.Актуальләштерү.   Алган белемнәрне кабатлау, ныгыту.  

Укытучы:

    - Ә яңа темага керешкәнче без үткән дәрес материалын кабатлап китик әле.

  Мин сезгә әкият сөйләрмен, гади генә әкият түгел. Ә серле әкият. Әкияттән менә шул сер- табышмакны табарга тиеш инде сез.

  1. Ниндидер Патшалыкта,  кайсыдыр дәүләттә  яшәгән ди, 350 000 нән дә артык тереклек ияләре. Алар бик тату яшәгәннәр.  Яшәү өчен аларга  якты кояш нурлары һәм  дымлы туфрак кына кирәк булган. Нинди  патшалык – дәүләт турында сүз бара? ( Үсемлекләр патшалыгы)          (слайд №2)

 

2. Ләкин  ул илдә барысы да   да тигез булмаганнар. Иң көчле һәм иң түзем 250 000е  барысы өстеннән дә хакимлек иткәннәр: суда яшәүчеләреннән дә, сазлыкларда  яшәүчеләреннән дә, урман күләгәләрендә яшәүчеләреннән дә.  Ә алар башкалардан башларындагы матур  эшләпәләре белән аерылып торганнар. Нәрсәләр турында сүз бара?  ( Чәчәкле үсемлекләр бүлеге-250 000)

                                                                                                (слайд №3)

3. Тик алар да 2 группага бүленгәннәр.  Берәүләре аякларында  нык басып торганнар , үзләренең  көчләре белән  туфракка ныграк кергән саен , гигант та булганнар, кәрләләре дә булган, уртачалары да барлыкка килгән. Ә икенчеләре -  аяклары  күп булуга да карамастан,  бик нечкә дә булганнар һәм кәрлә дә  калганнар . Нәрсәләр  турында сүз?  (1 өлешлеләр 2 өлешлеләр классы ).                                                                (слайд №4)

4. Инде бу группалар да  семьялыкларга таркалган. Һәм һәр семьялыкнын үзенә генә хас  баш киеме булган.   ( Семьялыклар чәчәк төзелеше белән аерыла )                                                                                        (слайд №5)

 Укытучы: Шулай итеп, без үткән дәрес темасын әкият – табышмаклар бн кабатладык, хәзер сез белемнәрегезне      тестлар аша тикшереп карарсыз.  

Тест  “Чәчәкле үсемлекләр класификациясе”
1. Иң зур систематик группа булып тора:

 А) класс; Б) патшалык; В) семьялык; Г) ыруг; Д) төр. 
2. Кайсы очракта систематик группалар дөрес төзелгән? 

А) төр-ыруг-бүлек-класс-патшалык-семьялык;

Б ыруг- семьялык-төр-бүлек- патшалык- класс;

В) патшалык- бүлек- класс- семьялык - ыруг -төр;

 Г) семьялык -төр-ыруг класс- патшалык -бүлек; 
3. Ябык орлыклыларга керә:

А) Бөтен чәчәкле үсемлекләр;                     Б) Дөньядагы бөтен үсемлекләр;

 В) Бөтен орлык өлгертүче үсемлекләр;     Г) Бөтен серкәләнүче үсемлекләр. 
4. Үсемлектә параллель сеңерчәләнү булса анда: 

А)Чук тамыр системасы һәм яралгыда ике орлык өлеше

Б) Чук тамыр системасы һәм яралгыда бер орлык өлеше

 В)Үзәк тамыр системасы һәм яралгыда ике орлык өлеше

 Г)Үзәк тамыр системасы һәм яралгыда бер орлык өлеше 
5. Китерелгән мисаллардан бер өлешлеләргә кертәләр:

 А) Бөтен ябык орлыклыклы үсемлекләр;

Б) Бары тик кыяклылар гына;

В) Бөтен культуралы үсемлекләр;

Г) Бөтен кыяклылар, күрәнчә һәм ләләчәләр. 

    Укучылар тестларның җавапларын билгелиләр, бер – берсенеке белән алышып слайдтагы җаваплар белән чагыштыралар, билге куялар.

Җаваплар : 1- Б, 2-В, 3-А, 4-Б, 5- Г                                 (слайд №6)

         II. Яңа теманы өйрәнүгә  мотивация. Тема һәм дәреснең бурычларын формалаштыру .  Кереш әңгәмә.

Укытучы: Соңгы табышмакта үсемлекләр билгеле бер семҗялыкларга бүленгәннәр дигән идек. Без бүген сезнең белән шул семьялыкларны өйрәнә башлыйбыз. Үсемлекләр семьялыкларга үзләренә генә хас  билгеләр җыелмасы белән берләшә. Иң төп билгеләр булып булып чәчәк  һәм җимеш төзелеше тора. Аларның төзелеше шулкадәр төрле, галимнәр 390 нан артык   семьялык  аерып  күрсәтә алдылар. Алар арасында бердәнбер төрдән генә торган семьялык та,  меңләгән төрне берләштергәннәре дә бар.  

   -  “ Бакчада бик күп төрле чәчәкләр үскән.  Араларында   югарыдан  гына күзәтеп утыручы тыйнак көнбагыш чәчәге дә булган. Аның  башка чәчәкләргә мөрәҗәгать итәсе килгән һәм сүз башлаган:  

  - Без бу бакчада  сезнең белән бик күптәннән яшибез, ләкин бер – беребез турында бик аз беләбез. Карагыз әле, кайберләрегез  шундый охшаш, бәлкем сез абыйлар һәм сеңелләрдер?  Чәчәкләр моны ишетеп  аптырап калганнар, күбесенен  үзләренең туганнарын, кардәшләрен табасы килгән. Ләкин моны ничек эшләргә? Нинди билгеләр буенча эзләргә?”

   -   Бәлкем бу билгеләрне  укучылар сез табып бирерсез һәм чәчәкләргә булышырсыз.                                                                (слайд №7)      

   Нинди чәчәкле үсемлекләрдән башлыйк икән дәресне, аны сез билгеләрсез.

  Укучыларга табышмаклар әйтелә, шул табышмакларга җаваплар алу нәтиҗәсендә, дәреснең темасын, максатын  билгелиләр.

 Табышмаклар:

  1.  Йөз кат кием барысы да төймәсез           ( кәбестә)
  2.   Кукрәгемә кадыйм – димә,

       Сабакта очлы угым.

        Өзәргә теләсәң әгәр,

       Чәнчеп алырмын кулын.                (Роза чәчәге - дип җавап бирәләр).

 

Укытучы: Димәк, без сезнең белән бүген Кәбестәчәләр һәм Роза чәчәклеләр  семьялыгына керүче үсемлекләрне өйрәнәчәкбез  һәм  сорауга җавап табырга тиеш булабыз                                                              (слайд №8)

Димәк безнең бүгенге дәресебезнең максаты:

 –  Нинди билгеләр буенча без үсемлекләрне  Әвернә чәчәклеләр һәм Розачалар семьялыгына берләштерәбез. ?

 

 

III.  Яңа теманы өйрәнү.

  1. Тематик практикум.

Укытучы: сезнең алда зур булмаган текст. Текстны укып чыгасыз һәм сорауларга җавап бирәсез. – (төркемнәрдә эш).

     Текст №1.  Әвернә чәчәклеләр семьялыгы 3200 ләп төр үсемлекләрне  берләштерә. Семьялыкта береллык, күпеллык үсемлекләр өстенлек итә, сирәк кенә булса да куак һәм куакчыл үсемлекләр дә бар.   Бу семьялык үсемлекләре арасында  кыйммәтле яшелчә һәм терлек азыгы культуралары күп: кәбестә,  торма, керән, турнепс ( азык шалканы); майлы үсемлекләр – рапс, горчица; декоратив төрләре – шеббуй, алиссум. Күп кенә эвернә чәчәклеләр – баллы усемлекләр, кайберләре дару үсемлеге буларак кулланыла. Бу семьялыкның барлык үсемлекләренә уртак билгеләр хас. Аларның чәчәк төзелешендәге  үзенчәлекле уртак билге булып таҗ яфракчыкларының әвернә (кара-каршы) сыман урнашуы хас: 4 кәсә яфракчыгы, 4 таҗ яфракчыгы,  6 серкәч ( 2 кыска һәм 4 озын) һәм 1 җимешлек. Чәчәк формуласы 4Т4С4+2Җ1. Чәчәк төркеме әвернә чәчәклеләрдә – чук. Җимешләре – элпәле кузак яки  элпәле кузакчык ( ягъни кыска кузакчыклар) Яфраклары сабакта чиратлашып яки тамыр  таралгысында җыелып ( розетка формасында) урнашкан. Аларда тамыр системасы – үзәк тамыр. Кайбер үсемлекләрдә тамыразык үсә.

 1.Текстагы мәгълүмат нинди үсемлекләр семьялыгы турында?

2. Бу семьялыкка керүче үсемлекләрнең төр составы нинди?

3. Текст тулы мәгълүмат бирәме? Ни өчен?

4. Семьялыкка керүче үсемлекләрнең төп билгеләрен атагыз.

Укытучы № 13-23 нче слайдларны күрсәтеп  әвернә чәчәклеләр белән таныштырып чыга, һәм кыскача мәгълүмәт бирә.

E:\1 003.jpg

    Текст №2. Розачалар, яки  Роза чәчәклеләр семьялыгы  3000 чамасы  төрне берләштерә һәм аларның яшәү формалары да төрле: алар – агачлар да,  куаклар да, үләннәр дә. Шуңа күрә аларның яфраклары, сабаклары, чәчәк төркемнәре һәм җимешләре төрле – төрле. Күп кенә декоратив һәм җиләк – җимеш үсемлекләре: алмагач, груша, чия, слива, шомырт, миләш, кура җиләге, гөлҗимеш, каен җиләге һ. б. Күптөрлелекләренә карамастан, Роза чәчәклеләр семьялыгына кергән үсемлекләрнең чәчәк төзелеше охшаш. Аларның чәчәк тирәлеге  ике катлы, 5 кәсә һәм 5 ( кайчак 4-6) таҗ яфракчыгыннан тора.  Кәсә еш кына 2 катлы була һәм икенче рәте “ кәсә асты” дип йөртелә. Серкәчләр – күп, җимешлеге төрлечә : бердән алып берничә дистә булырга мөмкин. Шулай итеп, җимешлек санына карап чәчәк формуласы :  *К5Т5СҖ,   *К5Т5СҖ1,    *К5+5Т5СҖ.  Җимешләре – алма, җиләк, каты төшле җимеш (слива, чия), чикләвек-җимеш (гөләп), күп каты төшле җимеш (кура җиләге). Чәчәк тибы

Текстка карата сораулар.

1.Текстагы мәгълүмат нинди үсемлекләр семьялыгы турында?

2. Бу семьялыкка керүче үсемлекләрнең төр составы нинди?

3. Текст тулы мәгълүмат бирәме? Ни өчен?

4. Семьялыкка керүче үсемлекләрнең төп билгеләрен атагыз.

E:\1 002.jpg

Укучылар текстны укыйлар, РАУНД – РОБИН структурасы нигезендә  әвернә чәчәклеләр семьялыгының (1 группа) һәм Розачаларның (2 группа) төп билгеләрен барлыйлар һәм терәк конспект төзиләр. Терәк –конспектны һәр группадан 1 укучы чыгып яклый һәм укытучыныкы белән чагыштырып дәфтәргә язып куела

Физкультминутка.

Укучылар басалар. Укытучы аңлата: әгәр мин 2 өлешле үсемлекне атасам, сез кулларыгызны баш өстендә чабасыз, әгәр 1 өлешлеләрне атасам, кулларыгызны артта чәбәклисез, үгәр чәчәксез үсемлекне атасам, урыннарыгызга утырасыз. Арыш (1), кыяр(2), кабак(2), бодай(1), карга күзе(1), бака яфрагы(2), камыш(1), борчак (2), нарат – урыннарга утыралар.

       IV. Практик эш. Гербарийлар буенча үсемлекләргә кыскача морфологик характеристика бирергә.

       

             Үсемлекләрне  морфологик билгеләре ягыннан сүрәтләү.

  1. Яшәү формасын билгеләгез  (агач, куак, үлән).
  2. Тамыр системасын ачыклагыз.
  3. Яфрак формасы нинди? Сеңерләнү. Яфрак урнашуы.
  4. Чәчәк төркеме нинди?
  5. Җимешлек тибы.
  6. Кайсы семьялыкка керә?

Морфологик билгеләр

Җаваплар

Яшәү формасы:

  • агач
  • куак

     -    үлән

  Тамыр системасы

   Яфрак формасы

   Сеңерләнү.

   Яфрак урнашуы.

     Чәчәк төркеме

 Чәчәк формуласы

Җимешлек  тибы

      Кайсы семьялыкка керә?

 

V. Практик эшнең нәтиҗәләрен тикшерү.  Нәтиҗә ясау. Укучылар үз эшчәнлекләренә анализ ясыйлар,  белемнәрне гомумиләштерәләр,   нәтиҗә ясыйлар.

 

VI. Ныгыту.

 №  25  слайдны эшләү.

VII.  Рефлексия.

Бүгенге дәрес нәрсәсе белән истә калды?

Максатка ирештекме?

Тормышта алган белемнәребезне куллана алабызмы?

Дәрес ошадымы?

(Укучылар тактага чәчәк ( 5 таҗлы һәм 4 таҗлы) рәсемнәре ябыштыралар магнитка)

VIII.Йомгаклау .  Укытучы нәтиҗә ясый.

Өй эше:  параграф 27,  һәр ике  семьялыкка керүче үсемлекләрнең кеше тормышында һәм табигатьтәге әһәмияте турында интернет чыганаклардан информация әзерләргә

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Виктория Баева (6-8 класс), Софья Орлова (8-9 класс), Яна Масная (10-11 класс), Надежда Медведева (10-11 класс)

Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Я. Масная (10-11 класс), Н. Медведева (10-11 класс), В. Баева (6-8 класс), С. Орлова (8-9 класс)...

Рабочая программа по географии на основе авторской программы Т.П. Герасимовой 6 класс), И.В. Душиной (7 класс), И.И. Бариновой (8-9 классы) при нагрузке 2 часа в каждом классе основной общеобразовательной школы

Программа содержит пояснительную записку, перечень мультимедийного обеспечения для использования на уроках географии, также содержит обязательный региональный компонент по географии Ростовской области...

Рабочие программы по математике для 5 класса, по алгебре для 8 класса. УМК А. Г. Мордкович. Рабочие программы по геометрии для 7 и 8 класса. Программа соответствует учебнику Погорелова А.В. Геометрия: Учебник для 7-9 классов средней школы.

Рабочая программа содержит пояснительную записку, содержание учебного материала, учебно - тематическое планирование , требования к математической подготовке, список рекомендованной литературы, календа...

Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г.

Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г....

КТП 5 класс ФГОС 2019-2020,РП 5 класс ФГОС 2020-2021, РП 5 класс ФГОС 2021-2022 , РП 6 класс ФГОС 2022-2023

Учебник алгебра 5 класс. Авторы : Г.В. Дорофеев , С.В. Суворова, Е.А. Бунимович , Л.В. Кузнецова , С.С. Минаева, Л.О. Рослова....