Онтогенез 10 кл
план-конспект урока по биологии (10 класс) на тему

Шарипова Ильхамия Валимухаметовна

план конспект открытого урока в 10 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ontogenez.docx228.3 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:    Онтогенез. Организмнарның  яралгы  чорында һәм яралгы чорыннан соңгы  үсеше.                                                          

                                                                                                            Эпиграф:  

«Приход наш и уход загадочны – их цели

Все мудрецы Земли осмыслить не сумели.

Где круга этого начало, где конец?

Откуда мы пришли, куда уйдем отсель?»      

                                             

                                                 Омар Хайям

Максат:    1.Организмнар  үсешенең  эмбриональ   периодта  үсеш  этапларын өйрәнү. Яралгыдан соңгы чорда  организмнарның үсеш закончалыкларын тирәлек бн бәйлелеген ачыклау, метаморфозның җайлашу үзенчәлеген ачу.

Бурычлар:

Белем бирү:  төп биологик терминнарны өйрәнүгә булышу, эмбриональ һәм постэмбриональ этап периодлары турындагы күзаллауларны үстерү.

Үстерешле:  Цитологик  белемнәр  нигезендә  эмбриональ   үсеш  этапларын 

 характерлый  белү, чагыштыру  күнекмәләрен  үстерү,  каршы кую, анализлау, логик фикерләү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви:  укучыларда иҗади фикерләүне  үстерү, кызыксынучанлык тәрбияләү, әңгәмә культурасын устерү.

Җиһазлар: презентация, компьютер, проектор, экран, бирем- карточкалар, таблица һәм схемалар,  үзбәя бирү битләре.

Дәрес тибы: катнаш дәрес.

Методлар: аңлатмалы-этәрүчән, өлешчә эзләнүчән, күрсәтмә.  

Дәресне үткәрү формалары: әңгәмә, индивидуаль сорау,   мөстәкыйль эш, дәреслек бн эш,  группада эш, төрле схемаларны төзү һәм эшләү.  

                                    Дәрес  планы

I.  Оештыру  өлеше.

II. Актуальләштерү.

1) беседа;

2) тест  эшләү.

III.  Яңа  белем  һәм  күнекмәләр  формалаштыру.

1) Тарихи мәгълүмәт

2)  Күп  күзәнәкле  хайваннарның  эмбриональ  үсеш  стадияләре.

2.1.       Бластула – бүлгәләнү.

2.2.       Гаструла – яралгы  җәймәләре  хасил  булу.

2.3.       Нейрула – органогенез.

 3)  Организмның  үсешенә  тышкы  шартларның  йогынтысы ( тәмәке, алкоголь, наркотик).  

 4) постэмбриональ үсеш

       IV. Белем  һәм  күнекмәләрне  ныгыту. Кроссворд чишү.

V. Йомгаклау

1. Рефлексия.

VI. Өй  эше  бирү.

           План – конспект.

I.  Оештыру  өлеше.

II. Актуальләштерү.

             2) тест  эшләү.

III.  Яңа  белем  һәм  күнекмәләр  формалаштыру.

1.Укытучы:

- Шулай итеп, нәрсә ул аталану?  

               (Ата- һәм ана гаметаларның кушылу процессы)

- Җенси кушылу нәрсә бн төгәлләнә?              ( Зигота)

- Алга таба зигота бн нәрсә була ?

- Бүген без сезнең белән дәрестә шул турыда сөйләшербез.

-Сперматозоид  белән  күкәй  күзәнәкнең  кушылуыннан  һәм зигота  хасил 

булудан  организмның  үлүенә  кадәрге  вакытны  индивидуаль  үсеш, ягъни  онтогенез  дип  атыйлар.

Антик дөньяда бер-берсенә капма – каршы булган 2 фикер яшәгән.

Беренчесе,  Гиппократ – күкәй күзәнәкт , яки ана карынында тулысы белән формалашкан организм ятырга тиеш дигән. Бу караш преформизм дип атала. Кечкенә организмда бернинди дә үсеш юк, бары тик күләм ягыннан гына үсү булырга мөмкин дигән фикерне алга сөрә.

      Аристотельнең фикере башкача – организм  ниндидер структурасы булмаган гомоген матдәдән барлыкка килә, ди . Бу – эпигенез була. Үз чиратында бу фикерләр дә метафизик, чонки  күкәй күзәнәкнең инде үзенең үк билгеле бер формасы, структурасы бар.  Бары тик  1828 елда  К.Бэр  “Хайванарның үсеш тарихы” дигән  хезмәтен бастырганнан соң гына эпигенез һәм преформизм ның була алмавы  исбатлана.  Шуңа аны эмбриологиягә нигез салучы диләр.

         Организмнарның  яралгы  стадиясендәге  индивидуаль  үсеш  законча-лыкларын  өйрәнүче  фән  эмбриология  дип  атала.( эмбрион – яралгы).        

   Проблемалы сорау    -  ничек итеп 1 күзәнәктән  торле органнары булган күпкүзәнәкле яралгы барлыкка килә? 

Укытучы:  Күпкүзәнәкле  хайваннарның  күбесендә яралгыларның  

эмбриональ  үсеш  стадияләре  бөртерле. Эмбриональ  периодта  төп  өч  этапны  билгеләп  үтәләр:

         - бүлгәләнү ( бластула);

         -гаструляция ( гаструла), яралгы  җәймәләре  хасил  булу;

        -  органогез (нейрула) органнар  хасил  булу

Укучылар мөстәкыйль дәреслек белән эшлиләр һәм схема -  картаны тутыралар, нәтиҗә ясыйлар

2.1.   Бластула – бүлгәләнү зиготаның  митоз  юлы  белән  бүленүе.

Күзәнәкләрнең  саны  арта,  размерлары  кечерәя, чөнки  күзәнәкләр  үсми. Күзәнәк  бүленү  нәтиҗәсендә  ике  бала  күзәнәк  барлыкка  килә. (бластулалар) Эче  куыш  шар барлыкка  килә,аның  стенасы  бер  кат 

күзәнәкләрдән  тора.    Бастула    стадиясендә  күзәнәкләрнең  гомуми  күләме  зигота  күләменнән  артмый, ягъни  бала  күзәнәкләр  ана  күзәнәк 

 күләменә  кадәр  үсми.

 2.2. Гаструла – яралгы  җәймәләре  хасил  булу.

Баластула  бер  яктан  эчкә  иңә  башлый,  күзәнәк  массаларының  күчүе  нәтиҗәсендә  ике  яралгы  җәймәсе  барлыкка  килә:

-  тышкы  катлау – эктодерма;

-   эчке  катлау – энтодерма.

        Гаструляция процессының  асылы- күзәнәк  массаларының  күчүеннән  

гыйбәрәт.  Яралгы  күзәнәкләре  асылда  бүленми  һәм  үсми. Шулай  да 

 бу  стадиядә  яралгы күзәнәкләре  генетик  информациядән  файдалана  

башлый, дифференцияләнүнең  беренче  билгеләре  күренә.

     Дифференцияләнү - яралгының  аерым  күзәнәкләре  һәм  функциональ 

 аермалар  барлыкка  килү  һәм  аларның  үсү  процессы.

3.3.Нейрула – органнар  барлыкка  килү.

Гаструляция  тәмамлангач, яралгыда  күчәр  органнар – нерв  көпшәсе,

хорда, эчәклек  формалаша  башлый.  

         Эктодерма:  нерв  көпшәсе,  баш,  арка  мие,   тире  катлавы,  күрү,  ишетү  органнары,  хорда,  тешләр  эмале.

         Эндодерма:  эчәклек,  ашкайнату  бизләре,  үпкәләр,  саңгаклар.

         Мезодерма:  скелет,  мусеуллар,  кан  әйләнеше,   бүлеп  чыгару,   үрчү  органнары  системалары.

 

3. Организмнарның  үсешенә  тышкы  шартларның  йогынтысы.

Организм  булып  формалашкан  яралгы  тышкы  шартларның  йогынтысы  бик  нык  тәэсир  итә:

- яктылык;

-дымлылык;

-химик  кушылмалар.

Бу  шартлар  үсешне  тизләтергә, яки  тоткарларга  мөмкин.

Тәмәке  тарту, аракы  эчү,  наркотикла  куллану  кеше  яралгысының 

 усешенә  гаять  зарарлы. Алар  кешенең  сәламәтлеген  какшатып  кына 

 калмый, бәлки  җенес күзәнәкләренең  хромосомаларындагы  

ДНК  ның  кире  төзәтеп  булмый  торган  үзгәрүенә  китерә. Димәк, кеше  яралгысының  карындагы  үсеше  вакытында  һәм  кайбер  органнары  формалашып,  тиз  үсә  башлаган  чорында  тәмәке,  алкоголь, наркотик 

 куллану  баланың  гарип  булып  тууына,  хәтта  акыл  зәгыйфьлегенә 

 китерергә  мөмкин. Һәркем  моны  истә  тотарга  һәм  үзе  башлангыч  

бирәчәк  организм  турында  уйларга  тиеш.

    4)  Яралгыдан соңгы үсеш

                         

                           

РОЖДЕНИЕ

 

                          смерть

    IV. Ныгыту.  Кроссворд чишү “ Онтогенез”

   V.    Йомгаклау.

   VI.     Рефлексия

Үзегезгә мөһим,  кирәкле дип уйлаган  3-4 җөмләне сайлап алып төгәлләргә.

  • Бүген мин дәрестә ......аңладым
  • Мине гаҗәпләндергәне шул булды ......  .
  • Киләчәктә мин моны истә тотармын.....  . .
  • Дәрестә иң кызыклысы.....  .
  • Мин күбрәк  ........белергә телим  
  • Минем өчен аврлык тудырды ......

VII  Өй  эше  Параграф 24, 87-91  нче  бит, 2  нче  сорау

 

                                                                                                             

     Кушымта

Дәрес темасы “Организмнарның яралгы периодында үсеше”

  БҮЛГӘЛӘНҮ

 87 бит, 1 абзац

ГАСТРУЛА

 

ОРГАНОГЕНЕЗ

89 бит, 1 абзац

Зигота белән  нәрсә була?

Күзәнәк ике күзәнәккә бүленә

Күптапкырлар бүленү

(бүленү ысулы?)        

  митоз

Күзәнәкләр бн нәрсә була?

88 бит, 2 абзац

Митотик бүленеш дәвам итә, яралгы төзелешендә үзгәрешләр була

 Күзәнәкләр бн нәрсә була?

Күзәнәкләрнең бүленүе һәм күчә баруы нейрула стадиясендә органнар  барлыкка  килү

 .  

 

Процессның эчтәлеге, асылы:

Процессның эчтәлеге, асылы:

Бластула стенкалары бер урыннан эчкә иңеп

 Процессның эчтәлеге, асылы:

Гаструляция  тәмамлангач, яралгыда  күчәр  органнар – нерв  көпшәсе, хорда,  формалаша  башлый

Бүлгәләнү периодында:

Күзәнәкләрнең  саны  арта,  размерлары  кечерәя, чөнки  күзәнәкләр  үсми.  

күзәнәк  массаларының  күчүеннән  гыйбәрәт. Яралгы  күзәнәкләре  асылда 

 бүленми  һәм  үсми.

 

Этапның нәтиҗәсе:

 Этапның нәтиҗәсе:

 Этапның нәтиҗәсе:

Бластула –

 эче куыш шар

Бластоцель –

Беренчел куышлык

   

Ике  яралгы  җәймәсе  барлыкка  килә,  2 катлы капчык формасын ала.

Эктодерма –

 тышкы катлам

Энтодерма –  

эчке катлам

Мезодерма –  

 урта катлам

90 бит, 1 абзац

Дифференцирлашу –  яралгының  аерым  күзәнәкләре  һәм  функциональ  аермалар  барлыкка  килү  һәм  аларның  үсү  процессы.

______________________________________________________

 Эктодермадан ясала:  нерв  көпшәсе,  баш,  арка  мие,   тире  катлавы,  күрү,  ишетү  органнары,  хорда,  тешләр  эмале.

Мезодермадан  ясала:  скелет,  мускуллар,  кан  әйләнеше,   бүлеп  чыгару,   үрчү  органнары  системалары.

Энтодермадан   ясала: эчәклек,  ашкайнату  бизләре,  үпкәләр,  саңгаклар.

B1774p84-1

Бластула берничәшәр йөз вак күзәнәктән тора, ләкин зурлыгы бн зиготадан аерылмый.

B1774p84-1

Мезодермага нигез салына

B1774p84-1

1- нерв пластинкасы

2-_мезодерма

3 – эктодерма

4- энтодерма

                                                 

    Тест

1. Слияние мужской и женской половых клеток называется:

а) метаморфозом;

б) оплодотворением;

в) конъюгацией;

г) опылением.

2. Женская половая клетка называется:

а) яйцеклеткой;

б) сперматозоидом;

в) спермием;

г) зиготой.

3. Оплодотворенная яйцеклетка называется:

а) яйцеклеткой;

б) сперматозоидом;

в) спермием;

г) зиготой.

4. Наружное оплодотворение характерно:

а) для рыб;

б) птиц;

в) пресмыкающихся;

г) млекопитающих;

д) земноводных;

е) насекомых.

5. Внутреннее оплодотворение характерно:

а) для рыб;

б) птиц;

в) пресмыкающихся;

г) млекопитающих;

д) земноводных;

е) насекомых.

6. Эндосперм образуется в результате слияния:

а) спермия с яйцеклеткой;

б) спермия с центральной клеткой;

в) спермия с зиготой;

г) центральной клетки с яйцеклеткой.

7. Процесс двойного оплодотворения был открыт:

а) Д. И. Ивановским;

б) И. П. Павловым;

в)С.Г.Навашиным

г)Р.Гуком

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ОНТОГЕНЕЗ ГОЛОСОВОГО РАЗВИТИЯ

Онтогенез голосового развития...

"Онтогенез- индивидуальное развитие организмов"

готовая презентация применяется в курсе биологии 9 и 10 классов по теме "Индивидуальное развитие организмов"....

оплодотворение, онтогенез, типы онтогенеза

презентации к урокам оплодотворние, онтогнез...

тестовая работа 9 класс по теме: размножение и онтогенез

Данная работа направлена на повторное  обобщения  по темам размножение и онтогенез. Составлена в стили ЕГЭ....

План - конспект урока по биологии в 9 классе. Онтогенез. эмбриональное развитие организмов.

Урок позволяет сформировать знания о закономерностях ирдивидуального развития организмов на примере позвоночных животных, об этапах зародышевого развития животных. о взаимосвязи индивидуального и исто...

Онтогенез.Жизнеспособность личности.

В данной статье нами предпринята попытка осмыслить и обобщить основное понятие Концепции – «жизнеспособность личности», обозначить некоторые его характеристики, рассмотреть это явление в контексте обр...