Внеклассное мероприятие по теме: "Табигать белән шаярмыйк!"
методическая разработка по биологии (7, 8 класс)

Внеклассное мероприятие для 7-8 классов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigat_beln_shayarmyyk.docx21.67 КБ

Предварительный просмотр:

 “Табигать белән шаярмыйк!” темасына  тәрбияви чара.

Автор төзүче: Шәйдуллина Гөлназ Фәрит кызы, Апас районы Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле  химия - биология укытучысы

Максат: 1. Туган як табигатенең матурлыгын, гүзәллеген күрергә, тоя белергә өйрәтү.

2. Табигать биргән байлыкка, тереклеккә сакчыл караш тәрбияләү;  кеше белән  табигать арасында  уңай мөнәсәбәтләр булдыру;  балага экологик кимчелекләрне булдырмауны төшендерү.

Җиһазлар:  проектор, компьютер. Табигать тавышын сурәтләгән көйләр; мәкаль,  әйтемнәр язылган плакатлар, ясалма агачлар, чәчәкләр, көянтә - чиләк, чишмә өе.

Чараның барышы

 (Чара үтә торган зал тема буенча бизәлгән. Плакатлар эленгән, агачлар, чәчәкләр, чишмә өе урнаштырылган).

Музыка уйный, алып баручылар чыга.

Кыз.  Урман – аланнар,

Иркен болыннар,

Чәчәк, күбәләк,

Нәни колыннар,

Аяз күк йөзе,

Кояш нурлары,

Челтерәп аккан

Чишмә сулары,

Хәтфә үләннәр,

Зәңгәр күл буе,

Малай-шалайлар,

Кызлар көлүе...

Елның һәр фасылы

Җилкетә безне,

Түземсезләнеп көтәбез 

Кыш,яз, көз, җәйне.

Егет. Әйе. Табигатьне барыбыз да ярата. Табигать кочагына чыккан чакларда изүне чишеп, тирән итеп, бөтен күкрәк белән сулыш алабыз. Әйтерсең, андагы саф һаваны үпкәләребезгә тагын берничә көнгә җитәрлек җыеп калырга тырышабыз. Ә табигатьнең гүзәллегендә йөреп  сусап, челтерәп аккан чишмә буена килеп чыгып, суын татып карасаң, нинди салкын, нинди тәмле икәнен тоясың! Хәтта эчеп туя алмыйсың, әйтрсең лә мондый саф, чиста суны  күргәнең татыганың юк.

Кыз. Дустым! Бу аңлашыла, чөнки көннән – көн безнең сулар һавабыз, эчәр суыбыз пычрана бара. Күрмибез генә, өстебезгә елына меңнәрчә тонна зарарлы матдәләр явып тора. Ә бөтен тирә- юньне чүп-чар басты. Моңа кем гаепле соң?

Күренеш

(Сәхнәгә чүп –чар тутырылган капчык аскан Гали абый һәм кызлар чыгалар).

Кызлар. Исәнмесез, Гали абый!

Гали абый. Исәнмесез, кызлар!

Кызларның берсе. Гали абый, капчык асып кая барасың?

Гали абый. Кая барыйм инде? Менә йорт тирәләрен чүп – чарлардан арындырдым, хәзер  шуларны читкәрәк  илтәм.  

Кызлар. Ә бу чүпләрне кая түгәсез?

Гали абый. Кая булсын, чишмә буендагы чокырга. Яз көне анда су тула, агып китәр әле.

Алинә.  Гали абый, берничә сорау бирим әле үзегезгә. Кулыгыз пычранса, ни белән юасыз?

Гали абый. Әлбәттә су белән юам...

Алсу. Ә су пычранса ничек юарсыз? Сусаганда эчәргә суыгыз булмаса нишләрсез? (Гали абый уйга кала).

Алинә.  Су безгә тереклек , яшәү өчен кирәк.Ләкин хәзерге  вакытта авыл җирендә чишмә, елга буйларына тирес, чүп – чарлар түгәләр, яңгыр сулары белән бергә кырлардан ашламалар сулыкларга агып төшә. Шулай итеп, судагы тереклек ияләре үлә, яр буендагы үсемлекләр корый башлыйлар. Без, балалар, мондый елгаларда, күлләрдә су коенабыз. Елга төбендә консерв банкалары, пыяла ватыклары,тимер кисәкләре, ботаклар ята.  Без сулыкларны саклап, чистартып торырга тиеш түгелме соң?

Гали абый. (Уйга бата. Нишләргә белми чишмә буена килеп утыра). Кызлар, ә бу чүпләрне кая түгәргә инде? Яндырсам, һавага төрле агулы газлар тарала. Бу һаваны барлык тереклек ияләре дә сулыйлар. Димәк, төрле урында яндырырга да ярамый.

Алсинә. Гали абый,  ишетмәдеңмени,  авылларда да шәһәрдәге кебек  чүп – чар түгә торган махсус урыннар булдырылды бит.  Чүпләрне шул урыннарга гына түгәргә кирәк.

Гали абый. И балалар!Сез миннән дә башлырак булып чыктыгыз бит.  Мин аңладым:бүгеннән башлап, беркайчан да табигать белән шаярмам, зыян салмам. Зыян салучыларны күрсәм, аларны да кисәтермен. Рәхмәт сезгә.

Кызлар. Димәк, табигатьнең пычрануына без  үзебез гаепле! (Гали абый кире борылып кайтып китә).

(Кызлар  чишмә суын учларына алып эчәләр, битләрен юалар һәм шат күңел белән юлларын дәвам итәләр).

Егет. ( Курайда чишмә аккан көй уйный).  Су – музыка бит ул! Нинди генә моңлы тавышларны яшереп сакламый үзендә?! Чулпы чылтыравы да, кыңгырау чыңы да бар ул тавышлар арасында.

Кыз.  Җир астыннан агып чыга торган су ул - чишмә. Аның җирдән бәреп чыгуын күреп, суның чисталыгына карап сүзсез каласын, ә суын татып карагач, телеңне йотасың кебек. Күп кенә авылларда чишмәләр бар. Кешеләр бу чыганакларны чистартып, матур чишмә өйләре ясап куялар, исемнәр бирәләр. Бу -  бик матур күренеш һәм изге гамәл. Ә хәзер  чишмәсе булган авылда яшәүче укучыны бирегә чакырам.

       ( Авылда чишмәләре булган берничә укучы чыгыш ясый).

Айсылу.  Минем туган авылым- Түбән Биябаш. Чишмәләргә иң бай булган авылларның берсе. Авылымдагы  һәр чишмәнең үз тарихы, үз исеме бар. Мәсәлән, авыл башында  “Маһирә” чишмәсе. Бу чишмәне Маһирә  апа карап, чистартып тора, шунлыктан аның исеме белән аталган.  Җиләк- җимеш бакчасыннан ага торган чишмә – “Нуретдин”чишмәсе. Чишмә тирәли җимеш агачларын да Нуретдин исемле кеше утырткан. Узе исән чакта карап, чистартып торган. Хәзер бу эшне балалары һәм оныклары дәвам итәләр. Бик матур чишмә өе һәм су эчәр өчен чүмечләр куелган.

“Рафаил” чишмәсе. Бу чишмә бик матур урында урнашкан. Әкияттәгедәй матур өй һәм самовар  борыныннан агып торган чишмә суы авыл халкын узенә тартып тора. Шимбә-якшәмбе көннәрендә тирәсен машиналар сарып ала – ялга авылга кайткан авылдашлар зур-зур савытлар белән тәмле чишмә суын шәһәргә алып китәләр

Кыз. Чишмәләр, елгалар, күлләр, урман- болыннар – ул табигый байлык. Һәр кеше бу  зур хәзинәләрне, матурлык почмакларын сакларга һәм алардан дөрес файдаланырга тиеш.

Егет. Күп кенә язучылар һәм шагыйрьләр күңелләргә үтеп керерлек язмалар һәм шигырьләр язалар.

(Музыка астында “Чишмәләр көе” исемле шигырь яңгырый.

Авторы Ә. Исхаков)

Егет:  Чишмәләр иле син, Туган як!

Еракка китмәгез су сорап.

Бу җирдә таулардан көй алып,

Чишмәләр агалар чылтырап.

Су ала яшь кызлар чык кипми,

Чиләкләр кайталар җыр белән

И хозур! Чишмәләр чылтырый

Ярлары ямь – яшел үр келәм.

Ял итеп кит бездә, юлчы,

Отып кит чишмәләр көен син.

Туганнар ишетеп шат моңны-

Сөенсен, дошманнар көенсен

Чишмәләр иле син, Туган як!

Еракка китмәгез су сорап.

Бу җирдә таулардан көй алып,

Чишмәләр агалар чылтырап.

Кыз. Әйдәгез,  кешеләр,  табигатьне, аның матурлыгын саклыйк, чөнки аның торышы өчен һәрберебез җаваплы.

Егет. Ә табигатьтәге байлыклар - һава, сулыклар, урманнар, болыннар –үзенә хөрмәт  белән караганны  һәм дөрес итеп файдаланганны ярата. Чөнки алар  моңа мохтаҗ.

Кыз. Суларлык чиста һаваң,  әчәргә чиста суың булмаса, кешелек һәм тереклек дөньясы бетүгә таба юл алачак.

Бергә: Табигать белән шаярмыйк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Методическая разработка уроков и внеклассного мероприятия «Проектная деятельность учащихся на уроках развития речи и внеклассном мероприятии по теме «Русские народные промыслы»

Проектная деятельность – один из лучших способов для совмещения современных информационных технологий, личностно-ориентированного обучения и самостоятельной работы учащихся. Главное – продумать ...

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...