Внеклассное мероприятие по теме: "Яшел даруханәгә сәяхәт"
методическая разработка по биологии (5, 6 класс)

Внеклассное мероприятие по теме: "Яшел даруханәгә сәяхәт" для 5-6 х классов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yashel_daruhang_syaht.docx25.18 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Яшел даруханәгә сәяхәт”

(5-6 нчы сыйныфлар өчен дәрестән тыш чара эшкәртмәсе)

Автор:  Шәйдуллина Гөлназ Фәрит кызы,

Апас муниципаль районы Дәүләки төп гомуми  белем бирү мәктәбенең

югары квалификация  категорияле химия - биология укытучысы

Максатлар: 

- Укучыларны үзебезнең якларда үсүче шифалы үсемлекләр белән таныштыру, дәвалау серләренә , аера һәм таный белергә өйрәтү. Тема белән бәйле һөнәр төрләре белән таныштыру.

  • Укучыларның фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру: яна җыелган һәм  киптерелгән үләннәр, алардан ясалган төнәтмәләрнең әһәмияте аңлату, укучыларның белемнәрен ныгыту һәм тулыландыру.
  • Үзебезне чорнап алган тирәлеккә, аның байлыкларына кызыксыну уяту, дөрес итеп файдалана белү һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Шифалы үсемлекләрнең тере һәм киптерелгән җыелмасы, Презентация “Дару үләннәре” (слайдларны укытучы  үзе теләгән  үлән рәсемнәрен куеп ясый ала), проектор, төрле мәгълүмати чыганаклардан алынган  материаллар һәм автор шигырьләре.

  1. Оештыру өлеше. Сыйныфны әзерләү. Кунакларны (әти-әниләр, фәнчеләр, укучылар, шәфкать туташы)утырту. Катнашучыларны барлау.
  2. Төп өлеш.

Укытучы. Исәнмесез кадерле кунаклар! Без  5 нче сыйныф укучылары Сезне табигать кочагына кунакка чакырдык. Сез хуш исле үлән исләрен татып, алар белән якыннанрак танышырсыз; аларны аера белергә, ничек һәм кайчан җыярга, киптерергә,  нинди авыруларга дәва , ничек кулланырга кирәклеге турында файдалы мәгълүматлар  тупларсыз.

Алып баручы. “Яшел даруханәгә сәяхәт”не башлаганчы берничә һәрберебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар табыйк эле.

Сорау №1.”Нәрсә ул сәламәтлек? Укучыларның һәм кунакларның фикерләре тыңлана.

Сорау №2. Нинди авырулар турында беләсез?Санап китәләр: баш авырту, теш сызлау, грипп, йөткерү һ.б.

   Сорау №3. Авырмас өчен нишләргә кирәк? Җаваплар тыңлана. Мәсәлән, җылы киенеп йөрергә; спорт белән шөгы льләнергә; дөрес тукланырга һ.б.

Сорау №4. Авырулардан нинди терелү юлларын беләсез, нәрсә кулланасыз? Җаваплар тыңлана. Мәсәлән, дарулар, үлән сулары һ.б.

Укытучы. Әйе, без күбесенчә авырсак дарулар кулланабыз. Әти –әниләрегез дә сезне дарулар белән дәваларга тырышалар. Тик хәзергесе вакытта дарулар бик кыйммәт. Күп кенә кешеләр аларны ала алмыйлар. Ә икенче яктан карасак, алар бер яктан файдалы булса, икенче яктан зыянлы да. Укучылар, элеккеге заманда дарулар булганмы? Әби – бабаларыбыз ничек дәваланганнар соң? Билгеле  алар төрле шифалы үләннәрдән файдаланганнар. Ә хәзер әйдәгез бергәләп “Яшел даруханәгә” юл тотыйк.

Авыручы: Исәнмесез!

Шәфкать туташы: Исәнмесез! Рәхим итегез! Нинди ярдәм кирәк? Кай җирегез авырта?

Авыручы: Саный китсән күп инде алар. Көчле салкын тидердем ахыры. Башым, тамагым авырта, йоткерәм, ютәллим. Үзегез белеп миңа дарулар тәгъдим итә алмассызмы – дип, килгән идем. Бик кыйммәтле дә булмасыннар иде.

Шәфкать туташы: авыруыгыз турында аңладым. Мин сезгә күп дарулар тәгъдим итә алам. Ләкин аларның файдасы белән беррәттән, кайбер органнарга зыяны да булырга мөмкин.

Авыручы: Ә мина ничек дәваланырга? 

Шәфкать туташы: Бер дә борчылмагыз. Мин сезгә табигать биргән шифалы дару үләннәрен тәгъдим итәм. Менә аларның барысы да сезнең алда сатуда. Быелгы 2018 нче елда җыелган үләннәр.(Санап китә...) Хәзер сүзне мин үләннәрнең үзләренү бирәм.

Ромашка: (Слайдта рәсеме күрсәтелә)

Ошаталар үземне, күктәге кояшка,

Таҗларымны тиңлиләр нурланышка.

Салкын тиеп авырсак,-диеп,

Киптереп куялар салкын кышка.

Ромашка яки даруханә  ромашкасы - береллык үсемлек. Йорт, бакча тирәләрендә, болыннарда, су буйларында очратырга мөмкин. Чәчәк ата башлауга, чәчәк өлешен җыеп алалар һәм киптерәләр. Кирәк вакытта кайнар суда пешереп төнәтмә (настойка) ясыйлар. Түбәндәге авыруларны дәвалау очен кулланыла: сулыш юлларын, эч китүдән, яраларны чистарту һәм тире авырулары булганда коену очен.

Сары мәтрүшкә: (Слайдта рәсеме күрсәтелә)

Сары, сары сап- сары,

Сары мәтрүшкә чәчкәләре.

Җыярмын да киптерермен

Исемдә авырган чакларым.

Сары мәтрүшкә – күпеллык үсемлек. Урман куышларында, болында һәм куак араларында үсә. Чәчәк аткан вакытта үсемлекнең өске өлешен җыялар һәм киптерәләр. Кирәк вакытта төнәтмә ясыйлар. Файдасы: ашказаны-эчәклек юллары ялкынсынганда, эч киткән дә, кан туктату, сидек куу, җәрәхәтләрне чистарту өчен.

Кычыткан: (Слайдта рәсеме күрсәтелә)

Исемем бигрәк кызык инде,

Крапива да, кычыткан.

Шифалы булуым турында

Син инде күптән оныткан.

Кычыткан - күпеллык, ике өйле үсемлек, яфрагы каклаучан, очлы инәле. Төрле чүп-чарлы урыннарда, яр һәм койма буйларында үсә. Аның яфрагы да һәм тамыры да дәвалау өчен киң кулланыла. Май аенда яфракларын җыеп, карангы урында киптерәләр. Яфрагында аскорбин кислотасы, С һәм В витаминнары, эфир майлары һәм микроэлементлар күп тупланган. Шулай ук шикәр, крахмалга да бик бай. Төнәтмәсе түбәндәге авыруларны дәвалау өчен кулланыла: бавыр, үт куыгы, ашказаны, кан әйләнеше бозылган да һәм кан туктатуда.

Әче әрем: (Слайдта рәсеме күрсәтелә)

Ышанмагыз сез, дуслар,

Әрем әче дисәләр.

Бабам әйтә: “Әремнән

Дару ясап эчәләр”

Әрем – күпеллык үсемлек. Ачык урыннарда, коры болыннарда, куак араларында, юл буйларында үсә. Әремнең яфраклары һәм чәчәкләре С витаминына, аксымга, крахмалга һәм төрле организм өчен файдалы кислоталарга бик бай. Йокысызлыктан интегүчеләргә эчәргә киңәш ителә һәм аппетитны ачу өчен дә кулланыла. Тамырын кайнатып, сулыш алу авырлашкан чакта һәм үпкә авыруы булганда да эчәргә киңәш ителә.

Бака яфрагы: (Слайдта рәсеме күрсәтелә)

Зур бака яфрагы – күпеллык үсемлек. Юл өсләрендә, чүпле урыннарда. Дымлы су буйларында, чирәм араларында үсә. Бака яфрагы төрле витаминнарга бик бай. Яңа җыелган яфракларыннан ясалган төнәтмәсе яраларны төзәтү, авыртуларны басу өчен кулланыла. Кипкән яфракларыннан ясалган төнәтмәсе йөткерүне һәм ютәлне бетерү өчен кулланыла.

Гөлбадран: (Слайдта рәсеме күрсәтелә)

Быел да чәчәк атты

Сап-сары гөлбадраннар.

Эчсәм шуның төнәтмәсен.

Тынычлана йөрәк һәм нервлар.

Гөлбадран - күпеллык үсемлек. Куак араларында, урман аланында, су буйларында үсә, хуш исле сап-сары чәчәк ата. Чәчәкләрен җыеп киптерәләр. Төнәтмәсен чәй белән кушып эчсәң аппетитны ача. Йөрәк, нерв эшчәнлеген җайга сала.

Сукыр кычыткан: (Слайдта рәсеме күрсәтелә)

“Сукыр кычыткан” диеп  кимсетеп,

Өзеп, таптап  аталар мине,

Нервлары какшагач, җыеп,

Кайнатып дәваланалар инде.

Сукыр кычыткан - күпеллык үсемлек. Бу үсемлек тынычландыру үзлегенә ия. Шуңа  бу үсемлекне нерв системаларын һәм йөрәк авыруларын дәвалау өчен кулланалар. Төнәтмәсен тамчылап кына кулланырга киңәш ителә.

Үги-ана яфрагы: (Слайдта рәсеме күрсәтелә)

Исемем моңсу яңгыраса да,

Яфракларым шул шифалы.

Төнәтмәм дә искиткеч,

Дәвалый ютәлне һәм яраны.

Үги-ана яфрагы - кыяларда, яр буйларында үсә. Төнәтмәсе ютәлне бетерүдә, яраны дәвалауда кулланыла. Шулай ук чәч коелган очракта һәм кавыкласа әлеге төнәтмә белән юарга кирәк.

Әрекмән: (Слайдта рәсеме күрсәтелә)

Ай-хай озын үсә ул

Әрекмән ул-тигәнәк.

Тамырларым бик файдалы

Тик җыярга гына кирәк.

Әрекмән – икееллык үсемлек. Тамырларын җыялар һәм киптерәләр. Файдасы: сидек кудыру, тир бүлеп чыгаруда. Кулланган да тамырларын юып кайнар суда пешерәләр һәм төнәтмәсен сөзеп алалар.

Авыручы: Рәхмәт сезгә шифалы үләннәр.

Шәфкать туташы:  Ләкин Сезне дөрес куллана белергә кирәк. Балаларга әти –әни рөхсәтеннән башка үлән суларын эчәргә ярамый. Башта табиб белән киңәшергә кирәк! Табиб сезгә үләннәрне ничек кулланырга һәм төнәтмәләрен ничек ясарга өйрәтер. Ә сез кышлык өчен шифалы үләннәрне җыеп киптереп куегыз. Йолкып, таптап атмагыз.

Укытучы: Укучылар тарафыннан оештырылган сәяхәтебез тәмам. Сүзне кунакка чакырылган “чын” шәфкать туташына бирәм. Аның фикерләрен һәм киңәшләрен тыңлап үтик эле. (Сүз шәфкать туташына бирелә).

Йомгаклау. Фикер алышулар. Шифалы үсемлекләрнең тере һәм киптерелгән җыелмаларын карау, хәтердә калдыру.

Нәтиҗә: Дару үләннәрен куллану күпкә файдалы, чөнки аларны сатып алсаң да, бәяләре түбән булуы ачыкланды.Хәзергесе вакытта химик юл белән ясалган дарулар бик кыйммәт һәм ялган булуы да мөмкин. Белмәгән кеше кулыннан дарулар алырга һәм кулланырга ярамый!

Укытучы. Шигъри юллар белән төгәлләү:

Тыңладык без үләннәрнең

Файдалы киңәшләрен.

Ташлыйбыз даруларны,

Кулланабыз шифалы үләннәрне!

Кулланылган әдәбият:

1. Иванова И.Г. Словарь – справочник по флоре Татарии.- Казань.

2. “Идел” журналы - №2, 1992.

3. “Красная книга Республики Татарстан-Изд. “Идел-Пресс” Казань, 2006.

4. Автор шигырьләре.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Методическая разработка уроков и внеклассного мероприятия «Проектная деятельность учащихся на уроках развития речи и внеклассном мероприятии по теме «Русские народные промыслы»

Проектная деятельность – один из лучших способов для совмещения современных информационных технологий, личностно-ориентированного обучения и самостоятельной работы учащихся. Главное – продумать ...

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...